СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

“Кышны рәсемдә тасвирлау”

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат: балаларның кыш турындагы белемнәрен киңәйтү; гадәти булмаган алымнар белән эшләүне дәвам итү; уйлау сәләтләрен, фантазияләрен, иҗади эшчәнлекләрен үстерү; әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итү һәм табигатьнең матурлыгын тоя, күрә белергә тәрбияләү.

Просмотр содержимого документа
«“Кышны рәсемдә тасвирлау”»

Тема: “Кышны рәсемдә тасвирлау”

Максат: балаларның кыш турындагы белемнәрен киңәйтү; гадәти булмаган алымнар белән эшләүне дәвам итү; уйлау сәләтләрен, фантазияләрен, иҗади эшчәнлекләрен үстерү; әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итү һәм табигатьнең матурлыгын тоя, күрә белергә тәрбияләү.

Шөгыль барышы:

Балалар ишектән кунаклар белән исәнләшеп керәләр.

Тәрбияче:

  • Балалар, мин бер табышмак ишеттем, җавабын һич белә алмыйм, сез булышмассыз микән?

Тәңкә карлар сипкән,

Җирне ап-ак иткән.

Чыршы, миләш, каен,

Кардан чикмән кигән.

Балалар: “Кыш көне”.

Тәрбияче:

  • Мин дә шулайдыр дип уйлаган идем, рәхмәт сезгә. Ә кыш нинди ул?

Балалар:

  • Ак (белая), мамык кебек йомшак (пушистая), суык (холодная), карлы (снежная), матур (красивая), серле (волшебная), әкияти (сказочная), буранлы (вьюжная), күңелле (веселая), кырыс (суровая).

  • Әйе, кыш искиткеч матур һәм төрле-төрле көннәре күп була. Хәзер кыш көне үзегезнең нишләгәннәрегезне күрәсегез киләме?

Слайдлар карау: кошларга җим бирү, таудан шуу, саф һавада уйнау...

Физкультминутка «Кыш җитте”.

Тәрбияче: балалар, кышны куллар белән пумалаларсыз гына ясап карыйкмы?

  • Кыш җитте (куллар белән күрсәтү)

  • Көннәр суытты (үз-үзеңне кочаклау, җилкәләрне уу)

  • Карлар ява (куллар белән күрсәтү)

  • Балалар кар атыша (кар ату хәрәкәте)

  • Чаңгыда шуалар (чаңгыда шуу хәрәкәте)

  • Балалар кышка шатлана (упр. “Звёздочка”)

Ишек шакып, хат ташучы керә:

  • Исәнмесез, балалар. Хәлләрегез ничек? Сезнең төркемгә бик ерактан хат җибәргәннәр. Шуны китердем. Әле минем эшләрем күп, ашыгам, саубулыгыз.

  • Сау булыгыз. Рәхмәт сезгә. Нинди хат икән, укып карыйкмы, балалар?



Исәнмесез, татар төркеме балалары!

Сезгә җылы якта яшәүче, бер тапкыр да кышны күрмәгән, ак карның нинди икәнен белмәгән Африка балалары хат яза. Безнең кышны бик тә күрәсебез килә. Ләкин бу мөмкин түгел. Сез безгә кышның нинди икәнлеген берәр ничек аңлата алмассыз микән?

Алдан ук зур рәхмәтләребезне белдереп, Африка балалары.

Истәлеккә үзебезнең фотабызны да җибәрәбез.



Тәрбияче:

  • Балалар, Африка балалары кайсы ягы белән бездән аерыла? (балалар җавабы)

  • Балалар, Африка балаларына булышасызмы? (Балалар җавабы)

  • Без аларга ничек булыша алабыз?

Балалар:

  • Кышны рәсем буенча ясап күрсәтәбез.

  • Яхшы, ул вакытта урыннарыбызга утырабыз. Эшкә керешкәнче, башта нәрсә һәм ничек ясыйсыгызны яхшылап уйлагыз. Бу очракта, әйдәгез, бер мәкальне искә төшереп китик әле. “Җиде кат үлчә – (балалар әйтә) бер кат кис”. Русча ничек була? “Семь раз одмирь, один раз отрежь”. Яхшы, эшкә керешкәнче, искә төшерик әле. Кышкы ак карларны нәрсәләр белән буяп, күрсәтеп була. (Теш пастасы, пена белән ПВА келәе кышып...) Ә мин сезгә ясалма кар ясыйм. Рәсемнәрегезне ясап, буяп бетергәч, кулланырсыз. (ПВА кләенә шул күләмдә кырыну өчен кулланыла торган пена кушып болгатырга һәм савытларга салырга. Шулай ук икенче савытларга теш пастасы салып куярга. Балалар үзләре теләгәнен кулланалар.)

Мөстәкыйль эш.

Кыш турында салмак кына көй җибәрү.

Йомгаклау: без бүген нишләдек? Ни өчен кыш темасына рәсемнәр ясадык? Африка балаларына булышу сезгә ошадымы? Барыгызның да эше килеп чыкты дип уйлыйсызмы?

Тәрбияче: балалар, мин сездән бик канәгать. Барыгызда бик тырыштыгыз, афәрин! Рәсемнәрегез кипкәч, барыгызның да эшләрегезне конвертка салып, почтага алып барып бирермен. Истәлеккә үзегезнең фотогызны да җибәрикме? Африка балаларына җибәрерләр.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!