СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Разработка внеклассного мероприятия "День птиц"

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

внеклассное мероприятие "день птиц" на татарстком языке

Просмотр содержимого документа
«Разработка внеклассного мероприятия "День птиц"»

Максат: 1.Укучыларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү.

2.Фикерләү сәләтен үстерү.

3.Канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, сак

мөнәсәбәт тәрбияләү.


Җиһазлау: Кошлар турында китап-журналлар,»Кошлар-табигать сакчылары» дигән стена газетасы, кош рәсемнәре,кроссвордлар, аудиоязмалар,командалар ясаган кош оялары.

Бәйгедә 7-9 сыйныф укучылары катнаша.

1 команда - “Тургайлар”.

2 команда -“Сандугачлар”.

Тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесе.


1 конкурс. Сәламләү.

2 конкурс. “ Сорау- җавап” уены.

3 конкурс. “Табышмак-кош”.

4 конкурс. Мәкальләр, сынамышлар,әйтемнәр.

5 конкурс. Капитаннар ярышы.

6 конкурс. “Кызыл китап”.

7 конкурс. ”Ни өчен шулай әйтәләр?”











КВН төрле кошларның тавышы яздырылган аудиоязма тыңлаудан башлана.

Алып баручы.

Киң итеп җәеп колач,

Килә яз, килә яз.

Елмаеп тора кояш,

Көн аяз, көн аяз.


Кыш буе яткан карлар

Эределәр,эределәр.

Сыерчыклар,тургайлар

Килделәр,килделәр.


Балалар,бездә - Яз бәйрәме! Бүген без кошларны сәламлибез һәм шушы матур бәйрәмебезне аларга багышлыйбыз.

Мәгълүм булганча,кошлар –Җир йөзендә иң күп таралган тереклек иясе.Хәзер аларның 8600гә якын төре билгеле.Ә ”Кызыл китап”та 287 төр теркәлгән.

ХVII гасыр ахырыннан безнең көннәргәчә 76 төр кош кырылып беткән. “Бөтенләй юкка чыгарга торган кош төрләре дә бар,ләкин без аларны саклап калу өчен барысын да эшләргә тырышабыз,”-диләр орнитологлар.Канатлы дусларыбыз безнең бик кечкенә ярдәмебезгә дә шатлана. Җимлекләр кую,өстәмә ашату,бала чыгару чорында оялар ясап элү дә алар өчен бик кирәк.

Кошлар – табигатьнең күрке, яме. Нәфис гәүдәле, ялтыравыклы матур каурыйлы кошларны рәссамнарыбыз картиналарында чагылдырган.Күңелгә ятыш җыр-моңнарын тыңлап, күренекле композиторларыбыз музыкаль әсәрләрен иҗат иткән.

“Яз җитә” җыры (Ф.Кәрим сүзләре,Җ.Фәйзи көе ) башкарыла.

Балалар, бүгенге бәйгедә сез үзегезнең тапкырлыгыгызны, осталыгыгызны, зирәклегегезне күрсәтә аласыз. Сезнең белем һәм осталыкны мәртәбәле жюри бәяләр. (Жюри әгъзалары белән таныштыру).


Беренче конкурс - Сәламләү.

Сәламләү өчен сүз командаларга бирелә. Алар бер-берсен тәбрикли, үзләре (кош) турында сөйлиләр. Девизлар әйтелә. Җыр башкарыла.


Тургай” командасы чыгышы.

1. Безнең девиз: “Алга, бары тик алга! “

Яшь “тургайлар” курку белмиләр,

Бүген дә без сынатмыйк,

Кыю булыйк!

2. Тургай – очканда сайрый торган сирәк кошларның берсе. Җырлап спираль буенча әйләнә-әйләнә, ул һаман югарырак күтәрелә, җырлап аска төшә, төшеп җиткәндә генә тынып кала, тагын өскә күтәрелә, тагын сайрый. 2-3 минут буенча туктамый сайрый ул. Көчле җил яисә салкын булса, ул җирдә дә сайрарга мөмкин.

Ата тургай күктә сайраганда , ана тургай тыныч кына үлән арасында утыра. Тышкы кыяфәтләре белән алар аерылып тормыйлар. Карасу таплы соры төс басуда, болында яшеренү өчен бик уңайлы.

Тургайлар туган илләренә кайтып җиткәч тә диярлек парлашалар. Ләкин оя ясарга ашыкмыйлар, чөнки үләннәр әлегә тәбәнәк, ояны яшерерлек түгел.

Менә , ниһаять, үлән арасындагы кечкенә бер иңкүлектә оя барлыкка килә. Анда җир төсле үк соры 4-5 йомырка. Оя да, йомыркалар да күзгә ташланмый. Яныннан үткәндә дә ул күренмәскә мөмкин.

Ике атнадан тургай балалары дөньяга килә . Әти-әниләре икәүләп аларны ашаталар . Ун көннән кош балалары оядан чыгалар.Оча белмәсәләр дә, яхшы йөгерәләр, ләкин оядан ерак китмиләр. Әле тагын бер атна аларны әти-әниләре бөҗәкләр ашатып туйдыра.

Балаларын тәмам “аякка бастырганнан” соң, әти тургай белән әни тургай яңадан оя төзиләр ( гадәттә, беренчесеннән ерак түгел ) , яңадан күкәй салалар. Шулай җәй буена ике мәртәбә бала чыгарып үстерергә җитешә алар, ә көньякта- хәтта өч мәртәбә!

Һәм бу бик яхшы! Чөнки тургайлар яхшы җырчы гына түгел, безнең менә дигән булышчыларыбыз да .Кырлар өчен зарарлы бөҗәкләрне чүпләп тә, чүп үләннәре орлыкларын ашап та файда китерәләр алар. Дөрес , тургайлар иген орлыкларын да ашыйлар. Ләкин башактагысын түгел , җиргә коелганын чүплиләр. Ә моннан игенчеләргә тагын файда: кыр тычканнарына һәм башка зарарлы кимерүчеләргә азык азрак кала.


3.Безнең җыр: “Сайра , тургай , сайра”


Сандугач “ командасы чыгышы


1.Безнең девиз: Кыенлыкларга бирешми

Омтылырга гел алга.

Эзләргә, тапкыр булырга;

Галәм киңлекләрен кочарга!

Һәр кешенең елмаюы өчен яшәргә!

2.Сандугач күренми торган кош. Сандугач сайравын ишеткәнең бармы, дип сорасаң, һәркем әйе, бар, дияр.Ә җырчының үзен күргәнең бармы дисәң,кем генә әйе дип җавап бирер икән? Сандугач- сак кош.Ул бары тик кичен,төнлә,таң атканда, илһамланып сайраганда гына, онытылып китә.Ләкин бу вакытта аны күрүе кыен.

Сандугач каен яфрагыннан чык суы эчәрлек булгач килә,дигән сүз бар халыкта. Чама белән 10-15 майлар тирәсендә сайрый башлый ул.

Сандугачлар җырларга озак өйрәнәләр.Бары тик өченче елда гына алар данлыклы җырчыларга әйләнәләр икән.

Июнь урталарында сандугачларның 4-5 баласы чыга. Бу вакытта сандугач концертлары тынып кала, алар, сәнгать турында онытып , балалар тәрбияләргә керешәләр : аларга чебен , коңгыз ,личинкалар ташып ашаталар. Җирдә урнашкан оясына сандугач бик саклык белән генә төшә . Өенең кайдалыгын белдермәс өчен , әле бер җиргә очып төшә, әле, әйләнеп килеп, икенче җиргә куна.Ояга таба мәче килгәнне күрсә, сандугач хәйләсен дә, кыюлыгын да эшкә җигә. Куркыныч ерткыч янына ук төшеп , кинәт чырылдап җибәрә . Мәче аңа ташлана, ә ул яшен тизлеге белән икенче якка оча. Тагын төшә , тагын чырылдый , мәчене оядан читкә җибәргәнче тырыша сандугач. Ун көннән кош балалары ояларыннан чыгалар. Бу вакытта әле аларның канатлары кыска була. Ә койрыклары юк диярлек.Әти- әниләренә ияреп, сандугач балалары тирә- якны өйрәнә башлыйлар.Шулай сәяхәт итә-итә , җәй ахырына үсеп җитәләр.Аннан – озын - озак юл .Кышларга алар Африкага оча. Сандугачларның искитәрлек сайрауларын киләсе язга кадәр көтәргә кала.

3. Безнең җыр: ”Китмә, сандугач


2 конкурс – “Сорау-җавап “ уены.

2 минут эчендә бирелгән дөрес җаваплар саны исәпкә алына.


1 командага:

Җылы яктан безгә иң беренче нинди кош кайта? ( кара карга)

Кошларның йөрәге ничә камералы? ( дүрт камералы)

Дөньядагы иң зур кош кайсы? (тәвә кошы)

Нинди кошны барабанчы кош диләр?(Тукран)

Кайсы кошлар гомерлеккә парлаша? (Аккошлар)

Ни өчен каз судан коры чыга? (Май бизе бар)

Кошларның уртача тән температурасы нинди?( 42 градус)

Кайсы кош балаларын кышын да чыгара? ( Чукыр)

Иң зур томшыклы кош ?( Пеликан)

Нинди кош бөҗәк исеме белән аталган? (Чебенче)

2 командага:

Дөнядагы иң кечкенә кош кайсы ? ( Колибри)

Ни өчен кошлар очканда тончыкмыйлар?(Аларга икеләтә сулау хас)

Кайсы кош кышын карга күмелеп йоклый? (Көртлек)

Нинди кош оя кормый Һәм утырып бала чыгармый?(Күке)

Нинди кош баласын баскан килеш чыгара?(Пингвин)

Кайсы кош иң тиз оча?(Лачын)

Иң озак яшәүче кош .( Лачын, попугай)

Чыпчыкның тән температурасы кайчан җылырак була: җәенме, әллә кышынмы? (Даими)

2 яшь тулгач каз нишли? (Өченче яшкә китә)

Песнәкләр кышларга кайсы илләргә китә? (Китмиләр)


3 конкурс – “ Табышмак кош”

Алып баручы. 1 командага . Февральнең салкын көне иде. Елга буеннан барам, бернинди кош та юк. Кинәт якында гына канат кагынган тонык тавыш ишетелде. Карасам, сыерчык зурлыгында гына ак күкрәкле бер кош бәке тирәсендә сикереп йөри. Яхшылабрак карыйм, дип, бер-ике адым атлаган идем, кош кинәт башы белән бәкегә чумды. Канатлары белән суны ишә-ишә йөзде.Ярты минуттан соң кош янәшәдәге бәкедән килеп чыкты. Минем күз алдымда ул тагын берничә мәртәбә бозлы суга чумды һәм исән –имин яңадан су өстенә сикереп чыкты. Бу нинди кош иде? ( Су чыпчыгы)

2 командага. Көне буе без урманда гөмбә эзләп йөрдек. Кояш инде баеп килә, ә безнең тәмам хәлебез беткән иде, карт имән төбенә ял итәргә утырдык.Шулчак баеп килүче кояш нурларында алтынсыман төстә ялтырап торучы бер кошка күзем төште. Өстән флейта тавышына ошаган бик матур тавыш ишетелде. Бирелеп китеп , кош тавышын тыңлыйбыз. Кинәт, мәче койрыгына бастылармыни, шул ук агач башыннан мәче тавышы ишетелә башлады.Әйләнеп-әйләнеп карасак та , шул коштан башка агач башында бер җан иясе дә күренмәде. Нинди кош булды бу? ( Шәүлегән.)


Командалар бер-берсенә кошлар турында табышмаклар әйтә.

Чуар киемле урам малае

Борчак җыя , кырда куна.(Чыпчык)

Ука-ука таш кына,

Су коена инештә,

Очалса да, җирдә йөри,

Ите яхшы бәлешкә. (Үрдәк)

Бер кошым бар- тынмый,

Агачка оя кормый.

Өе –җирдә,

Җыры- күктә. (Тургай)

Кайсы кош бик тиз йөгерә? (Страус)


Тап-тап табагач,

Табагачта бер агач,

Койрыгы бер колач. ( Саескан)


Музыкаль тәнәфес Татар халык җыры “ Каз канаты” башкарыла.

4 конкурс- Мәкальләр , сынамышлар, әйтемнәр.


Командалар чиратлашып кошлар турында мәкальләр әйтә. Иң ахырдан әйтүче җиңүче була.


Карга килсә...(кар китә).

Күршенең тавыгы да...( күркә булып күренә)

Авыздан чыккан сүз... ( очкан кош кебек)

Тавык төшенә... ( тары керә)

Карт чыпчык... (кибәккә алданмас)

Сүз чыпчык түгел... ( очырсаң тота алмассың)

Укучылар 4 конкурска әзерләнгән вакытта , тамашачылар катнашында “Күңелле тәнәфес” үткәрелә.


1. Кайсы кош бик тиз йөгерә ? (Страус)

2.Кайсы кошның өе кар астында? (Көртлек) 3.Кайсы кош ауга төнлә чыга? (Ябалак)

4.Җәй буена ике тапкыр бала чыгаручы кош?(Песнәк)

5.Татар әдәбияты җәүһәрләре арасында кайсы роман- повесть , кайсы пьессалар кош исеме белән аталган? (Шәриф Камал. “Акчарлаклар “,Мөхәммәт Мәһдиев . “Торналар төшкән җирдә”; Ринат Мөхәммәдиев.”Кенәри – читлек кошы”, Газиз Мөхәммәтшин.“Саумысыз, аккошлар”; Фәүзия Бәйрәмова. “Канатсыз акчарлаклар” повестьлары; Эдуард Касыймов. “ Һаваларда тургай” романы ; Илдар Юзеев. “ Кыр казлары артыннан”, “Сандугачлар килгән безгә”, “Бөркетләр кыяга оялый” пьессалары һ.б.)


Музыкаль тәнәфес .

“Ай, былбылым “ җыры башкарыла.


5 конкурс - Капитаннар ярышы.

1. Кем күбрәк “с” хәрефенә башланган кош исемнәрен әйтер?

2. Кроссвордны кайсы капитан остарак чишә?

Кроссвордларның берсенә - бездә кышлаучы, ә икенчесенә күчмә кошларның исемнәре язылырга тиеш. Вертикаль баганаларда “утрак” яисә “ күчмә “ дигән сүзләр килеп чыгарга тиеш.




6 конкурс – “Кызыл китап”.


Татарстанның “ Кызыл китабы” на кертелгән кош исемнәрен язарга. 2 минут вакыт эчендә кайсы команда күбрәк яза.

7 конкурс –“Ни өчен шулай әйтәләр?”.

2 командага да сораулар бирелә.

Укытучы:

- Тавык төшенә тары керә;

-Кош кебек аз ашый;

- Җырлап яшиләр;

- Татар сандугачы; - Күке тормышы Аккошлар кебек;

  • Сукыр тавык;


Балалар , менә бу кошларга ни өчен мондый исем бирелде икән?

-Чебен чыпчыгы;

-Миләш чыпчыгы;

-Кычыткан чыпчыгы;

-Чикләвек чыпчыгы;

-Сиртмәкойрык .


Менә инде бәйрәмебез ахырына да якынлашты . Җиңүче команданы билгелисе калды .Жюри нәтиҗәсен көтәбез.

Музыкаль тәнәфес.

2 команда бергә “ Сандугач – күгәрчен” дигән татар халык җырын башкара.

Йомгаклау.

Жюри әгъзалары КВН нәтиҗәләрен игълан итә. Җиңүчеләр билгеләнә. Бүләкләр тапшырыла.

Алып баручы. Менә тагын язлар җитте . Табигать туган якларын сагынып кайткан канатлы дусларыбыз җырына күмелде. Алар биредә үзләрен шатланып каршы алучы сездәгедәй дусларының күп булуын күреп тә сөенсеннәр иде. Канатлы дусларыбыз өчен ояларны күбрәк ясыйк. Һәркайсыбыз берәр оя ясаса да, кошларга нинди зур сөенеч булыр иде. “ Өй салу кош оясын ясаудан башлана” , ди халык. Канатлы дусларыбызны Бөтендөнья кошларны саклау көнендә генә түгел , һәрвакыт сакларга кирәк. Кошлар – табигать сакчылары!

Кулланылган әдәбият

1. “Мәгариф” журналлары.2003,№3; 2004, №3

2. Ибраһимова Ф.Җ. Табигать бизәкләре.Мәгариф. 2002.

3. Мәхмүтов Х.Ш.Ел тәүлеге-12 ай (халык календаре битләреннән)

Казан. 1991.

4. Малашенков С.А. Мәктәптә биология атналыгы.Волгоград. 2006.



8




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!