СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Мәктәптә Габдулла Тукай иҗатын өйрәнү

Категория: Литература

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бу язмада мәктәптә Г. Тукай иҗатын өйрәнүдә методик традицияләр һәм заманчалыкның ничек кулланылуы турында бирелә.

Просмотр содержимого документа
«Мәктәптә Габдулла Тукай иҗатын өйрәнү»





















Мәктәптә Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүдә методик традицияләр һәм заманчалык.


















ЭЧТӘЛЕК

бит

Кереш................................................................................................................3

Төп өлеш...........................................................................................................3

Йомгак...............................................................................................................7

Кулланылган әдәбият.......................................................................................7
























КЕРЕШ

Тукай... Нинди бөек исем... Бөек, чөнки үзенең 27 ел гына яшәгән гомерендә дә һәркемне шаккатырырлык әсәрләр язарга өлгергән. Әгәр берәү аның башка бер генә әсәрләрен дә белмичә, бары тик “Шүрәле”сен генә укыса да, аны тарихка алтын хәрефләр белән язылырлык бөек шагыйрь, дияр иде.

Тукай рухы безнең күңелләргә ана сөте белән кергән. Аның шигырьләрен сабый чактан ишетеп аңыбыз ачылган, яхшыны яманнан, дусны дошманнан аера белергә өйрәнеп үскәнбез. Телебез дә Бөек Тукаебыз әкиятләрен тыңлап, шигырьләрен укып ачылган. Бүген дә беренче сыйныфта “Әлифба” өйрәнгәндә үк нәниләр:

“И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле;

Дөньяда күп нәрсә белдем,

Син туган тел аркылы”, – дигән юлларны бөтен ихласлары белән кабатлыйлар. Аларда туган илгә, туган телгә мәхәббәт хисе әнә шулай Тукай исеме белән бергә туа, һәм ул хис – бөек шагыйрьне ярату, аның әсәрләренә соклану, шул әсәрләр белән тәэсирләнү хисе еллар үтү белән тагын да үсә, көчәя бара.


ТӨП ӨЛЕШ

Бүгенге көндә мәктәпләрдә Г. Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә дәресләр шактый күп бирелә. Һәр сыйныфта диярлек, Тукайның бай иҗади мирасын укып, балаларыбыз халкыбызның телен, күркәм сыйфатларын сакларга, урман-кырларның, суларның матурлыгын тоя һәм кадерли белергә өйрәнәләр. Югары сыйныфка күчкән саен, укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча яңа мәгълүматлар алып белемнәрен баеталар. Бу дәресләр шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әдәби кичәләр, викториналар, шигырь бәйрәмнәре белән үрелеп алып барыла. Аның фантазиясе тудырган үлемсез образлар: алтын тарагын урлаткан Су анасы, Былтырны кытыкларга теләгән Шүрәле, бүреләр өерен куркытучы хәйләкәр Кәҗә белән Сарык, Казыйны да алдарга теләгән Таз малай, явыз дию пәриен җиңүче батыр Карәхмәтләр, чордан – чорга күчеп, бүгенге көнгә килеп җиткәннәр. Балалар бөек шагыйрь тудырган әкиятләрне яратып укыйлар, ләкин инде, шагыйрьнең “Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр; Барчасы юк сүз – аларның булганы юктыр гомер”,[4:75] – дигән сүзләрен күптән яттан белгәнгә, озын бармаклы, мөгезле шүрәледән дә, тарагы өчен малайны куган су анасыннан да курыкмыйлар. Аларны күбрәк әкияти образларның барлыкка килүе кызыксындыра. Тукай бу образларны каян алган? Ул үзенең шигъри чишмәсен нинди чыганаклардан алып баеткан? Әкиятләр сөйләп йоклатучы булмагангамы, бу серле геройлар аны төшләрендә юаттылырмы икән? Шагыйрь турында да, бөек шәхес буларак, аларның күбрәк беләселәре килә. Укучыларны дәреслектәге материал гына канәгатьләндерми. Газета-журналлар, төрле мәгълүмат чараларыннан, интернет аша да шагыйрь турында үзләрен кызыксындырган мәгълүматны алалар, чөнки хәзер мәктәпләрдә яңа буын балалар укый. Аларны бөтенләй башка нәрсәләр кызыксындыра. Шуңа күрә дә мәктәптә Г.Тукай дәресләре көтелгән нәтиҗәләр бирсен өчен, безгә хәзер шагыйрьнең тәрҗемәи хәлен, иҗатын өйрәнүне күнегелгән метод-алымнар белән генә түгел, яңа инновацион технологияләр, яңа алымнар кулланып үткәрү зарур.

Яшәешне электрон технологияләр чолгап алган бу заманда укучыларга белем бирү процессы да үзгәрешсез кала алмый, билгеле. Шуңа күрә укытучыларның да заман белән бергә атлаулары зарур. Дәреслектән текстлар укытып утырып кына, бүгенге көн укучысын дәрес белән кызыксындырып булмый. Заманча алымнарга уйларга туры килә. Безнең төп максатыбыз – укучыларда үзлекләреннән белем алуга омтылыш уяту. Укучы үзе эзләнергә, үз гамәлләренә нәтиҗә чыгара белергә тиеш. Шулай ук башкаларны тыңлый, ишетә, ишеткәнен үз фикере белән чагыштыра, нәтиҗәгә килгәнче, төрле карашларны өйрәнә һәм дөрес юлны сайлый, үз фикерләрен мөстәкыйль дәлилли, яклый ала торган шәхес тәрбияләргә тиешбез.

Укучыларда туган телебезгә мәхәббәт уяту өчен, безгә гадәти дәресләр белән гадәти булмаган дәресләрне дә бергә үреп алып барырга кирәк. Болай эшләгәндә, бертөрлелектән котылып кына калмыйча, барлык укучыларның да дәресләрдә актив катнашуларына ирешергә була. Г. Тукай әкиятләре буенча үткәрелгән дәрес-сәяхәт укучыларда зур кызыксыну уята. Бу дәреснең буласын, нәрсәләр кабатларга кирәклеге алдан ук әйтеп куярга кирәк. Дәрес башлангач, укучылар бик әйбәтләп “автобусларга утырып”, Тукай әкиятләре буенча сәяхәт итәргә чыгалар. Менә беренче тукталыш – “Су анасы” тукталышы. Бу тукталышта укучылар бик теләп, шушы әкиятнең мультфильмын карыйлар. Алдан әзерләнгән сорауларга җавап бирәләр. Җавап бирә алмасалар, “серле автобус кузгалып китми”, сәяхәт тә булмаячак. Дөрес җаваплар алынганнан соң, автобус кузгалып китә. Киләсе тукталыш – “Шүрәле” тукталышы. Укучылар тукталышта бу әкиятне үз сүзләре белән уйнап күрсәтергә тиешләр. Соңыннан мультфильмнан өзек карала. Өченче тукталыш – “Кәҗә белән Сарык” тукталышы. Бу тукталышта укучылар әкият буенча бер-берсенә сораулар бирешәләр. Иптәшләре белмәгән очракта үзләре булышырга тиешләр. Соңгы тукталыштан соң, укучылар Г. Тукайның “Туган тел” җырын җырлый-җырлый кайталар. Бу дәрес нәтиҗәле үтсен өчен, укучыларның тукталыш итеп алынган әкиятләр белән таныш булулары зарур.

Укучыларыбыз җәмгыятебезгә үзләренең өлешләрен кертә алырлык дәрәҗәдә уңышлы булсыннар дисәк, аларны коллективта бер-берсенә ярдәм итешергә, шулай ук яңа идеяләрне тормышка ашыру өчен, үзләренә һәм иптәшләренә тәнкыйди күзлектән чыгып эш итә белергә дә өйрәтергә тиешбез. Моның өчен сингапур методикасына мөрәҗәгать итәргә була. Мәсәлән, Г. Тукай әсәрләре белән танышканнан соң, КОНЭРСны кулланырга була. Укучылар танылган шагыйребезнең үзләре белгән һәм яратып укыган әсәрен уйлыйлар яки дәфтәр битенә язалар. Укытучы алдан ук почмакларга 5, 6, 7, 8 саннарын язып куя. (Саннарны укучыларның кайсы сыйныфта укуларына карап үзгәртергә кирәк.) Аннан укучылар үзләре күпме әсәрен беләләр һәм яратып укыганнар, шуларга карап почмакларга басалар. Очрашкач, нинди әсәрләрен белүләрен, шулар арасында иң яратып укыган әсәрләре турында иптәшләренә әйтәләр. Укытучы алар сөйләшеп бетергәч, почмакларга “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән Сарык турында хикәят”, “Кызыклы шәкерт” дигән язулар элә. Гомумән, укучылар үзләренең яратып укыган әсәрләре дип шуларны атыйлар. Аннан соң укучылар шушы әсәрләр арасыннан кайсын яхшырак беләләр һәм күңелләренә якынрак, шул почмакка басалар. Ни өчен шушы әсәрне сайлауларын аңлаталар һәм шул әсәр буенча бер-берсенә сораулар бирешәләр, авырыксынган укучыга үзләре дә ярдәм итәләр.

“ДЖОТ ТОТС” Тукай әсәрләрендә катнашкан геройларны искә төшергәндә кулланыла ала. Сыйныф дүртәр укучы итеп төркемнәргә бүленә. Беренче укучы кәгазь битен 16 кисәккә бүлеп, өстәл уртасына куя. Укучылар бер-берартлы Г. Тукай әсәрләрендәге геройларны иптәшләренә әйтеп язып баралар. Мәсәлән, Шүрәле, Былтыр, Су анасы, Малай, Кәҗә, Сарык, Бүреләр, Малай, Таз, Алмагач, Сандугач, Кояш, Бала, Күбәләк, Маэмай, Фатыйма. Язып бетергәннән соң, икенче укучы карточкаларны җыеп, өченче укучыга бирә. Ул аларны өчәрдән өч рәт итеп ачып сала. Калганнарын читкә алып куя. Укучылар бер рәттә торган өч карточкадагы сүзләрне кертеп җөмләләр төзиләр. Сыйныфның белем дәрәҗәсенә карап, бирем катлауландырыла да ала. Укучыларга туры килгән геройларның уртак яки аермалы якларын да таптырырга мөмкин.

Югары сыйныфларга киткән саен, биремнәр катлаулана барырга тиеш. Шуңа “ФРЕЙЕР” моделен алабыз. Мәсәлән, Г. Тукайның “Шүрәле” әсәрендәге Былтырга характеристика бирәбез. Сыйныф төркемнәргә бүленә. Һәр төркемгә берәр А4 кәгазе таратыла. Ул карандаш белән дүрткә бүленә, уртага түгәрәк сызыла, “Шүрәле” дип язып куела. Дүрт өлешнең өстәге сул ягына Былтырга хас әһәмиятле характер үзенчәлекләре (Кыю, уйлап табучан, эшчән һ.б.); өстәге уң якка бик үк әһәмиятле булмаган характер үзенчәлекләре (көчле, максатчан һ.б.); астагы сул якка мисаллар (ат, балта, бүрәнә һ.б.); уң якка капма-каршы мисаллар (сыер, көрәк, алма һ.б.) языла. Ахырдан нәтиҗә ясала. Шул рәвешле эшләп, укучылар үзләре өчен генә түгел, төркемдә булган иптәшләре өчен дә борчыла һәм аларга булыша башлыйлар.

Соңгы елларда Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлеген яктыртып эшләнгән электрон материаллар күп һәм без алардан иркен файдаланабыз, шул исәптән үзебез дә, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына карата, презентацияләр төзибез. Бу эшкә укучылар да бик теләп алыналар. Укучыларның белемнәрен тикшергәндә, вакытны күп алмау өчен электрон тестлар эшләнә. Бу вакытка экономия ясап кына калмый, укучыларны ялыктырмый да. Алар курыкмыйча, үзләренең көчләрен тикшереп карыйлар.


ЙОМГАК

Шулай итеп, дәресләрне заманча үткәргән вакытта укучы Тукай иҗаты белән тагын да ныграк кызыксына, эшкә җаваплылыгы арта, сөйләм теле дә үсә. Тукай иҗатын укучы кызыксынып өйрәнгән саен, аның күңелендә бөек Тукаебызга ихтирамы арта, шагыйрь мирасы белән тулысынча танышып, аның әсәрләреннән ул үзенә рухи азык ала.

Г. Тукай – татар халкының йөрәк ярасы, тиңсез таланты, милли горурлыгы, йөз аклыгы һәм аның гасырлар дәвамында янар якты йолдызы. Татар халкы милләт булып яшәгәндә, Бөек шагыйребез Габдулла Тукай яшәячәк әле.




Кулланылган әдәбият.

1. Әминев А.Г., Әдһәмова Г.М. Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы. – Казан: 1986. – 230 бит.

2. Газизова Н. Габдулла Тукай. – Казан: «Раннур» нәшрияты, 2001. – 383 бит.

3. Минһаҗева Ф. Тукай мәктәптә. – Казан, 1969. – 76 бит.

4. Тукай Г. Әсәрләр 4 томда. – Казан, 1976. – 400 бит.




4



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!