СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Методическая разработка классного часа на татарском языке Парламентаризм үсеше

Нажмите, чтобы узнать подробности

Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында парламентаризм усеше.

Просмотр содержимого документа
«Методическая разработка классного часа на татарском языке Парламентаризм үсеше»

Сыйныфтан тыш чара

Тема: “Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында парламентаризм усеше.”

Чара урта белем бирү мәктәпләренең 9-11 сыйнфлары өчен тәкъдим ителә. Чараның төп максаты-укучыларның сәяси-хокукый культурасы мәсьәләләренә бәйле мәгълүматны белүгә ярдәм итү;

Бурычлар:

  • Россия парламентының тарихы белән таныштыру;

  • Россия парламентаризмы системасы урнашу тарихына бәйле мәгълүматны белүгә ярдәм итү;

  • Закон чыгару процессы, депутатларның хокуклары һәм бурычлары белән таныштыру;

  • Укучыларга хакииятнең регоиональ закон чыгару органы хокукларына һәм вәкаләтләренә, аның структурасына һәм эшчәнлек тәртибенә кагылышлы төшенчәләр системасын өйрәтүне дәвам итү;

  • Укучыларның аналитик фикерләү, үзара фикер алышу, нәтиҗә ясау һәм анализлау сәләтен үстерү;

  • Укучыларның танып белү активлыкларын һәм кызыксынучанлыкларын үстерү.

Үткәрү рәвеше- катнаш.

План:

1.Оештыру;

2.Укытучының Россиядә федерализм һәм парламентаризм тарихына кагылышлы мәсьәләләргә нигезләнгән кереш сүзе;

3.Парламентаризм тарихы буенча презентация карау;

4.Укучыларның белемен РФ Конституциясен өйрәнү аша ныгыту;

5.Укучылар чыгышы(3);

6.Өй эше;

Төп төшенчәләр һәм атамалар: парламентаризм, федерация, субъект, Дәүләт Советы, федерация субъектының хакимият органнары, закон чыгару инициативасы, килештерү комиссиясе, хакимият бүленеше принцибы, сайлау системасы.

Әсбаплар: Россия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе, “Җәмгыять белеме” (9-11 сыйныф өчен дәреслек), презентация, дәфтәр.

Чараның барышы:

(слайд 1) Укытучының кереш сүзе.

Россия, күп милләтле дәүләт буларак, үзенең күп гасырлы тарихында катлаулы үсеш юлы үтә. Империя заманында Россия киңлекләрендә яшәүче күп санлы халыклар закон чыгару барышында катнашу мөмкинлегеннән мәхрүм була, чөнки дәүләттә хакимият монарх кулында була.

(слайд 2)

Россия халкына ирек биргән 1905 елның 17 октябрендәге император Николай II манифесты һәм Россия тарихында беренче вәкиллекле учреждение-Дәүләт Думасы оешу Россия парламентаризмының башлангычы булды. Дәүләт Думасына сайлауларны регламентлаштыручы указ чыгарыла. Ил халкы 4 сайлау куриясенә бүленә: Җир биләүчеләр, шәһәр кешеләре, крестьяннар һәм эшчеләр. Сайлауларда хатын-кызлар, 25 яшькә хәтле яшьләр, хәрбиләр, вак предприятия эшчеләре катнаша алмый. Сайлаулар шулай ук турыдан- туры һәм тигез хокукларда үтми. Думага депутатлар 5 еллык срокка сайланган.

1 нче укучы: Думаның беренче утырышы 1906 елның 27 апрелендә ачыла. Кышкы Сарай бинасында төрле партия әгъзалары шулай ук партиясезләр дә җыела. Кышкы Сарайда моңарчы күрелмәгән күренеш була: хәрби мундир, сюртюк, крестьян кафтаны кигән кешеләр бер залга җыелалар. Императорга таянучылар Дума председателенең уң ягына, оппонентлар сул якка утырдылар. Шуннан уңнар һәм суллар барлыкка килә. I Дума составына төрле партия әгъзалары керә: кадетлар, октябристлар, эшчеләр партиясе, прогрессистлар, социаль демократлар, автономистлар, партиясезләр. Большевиклар һәм эсерлар Дума сайлауларына бойкот белдерәләр, сайлауда катнашмыйлар. Большевиклар һәм эсерлар булмауга карамастан, Думаның составы патша көткәнчә булмый. Күп мәсьәләләр буенча беренче утырышта ук каршылыклар барлыкка килә. Дума 72 көн яши һәм 1906 елның 8 июлендә таратыла. I Дәүләт Думасын Мәскәү университеты профессоры С. А. Муромцев җитәкли. Дума эшчәнлеге вакытында император 300 яңа закон кабул итә, шуның 2 се генә Дәүләт Думасы аша үткәрелә.

(слайд 3)

1907 ел башында II Думага сайлаулар үткәрелә. Хакимиятләр илдәге революцион рухның сүрелүе нәтиҗәсендә Дума составы радикаль булмас дип уйлый һәм депутатлар белән аңлашуга өметләнә. Ләкин, өметләр юкка була. 518 депутатның 54 те генә уң фракциягә керә. Сул партияләр – социаль-демократлар, эсерлар, крестьяннар үз рәтләрен арттыруга ирешәләр. Думаны Головин җитәкли. Озакламый Думаны таратырга сәбәп тә табыла: социаль-демократик фракция әгъзалары хокүмәткә каршы заговорда гаепләнә, 1907 елның 2 июнендә II Дума таратыла. Дума эшчәнлеге вакытында император 250 яңа закон кабул итә, шуның 1 се генә Дәүләт Думасы аша үткәрелә.

Икенче көнне, 3 июньдә Думага сайлауларның алпавытлар, промышленниклар, сәүдәгәрләр файдасына булган яңа закон кабул ителә.

(слайд 4)

2 нче укучы: Яңа Дума 1907 елның 1нче ноябрендә ачыла. III Дәүләт Думасының составы монархия һәм хөкүмәт яклылардан тора. Думада барлыгы 442 депутат, шуларның 148е октябристлар һәм 144е уңнардан тора. III Дума председательләре дә бер-берсен алмаштырган октябристлар була: Смоленскидан алпавыт Н. А. Хомяков һәм октябристлар лидеры А. И. Гучков, Екатеринослав алпавыты М. В. Родзянков. III Дума составы хөкүмәтне канәгатьләндерә, шунлыктан тулы срок- 1912 елның 9 июненә хәтле 5 ел эшли.

(слайд 5)

1912 елның 15 ноябрендә Дәүләт Думасының соңгы IV чакырылышы эшли башлый. I Бөтендөнья сугышы чорында Дума либераллар һәм уңнар арасында барган көрәш аренасына әверелә. Октябристлар, кадетлар, милләтчеләр Думада күпчелек урынны биләгән “Прогрессив блок”ка берләшәләр. 1917 елның феврале Россия империясенең Дәүләт думасы тарихына нокта куя. Соңгы Думаны М. В. Родзянков җитәкләгән.

Күңелгә шундый сорау туа: мөселманнар, татарлар Россия империясе Думасы составында катнашты микән соң?

(слайд 6)

ХIX нчы гасыр азагында ук татар милли хәрәкәте оеша башлый. Оештыручылар арасында Ризаэтдин Фәхреддин, Муса Бигиев, Йосыф Акчура, Фатих Кәрими һәм башка татар зыялылары, дин әһелләре, галимнәр, язучылар була. 17 нче октябрь манифестыннан соң Россия мөселманнарының “Иттифак әл-мөслимин” партиясе оештырыла. Казан губернасыннан дүрт Думага барлыгы 40лап депутат сайлана. Алар арасында “Мөселманнар берлеге” җитәкчесе Сәетгәрәй Алкин, Сорбонна университетын тәмамлаган Садри Максуди, Чистай эшмәкәре Гариф Бадамшин, “Дума” газетасы редакторы Кәлимулла Хәсәнов һәм башкалар була. Ләкин хөкүмәт мөселман һәм татар депутатларының санын киметүгә ирешә. IV Думага Казан губернасыннан бер татар кешесе дә сайланмый.


3 нче укучы:Габдулла Тукайның“Китмибез!” шигыренең язылу тарихы гыйбрәтле. Милли төбәкләрдән килгән татар депутатлары Дәүләт Думасы утырышларында үз халыкларының авыр тормыш хәле, мәктәпләренең мөшкеллеген әйтеп чыгышлар ясыйлар. Ләкин уң депутатлар һәм реакцион матбугат мөселманнарның бу хәлен аңларга теләмиләр, киресенчә, “әгәр сезгә Россиядәге тәртипләр ошамаса, Төркиягә китегез” дип кычкырыналар. Г. Тукай моңа “Китмибез!” шигыре белән җавап бирә. Ул “безнең ата-бабаларыбыз күп гасырлардан бирле шушы җирдә яшәгән. Монда туганбыз, димәк гомеребез дә шушында булырга тиеш. Максатыбыз – ирекле дәүләт булдыру” дип яза.


Совет чорында илнең төп законы чыгару органы Политбюро әгъзалары җитәкләре съезд була.

(слайд 7-схема)

Һәм, ниһаять, 1993 елның 12 декабрендә Россия Федерациясенең яңа Конституциясе кабул ителә, шуның нигезендә Россия кабат парламентаризмга, Дәүләт Думасына әйләнеп кайта.

Белгәнебезчә закон чыгару хакимияте Федераль Җыен(Федеральное Собрание) дип атала, ул ике палатадан тора: Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы.

(слайд 8)

РФ Конституциясенең 95нче статьясы буенча Федерация Советына һәр субъекттан 2 вәкил сайлана. Бүгенгесе көндә Федерация Советы рәисе Валентина Ивановна Матвиенко. Федерация Советында 16 комитет һәм 10 комиссия эшли.

1нче бирем: РФ Конституциясенең 102 нче ст укыгыз, сорау: Федерация Советы нинди вәкаләтләргә ия?

(слайд 9)

Дәүләт Думасы 450 депутаттан тора. 2нче бирем: РФ Конституциясенең 103 ст укыгыз, сорау: Дәүләт Думасы нинди вәкаләтләргә ия?

(слайд 10)

1993 елда Думаның беренче чакырылышы була. Күбрәк % җыйган партия Думада күбрәк урыннар ала.

3 нче бирем: игътибар белән карагыз схемага, әйтегез әле, кайсы партия күбрәк урын алган?(“Выбор России”) Шулай ук ЛДПР, КПРФ, “Яблоко” һәм башка партияләр урын ала. Дума рәисе итеп Иван Рыбкин билгеләнә. Дәүләт Думасының эшчәнлеге нәтиҗәсендә 310 закон кабул ителә. Дума 1995 елга хәтле эшли.

(слайд 11)

1995-1999 елларда икенче чакырылыш Дума эшли, күпчелек урыннарны РФ-ң коммунистлар партиясе ала. Дума рәисе итеп Геннадий Селезнёв билгеләнә. Дәүләт Думасының эшчәнлеге нәтиҗәсендә 749 закон кабул ителә.

(слайд 12)

1999 елда III чакырылыш Думасына яңа сайлаулар үткәрелә, 9 депутат берләшмәсе тәкъдим ителә, КПРФ-ң саны кискен кими. Күпчелек тавыш белән дума рәисе итеп Геннадий Селезнёв билгеләнә. Дәүләт Думасының эшчәнлеге нәтиҗәсендә 772 закон кабул ителә. Дума 2003 елга хәтле эшли.

(слайд 13)

IV чакырылыш Дума алдагыларыннан бик нык аерыла- нибары 4 депутат берләшмәсе тәкъдим ителә.

4 нче бирем: игътибар белән карагыз схемага, әйтегез әле, кайсы партия күбрәк урын алган? (“Единая Россия”) Думаны Борис Грызлов җитәкли. Дума 2007 елга хәтле эшли.

(слайд 14)

2007 елның 2 декабрендә РФ гражданнары яңа Дәүләт Думасы сайладылар. Аның составында 4 партия сакланды, бәйсез депутат урыннары бетерелә, “Единая Россия”, ЛДПР, КПРФ белән бер рәттән “Справедливая Россия” партиясе дә урыннар ала. Думаны Борис Грызлов җитәкли. Дума 2011 нче ел азагына хәтле эшли.

Хәзерге вакытта 2016 нчы елның октябереннән бирлеVII чакырылыш Дума эшләп килә.

Әйдәгез, закон кабул ителү тәртибе белән танышыйк.

(слайд 15)

4 нче укучы чыгышы.

-Укучылар, әйтегез әле, безнең берәр якташыбыз Дәүләт Думасына сайландымы икән, ничек уйлыйсыз? Кемне атый аласыз? Бар андый кеше –ул безнең авылдашыбыз, Баһаветдинов Габделвахыйт Гыйлметдин улы.

(слайд 16)

Шулай итеп без бүген Россия Думасының, парламентының тарихы белән якыннан таныштык. Кызыклы сорау туа, депутатлар нинди вәкаләтләргә ия соң?

5 Бирем: РФ Конституциясенең 97-98 ст укыгыз сорауларга җавап бирегез:

1. Дәүләт Думасына депутат булып кемнәр сайлана ала?

2. Депутатларның нинди хокуклары бар?

3. Депутатларга карата нинди чикләүләр каралган?

-Әйе, илебездәге үзгәрешләр Дәүләт Думасы эшчәнлегенең кирәкле һәм күпкырлы икәнен күрсәтә.

Сезгә өй эше: “Әгәр мин депутат булсам...” җөмләсен төгәлләп, фикерләрегезне язып килегез.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!