СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

ПОЛОЖЕНИЕ муниципального конкурса научно-исследовательских работ для общеобразовательных школ с родным (татарским) языком обучения «КЫЗЫКЛЫ МАТЕМАТИКА» (на татарском языке).

Категория: Математика

Нажмите, чтобы узнать подробности

1.1. Настоящее Положение определяет цели и задачи муниципального конкурса  научно – исследовательских работ (далее - Конкурс), порядок и условия её организации, проведения и участия в ней, порядок подведения итогов и награждения победителей и призеров.

1.2. Конкурс проводится  на базе МБОУ  «Большековалинская ООШ Высокогорского муниципального района Республики Татарстан».

1.3. Организаторами Конкурса являются МКУ «Отдел образования исполнительного комитета Высокогорского МР», администрация МБОУ «Большековалинская ООШ» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан.

Просмотр содержимого документа
«ПОЛОЖЕНИЕ муниципального конкурса научно-исследовательских работ для общеобразовательных школ с родным (татарским) языком обучения «КЫЗЫКЛЫ МАТЕМАТИКА» (на татарском языке).»

Татар телендә белем бирүче гомуми белем мәктәбе

укучылары өчен “Кызыклы математика” исемле

район күләм фәнни- тикшеренү эшләре бәйгесе

НИГЕЗЛӘМӘСЕ

1. Гомуми нигезләмәләр.

1.1. Әлеге Нигезләмә фәнни – тикшеренү эшләре муниципаль конкурсының максатларын һәм бурычларын (алга таба - Бәйге), аны оештыру, үткәрү тәртибен һәм шартларын, йомгак ясау һәм җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тәртибен билгели.


1.2. Бәйге Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Олы Кавал төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында үткәрелә.


1.3. Бәйгене оештыручылар - МКУ «Биектау муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге», Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Олы Кавал төп гомуми белем бирү мәктәбе.


1.4. Бәйге турында мәгълүмат, аны оештыру тәртибе һәм шартлары, катнашучыларга таләпләр, катнашучыларга теркәлү даталары һәм ысуллары, секцияләрнең исемнәре, йомгак ясау һәм җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тәртибе турында мәгълүмат һәм башка мәгълүмат оештыручы тарафыннан https://edu.tatar.ru/v_gora/b-kovali/sch сайтта куелырга тиеш.

1.5. Бәйгенең теле - татар.

Бәйгедә катнашу бушлай.

2. Бәйгенең максаты һәм бурычлары

2.1. Бәйгенең максаты - укучыларны туган телдә фәннең төрле өлкәләрендә тикшеренү һәм проект эшчәнлегенә тарту юлы белән иҗади, танып белү һәм интеллектуаль инициативаны активлаштыру, туган (татар) телен саклау һәм үстерү.


2.2. Бәйгенең Бурычлары:

- укучыларның туган (татар) телендәге тикшеренү һәм проект эшчәнлегенә кызыксынуын ачыклау, үстерү;

- укучыларның туган (татар) телендәге фәннәрне өйрәнүгә мотивациясен арттыру;

- Интернет челтәреннән эзләү һәм материалларны туган (татар) телендә әзерләү күнекмәләрен үстерү;

- укучыларның туган (татар) телендә белем алуга карата кызыксынуларын арттыру һәм шуның белән туган (татар) теленең әһәмиятен арттыру;

- туган (татар) телендә белем бирүче гомуми белем бирү мәктәпләренең педагогик хезмәткәрләрен фәнни эшчәнлеккә җәлеп итү, һөнәри дәрәҗәләрен һәм педагогик осталыгын күтәрү.


3. Бәйгедә катнашучылар.

3.1. Бәйгедә катнашу өчен туган (татар) телдә гомуми белем бирү мәктәпләренең 4-9 сыйныф укучылары чакырыла.

3.2. Түгәрәк өстәлдә катнашу өчен математика фәнен туган телендә (татар телендә) укытучы гомуми белем мәктәпләренең укытучылары чакырыла.


4. Бәйгенең эш юнәлешләре.

4.1. Бәйге секцияләр буенча үткәрелә. Секцияләр утырышлары вакытында укучыларның фәнни-тикшеренү эшләре (алга таба - Бәйге эшләре) каралачак.

4-6 сыйныф укучылары өчен секция:

Математика.

7-9 сыйныф укучылары өчен секцияләр:

Алгебра;

Геометрия.

Бәйгедә катнашуга бер генә авторның бер җитәкче җитәкчелегендә әзерләгән эшләре рөхсәт ителә.


4.2. Укытучылар өчен. Түгәрәк өстәл.

Математика укытучылары санлы белем бирү технологияләрен туган телдә куллану тәҗрибәсе белән уртаклашалар.


5. Бәйгене үткәрү тәртибе һәм вакытлары:

5.1. 2022-2023 нче уку елының беренче чиреге дәвамында фәнни- тикшеренү эшләре башкарыла. Икенче чиректә, математика атналыгы кысаларында Бәйгенең мәктәп туры үткәрелә. Мәктәпләрнең бәйге комиссиясе бик яхшы дип тапкан эшләрне [email protected] электрон почтасына муниципаль турда катнашырга җибәрә.


5.2. Бәйгенең муниципаль туры өч этапта уздырыла:

1 нче этап: 2022 нче елның 20 нче декабреннән 2023 нче елның 20 нче гыйнварына кадәр - гариза һәм эшләрне кабул итү.

Катнашучыларның барысы да гариза (1 нче кушымта), Бәйге эше (Бәйге таләпләре буенча рәсмиләштерелгән) (2 нче кушымта) катнашучы исеме белән аталган бер папкага салып [email protected] электрон почтасына җибәрәләр.

Күрсәтелгән көннән соң җибәрелгән эшләр Бәйгедә катнашмый.

2 нче этап: 2023 нче елның 21 нче гыйнварыннан 10 нчы февраленә кадәр - Бәйге комиссиясе тарафыннан таләпләргә туры килгән эшләрне сайлап алу һәм катнашучыларга чакыру җибәрү.

Бәйге комиссиясе эшләрне бәяләгәндә Бәйгедә катнашучының тикшеренү эшенең эчтәлеген һәм рәсмиләштерү таләпләрен исәпкә ала, әгәр ул реферат характерында булса, эчтәлек таләпләренә туры килмәсә яки плагиат дип табылса комиссия тәкъдим ителгән эшне кире кагарга хокуклы. Йомгаклау этабында катнашу өчен сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча максималь балл җыйган катнашучылар кабул ителә (3 нче кушымта). Конкурска җибәрелгән эшләр рецензияләнми һәм кире кайтарылмый.

3 нче этап: 2023 нче елның 21 нче феврале - йомгаклау этабы, эшләрне яклау, нәтиҗәләр чыгару, бүләкләү. Катнашучы 5-6 минут эчендә үз эшенең асылын ачык һәм кыскача сөйләргә тиеш. Катнашучы күрсәтү материалларын куллана ала: плакатлар, модельләр, электрон презентация, видео һ. б.

5.3. Укучы татар телен камил белергә тиеш. Эшләр укучыларның тикшеренү өлкәсенең хәзерге торышы, эксперимент үткәрү методикасына ия булу, үз мәгълүматлары булу, аларны анализлау, гомумиләштерү методикасына ия булу, тикшеренү нәтиҗәләре, шулай ук интернет ресурсларын куллану күнекмәләрен чагылдырырга тиеш.

5.4. Түгәрәк өстәлдә катнашырга теләгән укытучылар 2022 нче елның 20 нче декабреннән 2023 нче елның 20 нче декабренә кадәр [email protected] электрон почтасына, 4 нче кушымтада күрсәтелгән тәртиптә, гариза җибәрергә тиешләр.


6. Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү.

6.1. Нәтиҗәләр ясау секцияләр эше нәтиҗәләре буенча бара (һәр секциядә 1, 2, 3 урын).



1 нче кушымта


Татар телендә белем бирүче гомуми белем мәктәбе

укучылары өчен “Кызыклы математика” исемле

район күләм фәнни- тикшеренү эшләре бәйгесендә катнашу өчен

гариза


Катнашучының тулы исеме


Катнашучыны әзерләүче укытучының тулы исеме, телефоны, электрон адресы

Катнашучының телефоны, электрон адресы

Район, мәктәп

Секция исеме

Эшнең исеме

1













2 нче кушымта

Эшләрне рәсмиләштерүгә таләпләр

1. Эшләрне рәсмиләштерү

Эш текстлары басма форматта (А4 форматы) һәм 8 биттән артык булмаган электрон вариантларда, шул исәптән Microsoft Word форматында теләсә нинди версиядә тәкъдим ителә. Бит параметрлары: өске кыры 2 см., түбән кыры 2см., сул кыры – 3 см., уң-2 см. шрифт параметрлары: Times New Roman шрифты, шрифт күләме 14, юллар арасы 1,5. Титул үзәккә баш хәрефләр белән рәсмиләштерелә, шрифт күләме 16-18. Түбәндә эш авторының һәм җитәкченең фамилиясе, учреждениенең исеме күрсәтелә.

2. Эшләрне тәкъдим итү формасы:

фәнни-тикшеренү эше.

3. Эшнең эчтәлеге:

кереш – максатлар һәм бурычлар кую, тикшеренү предметын һәм объектын билгеләү, өйрәнү темасын һәм алынган мәгълүматларның яңалыгын нигезләү;

төп өлеш-теоретик нигезләмәләрне раслаучы практик тикшеренүләр, , авторның тикшеренү эшчәнлегендә кулланган ысулларын чагылдыру һәм ачу;

йомгаклау-нәтиҗәләр, аларның тикшеренү максатларына һәм бурычларына туры килүе, алдагы эш перспективасын нигезләү булырга тиеш;

кулланылган чыганаклар һәм әдәбият исемлеге-кулланылган чыганакларга һәм әдәбиятка искәрмәләр текстта да, эш ахырында да урнаштырылырга мөмкин;

кушымталар-фотографияләр, схемалар, таблицалар, графиклар, схемалар.



3 нче кушымта




Бәяләү критерийлары

Баллар

(0 дән 5 кә кадәр)

1

Материалның актуальлеге


2

Тәкъдим ителгән тәҗрибәнең кыйммәте, практик әһәмияте


3

Материал логикасы, оригинальлек


4

Материалның эчтәлеге


5

Теманы ачу тулылыгы


6

Эш нәтиҗәләрен сынау


7

Теманы яктырту ысулларының оригинальлеге


8

Ачыклык, шул исәптән презентация куллану


Барлыгы:


Иң югары балл - 40.





4 нче кушымта


Татар телендә белем бирүче гомуми белем мәктәбе

укытучылары өчен Түгәрәк өстәлдә катнашу өчен гариза


Катнашучының тулы исеме



Эш урыны


Вазифа


Эшнең исеме (Чыгышның темасы)


E-mail










Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!