СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Шөгыльнең темасы: гөмбәләр

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат: балаларның гөмбәләр турындагы белемнәрен тикшерү, арттыру; гөмбә җыю кагыйдәләрен өйрәтү; гөмбәләр турында әйтемнәр өйрәнү; гөмбәләрнең исемнәре белән танышу, ни өчен шулай аталуын аңлату.

Рәсем ясау осталыкларын арттыру, иҗади фикерләү, мөстәкыйль эшләү сәләтләрен үстерү.

Максат: балаларның гөмбәләр турындагы белемнәрен тикшерү, арттыру; гөмбә җыю кагыйдәләрен өйрәтү; гөмбәләр турында әйтемнәр өйрәнү; гөмбәләрнең исемнәре белән танышу, ни өчен шулай аталуын аңлату.

Рәсем ясау осталыкларын арттыру, иҗади фикерләү, мөстәкыйль эшләү сәләтләрен үстерү.

Просмотр содержимого документа
«Шөгыльнең темасы: гөмбәләр»



Тема: «Гөмбәләр”

Максат: балаларның гөмбәләр турындагы белемнәрен тикшерү, арттыру; гөмбә җыю кагыйдәләрен өйрәтү; гөмбәләр турында әйтемнәр өйрәнү; гөмбәләрнең исемнәре белән танышу, ни өчен шулай аталуын аңлату.

Рәсем ясау осталыкларын арттыру, иҗади фикерләү, мөстәкыйль эшләү сәләтләрен үстерү.

Шөгыль барышы.

Табышмак:

Башы юк – эшләпәле,

Аягы бар – итексез. (Гөмбә)

  • Балалар, “Яз чәчәк белән, көз – гөмбә белән матур” дигән әйтемне сез ничек аңлыйсыз? (Яз көне бар дөнья чәчәкләр белән тула, ә көз көне чәчәкләр урынына гөмбәләр үсә.)

  • Ни өчен гөмбә көз көне генә күп була?

  • Алар нинди һава торышын ярата? (Яңгырлы, җылы...)

  • Әйе, яңгыр һәм җылы бергә булса, гөмбә мул уңыш бирә. Балалар, “өзелгән гөмбә – мәңгегә үлә, ә кисеп алынганы – капчык-капчык уңыш бирә”, - дигән әйтемне ничек аңлыйсыз? (Өзелгәч, гөмбәнең тамыры калмый – ул үлә, ә кисеп алынганы тамыры буенча таралып, күп булып үсә.)

  • Ничек уйлыйсыз, ни өчен бөтен гөмбәне дә җыярга ярамый? (Ашарга ярый торган һәм агулы гөмбәләр була.

Гөмбәләр карау (презентация)

  • Чебен гөмбәсе (мухомор) турында нәрсәләр беләсез? (Ул бик агулы, ләкин пошиларга бик кирәк, һәтта тиеннәр дә дәва өчен чебен гөмбәсен киптереп куялар.)

  • Ничек уйлыйсыз, ни өчен гөмбәләргә шундый исемнәр биргәннәр? (Майлы гөмбә – өсте майланып тора, каен гөмбәсенең аягы нәкъ каен кәүсәсенә охшаган һәм күбрәк каен агачы төбендә үсә... Кайбер гөмбәләргә төсе буенча исем биргәннәр. Мәсәлән, җирән гөмбә, төлке гөмбәсе...)

Физкултьминутка: “Бармаклар белән уен”.

Бер төптән – икенче төпкә,

Сикерде кечкенә тиенкәй.

Аннары җыеп гөмбәләр

Ташыды ул куышына.

Сыймаганнарын элде-

Агач ботакларына.



Телефон шалтырый: тәрбияче телефонны алып сөйләшә.

  • Балалар, миңа әле генә тиен дустым шалтыратты. Аның кыш өчен агачка элеп киптергән гөмбәләре юкка чыккан. Тиен бик борчыла, елый. Нишлик микән? (Балаларда тиенгә булышу теләге уятырга.)







Балалар өстәл артларына утыралар.



  • Балалар, без бүген төрле гөмбәләр карадык. Эшкә керешкәнче, башта яхшылап уйлагыз: гөмбәгез холкы буенча әйбәтме яки ачулымы? Биекме, тәбәнәкме? Эшләпәсе нинди? Нинди төсләргә буесын да алдан уйлагыз. Шулай ук альбом битегезне нинди төскә буесын да онытмагыз. Битегезне ак килеш калдырсагыз, гөмбәләрегез кар өстендә үскән кебек булачак.



Мөстәкыйль эш.

  • Балалар, без бүген нишләдек?

  • Ни өчен гөмбә ясадык?

  • Тиенгә булышкач, күңелле булдымы?

  • Бүген алган белемегезне кирәкле дип уйлыйсызмы?

  • Кайчан кирәк булырга мөмкин?

  • Сез бүген үзегездән канәгатьме?

  • Мин дә сездән бик канәгать. Тырыштыгыз, булдырдыгыз, афәрин!




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!