СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сценарий митинга на 9 мая

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сценарий митинга на 9 мая . Митинг проводится около обелиска. Мероприятие на татарском языке.

Просмотр содержимого документа
«Сценарий митинга на 9 мая»

  1. Май бәйрәмендә һәйкәл янында чыгыш ясау өчен сценарий .


1АБ. Хәерле көн, хөрмәтле авыл­дашларыбыз, сугыш һәм хезмәт ве­тераннары! Сезнең барыгызны да олы тантана - Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз.


2АБ. Сугышның барлык авырлык­ларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешел­әребез бүген биредә, безнең арада. Бүген без сезгә дан һәм мәдхия җырлар­га, сезнең түземлегегез һәм сабыр­лыгыгыз алдында баш ияргә җыелдык.


1АБ. Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары! Бүгенге бәйрәм өчен оештырылган чарабызны сезгә багышлыйбыз.


Тантаналы митингны башлау өчен сүзне ............................................... бирәбез.


2АБ. Ветераннар, ветераннар

Сезгә хөрмәт, ихтирамнар,

Сез булганда матур булып,

Алсу булып ата таңнар.

Сугышта булып арыслан,

Ватанга җиңү яулаган,

Тыныч хезмәттә дан алган,

Һәр ветеран – чын каһарман.

Прадедушка”җыр.


1АБ. 1941нче елның 22 нче июнь иртәсе. Явыз һәм көчле Гитлер Германиясе сугыш игълан итмичә илебез чикләрен бозып керде. Тыныч шәһәрләр
һәм авыллар өстенә меңләгән бомбаларын яудырды. Сугыш башланды!
Илебез халкы 1418 көнгә сузылган дәһшәтле Бөек Ватан сугышына күтәрелде.


2АБ. Шушы көнне илебезнең күген кара болыт каплый. Бу афәт бер генә гаиләгә дә кагылмыйча калмый. Газиз аналар улларын, сөйгән ярлар – парларын, балалар - аталарын изге яуга, изге көрәшкә озаталар. Яулык чите белән авыз читләрен каплап елаучы аналар, хатыннар үзләренең газизләрен соңгы тапкыр күрүләрен аңламыйча да калалар.


Герман көе”


1. Явыз дошман килә ил өстенә,

Ил байлыгын талап җыярга.

Алып килә канлы палачларын,

Халкыбызның канын коярга.


2.Ерткыч фашист килә ил өстенә

Кол итәргә илем кешесен!

Тез чүккәнче- басып җан бирербез.

Туган ил һәм азатлык өчен!


3. Ул кабатлап, лачын йөрәгенең

Изге антын сөйгән халкына,

Автоматын асты аркасына

Һәм атланды акбүз атына.


4. Егет үткән юлда сафлар сынды,

Туплар ауды, танклар ватылды.

Кайдан алды егет мондый көчне,

Кайдан алды мондый ялкынны?

5. Байрак итеп илгә тугрылыкны,

Утны- суны кичте бу егет,

Автоматы түгел, аты түгел,

Анты белән көчле бу егет.


1АБ. Сугыш... нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул миллионлаган кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган.


2 АБ. Дүрт ел буе сугыш безнең җиребезне яндырды, туганнарыбызны һәм якыннарыбызны арабыздан тартып алды, күпләрне туган туфрагыннан аерды, язмышларны җимерде.


1АБ. Бөек Ватан сугышы вакыйгалары торган саен ерагая бара. Тик ул вакыйгалар халык хәтереннән беркайчан да җуелмаячак. Чөнки сугыш илебезнең бер генә почмагына да, бер генә йортына да үзенең кайгылы кулы белән кагылмыйча калмаган.


6.Авылдан бик ерак иде, диләр,

Фронт сызыгын,

Комсыз сугышны...

Алай икән, ник соң ул сугышны

Уйласаң да кыса сулышны?


7. Меңәрләгән солдат

Өйләренә

Ни сәбәпле кайтмый калган соң?

Яшь хатыннар - ирсез,

Ә балалар

Ник әтисез калган аннан соң?


8. Нигә соң ул сугыш

Авылдагы

Һәрбер йортны мең кат тетерәткән?

Хирурглар

Ярчыкларны һаман

Чүпләп бетерә алмый күкрәктән?


9. Яудан соң да

Ник солдатлар түгел,

Үлем кәгазьләре агылган?

Йә, кем әйтә ала

Ул сугышны

Узмаган дип безнең авылдан?!


10. Йөрәкләрдән мәңге китмәс инде.

Утлы еллар, поход юллары.

Туган якка кире кайтмадылар,

Һәр авылның күпме уллары.


11. Япь-яшь килеш алар мәхрүм калды,

Бу тормышның барлык назыннан.

Исемнәре һәйкәл күкрәгенә,

Авыл саен тезеп язылган.


12. Бер кайтырбыз, диеп киткән юлдан

Күпләр илгә кире кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөрде капканы.


13. Югалтулар алып килде сугыш,

Күпме дуслар кайтмый калдылар.

Шул дусларның йокыларын саклап,

Ак каеннар моңсу шаулыйлар.


2АБ. Туган җирләре өчен башын салган батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.



14. Каберең кайдадыр, билгесез,

Туфрагың күмгәндер үләннәр.

Китмиләр күңелдән беркайчан

Ил өчен көрәшеп үлгәннәр.


15.Кайтмаганнар

Уйда сакланалар,

Җырда ятланалар

Кайтмаганнар...

Исемнәре данга төрелгәнгә

Һәйкәл булып басты

Кайтмаганнар!

Баш иябез сезгә, каһарманнар!


16. Карагыз да уйланыгыз,

Мәңгелек ут каршында.

Илен яраткан батырлар

Яши мәрмәр ташында!


1АБ. Хөрмәтле авылдашлар! Якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен гомерен биргән авылдашларыбызны олы ихтирам белән искә алыйк.


Бер минутка тынлык.

2 АБ. Сугыш инде күптән бетте... Окоплар инде җир белән тигезләнделәр, аларны яшел чирәм каплап китте, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килде, блиндажлар чәчәкләр белән капланды.


1 АБ. Данлы көннәр, вакыйгалар һаман артта кала бара. Тик сугыш хатирәләре онытылмыйлар.

Килер бер көн, бу сугыш тарих битләрендә генә калыр.

Шуңа күрә:

Исән чакта, кадерләрен белеп,

Тыңлыйк әле, тыңлыйк сүзләрен

Эшләр, сүзләр калыр,

Саклап булмас

Музейларда мәңге үзләрен.


2 АБ. Хөрмәтле ветераннарыбыз! Сезнең дә безгә әйтәсе сүзләрегез бардыр. Рәхим итегез.


Ветераннар чыгышы.


1АБ. Сугыш тавышлары күптән тынды,

Төзәлделәр җирнең яралары,

Әтиләрнең окопларын сөреп,

Иген чәчә хәзер балалары.


2АБ.Сугыш тавышлары тынды, ләкин

Күңелләрдә шомы яши һаман.

Сугыш агачларын аударсак та,

Кайлардадыр әле тамыры калган.

1 АБ. Бөек җиңүгә 73 ел узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.


2АБ. Илем бүген бәйрәм итә,

Карап булмый тыныч кына,

Чал ветеран ләгънәт укый!

"Тик булмасын сугыш кына!"


1АБ. Сугыш кичкән карт солдатның

Бер сүз каба сулышына

Кабатлый ул дога итеп

"Тик булмасын сугыш кына!"


2АБ. Кирәкми безгә кан кою,

Кирәкми безгә сугыш.

Безнең теләк якты, матур,

Тыныч хезмәт һәм тормыш!

Җыр "Һәрвакыт булсын кояш".

1АБ. Хөрмәтле ветераннар, кадерле әби-бабайлар, ихлас күңел белән ихтирам белдереп, Сезне зурлыйбыз. Чөнки Сез яшь буынның бәхетле яшәве өчен яшьлегегезне, сәламәтлегегезне кызганмагансыз. Эшләгән эшегез, тырышлыгыгыз үзегезгә меңе белән кайтсын иде. Без Сезнең белән горурланабыз һәм Сезнең батырлыгыгызга баш иябез. Сез кичергән авырлыклар бер вакытта да кабатланмасын.

Хөрмәтле авылдашлар! Илебез тыныч, күгебез аяз булсын иде. Тыныч, матур тормышның кадерен белеп туган җиребездә бәхетле яшик .Барыбызга да җиңү бәйрәмен сәламәтлек, күңел тынычлыгы белән каршыларга язсын.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!