Дәрес этаплары | Дәрес барышы | Искәрмәләр |
Укытучы эшчәнлеге | Укучылар эшчәнлеге |
1.Оештыру, мотивлаштыру | Хәерле көн, балалар. “Тормышыбыз матур булсын дисәң, гел кабатла матур сүзләрне”. Бу сүзләрне сез ничек аңлыйсыз? Бер беребезгә карап елмайсак, матур сүзләрне башкаларга әйтсәк безгә дә яхшырак, күңелдә рәхәт. Дәресебезне дә шул матур сүзләр белән башлыйк һәм бу сүзләр безнең эпиграф булып калсын. | Исәнмесез. Әгәр матур тормышта яшисең килсә, кешеләр белән дус буласың килсә, үзең кешеләргә матур сүзләрне күбрәк әйт. Дәресебез матур үтсен! Уңышлар телим! | Бер укучы укый. |
2.Актуальләштерү. | Хәзер парларда эшлибез. Сезнең өстәлләрегездә эш карталары бар. Бу карталарда сүзләре төшеп калган текст бирелгән. Шул сүзләрне язып чыгыгыз да бер-берегезнең карталарын тикшереп чыгыгыз. Хәзер дөреслеген тикшерәбез. Ә бу төшеп калган сүзләр кайсы сүз төркеме соң? Бу сүзләрнең сыйфат икәнлеген каян белдегез? Ә ничек уйлыйсыз, ни өчен мин сезгә сыйфатлар белән бирем эшләттем соң? | Төшеп калган сүзләр сыйфатлар. Бу сүзләр предметның билгесен белдерәләр һәм нинди соравына җавап бирәләр. Чөнки без алдагы дәрестә сыйфатларны кабатлап үттек, алдагы сыйныфларда өйрәнгәнне искә төшердек. | Балалар парларда эшлиләр. Эталон буенча тикшерелә Әңгәмә. |
3. Дәреснең укыту максатын кую. Проблемалы сорау кую. | Әйе, ә хәзер тактага карагыз әле, монда нинди сүз төркемнәре язылган? Ә бу сүзләр бер-берсеннән нәрсә белән аерыла соң? Бу кушымчалар сезгә танышмы? Бу сорауга җавап бирү өчен безгә нишләргә кирәк? | Тактада язылган сүз төркемнәре сыйфатлар. Кушымчалар белән аерылалар. Таныш, әмма ни өчен кулланылганын без белмибез. Схема ясарга, күнегүләр эшләргә, анализларга. | |
4. Кыен хәлдән чыгу проектын төзү. Уку мәсьәләсен чишү. | Хәзер ике командага бүленәбез дә, беренче төркем схема ясый, икенче төркем бу сүзләрне таблицаларга урнаштыра. Сүзләрне кушымчаларның охшашлыгы буенча схемага салабыз һәм таблицаларга урнаштырабыз. | | Укучылар ике төркемгә бүленә һәм схема, таблица ясый. (Авырлык туган очракта укытучы аларга схема, таблицаларның шаблонын бирә) |
| Командирлар, эшләрне алмашабыз, эшләрнең дөреслеген тикшерәбез. Ничек уйлыйсыз, бу кушымчалар сыйфатларга ни өчен ялгана икән? Әйе, бу сыйфатларның дәрәҗәсен белдерүче кушымчалар. Димәк без бүген дәрестә нәрсә өйрәнәчәкбез инде? | Бу кушымчалар кайбер предметларның кызылрак , ачырак, яки, киресенчә, артык кызыл булуын белдерә. Бүгенге дәрестә без сыйфат дәрәҗәләрен өйрәнәчәкбез. | Тактага схема һәм таблицаның дөрес варианты чыгарыла. Эталон буенча тикшерү. Рефлексия ясау. |
5.Ял минуты | Мин сез кергәнче сыйныфта сүзләр язылган стикерларны яшердем. Шул стикерларны табып тактадагы таблицага урнаштырыгыз әле. | | Укучылар стикерларны эзләп таблицага урнаштыралар. |
6. Яңа алган белемнәрне беренчел ныгыту һәм актив кулланылышка кертү. | Хәзер нәтиҗә ясыйк әле. Татар телендә сыйфатларның ничә дәрәҗәсе бар? Бу дәрәҗәләргә исем куеп карыйк әле. Ә хәзер дөреслеген тикшерегез. Сыйфатларның дәрәҗәләрен һәм аларның кушымчаларны аңладык, хәзер сезгә дәреслекләрнең 78 нче битен ачабыз, 4 нче күнегүне эшлибез. Сыйфатлар күчереп языгыз һәм янәшә дәрәҗәләрен языгыз. Хәзер эталон буенча тикшерегез һәм үз-үзегезне бәяләгез Командаларга бүленәбез, каһоот сайтына бер смартфон аша керәбез. Тактада язылган пин кодны кетеп командага исем куябыз да сайтка чыгабыз. Экранга чыккан сорауларның бер вариантын сайлап алабыз. Бүгенге уенда ......... командасы җиңеп чыкты, бу билге алу өчен сезгә өстәмә баллар бирә. | Татар телендә сыйфатларның 4 дәрәҗәсе бар. Гади дәрәҗә Чагыштыру дәрәҗәсе Артыклык дәрәҗәсе Кимлек дәрәҗәсе. Укучылар язма рәвештә 4 нче күнегүне эшлиләр. | Укучылар исем куялар, һәм тактага чыгарылган эталон буенча тикшерәләр. Дәреслектәге бирем үзгәртелә, чөнки күнегү 5 нче сыйныф өчен бик җиңел. Укучылар эталон буенча тикшерәләр һәм үз-үзләренә бәя куялар. Бер хата да булмаса дәфтәр кырыена чәчәкне таякның иң өстенә, 2 хата булса таякның уртасына, 3 һәм күбрәк булса таякның аскы өлешенә куялар. Каһоот сайтында укучыларга алдан ук биремнәр әзерләнә, сораулар һәм сайтка сылтама презентациядә бирелә. |
7. Эшчәнлек рефлексиясе этабы. 8.Үзбәя | Укучылар, әйтегез әле, бүгенге дәреснең кайсы өлешендә сезгә авыр булды? Ни өчен сезгә бу өлештә авыр булды? Бүгенге дәрестә сез нәрсә үзләштердегез? Сыйфат дәрәҗәләрен белү безгә ни өчен кирәк? Бүгенге дәрестән соң күңелегездә нинди хисләр туды? Хәзер кем дәресне “5” лек үзләштердем дип саный яшел түгәрәкне күтәрәбез, кем “4” лек үзләштердем дип уйлый, сары түгәрәкне күтәрәбез, кем “3” лек үзләштердем дип уйлый, кызыл түгәрәкне күтәрәбез. | Дәрәҗәләрнең исемнәрен билгеләү авыр булды. Чөнки бу безнең өчен яңа тема. Бүген дәрестә без сыйфатларның дәрәҗәләре турында белдек, аның кушымчаларын өйрәндек. Сыйфатларны төрле дәрәҗәләргә куеп куллансак, безнең сөйләмебез тагын да матуррак булачак. | Балалар чиратлап җавап бирәләр. Укучылар үз-үзләренә төсле түгәрәкләр ярдәмендә бәя куялар |
9.Өй эше бирү | Өй эше буларак түбәндәге биремнәрне эшләрсез. 1 вариант: Сыйфатлар язарга һәм бу сыйфатларны 4 дәрәҗәдә төрләндерергә. 2 вариант: шигырьләрдән сыйфатларны табып язып алырга һәм аларның дәрәҗәләрен билгеләргә. 3 вариант: Төрле дәрәҗәдәге сыйфатларны кертеп ирекле темага хикәя язып килергә. (өстәмә билге өчен). Дәресебез тәмам, сау булыгыз. | Сау булыгыз. | Өй эше тактага чыгарыла. |