СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сценарий новогоднего праздника на татарском языке "Керкәледә Яңа ел"

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка новогоднего сценария для младшего звена на татарском языке 

Просмотр содержимого документа
«Сценарий новогоднего праздника на татарском языке "Керкәледә Яңа ел"»

22


Төлке: Быел Яңа ел булмаячак! Әйе, әйе, бөтенләй булмаячак. Көтмәгез дә, Төлке апагыз әйтте диярсез, Яңа ел да, Кыш бабай да, Кар кызы да килмәячәк. Мин моңа быел юл куя алмыйм. Карагыз әле миңа, күрегез әле мине! Мондый идем мени мин былтыр? Күз төбемдә менә бу җыерчыгым юк иде, бит алмаларым тагын да матуррак булып алланып торалар иде. Әнә шул салкын Кыш бабай, Яңа ел алып килеп, мине тагын бер елга картайтмаган булса, мондый гына булыр идемме мин?! Беләсезме мин... Мин....

Җырлый-җырлый Бүре керә.

Бүре: Кыш бабай, Кыш бабай, безне бик ярата, ул безгә Яңа ел бүләге тарата.

Төлке: Син нәрсә, олы башың белән авыз күтәреп җырлап йөрисең?

Бүре: Нигә?

Т: Чөнки быел Яңа ел булмаячак.

Б: Син нәрсә уйлп чыгардың, Төлкекәй? Алай буламы ул?

Т: Әйт әле син миңа, хөрмәтле Бүреулла, менә синең картаясың киләме?

Б: Картаясым? Менә җүләр, кемнең картаясы килсен инде.

Т: Сине кем картайтканын беләсеңме соң? Кыш бабай картайта сине!

Б: Кыш баба-ай?

Т: Әйе, Яңа ел алып килә дә, сине дә, мине дә ел саен бер елга картайта да китә, у-ух, мин аны-ы!

Б: Ни сөйлисең син?

Т: Ач әле авызыңны. Менә синең бу ике тешең былтыр бар идеме?

Б: Бар иде, бар, минем ул тешләрем каты сөяккә эләгеп...

Т: Әгәр дә Кыш бабай быел да, Яңа ел алып килеп, сине бер елга картайтса, тагын ике тешең төшәчәк. Шулай итеп, берничә елдн син манный боткасы ашарлык хәлдә генә калырсың.

Б: Манный боткасы... Ачуымны китермә, Төлкебну, мин итсез яши алмыйм.

Т: Нигә миңа ачуланасың? Синең тешең төшкәнгә мин гаеплеме? Яңа елны булдырмаска кирәк, тешләрең дә исән калыр. Их, Яңа ел килмәсә, мин мәңге яшь, чибәр, матур булып, рәхәтләнеп яшәр идем. Урманда бердәнбер иң чибәр “королева” булыр идем. Мине хәтта чит илләргә чакырырлар.Мин, әлбәттә, төрле конкурсларда катнашырмын, менә шулай кәс-кәс –кәс басып, барысының күз яуларын алып йөрермен. Мине, әлбәттә, бөтенесе яратырлар, миңа көчле итеп кул чабарлар. Браво! Бис!! Әфарин, Төлкебану!

Бүре? Нигә кул чапмыйсың?

Б: Уйланып калдым әле... Чынлап та, Кыш бабайны китертмәскә кирәк! Бу җүләрләрне (балаларга күрсәтеп) өйләренә кайтарырга, Кыш бабайның бүләкләрен тартып алырга кирәк. Тик ничек итеп?

Т: Әйдә, план корыйк!

Б: Әйдә! ( чыгып китәләр)

Алып баручы:

Җыелдык без барыбыз да

Киң иркен бүлмәбезгә.

Кунаклар да сөенешеп

Бәйрәмгә килгән безгә.

Нинди матур безнең чыршы –

Җем-җем килеп яна ул!

Башлыйбыз Чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын Яңа ел!

Әйдә, килегез , балалар,

Чыршы янына чыгыйк.

Бергәләшеп уйнап-көлеп,

Яңа елны каршылыйк.

(3 сыйныфлар чыга)

1 нче бала

Урманнан безгә бәйрәмгә

Ямь-яшел чыршы килгән,

Яңа елны каршыларга

Матур күлмәген кигән.



2 нче бала.

Исәнме, чыршы, исәнме!

Яңа ел килеп җитте,

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

3 нче бала.

Саумы, саумы, чыршыкай,

Саумы, саумы, Яңа ел!

Яшел чыршы тирәли

Әйләнәбез елмаеп.

4 нче бала.

Күрегез бу чыршыны,

Чыршының да чып-чыны!

Нинди төз, матур, биек,

Тора түшәмгә тиеп.

5 нче бала.

Кунак булып яшел чыршы

Урманнан безгә килгән.

Ел да безне шаккатыра,

Ничек матур киенгән.

6 нче бала.

Төрле-төрле утлар яна,

Без уйныйбыз әйләнеп.

Бигрәк матур, бигрәк ямьле

Безнең чыршы бәйрәме.

(Җитез-шомлы  көй уйный башлый, залга Убырлы карчык керә.)

Убырлы карчык. Исәнмесез, балалар! Сез мине мактыйсыз, ахыры?

Балалар. Юк! Чыршыны!

Убырлы карчык. Нигә мине мактамыйсыз? Һаман чыршы да чыршы! Нинди матурлыгы бар инде аның? Үзе яшел, үзе энәле, үзе озын! Шулай бит, балалар?

Балалар. Ю-у-к, чыршы матур, бик матур!

Убырлы карчык. Юк инде, мин – иң матуры! Минем турында да җыр беләсезме, балалар! Әйдәгез, җырлагыз әле.

Балалар. Ю-у-к!

Убырлы карчык. Әле сез шулаймы? Мине мактап җыр җырламыйсызмы? Ярар, мин моны истә тотармын… (Бармак янап чыгып китә).


Алып баручы. Әй, балалар! Убырлы карчык безгә бик үпкәләде, аны рәнҗеттек бугай. Берәр усаллык эшләмәсә ярар иде инде. Әйдәгез, бәйрәмне дәвам итик.



(2 сыйныфлар)

1 нче бала.

Килеп җитте кыш та,

Ай-яй салкын тышта.

Өч ай торыр торса,

Аның гомере кыска.

Тәңкә карлар сипкән,

Җирне ап-ак иткән:

Чыршы, каен, имән,

Кардан чикмән кигән.

2 нче бала.

Ә кыш  көлә-көлә,

Битебездән үбә.

Алсу була безнең

Битләр шуңа күрә.

– Мин, – ди, – сезгә тиздән

Ёлкагызга киләм,

Яңа елны котлап,

Бик күп бүләк бирәм.

Гномнар:

Йолдыз кебек нур сибә

Кулыбызда фонарьлар.

Һәр көн кичтән яндырабыз

Аларны без – гномнар.


Урманны да яктыртабыз

Чыршыны да балкытабыз

Аермыйча һәммәгезне

Бәйрәмгә чакырабыз.


Гномнар биюе. (биеп бетергәч фонарьларны чыршыга эләләр)


(Чыршы төбендә качып утырган  Ут чыга, кыска гына җитез  бию башкара.)

Ут. Карлы алан эчендә зур боз сараенда Кар кызы яши. Аның ниндидер сере бар. Инде ничәнче ел шул серне белмәкче булам, әмма һич кенә дә белә алганым юк. Кар кызын сезнең бәйрәмгә киләчәк дип ишеттем. Мин шунда гына качып торыйм әле,  балалар, бәлки теге серне белә алырмын… (Чыршы астына кача.)

(Җырлый-җырлый Кар кызы керә.)

Кар кызы.

Ап-ак карлы аланнарда

Биеп йөрим мин.

Чыршыларга ак энҗеләр

Элеп йөрим мин.

Шул аланның уртасында

Минем боз өем.

Кояштан бик-бик куркам мин,

Җылыда эрим.

Ут (чыршы төбеннән чыга).

Әһә, белдем, белдем сереңне:

Син, Кар кызы,

Уттан куркасың түгелме?

Кар кызы (Уттан читкәрәк кача).

Кит еракка! Мин бит

Сиңа килмәдем кунакка.

Җәнлекләр белән  мин дус,

Кыш көннәрем узмый буш.

Җәнлекләрем, дусларым,

Шаяннарым-шукларым,

Килегез монда тизрәк,

Булыгыз җитезрәк.

(Берәү дә җавап бирми.)

Кар кызы. А-у! (Җәнлекләрне чакырып дәшә.)  Нишләп берәү дә килми соң? (Җавап бирүче ишетелми.)

Кар кызы. Балалар, әйдәгез бергәләп җәнлекләрне чакырыйк әле.

Кар кызы (балалар белән бергә). 

Җәнлекләрем, дусларым,

Шаяннарым-шукларым,

Килегез монда тизрәк,

Булыгыз җитезрәк.

Тиен (керә, борчулы). Кар кызы, балалар! Убырлы карчык җәнлекләрне, сихерләп, үзенең өендә тота. Мин көчкә качып котылдым. Җәнлекләрне коткарыр өчен, Убырлының табышмакларына җавап табарга кирәк, шул чакта аның сихере бетәчәк, һәм безнең дусларыбыз – җәнлекләр – котылачак.

(Тиен каен тузына язылган табышмакларны укый. Балалар дөрес җавапны әйткән саен, серле көйгә әйләнә-әйләнә, берәм-берәм җәнлекләр керә.)

Тиен.

Кыш көне ак,                                   .

Җәй көне соры.

Урманнан чыгар,

Кыр буйлап чабар.

Балалар. Куян! (Куян керә.)

Тиен. Нечкә билле, көлтә койрыклы.

Балалар. Төлке! (Төлке керә.)

Тиен.

Сорыдыр төсе,

Үткендер теше,

Урманда йөри,

Бозаулар эзли.

Балалар. Бүре! (Бүре керә.)

Җәнлекләр. Балалар, рәхмәт сезгә, безне Убырлы карчыктан коткардыгыз.


Алып баручы. Дусларым, әйдәгез бергәләп бәйрәмебезне дәвам итик.


Ут. Мин бәйрәмнәрне яратмыйм. Минем гел яндырасым-көйдерәсем генә килеп тора. Хәзер барыгызны да утым белән көйдерәм! (Җәнлекләр һәм балалар янына барып, кулындагы кызыл тасмалар белән селтәнә.)


Җәнлекләр.  Ай-яй! Авырта! Ярдәм итегез!

Кар кызы. Сизәсезме, безгә кемдер комачауламакчы, бәйрәмебезне бозмакчы була.


Алып баручы:

 Кар бөртекләрен чакырырга кирәк. Алар гына безгә ярдәм итә алыр.


Җәнлекләр. Кар кызы, чакыр әле дусларыңны!

Кар кызы.

Берүземә бик күңелсез,

Кайда минем дусларым?

Килегез чыршы янына,

Килегез, матурларым,

Энҗе кар бөртекләрем!

(Кар бөртекләре бии-бии керәләр. Утны әйләндереп алалар да бию башкаралар. Ут түгәрәктән чыгып качмакчы була, ләкин чыга алмый. җилпенә-җилпенә дә “сүнә”.)

Ут.

Ай! үләм-үләм-үләм…

Мин сүнәм, сүнәм, сүнә-ә-м. (Чыгып китә.)

Кар кызы.

Рәхмәт, сезгә дусларым,

Энҗе кар бөртекләрем!

Алып баручы.  Урманнан барлык кунакларыбыз да килеп җитте. Ләкин Кыш бабайсыз нинди Яңа ел инде… Балалар, әйдәгез бергәләп Кыш бабайны чакырыйк! Минем арттан кабатлагыз:


Кыш бабай кил безгә,

Яңа ел бәйрәменә!(3 тапкыр кабатлыйлар.)


(Төлке белән Бүре Кыш бабай һәм Кар кызы булып керәләр)

Расскажи Снегурочка где была... җырына бииләр.



А.б.Балалар бу кыш бабай белән кар кызы бик шикле күренәләр



бит,әйдәгез әле сынап карыйк әле.Мин сезгә табышмаклар



әйтәм,әгәр шул табышмакларга җавап тапсагыз бәлки ышанырбыз.



1.Елга ул тик бер килә.

Ул килсә,җир гөр килә.

Яшел чыршы әйләнә

Якты заллар күренә.

2.Яши диләр урманда,

Кемнең дә юк күргәне.

Былтыр гына күргән ди.

Аның исеме-….

3.Бер карчык яши, кара урманда

Ничек курыкмый,яши ул анда?

Аның үзеннән,күрсәң куркырлык.

Куркыныч карчык була-….

4.Килә бары кыш җиткәч,

Иске ел үтеп киткәч.

Үзе белән һәрвакыт

Яңа ел алып килә.

Бүләк тулы капчыгын

Иңенә салып килә

5.Кыш бабайның юлдашы,

Аның белән гел бергә.

Шуңа аны җәй көне

Мөмкин түгел күрергә.

Җәй көне ул бөтенләй

Мөмкин хәтта эрергә,

Суга әверелергә.

А.б :Табышмакларга җавап таба алмадыгыз бу сынауда җиңелдегез.

Тагын сезне сынап карыйк әле. Сарыкларны абзарга куып кертергә кирәк.

Бүре: Була ул! Без сарыкларны яратабыз!

(Уен: сарыкларны абзарга кертү. Ике урындык куела. Ике төсле 10 шар кабартылып, зал уртасына куела. Бер командада Бүре белән Төлке, бер командага 2 бала чакырыла. Палка белән шарларны урындыкның ике аягы арасына кертергә кирәк)

Чыршыбызның утлары һаман да янмаган килеш,ул күңелсезләнеп утыра. Кодрәтегездән килсә, аны кабызыгыз.(Тырышып карыйлар тик яндыра алмыйлар)

А.б: -Сез чын кыш бабай белән кар кызы түгел.Сез җиңелдегез!Димәк бәйрәмнән китәсез.Безгә мондый алдакчылар кирәк түгел.Шулай бит балалар!

Кар кызы: Ә миңа хәзер нәрсә эшләргә? Кыш бабайдан башка Яңа ел булмый. Кайда гына йөри икән ул?

Алып баручы: Балалар,әйдәгез әле чыршы тирәли бер җырлап



алыйк әле. Бәлки безнең тавышны ишетеп Кыш бабабыз да килеп



җитәр.



В лесу родилась ёлочка» җыры.


Алып баручы: Балалар, әйдәгез әле яңадан Кыш бабайны бергәләп чакырыйк.


Кыш бабай кил безгә,

Яңа ел бәйрәменә!(3 тапкыр кабатлыйлар.)



Бергә. Кыш бабай! Кил безгә,

Ямь бир бәйрәмебезгә.

Килче тизрәк, Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай!


Тылсымлы көй агышында Кыш бабай килеп керә.

Кыш бабай:

Саумы,  көтеп  алган  бәйрәм! Саумы,  чыршыкай! Исәнмесез,  бар  кунаклар, сезне күреп  шатландым!

Бу  хәерле  сәгатьтә,

Бәйрәм  теләге  сезгә,

Шат  яшәгез  гомергә.

Кар бураннар туздырып,

Барыгызны туңдырып,

Ерак юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

Алып баручы:

Хуш киләсең, Кыш бабай,

Әйдә тизрәк уз, бабай.

Балалар сине көтте,

Тагын бер яшькә үсте.

Рәхмәт  сиңа,  Кыш  бабай,

Бәйрәм китергән  өчен.

Балаларның күңелләрен

Шатлыкка төргән  өчен.

Кыш бабай: Минем оныгым да сезнең арада икән. Исәнме, кызым.

Кар кызы: (кочаклап) Исәнме ,бабакай.Мин сине килә алмассың дип, бик борчылдым. Яңа ел да булмас, дип бик кайгырдым.

Кыш бабай: Ниндидер сихри көчләр миңа килергә комачауладылар, адаштырдылар. Ләкин сезнең матур җырыгызны ишетеп, юлны таптым, шушы матур залга килеп тә җиттем.

Кыш бабай:

Чыршы  янына  чакырам,

Матур  итеп  басыгыз.

Әйлән-бәйлән уйный-уйный,

Җырлап-биеп  алыгыз.

Кыш бабай. Нинди күңелле, ничек рәхәт! Балалар! Сез бик җитез, өлгер икәнсез! Тәмам хәлдән тайдым! (Бер бала Кыш бабайга урындыкка утырырга булыша.)

Алып баручы.  Күңеллесен күңелле! Балалар, шулай да бәйрәмебезгә нидер җитми кебек…. Бәлки сез әйтерсез ни җитмәгәнен?

Балалар.

Чыршыбызның уты янмый.

Алып баручы.

Кыш бабай! Кыш бабай!

Безгә ярдәм ит, бабай!

Чыршы уты кабынсын!

Безнең бәйрәм нурлансын!

Кыш бабай. Хәзер мин үземнең тылсымлы таягымнан сорыйм әле.  (Таякка колагын куеп тыңлагандай итә.) Әйе-әйе. Ә-ә, тылсымлы сүзләрне әйтергә онытканбыз бит. Әйдәгез, бергәләп әйтик!

Кыш бабай.

Чыршы, чыршы, кабын син!

Утларыңны балкыт син!

(Балалар кабатлыйлар.)

Кыш бабай. Кабынмый бит! Тагын тылсымлы таягымнан сорыйм инде. Ә-ә, кемдер дәшми калган икән, әйдәгез тагын бер кабатлыйк әле!

(Өч тапкыр кабатлагач кына чыршы  утлары  кабына.)

Алып баручы. Бигрәк  күңелле булып китте. Әйдәгез, хәзер үзебезнең һөнәрләребезне кыш бабайга күрсәтик әле.


(1 сыйныфлар чыгышы)

1 нче бала

Кыш бабай килгән , Кыш бабай,

Чәчәк карлар яуганда,

Кыш бабайның капчыгы бар,

Ниләр генә юк анда!

2 нче бала

Ерактан, суык яклардан,

Боз чанага утырып,

Бәйрәмгә килде Кыш бабай,

Үзенең дә-ә-ү капчыгына

Күчтәнәчләр тутырып.

3 нче бала.

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Безгә якын дус бабай!

Көтеп алдык без сине,

Күңелләргә хуш бабай.

Ак туныңны кигәнсең,

Безне котлап килгәнсең.

Сине көтеп торганны,

Әллә каян белгәнсең.

4 нче бала.

Кыш бабай син дә

Нәни булдыңмы?

Безнең шикелле

Чанада шудыңмы?

Кар тәгәрәтеп

Шар ясадыңмы?

Сиздерми генә

Кар ашадыңмы?

5 нче бала.

Кыш бабайның куллары

Салкын диеп уйладым.

Башымнан сөйгән иде,

Чак-чак “эреп” куймадым.

Җылы икән, бик җылы

Кыш бабайның куллары.

Шуңа күрә гел актыр,

Аның йөргән юллары.

6 нчы бала.

Кыш бабай, Кыш бабай

Безгә бик таныш бабай.

Сакал, мыек ап-актан,

Килгән безгә ерактан.

Үзең шаян, үзең юмарт,

Үзең һаман шулай карт.

Безнең белән бие, җырла

Бүлмәбезгә ямь тарат.



1 укучы

Кыш бабай. Без сине быел

Килмәссең,- дигән идек.

Яңа ел да булмасмы, - дип

Борчылып йөргән идек.



2 укучы

Кар яуганын көтә-көтә

Зарыгып беттек инде.

Чана-чаңгыларыбыз да

Күптән көттеләр сине.



3 укучы

Күчтәнәчсез, бүләкләрсез

Калырбыз ,- дип уйладык.

Әти, әни, апалардан

Инде кат-кат сорадык.



4 укучы

Бик күп сорап аптыраткач

Укытучы апабыз:

“Бутыен киеп булса да,

Килер, -диде,- бабагыз.”



5 укучы

Рәхмәт, бабай, килдең менә,

Күңелебезне күтәрдең.

Мин дә сиңа бик яратып

Шигырь бүләк итәмен.



Кыш бабай: Рәхмәт, балакайларым, рәхмәт, бүләгегез өчен бик зур рәхмәт!



Алып баручы: Бии белү сәләте

Һәркемгә дә бирелми,

Менә мин бик биер идем,

Никтер билләр бөгелми.

Уклау йоттың мәллә?- диләр

Мин тыпырдый башласам.

Көйгә дә дөрес басалмыйм,

Аюмыни, шаккатам.

Ә менә безнең балалар

Дер селкетә, күрегез.

Күз тимәсен!- диегез,

Сез дә кушылып биегез.

(Jingle Bells биюе (3 сыйныф)

Убырлы карчык чана тартып керә. Чанада зур капчык.

Убырлы карчык: Мин дә бер капчык таптым әле. Урманда ята иде. Кыш бабай, синең капчыгың түгелме ул?


Кыш бабай: Әйдәгез ачып карыйк әле, эчендә нәрсәләр бар.



Яңа ел. Исәнмесез, кадерле дуслар!

Сезгә яңа бәхетләр, яңа шатлыклар алып килдем.


Ышанычларыгызны аклармын.

Барлык эшләрне дә тап төшерми башкарырмын.


Яңа ел –маймыл елы бит,

Курыкмагыз бернидән.

Ышыклап торырмын сезне,

Кардан, бураннан, җилдән.


Кризис җилләре дә сезгә

Кагылмаслар, белегез.

Мин булганда җир йөзендә

Тыныч атлап йөрегез!

А.б.

Әй, Яңа ел, бер дә тартынмый

Хуҗа булып әйдә түргә уз.

Юлларыңа синең ак чәчәкләр

Кулларыңа бездән ипи-тоз.


(Алып баручы Яңа елга ипи-тоз бирә.)


А.б. Син, Яңа ел, инде безгә

Матурлык кына китер.

Ныгысын дуслык, татулык

Иман бир балаларга.

Саулык-сәламәтлек китер

Озак-озак елларга.




Кыш бабай:

Көтеп алган очрашулар

Тиз генә үтеп китте.

Инде хәзер саубуллашып

Китәр вакытлар җитте.

Күңел тынычлыгы телим,

Яңа елда һәркемгә.

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Юлдаш булсын гомергә!



Кар кызы.

Бәйрәм үтте, ә Яңа ел

Һәрбер өйгә киләчәк.

Яхшы булсын, имин булсын

Матур булсын киләчәк.

Рәхмәт әйтик чыршыбызга,

Матур бәйрәме өчен.

Рәхмәт әйтик кунакларга

Килеп караган өчен.

Яңа елга яңа юлдан,

Нык басып бердәм керик.

Иң изге, саф теләкләрне

Бер-беребезгә телик.

Кыш бабай: Безгә китәргә дә вакыт җитте. Сау булыгыз балалар, сау булыгыз өлкәннәр!

Алып баручы.

Яңа бәхет, зур уңышлар

Алып килсен Яңа ел.

Шатлыкта үтсен һәр көне,

Котлы булсын Яңа ел!









Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!