СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Кушма җөмләләрне кабатлау

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бу дәрес 9 сыйныф татар төркемендә кушма җөмләләрне өйрәнеп беткәннән соң , белемнәрне кабатлау, ныгыту өчен үткәрелә.

Просмотр содержимого документа
«Кушма җөмләләрне кабатлау»

Казан шәһәре Яңа Савин районы

“43 нче гомуми урта бирү мәктәбе” ГБМБУ





Укытучы: Гыйниятуллина Раилә Хәбибулла кызы







Тема:


9 сыйныф
























Тема: Кушма җөмләләрне кабатлау.

Максат: Кушма җөмләләр һәм аларның төрләре турында кабатлау, схемалар сыздыру.

Күнегүләр ярдәмендә белемнәрне ныгыту.

Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: интерактив такта.

Эпиграф: Тел дигән дәрья бар,

Дәрья төбендә мәрҗән бар,

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгәннәр карап калыр.

Дәреснең тибы: телдән журнал


Дәрес барышы.

Укучылар, без сезнең белән кушма җөмләләр турында өйрәндек. Бүгенге дәрестә алган белемнәрегезне тикшереп карарбыз, ныгыту өчен дә ярдәм итәр. Дәресебез телдән журнал формасында булыр. Димәк, бүген сез телдән журнал чыгарачаксыз. Ул өч биттән торачак. Һәр биттәге җөмләгә карап, сез нинди җөмләләр турында сүз барачагын әйтәчәксез. Кушма җөмләләрнең нинди төрләре барлыгын хәтерегезгә төшерегез. Беренче битне ачабыз.


Беренче бит: Авыз күрке- тел,

Тел күрке- сүз.

(Бу- тезмә кушма җөмлә.)

-Нинди җөмләләр тезмә кушма җөмләләр дип атала? (Үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмлә тезмә кушма җөмлә дип атала.)

- Тезмә кушма җөмләләрнең нинди төрләре була? (Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр)

-Нинди теркәгечләр ярдәмендә бәйләнәләр? (Тезүче теркәгечләр: җыючы, каршы куючы, бүлүче)

-Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр нинди юллар белән бәйләнәләр? (Санау һәм каршы кую интонациясе ярдәмендә)

- Хәзер түбәндәге җөмләләргә игътибар итегез. Шул җөмләләр арасыннан тезмә кушма җөмләне табыгыз, шуның схемасын сызыгыз.

Без чәчәкләрдән сүзләр, ә сүзләрдән чәчәкләр ясыйбыз. Телең белән тегермән корма, ә аннан барыбер он чыкмас. (Беренче җөмлә- гади, икенчесе- тезмә кушма җөмлә. [ ], ә [ ])


Икенче бит: Туган телдә дәшсәм генә,

Туган җирем аңлар.

(Бу- иярченле кушма җөмлә.)

-Нинди җөмләләр иярченле кушма җөмләләр дип атала? (Үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмлә иярченле кушма җөмлә дип атала.)

- Иярченле кушма җөмләләрнең төзелешләре, ягъни бәйләүче чаралары ягыннан нинди төрләре була? (Аналитик җөмләләр. Баш җөмләгә үзенең хәбәре составында тормый торган чаралар ярдәмендә иярә. )

-Бәйләүче чаралары. (1. Ияртүче теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр;

2. Мөнәсәбәтле сүзләр;

3. Көттерү паузасы.)

(Баш җөмләгә үзенең хәбәре составындагы чаралар ярдәмендә иярә торган җөмләләр синтетик иярчен җөмлә дип атала.)

-Бәйләүче чаралары. (1.Кушымчалар;

2. Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр;

3. Янәшә тору.)

- Мәгънә ягыннан нинди төрләрен беләсез? (Ия, хәбәр, аергыч,тәмамлык, вакыт, урын, максат, сәбәп, рәвш, күләм, шарт, кире, аныклагыч, кереш)

-Җөмләләрне карагыз. Схемалар сызабыз.

Безгә шунысы ачык: безнең туган телебез дәүләт теле. ([шунысы], ( ) Бу- аналитик иярчен ия җөмлә)

Туган телем миңа бик якын, чөнки мин туган телемдә әбием әкиятләрен тыңлап үстем. ([ ], (чөнки ) Бу- аналитик иярчен сәбәп җөмлә)

Теле барның юлы бар. ( ( -ың ) [ ] Бу- синтетик иярчен аергыч җөмлә)

Кем үзенең туган телен кадерли, шул зур хөрмәткә ия.

( ( кем ), [ шул ] Бу- аналитик иярчен ия җөмлә))


Өченче бит: Оста барда кулың тый,

Галим барда телең тый.

(Бу- катлаулы кушма җөмлә.)

-Нинди җөмләләр катлаулы кушма җөмләләр дип атала? (Икедән артык гади җөмләдән торган кушма җөмләләрне катлаулы кушма җөмлә дип атыйлар)

-Аларның нинди төрләре була? (Күп тезмәле, күп иярченле, катнаш кушма дигән төрләре була)

-Җөмләләрне карагыз. Схемалар сызабыз.

Шуны белдем: безнең телебездә рус теленнән кергән сүзләр күп икән, чөнки без алар белән бергә яшибез. ( [Шуны]: ( ), (чөнки ) Бу- күп иярченле кушма җөмлә)

Журналыбызны япканчы, нәтиҗә ясыйк әле. Бүген без сезнең белән кушма җөмләләр темасын кабатладык. Җөмләләргә игътибар иттегезме? Алар барысы да туган тел турында булды. Туган тел- һәркем өчен дә иң изге тел ул. Безнең шагыйрьләребез дә туган тел турында күп язганнар. Г. Тукайның “Туган тел” шигырен белмәгән татар кеше юктыр. Кайбер шагыйрьләргә мөрәҗәгать итеп карыйк әле.

Туган тел ул. Ничә гасыр Туган тел ул. Бездә соң да

Бездән элек туган тел, Яшәр өчен туган тел,

Безгә кирәк булачагын Бүгенгедән киләчәккә

Алдан белеп туган тел. Дәшәр өчен туган тел. (З. Насыйбуллин)


И минем җандай кадерлем,

И җылы, тере телем!

Кайгылар теле түгел син

Шатлыгым теле бүген. (Х. Туфан)

Тест

Монда мин икесен генә алдым. Алар бик күп. Шуңа өйгә эш итеп мин сезгә “Туган телем- иркә гөлем” дигән иҗади эш эшләргә кушам.

Өйгә эш: “Туган телем- иркә гөлем” дигән иҗади эш.

Билгеләр куела


1 бит

1. Без чәчәкләрдән сүзләр, ә сүзләрдән чәчәкләр ясыйбыз.

2. Телең белән тегермән корма, ә аннан барыбер он чыкмас.

2 бит

1. Безгә шунысы ачык: безнең туган телебез дәүләт теле.

2. Туган телем миңа бик якын, чөнки мин туган телемдә әбием

әкиятләрен тыңлап үстем.

3. Теле барның юлы бар.

4. Кем үзенең туган телен кадерли, шул зур хөрмәткә ия.

3 бит

1. Шуны белдем: безнең телебездә рус теленнән кергән сүзләр күп

икән, чөнки без алар белән бергә яшибез.

2. Туган илендә яшәгәндә, барысы туган телендә дәшсә, кешегә башка

берни кирәкми икән.





1 бит

1. Без чәчәкләрдән сүзләр, ә сүзләрдән чәчәкләр ясыйбыз.

2. Телең белән тегермән корма, ә аннан барыбер он чыкмас.

2 бит

1. Безгә шунысы ачык: безнең туган телебез дәүләт теле.

2. Туган телем миңа бик якын, чөнки мин туган телемдә әбием

әкиятләрен тыңлап үстем.

3. Теле барның юлы бар.

4. Кем үзенең туган телен кадерли, шул зур хөрмәткә ия.

3 бит

1. Шуны белдем: безнең телебездә рус теленнән кергән сүзләр күп

икән, чөнки без алар белән бергә яшибез.

2. Туган илендә яшәгәндә, барысы туган телендә дәшсә, кешегә башка

берни кирәкми икән.





1 бит

1. Без чәчәкләрдән сүзләр, ә сүзләрдән чәчәкләр ясыйбыз.

2. Телең белән тегермән корма, ә аннан барыбер он чыкмас.

2 бит

1. Безгә шунысы ачык: безнең туган телебез дәүләт теле.

2. Туган телем миңа бик якын, чөнки мин туган телемдә әбием

әкиятләрен тыңлап үстем.

3. Теле барның юлы бар.

4. Кем үзенең туган телен кадерли, шул зур хөрмәткә ия.

3 бит

1. Шуны белдем: безнең телебездә рус теленнән кергән сүзләр күп

икән, чөнки без алар белән бергә яшибез.

2. Туган илендә яшәгәндә, барысы туган телендә дәшсә, кешегә башка

берни кирәкми икән.











Тест

  • Кемнең теле бар, шуның иле бар.

1. Төзелеше буенча бу нинди җөмлә?

а) аналитик

б) синтетик

2. Иярчен җөмлә мәгънә ягыннан нинди төргә карый?

а) иярчен ия

б) иярчен аергыч

в) иярчен тәмамлык

3. Кайсы җөмлә баш җөмлә?

а) беренчесе

б) икенчесе



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!