СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Матур әдәбиятта табигатькә сакчыл караш темасы

Нажмите, чтобы узнать подробности

 “ Әйләнә-тирәбездә экология: укучыларның  һәм студентларның  проект һәм эзләнү-тикшеренү  эшчәнлеге” темасына     республикакүләм үткәрелгән фәнни – гамәли конференциядә фәнни - тикшеренү эшен яклау

Просмотр содержимого документа
«Матур әдәбиятта табигатькә сакчыл караш темасы»

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы

муниципаль бюджет гомумибелем бирү учреждениесе –

Олы Нырсы урта гомумбелем бирү мәктәбе




“ Әйләнә-тирәбездә экология: укучыларның һәм студентларның

проект һәм эзләнү-тикшеренү эшчәнлеге”

республикакүләм фәнни – гамәли конференция











Тема: “Матур әдәбиятта табигатькә сакчыл караш темасы”













Эшләде : югары категорияле татар

теле һәм әдәбияты укытучысы

Мубинова Гөлнара Гаптельманнафовна







2019

Эчтәлек

Кереш.

Табигать темасы-әдәбиятта мәңгелек тема............. ..............................3


Төп өлеш

Кунак ашы - кара каршы (Ринат Мөхәммәдиевның “Муенсалы

күгәрчен” хикәясе буенча уйланулар).............................................................5

Эшләгән эшеңә әйләнеп күз сал... (Фәүзия Бәйрәмованың “Болын”

повестенда табигать һәм әхлак темасы)...........................................................7

Гомәр Бәшировның “ Җидегән чишмә” романында табигать өчен

көрәш...................................................................................................................11

Йомгаклау.................................................................................................16

Файдаланылган әдәбият..........................................................................17




























Кереш

Кешелек үзенең тарихи яшәеш дәверендә гаять бай тормыш тәҗрибәсе туплаган. Аның бер өлешен яшь буынны мөстәкыйль тормышка әзерләү тәҗрибәсе тәшкил итә. Аларның нигезендә балаларны әдәпкә өйрәтү, әхлак кануннарына төшендерү ята .

Әхлакый сыйфатлар хакында төрле фикерләр, тәкъдимнәр, киңәшләр, үгет - нәсыйхәтләр, таләпләр бар. Аларда халыкның балаларга әхлак, зәвык, физик һәм хезмәт тәрбиясе , патриотик һәм табигатькә сакчыл караш тәрбиясе бирергә теләгәне чагыла. Әхлаклы кеше гуманистик сыйфатларга ия булу өстенә,туган халкы мәнфәгатьләрен яклап, туган җиренең тынычлыгы, яшәеше кагыйдәләре, табигате өчен көрәшергә сәләтле булган кеше дә әле ул.

      Әдәбиятта әхлак белән табигать темасы бербөтен, аларны аерып карап булмый.Табигать темасы -  әдәбиятта элек тә булган,хәзер дә бар, киләчәктә дә булачак.Чөнки табигатьтән башка яшәеш юк. Яшәешебезнең нигез ташы булган табигатькә карата мөнәсәбәт, аңа сакчыл караш иң әһәмиятле проблемаларның берсе булып, гасырлар дәвамында әдәбиятта чагылыш таба. Табигатьнең кадерен белергә, аның өчен көрәшергә кирәклеген безгә әдәбиятыбыз төшендерә.

Нәрсә соң ул табигать? .Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә Табигать турында түбәндәге җөмлә китерелә: “Табигать – билгеле бер урынның җир-

сулары, үсемлек, хайваннар дөньясы, кеше эшчәнлегеннән башка барлыкка килә торган һәммә нәрсә »*.

Димәк, табигать – без сулаган һава, безне иркәләгән җил, җылы кояш нурлары... Беркем дә табигатькә битараф булырга тиеш түгел. Моны без укытучылар бала күңеленә салырга тиешбез. Шуннан чыгып, бала күңеленә әдәбият дәресләрендә нинди әсәрләр аша , нинди алымнар белән табигатькә сакчыл караш тәрбияләп була? Мин шул проблеманы алдыма куеп, эзләнү эшен башладым.

Эзләнү эшемнең темасы “ Матур әдәбиятта табигать өчен сакчыл караш темасы” .Анда көрәшнең кешелек өчен көрәшкә әверелүне чагылдыруны ачыклауны алдым.Максатларым :

-   укучыларда туган ягыбыз табигатенә сакчыл караш тәрбияләү;

- уртак йортыбыз булган Җир планетасы язмышына җаваплылык хисе булдыру;

-табигать һәм шәхес мөнәсәбәтләре темасының югары дәрәҗәдә сурәтләнүен күрсәтү;

-экологик һәлакәткә китерүче сәбәпләрне кешенең әхлакый, рухи ярлылануы белән бәйләнүен, табигать темасының бүген һәм киләчәктә дә актуаль булачагын дәлилләү.

Эзләнү эшемнең объекты итеп мин 3 әсәргә тукталдым.Болар: Ринат Мөхәммәдиевның “Муенсалы күгәрчен” хикәясе , Фәүзия Бәйрәмованың “Болын” повесте, Г.Бәшировның “Җидегән чишмә” романы.   

Ринат Мөхәммәдиевның “Муенсалы күгәрчен” хикәясе күләме ягыннан зур түгел. Бер карасаң, әллә ни зур вакыйгалар да сурәтләнми. Булган хәлгә нигезләнеп язылган ике вакыйга бирелеп, икесе дә лирик геройның табигать белән мөнәсәбәтенә нигезләнә. Вакыйгаларга кыскача күз салыйк: ак күгәрчен һәм кара карга белән булган вакыйгалар. Лирик герой мәңгелек

сабак ала. Монда хикмәт кошларның берсе ак, берсе кара булуында да түгел, лирик геройның эчке халәтендә, әхлагында.

Бу хикәя 7 нче сыйныфта әдәбият укыту программасына сыйныфтан тыш уку сәгате буларак кертелгән. Балалар хикәяне яратып укыйлар. Кошлар кечкенә, мин алар каршында көчле дип, кошларны рәнҗетергә ярамаганын төшенә алар. Кошлар да бик акыллы икән .Алар да, халык мәкале белән әйтсәк, “Аш атканга –аш, таш атканга –таш “ белән җавап кайтаралар.

Әлбәттә, хикәянең соңгы вакыйгасы укучыларны уйланырга этәрә. Без авыл җирендә көн саен күреп торган кош-кара карганың үч алырга сәләте бардыр дип уйламыйбыз да. Бу алай да түгел , автор гына шулай билгели аны. бу – рәнҗетелгән табигатьнең безгә җавабы.Монда укучылар лирик геройның әхлакый йөзен күрәләр. Язучы хикәядә кошлар дөньясы аша яшәешнең өзлексез агышын, табигать белән кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне тасвирлый. Кошларны рәнҗеткән кешенең үз күңеле тар икәнлеген бәян итә.

Ринат Мөхәммәдиевның “Муенсалы күгәрчен” хикәясе Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан тәкъдиме белән эшләнгән проектта урын алды. Ул - 2014 нче елның декабрь аенда Төркиядә мәктәп яшендәге балалар өчен чыгарылган җыентык.

Фәүзия Бәйрәмованың беренче күләмле әсәре— «Болын» повесте 1983 елда «Казан утлары» журналында басылып чыга һәм әдәбият дөньясында үз урынын таба. “Болын” повестенда кеше шәхесе белән исәпләшмәү, халыкның яшәү нигезе булган тере табигатьне бозу – болыннарны сөрдерү, урманнарны кыру-кисү темасы яктыртыла.

Повестьта вакыйгалар авылның иң матур урыны - җәйге болын белән бәйләнгән.Болын матурлыгын төп геройның һәр күзәнәге аша сиздерелә.Болын Алсу өчен җан тынычлыгы да, рухи азык та. Табигать матурлыгы белән кешеләр күңелендәге ямьсезлек чагылдырыла әсәрдә.

Әсәрдә сәяси катлам өстенлек ала. Табигатькә битараф кешеләнең-әхлагы бозык кеше булуларыхикәяләнә. Фәүзия Бәйрәмова бу “ Болын” хикәясендә табигать белән кешеләрнең яшәешендәге гармонияне , табигатьнең кешеләр белән килешеп яшәргә, үзен олылауга мохтаҗлыгын, ә чынбарлыкның тупаслыгын бәян итә.

“Җидегән чишмә” романында табигать өчен көрәш темасы

Г.Бәширов “ Җидегән чишмә” романын 1977 нче елда язып тәмамлый.

Гомәр Бәширов романында иң беренчеләрдән булып табигый , безгә Ходай тарафыннан бирелгән матурлыкның әкренләп, безнең гаеп белән, юкка чыгып бару проблемасын күтәреп чыга. Романда табигать һәм кеше арасындагы мөнәсәбәтләр сурәтләнә, табигатькә булган мөнәсәбәт аша геройларның кешелек сыйфатлары, әхлак йөзләре билгеләнә.

Бу әсәрдә Гомәр Бәширов киләчәк өчен борчыла. Бүгенге көн белән генә яшәсәк буыннан – буынга тапшырыр нәрсәбез булырмы, калырмы алар?

Экология проблемасы елдан- ел үсеп республикада чаралар күрелә башлый. Гомәр Бәширов шундый чараның берсе –“Табигать дусларының фәнни конференциясе” н романга кертеп җибәрергә кирәк дип саный. Чөнки Ак чишмә кебек авыллар республикада берәү генә түгел, һәм табигать өчен көрәшкә бердәм булып күтәрелергә кирәклеге искәртелә.

Язучының шуңа йөрәге әрни: табигатьне пычрату, аңа зыян китерү—

һәлакәт. Әгәр вакытында аңыбызга килмәсәк, табигатькә якынаймасак,

үзебез казыган чокырга үзебез төшмәбезме? Менә шулар турында ачынып

яза олы әдибебез романда.


        «Җидегән чишмә»—бүгенге көн, безнең замандашларыбыз турындагы роман. Аның эчендә бөтен табигатьне саклау мәсьәләсе ята. Бер якта акча, байлык, дәрәҗә өчен гасырлардан килгән матурлык, халык хәтере, гореф-гадәт-йолалары, табигать белән санлашмаучы, бар нәрсәгә материаль байлык күзлегеннән генә караучы геройлар, ә икенче якта – табигатьне саклап калу өчен көрәш мәйданына чыккан гади халык.

Гомәр ага Җидегән чишмәгә туры китереп үз гомерендә иң беренче һәм бердәнбер шигырен иҗат итә. Сара Садыйкова көй яза. Нәтиҗәдә бик моңлы, сагышлы яңа җыр туа.Бу җырда халыкның чишмәләргә, табигатькә булган мәхәббәте халык җырларындагыча гади дә, тирән мәгънәле дә, моңлы да. Йомгаклау

Йомгаклап шуны әйтәсем килә: без - өлкән һәм урта буын вәкилләре-табигатеькә каршы көрәш темасы күтәрелгән әсәрләрне үзебез яратып укып, балаларыбызга ихластан тәкъдим итәбез икән, һичшиксез укучыларыбыз туган як табигате белән горурланып, табигатьнең сакчылары булып үсәрләр.

Табигать турындагы әсәрләрне әдәбият дәресләрендә укырга кирәк, укытырга кирәк. Бүген без караган кебек әсәрләр аша табигатькә сакчыл караш тәрбияләнгән бала күңеле белән йомшак, сабыр, әйләнә- тирәлекнең матурлыгын күрә белүче кеше булып үсә.Чыгышымны шигырь юллары белән тәмамлыйм.

Җир еласа, булма битараф.
Чаң сук :”Табигатьне саклыйк!”-диеп.
Шул чагында табигать тә миһербанлы булып,
Һәркөн алыр сине кочагына, сөеп.

Файдаланылган әдәбият

  1. Гомәр Бәширов. Җидегән чишмә: роман. — Казан: Татар. кит. нәшр.,

1977. — 336 б.

  1. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма. Казан: Мәгариф, 2005. – 111 б.

  2. Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев. – Казан: Мәгариф, 2004.- 247б.

  3. Җәләлиева М. Гомәр Бәширов // М.Җәләлиева. Татар совет әдәбияты тарихы: очерклар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. — 737-758 б.

  4. Р.Мөхәммәдиев “Муенсалы күгәрчен” хикәясе.-Татар әдәбиятыннан хрестоматия (ярдәмлек).Унберьеллык урта мәктәпнең 7 нче сыйныф өчен .-Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2002. 287-294 б.

  5. Бәйрәмова Ф. Болын повесте.- Татар әдәбиятыннан хрестоматия (ярдәмлек).Унберьеллык урта мәктәпнең 9 нчы сыйныф өчен .-Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2002. 10-91 б.

  6. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге .- Төзүчеләр:И.А.Абдуллин, С.Б.Вахи това, Ф.М.Газизова.-Тат.кит.нәшр.,1981, 3 том.

  7. “Затлылык әтисеннән”. Гөлүсә Закирова.- “Мәгърифәт” , 8 нче сентябрь, 2007.

  8. “Шифалы чишмәбез”. Кояш Тимбикова.- “Ватаным Татарстан”,

6 нчы гыйнвар, 1996.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!