СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

КВН "Туган телем-татар теле"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Татар сыйныфлары өчен класстан тыш чара

Просмотр содержимого документа
«КВН "Туган телем-татар теле"»








Туган телем- татар теле”

КВН

3сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш чара
























Хәйбуллина Рәзилә Рөстәм кызы




январь , 2021 нче ел



КВН-да ике команда катнаша.


КВН-га хәзерлек башланганда аларга өй эше бирелә:

1.Һәр команда эмблема ясый, команда исемен яза.

2.Һәр команда бергәләп җырлау өчен татарча җыр әзерли.

3.Командалар бер-берсенә бүләк итеп “Мин татарча сөйләшәм” дигән плакат-таблица әзерлиләр.

КВН буласы зал туган телебезгә багышланган плакатлар, газеталар,республикабыз тормышына кагылышлы рәсемнәр белән бизәлә. Жюри өчен өстәл әзерләнә.

Алып баручы: . Исәнмесез, кадерле дуслар! “ Туган телем – татар теле”дип исемләнгән КВН ны башлап җибәрәбез. Иң татлы тел – туган тел, анаң сөйләп торган тел, ди халык. Бүгенге бәйгедә без сезнең үз телегезне ни дәрәҗәдә белүегезне ачыкларбыз

Бүген ике команда көч сынашачак. Беренче команда- 3 нче сыйныф укучылары катнаша. Икенче команда- 4 нче сыйныф укытучылары .

Бүгенге уенны хөрмәтле жюри хөкем итә :


Шулай итеп, 3нче сыйныф укучылары ике төркемгә бүленә

Башлыйлар ярышырга.

Һәр ике як бер-берсеннән

Теләмәс калышырга.

КВН, КВН,

Бик күңелле бу уен!


Салмак кына “Туган тел” көе яңгырый. Командалар тезелә, алар бәйрәмчә киенгән, бер-берсен сәламлиләр;

“” командасы:

.

(Алар бүләкләрен тапшыралар, капитан кабул итеп ала, рәхмәт әйтелә).

“” командасы:

.

(Алар да бүләк тапшыралар).

Шуннан соң көч сынашу башлана.

1 нче конкурс: Һәр командага бер-бер артлы сораулар бирелә, бер команда җавап бирә алмаса, икенчесенә дә җавап бирергә мөмкин, теләктәшлек итүче укучылар да җавап бирә алалар.

  • Синең исемең ничек?

  • Син ничәнче класста укыйсың?

  • Сиңа ничә яшь?

  • Синең туган көнең кайчан?

  • Кайсы фәннәрне яратып үзләштерәсең?

  • Класс җитәкчегез кем?

  • Мәктәп директорының исеме ничек?

  • Иң яраткан ризыгың?

  • Классыгызда ничә малай бар?

  • Әминә” шигырен беләсеңме?Сөйләп күрсәтә аласыңмы?

  • Кем буларга телисең?Ни өчен?

  • Син нинди йолдызлык астында тудың?


Икенче конкурс: “.......” командасы Р хәрефенә башланган кызлар исемен атый, адым саен бер исем ( Рәсимә, Роза, Римма, Раилә һ.б.).

“........” командасы М хәрефенә башланган малайлар исемен атый, адым саен бер исем (Марс,Марсель, Марат, Малик, Мөнир һ.б.). Кайсы команда күбрәк саный, шул җиңүче була.

Өченче конкурс: Синонимнар язарга: (кайсы команда тиз һәм дөрес яза)

матур- чибәр

зур- олы,өлкән

сәламәт-сау

дус- иптәш

яхшы- әйбәт

эссе-кайнар

Дүртенче конкурс: Антонимнар язарга:

матур- ямсез

зур- кечкенә

эссе-суык

чиста-пычрак

яхшы-начар

сәламәт-авыру

дус-дошман

Бишенче конкурс :

Туган телне Габдулла Тукайдан башка күз алдына китерүе дә кыен. Хәзер аның шигырьләре буенча бер бирем үтәрбез.

Һәр ике командага да киселгән рәсемнәр бирелә. Сез аларны җыеп, рәсемне төзергә һәм шигырьнең исемен атарга тиеш буласыз. Кем беренче төзер


Алтынчы конкурс: Интелектуаль бәйге.


Чиратлап командаларга сораулар бирелә. Кайсы команданың дөрес җаваплары күп булуы ачыклана.

1дөрес җавап – 0,5 очко


-Сарыкның туганы кем ?

-Су анасы белән Шүрәле кайда очрашалар?

-Капчыкта бүре башы ничә булган? (1)

-Шүрәленең “ әтисе” (Г.Тукай)

-Кәҗә кем белән дус?

-Алманың яртысы нәрсәгә охшаган?

-Бер имәндә өч ботак, ботак саен өчәр алма. Барысы ничә алма?

Җиденче конкурс: Һәр командага да берәр тизәйткечләр бирелә. Һәр команда кешесе бер-бер артлы тизәйткечләрне укый. Кайсы команда тизрәк һәм аңлаешлы, дөрес итеп әйтер (5 балл)

Сигезенче конкурс: Соңгы конкурсыбыз иҗади характерда.

Сез килешләрне искә төшереп, җөмләләр әйтәсез. Килешләрнең тәртибе үзгәрми.

1 команда. 2 команда

Әти Китап


Б.к.

И.к.

Ю.к.

Т.к.

Ч.к.

У.-в.к.



.....” командасы татарча бию күрсәтә.

.....” командасы татарча җыр җырлый.

Соңыннан жюри йомгак ясый, командалар бер-берсенә рәхмәт әйтәләр.”Туган тел” көе яңгырый.




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!