СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Курсовая работа "вербализация концепта «судьба» в татарском языке"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Курсовая работа "вербализация концепта «судьба» в татарском языке"»






ВЕРБАЛИЗАЦИЯ КОНЦЕПТА «СУДЬБА» В ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ


КУРСОВАЯ РАБОТА










ТАТАР ТЕЛЕНДӘ «ЯЗМЫШ» КОНЦЕПТЫНЫӉ ТЕЛ ЧАРАЛАРЫ ЯРДӘМЕНДӘ ВЕРБАЛЬЛӘШҮЕ


КУРС ЭШЕ




















Эчтәлек

Кереш..........................................................................................................2

Төп өлеш

Беренче бүлек.

1.1.”Концепт”терминының бүгенге лингвистикадагы аңлатмалары.......4

1.2.Татар дөнья тел картинасында концептларның бирелеше................9


Икенче бүлек .

Татар тел картинасында “язмыш” концепты һәм аның бирелеше......................................................................................................12

2.1.” Язмыш” төшенчәсенең мәкаль-әйтемнәрдә бирелеше.......................13

2.2.“Язмыш” төшенчәсенең фразеологик әйтелмәләр структурасында бирелеше......................................................................................................15

2.3. Канатлы һәм тезмә сүзләрдә кулланылышы......................................16

2.4.Матур әдәбият әсәрләрендә “язмыш” концептының вербальләшүе...19

Йомгаклау.....................................................................................................28

Кулланылган әдәбият..................................................................................29












Кереш

       

Теманың актуальлеге.

Татар теле бай һәм озын тарихи үсеш юлы үткән телләрнең берсе. Татар дөньяви тел картинасының үзенчәлекләрен, татар менталитетын ачыклау бүгенге көндә төрле фәннәрдә бик актуаль мәсьәлә. Аны хәл итү төп концептлардан башка мөмкин түгел. Кешенең фикерләүдөньясын телдә чагылдыручы буларак “концепт” төшенчәсенең гомум тел белемендә фәнни әйләнешкә керүе шулай ук татар милли концептуаль системасы формалашуга, аерым концептларның асылын өйрәнүгә этәргеч булды. Теләсә нинди милләтнең дөнья тел картинасын өйрәнүдә, гомумән,” Кеше”концепты, аның эчке- рухи дөньясы , хис- тойгы һәм кичерешләрен ачыклаучы төшенчә аеруча әһәмиятле. Татар телендә шул үзенчәлекле һәм төп концептларның берсе “ язмыш”концепты. Язмыш- кешенең үзе туганчы ук Алла тарафыннан билгеләнеп, язылып куелган тормышы,күрәчәк,тәкъдир. Дөнья тел картинасында төп концептларның берсе булып тора.

Димәк, бу актуаль тема.“Язмыш” концептының функциональ яктан әһәмиятле булуы,семантик яктан бай , милли үзенчәлекләрне ачык күрсәтә алу мөмкинлеге белән билгеләнә.

Теманың максаты: “язмыш” концептын тикшерү, тел чараларыярдәмендә вербальләшүен ачыклау; “язмыш” концептына кергән лексемаларны аныклау.

        Шушы максатлардан чыгып түбәндәге бурычлар куелды:

-алынган темага кагылышлы информацияне әдәби һәм фәнни чыганаклардан барлау;

-хезмәтнең теоретик һәм гамәли әһәмиятен күрсәтү;

-татар халык мәкаль һәм әйтемнәрендә, фразеологик әйтелмәләр мисалында язмыш концептына караган ликсемаларны анализлау;

-әдәби әсәрләргә  нигезләнеп, бирелгән лексемаларның  тормыштагы  ролен күрсәтү.

Өйрәнү объекты:  язмыш концепты.

Өйрәнү предметы: “язмыш” концептының тел чаралары ярдәмендә вербальләшүе.

Курс эшенең теоретик һәм гамәли әһәмияте:

Язмыш сүзен без бик күп төрле чагылышын күзалдына китерәбез. Шушы чагылышлар җыелмасы, фәнни тел белән әйткәндә, “концепт” дип атала.Бу яңа төшенчәне ачыклау нияте белән беренче бүлектә теманы теоретик яктан ачуны, аңлатмалар бирүне урынлы санадым. Бу бүлек үзе ике өлештән тора, беренче өлештә“концепт”ка төшенчә бирү, концептның гади тел белән әйткәндә, сүз һәм әйбер икәнлеген ачыклау; ә икенче өлештә татар телендә “ язмыш” концептының нинди мәгънәләр алуы  турында мәгълүмат бирү максаты куелды. Беренче бүлек С. А. Аскольдовның “Слово и концепт”, Ю.С. Степановның “Константы. Словарь  русской культуры”, “Краткий словарь когнитивных терминов” дигәнгыйльмихезмәтләргәтаяныпязылды.

Икенче бүлек дүртөлештән тора: “Язмыш”лексемасыныңсүзлекләрдәбирелеше. Бүлекнеңберенче  өлешендә  “Татар теленеңаңлатмалысүзлеге”ннәнфайдаланып, язмыш лексемасыныңсүзлекләрдәбирелешекүрсәтелде. Икенчеөлеш  Р.Р. Җамалетдинованың “Тел һәммәдәният: татар лингвокультурологиясенигезләре” дигәнфәннихезмәтенәтаяныпязылды. Курс эшемнетулыландыру, мисалларбеләнбаету, дәлилләүмаксатыннан,шулай ук икенче бүлектә “язмыш” концептындагы  лексемаларкергәнмәкальләрһәмәйтемнәрбирелде. Курс эшенең  йомгаклауөлешендәбарлыкязганнарга анализ ясалды, гомумибәябирелде. Шулайукфайдаланылганәдәбиятисемлегеһәмчыганакларкүрсәтелде.









Төп өлеш

Беренче бүлек.

1.1. ”Концепт” терминыныңбүгенгелингвистикадагыаңлатмалары

Концепт турындагы дискуссия бик күптәннән килә. Аның башлангычларын грек философларының яшәеш турындагы бәхәсләрендә үк табарга мөмкин. Исем(атама) һәм сүзләр табигате, “ сүз “ һәм “әйберләр” мөнәсәбәте турында фикер йөртүләр күп санлы фәлсәфи юнәлешләр нигезенә ята. “ Исем фәлсәфәсе-синтактика һәмөйрәнүнең иң югары ноктасы ул.”- дигән рус галиме Ю.С. Степанов.Ул шулай ук: “ Тел”әйберләрнең исемнәре”тупламасы буларак карала, ул, асылны танып белергә юл ача”,-дигән.[14:10]

Бик озак дәвер барышында кеше, чиксез күптөрле тою-сизү тәҗрибәсеннән чыгып, әйберләрнең һәм процессларның яшерен асылын, бәйләнешләрен һәм аналогияләрен  күрү сәләтенә ирешә, бу бәйләнешләрне абстракт фикерләү аша гәүдәләндерергә өйрәнә. Абстракт фикерләүгә сизү-тою өчен чит булган символик билгеләр һәм төшенчәләр белән эш итү хас.  

        Төшенчәне тикшергәндә, күренешнең никадәрле катлаулы булуын истә тотарга һәм аның төрле якларын аера белергә кирәк: мәсәлән, төшенчә-аң элементы да, фикерләү берәмлеге дә, тел элементы да. Төшенчә, аң элементы буларак каралганда, ул-антология объекты, фикерләү берәмлеге икән-логика һәм аның белән эргәдәш фәннәрнең, сүз һәм тел элементы икән-лингвистика объекты була.

        Төшенчәләрнең аеруча мөһим вазифаларыннан берсе үзенчәлекле билгеләре буенча кешене кызыксындырган предмет һәм күренешләрне аерып куюдан гыйбарәт. Шуңа бәйле рәвештә, төшенчәләр сүзләрне аерым предмет белән ялгыйлар, бу сүзнең төзегән мәгънәсен билгеләргә, фикерләү һәм аралашу барышында алардан файдаланырга мөмкинлек бирә.

        Кешенең көндәлек тормышта кулланган сүзләре катгый һәм шактый тотрыклы логика төшенчәләреннән үзгә булалар. Төшенчәләр төр буенча түгел , ә формаль гәүдәләнеш тапмаган гомуми сыйфатлар буенча квалификацияләнәләр.Халык яки аерым кеше фикерләвендә төшенчәләр предметлар төркеменә хас бердәй сыйфатларның төшенчәдә берләштерелүе һәм аңлау-төшенелү юлы белән түгел, ә иң элек тел бергәлеге күзлегеннән, җитештерү үсеше , мәдәният стереотиплары дәрәҗәсеннән чыгып караганда иң мөһим дип исәпләнгән билгеләрнең аклануы һәм төшенчәләргә әверелдерелүе аша барлыкка киләләр. Мондый төгәллек, анык билгеләмә һәм формалылык концептта чагыла.

        “Концепт” терминына килгәндә, ул- кеше аңындагы теге яки бу күренеш турында тупланган белемнәр, күзаллаулар , төшенчәләр,  кичерешләр, ассоцияцияләр җыелмасы, мәгълүмати конструкция. [14:165]Концепт кешенең менталь якларын искә алып төзелә, ягъни аның турыдан-туры кешенең күзаллавы чагыла һәм бу чагылыш тел чаралары ярдәмендә сөйләмдә реальләшә.Әлеге термин тел белеменең чагыштырмача яңа, бүгенге көндә киң үсеш алган “лингвокультурология” тармагына карый. Бу фән телне мәдәният белән тыгыз бәйләнештә өйрәнүне максат итеп куя.

        Концепт табигатен иң беренче булып анализлау омтылышларының берсен  С.А. Аскольдовның “Слово и концепт” мәкаләсендә күрәбез. Монда автор “танып-белү” характерындагыһәм “иҗадиконцептларны” аерып куя. Улконцепткатүбәндәгебилгеләмәнебирә: “Концепт-фикербарлыккакитергәнтөзелмә, улфикерләүбарышындабезнеңөченберүктөрдәгекүпсанлыпредметларныалыштыра”. [1: 40]Ул концептның алыштыру вазифасын ассызыклап күрсәтә.

Тикшеренүче өчен концептның когнитив роле мөһим. Танып-белү концептларын һәм иҗади концептларны аерып, С.А.Аскольдов беренчеләренең гомуми характерына, күп санлы предметлардан торуына һәм соңгыларының индивидуальлегенә игътибар итә, ә аларына (ягъни иҗади концептларга) төшенчәләр,күзаллаулар, сизү-тоюлар, хис-тойгылар, хәтта ихтыяр чагылышлары, шулай ук ассоциатив характер хас. Концептныңтышкысыйфатламасыдипгалиманыңпотенциальлеген  атый.

        Ю.С. Степанов “Константы. Словарь русской культуры” дигәнкүләмлехезмәтендәконцепткаҗентеклеаңлатмабирә, анда концепт төп, нигез термин буларак карала. “Концепт ул-сүзгәкушылыпкитүче күзаллаулар, төшенчәләр , белемнәр” бәйләме. [14: 165] Галим раславынча, төшенчәләрдән аермалы буларак, концептлар уйланып кына калмыйлар, алар кичереләләр дә. Концептлар аерым шәхеснең һәм тулаем тел бергәлегенең хис-кичерешләре, симпатия һәм антипатия белән бәйләнгән. Ю.С. Степанов концепт структурасының катлаулылыгын, күп баскычлылыгын билгеләп үтә: бер яктан караганда, аңа “төшенчә төзелешенә кергән бар нәрсә дә” керә, икенче яктан исә концепт структурасында “аны мәдәният факты итүче” барлык нәрсә дә күзәтелә. Концепт төзелешенең төрле баскычларында аның килеп чыгышы, этимологиясе, төрле заманча ассоциацияләр, бәяләмәләр чагылыш таба.

[14:40]

Билгеле бер концептның яки концептосфераның табигатен тасвирлаганда түбәндәге аеруча мөһим сорауга җавап бирергә кирәк : һәр концептның сүздә гәүдәләнгән формасы бармы, барлык концептлар да сүздә вербальләштереләләрме? Күпчелек тикшеренүчеләр моңа тискәре җавап бирәләр. Телдә алар төрлечә гәүдәләнеш табарга мөмкин : бер сүз буларак яки сүзтезмә составында төшенчәне аралашу барышында тапшыру мөмкинлеге туа. Тел концептлары турында күзаллаулар күпмедер күләмдә аерылырга мөмкин. Мәсәлән, структуралистлар аеруча элементларның роленә зур игътибар юнәлтәләр. Психологик юнәлеш тарафлары өчен мәгънәдә тышкы дөньяны турыдан –туры зиһенгә алу түгел, ә беренчел мәгълүматларны “икенче тапкыр” когнитив эшкәрткәннән соң туган күзаллаулар чагылыш табуы турындагы нигезләмә аеруча мөһим [7: 220]

В.И. Карасик концептныңөч компонентын аерып күрсәтә: төшенчәле, мәгънәви, һәм кыйммәти. [10: 3-15]

         Тикшеренүче концептның күпкырлылык идеясен, анда рациональ һәм эмоциональ, абстракт һәм конкрет компонентларны аерып күрсәтү фикерен беренче планга чыгара. Концептлар беренчел мәдәни төзелешләр булып торалар, алар кеше яшәешенең төрле өлкәләренә, аерым алганда, дөньяны күбесенчә төшенчәләр (фән), образлар (сәнгать) һәм эшчәнлек (гадәти тормыш) аша  үзләштерү өлкәләренә үтеп керәләр. Бу очракта телнең лексик берәмлекләрендә түбәндәгеләрне каршы куярга мөмкин: 1) объектив потенциаль эчтәлек, яки концептны; 2) эчтәлек минимумын , гадәттә ул сүзлек билгеләмәсендә тәкъдим ителә һәм концептның әһәмиятен тәшкил итә; мәгънәви потенциальгә карата өлешчә һәм субъектив характерда була; 3) берничә юнәлештә ачыкланучы эчтәлек минимумының  конкретлаштырылуын.

Телдә ирекле сөйләшә алу ул концептларның  кодлаштыру күнекмәләренә ия булу гына түгел. Концептларны символик теркәү, тел тамгалары ярдәмендә эш итеп, алардан файдалану мөмкинлеге бирә һәм шул рәвешчә яңа мәгънә төзелмәләре корырга булыша, ә алар телдән башка корыла алмаслар һәм концептуаль системада аларга туры килгән  “дөнья күренешләре” ясалмас иде.  Шулайитеп, телнеүзләштерүшактыйдәрәҗәдәконвенциаль акт буларакмондыйсистемадакоммуникативориентацияне  таләпитә. Тел шәхесенеңбелемдәрәҗәсе, сыйнфый яки башка төрлесоциальсыйфатламаларынабәйлерәвештә, концептларнызиһенгәалуһәминдивидуальфайдалану да шактыйаермалыбулачак.Телшәхсиконцептуальсистемалардагы  “дөньякүренешен” тел бергәлегеәгъзаларына да хасбулган “күренешкә” якынайту һәм социальләштерүөчендәфайдаланыргамөмкин. Икенчетөрлеәйткәндә, тел,концептуальсистеманыңүзенчәлекләренәтаянып, шәхеснеңүзнчәлеклеэкзистенциальтәҗрибәсенадаптацияли, бутәҗрибәнең  социальәһәмиятлекатламнарынүзгәртеп кора һәмачыктан-ачыккүрсәтә. Шулрәвешчә, бары тик шәхсикичерешләргенәинтерсубъектив, объектлаштырылган, хәттакүпмедер дәрәҗәдә объектив нәрсәгә әвереләләр.

Тел—концептуаль система түгел, ә анытөзүһәм символик репрезентацияләүчарасы. Димәк, тел, шушымәгънәдәалганда, төрлеконцептуальсистемаларчарасынаһәм аларның үсеш мәйданына әверелә.

Әлегеконцептуальсистемаларныңһәрберсе, беренчелсистемаганигезләнеп, беркадәрсыйфаттасвирламасынаиябула. Концептуаль система, шушымәгънәдәалганда,телгыйбарәләреннәнфайдаланукагыйдәләреҗыелмасы да, “дөньятурындаэнциклопедикбелемнәр”җыентыгы да түгел, ә шәхеснең, ягънииндивидның, танып-белүтәҗрибәсен төрле дәрәҗәләрдә (вербальлеккәкадәргеһәмвербальдәрәҗәләрнедәкертеп) һәм дөньяны танып—белүнең, аңлапҗиткерүнеңтөрлеаспектларындачагылдыручыүзарабәйләнгәнмәгълүматларсистемасы:  аеруча абстракт концептлармондыйсистемадабезнеңкөндәлектәҗрибәбезнеберконцептуаль система кисәгебуларакчагылдыручыконцептларбеләнконтинуаль (өзлексез) бәйләнгәнбула.

“Краткий словарь конгенитивныхтерминов”та: “Концепт—сүзләрһәмэкстралингвистикчынбарлыкарасындагыарадашчы. Сүз мәгънәсе  бары тик төзүчеконцептларгагынакайтарыпкалдырылыргатиештүгел. Мөгаен, концептлартурындасүзмәгънәсе белән туры килгәнтөшенчәләрдипсөйләүдөресрәкбулыр. Тамга белән билгеләнгән концепт сүзмәгънәсебулыпәверелә”—дипбилгеләпүтелә[11: 92]Шулай итеп, концепт—күп катламлы кушма төзелмә,аның логик аерып күрсәтерлек үзәге  һәм социомәдәният һәм лингвомәдәният фоны белән билгеләнгән төрле катламнары бар.

        Мәдәният концептларына иң элек абстракт төшенчәләр атамаларын кертәләр. Аларның телдә теркәлмәгән чынбарлыкта денотатлар рәвешендәге турыдан-туры җисми “таянычы” булмый һәм семантикалары сигнификатив мәгънә аспектлары аша чагылыш таба. Мондый концептларның төшенчә эчтәлеге тел вәкилләре тарафыннан лингвомәдәният кыйммәтләре системасына таянып “конструкцияләнә”, шуңа күрә мәдәният концептлары дөнья тел күренеше концептлары үзенчәлекләрен ачык итеп чагылдырырга сәләтле.

        Хәзерге лингвистикада концепт катлаулы һәм күпкырлы, күпаспектлы төзелмә буларак аңлашыла. Ул билгеле бер мәдәният өчен әһәмиятле була һәм шул тел вәкилләренең күмәк аңында чагылыш таба, шулай ук чынбарлыкның билгеле бер өлкәсендә урын ала  һәм теге яки бу формаларында гәүдәләнә. Концептлар—идеяләрдә чагылган төшенчәләрнең вербальләштерелгән символик образлары, алар тел вәкилләренең чынбарлык объектлары турындагы менталь күзаллауларын, индивидуаль һәм иҗтимагый аң берәмлекләрен, үзенә когниция актларын, булган белемнәрне, халыкның социо-мәдәният һәм тарихи тәҗрибәсен туплаган дөнья тел күренешенең билгеләр ярдәмендә формалаштырылган кисәкләрен чагылдыралар.

        Концептуаль анализ безнең өчен идеяләр өлкәсенә тел күренешләре аша керү юлын ачыклау буларак аңлашыла. Татар теленең лексик һәм фразеологик берәмлекләрен лингвокультурологик анализлау, номинация актларын киң социомәдәният җирлегендә тикшерү тел структураларын когнитив структуралар белән корреляцияләү турында сөйләргә мөмкинлек бирә.


1.2. Татар дөнья тел картинасында концептларның бирелеше.


        Кешелек классификацияләү һәм бәяләү эшчәнлегенең төп төшенчәләрен гәүдәләндерүче лексемаларны анализлау, тупланган материалларны система- лаштыру принцибын билгеләде. Татар дөнья күренеше татар халкының дөньяны зиһенгә алуының шактый күләмдә экстралингвистик факторлардан бәйле булган үзенчәлекләрен гәүдәләндерә. Экстралингвистик факторларга тарих, милли традицияләр, кыйммәтләр, аң стереотиплары керә.

        Дөнья (мир) концептын анализлау татар дөнья тел күренешендә дөньяны беркадәр антропоморфалаштыру булуын күрсәтә. Бар булган нәрсәне туплаган дөнья татар дөнья тел күренешендә кешенең тормышы, аның көндәлек яшәеше диалектикасы һәм амбивалентлыгы, көндәлек хезмәте һәм мәшакатьләре белән бергә үрелә. Татар тел аңы вәкиле өчен дөнья иң элек кешенең  яшәү дәрьясы, кешедә кешелек башлангычы колач җәйгән киңлек, пространство буларак аңлашыла, һәм ул дөньяда хезмәт, эш аеруча әһәмиятле.  Мәсәлән,“Йорт-торак” сегментын тикшерү әлеге тикшерелгән кырның татар теле лексик—фразеологик системасында зур бер өлешне тәшкил итүен күрсәтте. ”Йорт” төшенчәсе татар телендә йорт һәм өй дигән ике лексема белән вербальләшә, алар арасындагы уртаклыклар бик күп, чөнки икесе дә кешенең яшәү урыны—торак дип аңлашыла. Шуның белән бергә, йорт төшенчәсе киңрәк колалы,  ул өй  лексемасы кебек торакның эчке ягын гына белдерми, ә ишегалдын  һәм  хуҗалык  корылмаларын да аңлата.

        Гаилә бердәмлеге һәм аның аерым туплануы телдә аеруча ачык чагыла. Кан кардәшлеге бердәмлеге пространствода тупланып яшәү белән тиңләнә. Төрле телләрдә йорт бергә яшәүче гаилә, кешеләр дип аңлашыла.  Бер йортта бергәләп яшәү гаиләгә тиңләүнең төп нигезе булып тора. Туганлык өлкәсен вербальләштерүче мәдәният белән бәйле мәгънәгә ия концептлар һәм гадәти татар йорты семиотекасы арасында тотрыклы һәм сыгылмалы корреляцияләр системасы яши.

                Кешенең эчке дөньясы концептларын өйрәнү телдә эчке дөньяның тышкы дөнья буенча калыплаштырылуын  һәм корылуын  раслады.  Шәхес—социаль яктан әһәмиятле  рухи  һәм  физик  сыйфатлар бергәлеге ул, алар телдә шул телгә хас рәвештә гәүдәләндерелә. Эчке дөньяның төп концептларын анализлау татар дөнья тел күренешендә рухи тормышның үзенчәлекле үзәкләре булуын раслады (җан, күңел, йөрәк).

        Кешенең эчке дөньясы аспектларын тасвирлау бу дөньяның концептуаль системасы үсешенең нинди булуына бәйләп башкарыла; әлеге система, үз чиратында,  билгеле бер лингвомәдәният структурасының  һәм кеше психикасының никадәр танып—беленүен чагылдыра.

        Кеше күңелендә тупланган асыл сыйфатларның олылыгы кешенең холкы белән бәйләп карала. Мәсәлән, йөрәкнең зурлыгы турыдан—туры киң күңеллелек, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек сыйфатлары белән бәйләнгән.

        Татар самими дөнья күренешендә кеше акылы шактый абстракт интеллектуаль сәләтләр белән генә түгел, ә иң элек тормышчанлык, саклык, алдан күрүчәнлек белән бәйләп карала.  Акыл төшенчәсе кешенең холкы, табигате, характерына якын тора. Акыл концептында интеллектуаль һәм әхлакый башлангыч, традицион әхлак кагыйдәләренә таяну белән бергә үрелә.

        Кешедә акыл башлангычы урнашуында хәтер иң беренче урында тора; хәтер аша кешенең биографиясе корыла һәм мәдәни яктан әһәмиятле булган бар мәгълүмат буыннардан—буыннарга җиткерелә, һәм бу дөнья тел күрене- шендә чагылыш таба. Татар самими дөнья күренешендә хәтернең интеллектуаль һәм эмоциональ йөзе бар, ул кайчакларда кешедән, ягъни үз иясеннән бәйсез рәвештә, ниндидер иррациональ  нәрсә кебек тә чыгыш ясый.

        Оят, намус, вөҗдан, сабырлык кебек этик концептларны анализлау татар лингвомәдәниятендә  этик бәяләмәләрнең тармаклы системасы булуын күрсәтте. Этик концептларның татар телендәге катлаулы иерархиясе—татар тел шәхесенең социаль җитлегүен, тоткан әдәп—әхлак кыйбласының югарыгы баскычта торуын раслаучы дәлил.

        Татар дөнья тел күренешенең семантик пространствосы дөнья чынбарлыгы һәм кеше турындагы күзаллауларга нигезләнә, ә бу исә универсаль сүз—концептларны  куллануда чагылыш таба.

        Шулай итеп, эчке һәм тышкы дөнья турындагы белемнәрне концептуальләштерү каралучы  мәдәният—тел гомумилеге өчен социаль мөһим булган белемнәрне тәкъдим итүнең когнитив модельләре нигезендә башкарыла. 

Шулай итеп, сүздә концептуаль эчтәлекне күрүнең билгеле бер традициясе күзәтелә. Фикер ияләре раславынча, сүздә нигездә гомумиләштерү,ягъни чиксез күп төрле күренешләрдә яшеренгән гомумилек һәм тотрыклылык чагылышы ята. Телнең концептлар пространствосы- төрле менталь структуралар , ягъни концептлар очрашу белән барлыкка килгән телнең семантик пространствосы ул. Шуның белән бергә, бу пространство милләтнең барлык тарихи тәҗрибәсе, аның мәдәнияте һәм дини ышанлары белән бәйләнгән.



Икенче бүлек.

Татар тел картинасында “язмыш” концепты һәм аның бирелеше.

Тел кешенең әйләнә-тирә дөнья турындагы белемнәрен теркәүче һәм тәкъдим итүче төп форма  булып тора. Һәр  лексик берәмлек  чынбарлыкның билгеләнгән фрагменты турындагы берникадәр мәгълүматны туплый. Шуңа нигезләнеп, без реаль чынбарлыкны белемнәребезнең чыгынагы һәм аның конкрет бер телдә чагылышы дип карыйбыз.

        “Язмыш” концептын аңлау, күзаллау тусын өчен тел күренешендәге язмышны концептуальләштерүгә анализ ясау кирәк.

Язмыш сүзе күпмәгънәле исем. ,,Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә ,,язмыш” сүзенең берничә мәгънәсе бирелә:

  1. Дини караш буенча: кешенең үзе туганчы ук Алла тарафыннан билгеләнеп, язып куелган тормышы, күрәчәк, тәкъдир. Ниһаять, тау кадәр газап йотып, ахыр чиктә үзенең язмышы белән килеште.(Ә.Еники).

  2. Нәрсәнең дә булса үсеш-үзгәреше, яшәү тарихы, яшәү хәле яки соңы, азагы. Халык җырларының язмышы.

  3. Алгы көндәге яшәеш, киләчәк, киләчәктәге тормыш. Кешелек дөньясының язмышы. Нәрсәнең дә булса алдагы хәле, яшәү – яшәмәү мәсьәләсе. – Революциянең язмышын сез хәл итәрсез,иптәшләр!( И. Гази)[ТТАС,III, 623]. Күренүенчә, язмыш татар телендә билгесез көч – нәрсә белән дә булса бәйләп карала.

Татар һәм башка төрки телләрдә дә “язмыш” төшенчәсе яз тамарана “mis” ( угыз кушымчасы ялгау ярдәмендә ясалган). Шул ук мәгънәне гарәп теленнән алынган синонимик рәт тә белдерә, мәсәлән, тәкъдир, фәләк, ләүхелмәхфүз, мөкаддәр, жирәбә, шобага, насыйп, өлеш, фелек, кадер һәм башка лексемалар язмыш семантикасына карыйлар.


Сәетгәрәева Эльвира Айдар кызы үзенең квалификацион чыгарылыш эшендә татар дөньяви тел картинасында “язмыш” концептын схема ярдәмендә күсәткән. [12: 38]

        

2.1. Татар халкында “язмыш” концепты кергән мәкальләр        һәм әйтемнәр


        Дөньяда телсез яки җырсыз-моңсыз халык булмаган кебек, мәкальсез халык та юктыр. Һәрбер халык сүз арасында мәкальләр кыстырырга ярата, үз телен аның белән бизи, төзи. Һәркайда, һәр халыкта үз мәкальләренә хөрмәт, аларга ышану, таяну бар. Безнең халыкта да шулай: татар сөйләшкәндә сүз арасына кыска гына итеп, урынына карап, фикерне куәтләү өчен хикмәтле бер мәкаль кыстырып куя.  

Җыйнаклыгы аркасында , мәкальнең һәрбер кисәге бай мәгънә белән сугарылган. Мәкальләрнең тәҗрибә җимеше буларак, хәтердә җыелып сакланырга тиеш булган бер хәзинә итеп каралуы аңлашыла.Һәм аны халык үзенең хәтер капчыгында гасырлар буе саклап килгәндә.

“Мәкаль” сүзе безгә гарәпчәдән кергән.  Аның мәгънәсе—урынлы сүз яки тиешле урында әйтелгән сүз була.

Мәкаль кыска һәм тирән мәгънәле булганга, аны халык хикмәте дип атау барлык халык фольклорында бик киң таралган.Аларның зур көче халык массасы фикере һәм таянычы булуында. Бу көч көнкүрештә искиткеч күп сыналган. Менә шулардан мәкальнең һәр халыкның  үз иҗтимагый-тарихи тормыш тәҗрибәләреннән  һәм ышануларыннан,  аның үз теленең иҗат һәм сүрәтләмә мөмкинлекләренә таянып барлыкка килгәнлеге аңлашыла. Тормыш һәм халык яшәгән җирдә аның тумавы мөмкин дә түгел: чөнки кеше үз табигате буенча  шагыйрь,  үзе тәҗрибә һәм иҗат иясе. Мәкальләрне куллана белү яки аңлауда акыл белән эш итәргә кирәк. Мәкаль үзе бик кечкенә булса да, аларга  тәҗрибә, хыял, халык хикмәте салынган.

 Мәкаль һәм әйтемнәрнең иҗтимагый вазыйфаларына килсәк, алар шулай ук катлаулы һәм күптөрле. Арада иң әһәмиятлесе- җәмгыять тормышының иминлеген тәэмин итеп, аерым шәһесләр, социаль төркемнәр арасындагы мөнәсәбәтләрдә гармония булдыру.Мәкальләр барлыкка килгән һәм формалашкан чорларда кешелек җәмгыятендә закон, хокук, әхлак таләпләрен саклау һәм аларны бозган өчен җәзага тарту атрибутлары булмаган. Күрсәтелгән мораль- әхлак категорияләренең күпчелеген, халык иҗатының башка төрләре һәм жанрлары ( йола фольклоры, мифология) белән бер рәттән мәкальләр дә алыштырган. Икенчедән, тиз һәм җиңел хәтердә калучан мәкальләр халыкның иҗтимагый, аерым кешеләрнең шәхси тәҗрибәсен гасырдан гасырга, буыннан буынга тапшыруда зур роль уйнаганнар. Бу җитди вазыйфаларын алар безнең көннәрдә дә уңышлы үтәп киләләр.

Мәкаль һәм әйтемнәрнең яшь буынны, гомумән алганда халыкны, әхлакый тәрбияләүдә роле аеруча зур. Гадәттә мәкальләрне аерым төркемнәргә бүлгәндә хезмәт һәм ял, өй-йорт, аеруча кешенең рухи сыйфатларына, холык- фигыленә, әдәп- әхлакка һ.б. караганнары аерым төркем итеп бирелә.Мәкаль һәм әйтемнәр халык тормышының бөтен якларына диярлек кагыла һәм һәрбер өлкә, юнәлеш, тармак хакында билгеле бер мәгълүмат саклыйлар. Вакытлар узу белән мәкальләрдәге әлеге мәгълүмат бер кешедән икенчесенә. Атадан балага, буыннан буынга күчә. Хикмәтле, тирән фикергә ия булу сәбәпле, мәкаль –әйтемнәр халыкта җитди фәлсәфи фикер тәрбияләүдә дә гаятт зур роль уйныйлар.

Әлеге мәкальләрдә ил һәм ир язмышының үрелеп баруы ассызыклап әйтелә: “ Ил язмышы ир өстендә, ир язмышы күкрәк өстендә”, “ Ил язмышы- ир иңендә, ир язмышы - ил иңендә”. Ил һәм ир – бер- берсеннән аерылгысыз. Аларның, күчерелмә мәгънәдә әйтсәк, йөрәк тамырлары бер- берсенә язмыш җепләре белән бәйләнгән.Мәкальләрдә ил һәм ир категорияләре еш кына туган ил, халык язмышы төшенчәләре белән үрелеп килә. Халык язмышы да туган ил язмышы белән бәйле.

Шулай итеп, халык элек- электән үз улларының батыр йөрәкле, көчле беләкле булуын, ил язмышы өчен янып яшәвен теләгән, курку, калтырану, үз мәнфәгате өчен генә яшәү хурлык саналган. Димәк, мәкаль – әйтемнәр- тирә- якны танып белүдә иң җитди чыганакларның берсе.Кыскасы, мәкальләр безне уйланырга, сабак алырга, тормышка, кешеләргә карата миһербанлы, шәфкатьле булырга өйрәтә.


2.2. “Язмыш” төшенчәсенең фразеологик әйтелмәләр структурасында бирелеше.


Фразеологикәйтелмәләр, сүзләр кебек үк телнең номинатив берәмлекләре булып торалар. Шуның белән бергә, фразиологизм мәгънәсендә денотатив – сигнификатив компоненттан бигрәк төрле коннатацияләр, бәяләү һәм образлылык аеруча мөһим. Фразеология мәкаль-әйтемнәрдәге кебек, халыкның үткәне, көнкүреш тәртибе, гореф- гадәтләре һәм йолалары, ышанулары һәм рухи кыйммәтләре турындагы мәдәни яктан чагылыш таба һәм туплана. Мәгълүм буенча, фразеологизмнар гадәти сүзтезмәләрдән таркалмаулары һәм сөйләгәндә аерым компонентлар кушылудан барлыкка килмәүләре белән аерылып торалар, алар әзер бербөтен берәмлек буларак барлыкка киләләр. Нәкъ менә үзгәрмәс формада барлыкка килү фразеологизмнарны телдә теркәлмәгән чынбарлык күренешләрен, предметларын, проөессларын һәм сыйфатларын билгеләүгә турыдан- туры юнәлдергән башка номинатив берәмлекләр белән бәйле.

Борынгы заманнардан ук төзелгән фразеологик берәмлекләр мәдәният белән икеләтә бәйләнешкә ия. Аларның тышкы формасы ук инде мәдәният теле була, ә икенче яктан, бу образ әле телдә сөйләшүчеләр тарафыннан аларның мәдәният компетенциясе нинди булуга карап төшенелә һәм аңлатыла”

Е.М. Верещагин һәм В.Г. Костомаров фикеренчә, фразеологизмның илне өйрәнүгә этәрүче кыйммәте өч компоненттан тора. Беренчедән, алар милли мәдәниятне бүлгәләмәгән килеш, бөтен элементлары белән бергә комплекста, ягъни үзләренең идиоматик мәгънәләре белән чагылдырсалар, икенчедән, алар милли мәдәниятне бүлгәләп, аның составының аерым берәмлекләре итеп чагылдыралар. Һәм, ниһаять, өченчедән, генетик ирекле сүзтезмәләр аерым бер гореф- гадәтләрне, традиөияләрне, көнкүреш детальләрен, мәдәни фактларны, тарихи вакыйгаларны һ.б. тасвирлау сәбәпле, фразеологизмнар милли мәдәниятне үзләренең милли прототиплары белән чагылдыралар [5: 85]

“ Язмыш кочагына ташлау” ( “ Бросить на произвол судьбы”), “ Язмыш ихтияры белән” ( “ Волею судеб”), “ Язмыштан узмыш юк”( “ От судьбы не уйдёшь”,” Чему быть тому не миновать”), “ Язмышка баш ию” фразеологик әйтелмәләр бер- берсенә карата синоним булалар. Бу берәр кешегә авыр хәлендә ярдәм итүдән баш тарткан, кешенең хәленә кермәгән очракта әйтәләр.


2.3. Канатлы һәм тезмә сүзләрнең әдәби әсәрләрдә кулланылышы.


Канатлы сүзләр афоризмнарга, шулай ук мәкальләргә дә якын торалар. Афоризмнар кебек үк, аларның да чыганагы күренекле язучылар, галимнәр, әдипләр, дәүләт эшлеклеләре тарафыннан әйтелгән хикмәтле сүз тезмәләре, зур булмаган өземтәләр, образлы тәгъбирләр. Аларның төп мәгънәсе, ялгызлык исеменә хас үзенчәлекләрен югалтып, гомүми бер яңгыраш алган әдәби каһарманнар, мифологик персонажлар белән дә бәйләнгән булырга мөмкин. Халык мәкальләре атаклы шагыйрьләр эшкәртүендә, аеруча матур шигъри форма алып, канатлы сүзләргә күчәргә мөмкин. Татар телендә таралган канатлы сүзләрнең тагын бер җитди үзенчәлеге шунда: аларның зур күпчелеге язма әдәбият, төрле шагыйрьләр һәм язучылар иҗаты белән бәйләнгән. Бу мәсьәләне ачыклаганда, безнең фольклорчылар төрле шагыйрьләр иҗатыннан алынган мисалларга мөрәҗәгать итәләр. [17: 137]

Г.Тукай – халкыбызның иң сөекле шагыйре. Бу күренеш иҗтимагый яктан гаять зур әһәмияткә ия булып халык аңына, аның фикерләү ысулларына да көчле йогынты ясый һәм Тукай шигырьләре. Аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар халык арасында киң таралыш таба. Әмма безнең өчен иң әһәмиятлесе шул: Тукай шигырьләре татар халкының афористик иҗатын, бигрәк тә андагы канатлы сүзләр фондын нык кына баетты. Мәсәлән, “ Язмыш ханым кыйнау” канатлы сүзе 1912 елда язылган “ Мәкаләи махсуса” исемле сәяхәтнамәсендә әйтелгән.

1912 елның язы. Габдулла Тукай Уфага килә. Шагыйрь “Сабах” иркәтенең Уфадагы китап кибетенә туктала. Аны кибет артындагы склад хезмәтен үти торган зур бүлмәгә урнаштыралар. Китаптан бушаган әрҗәләрдән ятак оештыралар. Склад Тукайның “ резеденциясенә” әйләнә. Монда ул Мәҗит Гафури белән очраша. Габдулла Тукай “ Мәкаләи махсуса”да яза. “ Мәҗит әфәнде Гафури белән очраштык. Ул миңа караганда да юашланган вә дөнья тарафыннан басылган кеби күренде. Аның белән безнең мосахәбебез күп вакыт күзләр аркылы гына кылана иде. Читтән безне караган кеше, икебезне әле генә хисапсыз каты шаярып, соңрак аналары кыйнап, бер минут элек кенә елаудан туктаган балаларга охшатыр иде.

Ни эшлик соң? Шаярыр идек- әле генә язмыш ханым кыйнаган, елар идек- әле генә күздән яшебез дә кипмәгән.

Россиядә хәзер уйнаган җилләр вә Россия һавасы безнең бөтен коллегаларыбызны шул халәте рухиягә китергән... Әйе, әле күздән яшебез дә кипмәгән, киләчәктәге шатлык – яки ерак, яки юк”. Габдулла Тукай сәяхәтнамәсендә Россиядәге рус булмаган халыкларның язмышы турында сүз бара. “ Язмыш ханым кыйнау”- язмыш сүзенең тасвирый әйтелеше.

“ Советлар Союзында культура, әдәбиятның гөрләп чәчәк ата баруына шатланып бетә алмаган Гафуриның гомере кыска була. Шәкерт вакытында ачлы- туклы тормыш, шахталарда, приискаларда башкарган газаплы хезмәт, полиция- жандармерия тарафыннан эзәрлекләнү, “ язмыш ханым тарафыннан кыйналу” – барысы бергә җыелып, илле яшьләренә җиткәндә, аның сәламәтлеген какшата,”- дигән М. Мәһдиев “ Шагыйрьнеә гомер йомгагы” язмасында.

“ Зәңгәр шәл”ле бер опера язу уе күптән йөри күңелдә. Ә кул бармый... Әллә “сыныйм” диеп, сындырмакчы бу Язмыш туташ?” – шулай әйткән Р. Фәйзуллин “ сәйдәш” исемле әсәрендә. Ә “ Гел генә иман яңартып дөнья каргаучыга” исемле шигырендә дә :

Төп кыйблаң булмый торып,

Гел-гел иман яңартсаң,

Гаҗәп түгел Язмыш ханым

Борыныңны канатса...

Бу өзектә кешенең авыр язмышы, авыр тормышы турында бара.

[6: 278]

Сөйләмдә “канатлы сүзләр” тезмәсе образлы тәгъбир мәгънәсендә һәм лексик термин буларак кулланыла. Ул телебездә табигый яңгырый, сыйфатлы исем сүзтезмә белән белдерелгән. Сүзтезмә ачыклаучы сүз ( канатлы), күчерелмә мәгънәдә килеп, башка сүзтезмәләр ясауга да хезмәт итә: канатлы җыр, канатлы шигырь.

Гәрчә “ канатлы сүз” телебезнең үз җирлегендә ясалган сүзтезмә кебек яңгыраса да, чынлыкта ул телебезгә чит телдән рус теле аша сүзгә – сүз тәрҗемә белән кергән. Аның башлангычы Борынгы Греция шагыйре Гомерга барып тоташа, диелә. Образлы тәгъбир легендар шагыйрьнең “ Илиада” һәм “ Одиссея” поэмаларында еш очрый. Сүзләр, сөйләүченең теленнән чыгып, тыңлаучының колагына кергән кебек. Шунлыктан аларны Гомер “канатлы сүзләр” дип атаган.

Ике энҗе бөртеге бер – берсе белән кушыла дип хис итсәк, алар кушылудан яңа катлаулырак бөртек хасил була. Телдә дә шулай.Бер әйбер, күренеш, төшенчә бер схз белән белдерелсә, һәрберсе бер лексик мәгънә аңлата. Ике яки берничә сүзне кушып, күчерелмә мәгънәдә куллансак, икенче төшенчә, мәгънә белдерә. Аларны тезмә сүзләр, составлы терминнар дип атыйлар. Татар теле . галимнәр фикеренчә, саф синтетик тел генә түгел, анда аналитик тенденцияләр дә шактый һәм алар арта бара. Тезмә сүзләр рус теленнән татар теленә кергән күпсанлы структур калькаларга игътибар итү кирәк. Мәсәлән, “ һәлакәтле язмыш”( “ роковая , трагическая судьба”), “ язмышы шул” ( “ что на роду написано”) тезмә сүзләрендә кешенең ачы язмышы, авыр тормышы сурәтләнгән. [12: 346]


2.4Матур әдәбият әсәрләрендә сурәтләү чараларының кулланылышы.


Әдәби әсәрләр-безнең тормышыбыз ул. Анда язылганнар барысы да тормышта, илдә-көндә булган вакыйгалардан, булган хәлләрдән гыйбарәт.

        Әдәбият-тормышның көзгесе. Күп очракта хәят сорауларына, мәңгелек проблемаларга яңа чишелешне без әдәби әсәрләрдән  табабыз. Әдәби әсәрләряшь буынны, сөйләм әдәбенә генә өйрәтеп калмыйча,  әхлакый яктан да тәрбиялиләр. Теләсә кайсы чор әдәбияты ул - шул чорның әдәби телдә язылган тарихы да. Ә үзенең үткәнен, тарихын, ата-бабаларының тормыш –көнкүрешен, яшәешен белмәгән буын маңкортка тиң, андыйларның киләчәге дә юк. Бүгенге буынга алтын хәзинәләребезнең бай мирасын калдыру, таныту, кызыксыну хисләре уяту алдынгы карашлы кешеләрнең максатына әверелсен иде.

“ Язмыш” төшенчәсен күп кенә язучылар, шагыйрьләр үз әсәрләрендә кулланып, матур- матур әдәби әсәрләр иҗат иткәннәр.


Кеше язмышлары туп түгел лә,

Бер уйныйлар тибеп, бер – чөеп...

Язмыш дигән нәрсә карый безгә

Бер ачулы әнә, бер сөеп.

Язмыш җырын соң бер көйгә генә

Була микән җырлап бетереп.

Текә ярдан язмыш кочагына

Ташланабыз, ала бөтереп.

Тәңре язган – без укыйбыз гына,

Тәкъдир белән инде ярышмыйк.

Ядкарь булып калсын җирдә шәфкать

Язмышларны узып барышлый,-

  • дип язаЛена Шагыйрьҗан үзенең “Язмыш” шигырендә.

Муса Җәлилнең шигырьләрендә дә язмыш турында бик күп язылган.Мәсәлән, “ Кичер,илем!”, “ Ирек”, “ Аерылу” шигырьләре.

“ Язмыш көлде, үлем кагылмыйча

Үтте яннан, мине тирәләп.

Нишлим, нишлим, соңгы минутымда

Пистолетым итте хыянәт!

(М. Җәлил “ Кичер, илем”.)

“ Моабит дәфтәрләре” китабында шагыйрьнең төрле рухи халәттә һәм әсирлекнең төрле шартларында иҗат иткән әсәрләре теркәлгән. Дәфтәрнең беренче битләрендә – 1942 ел белән билгеләнгән шигырьләрдә – шагыйрьнең концентрацион лагерьдә кичергән фаҗигале, аяныч тормышы сурәтләнә. Бу чорда ук Җәлил шигьри сүзне көчле рухи корал итә. Шигырьләре әсирләрдә фашистларга нәфрәт хисе тәрбияли, көрәшкә дәрт- көч уята. Шигырьдә эмоциональ тойгылар әсәрнең чыннан тоткынлыкка эләгеп, дошман белән күзгә- күз очрашкач язылган булуын күрсәтә:

Шатландырса язмыш күңелне,

Кавыштырып ирек- сердәшкә.

Багышлармын калган гомерне

Ирек өчен изге көрәшкә.

( М.Җәлил “ Ирек”.)

Күп татыдым җирдә мин ачысын

Үзәк өзгеч авыр сагышның.

Елатып һәм кайнар үбештереп,

Дустым белән, язмыш, кавыштыр!

Айлар түгел, еллар... авыр хәсрәт

Тавы булып торды йөрәктә.

Бер минутлык күрешү бәхете белән

Инде,язмыш, мине бүләклә!

(М.Җәлил “ Аерылу”.)

Язучы “язмыш көлде”,” язмыш шатландырса”, “ инде, язмыш, мине бүләклә!”, “дустым белән, язмыш , кавыштыр!” дигән фигыль метафораларын кулланган. Муса Җәлил һәр сүзне язганда. Җөмлә төзегәндә, тел бизәкләре белән эш иткәндә, әсәрнең сәнгәтьлелеген, эмоциональлелеге, эстетек функциясен туры китереп язган. Аның мәгънә эчтәлеге, образлылык нигезе әсәр идеясә белән генә түгел, ул чагылдырган катлаулы сугыш вакыйгалары белән аңлатыла. Бу метафоралар киләчәк бәхет. Матур хыялларның тормышка ашуы өчен кешеләрне көрәшкә омтылдыра. Әмма көрәш кискен, каты, давыллы. Автор сорау куя: көч җитәрме? Ул якты киләчәкнең азат, бәхетле ярларына алып барып чыгарлык канатлар бармы? Җавап шул ук метафорик тәгъбир белән бирелә.

Шундый ук хисләр агышы Фатих Кәрим шигырьләрендә дә чагылыш таба:

Исә җил, тирбәлә тирәк,

Ул тирбәлә, ә йөрәк?

Йөрәгем яна минем.

Яна көндезен, яна кичен,

Синең өчен, Туган илем,

Синең язмышың өчен.

( Ф.Кәрим “ Исә җил”.)

Урманнарда. Ил- яңгырлы төндә

Якын иптәшләрне күмүләр;

Ил язмышы кыл өстендә чакта,

Җиңү өчен җирне үбүләр-

Күз алдыннан үтә бөтенесе,

Берсен берсе алга этәрә;


(Ф.Кәрим “ Өмет йолдызы”.)

Ләкин Муса Җәлил иҗатыннан аермалы буларак, ул исем метафоралар кулланган. Мәсәлән, “синең язмышың”, “ ил язмышы”. Исем метафорасы поэтик әсәрләрдә күбрәк кулланыла. Чөнки аларда җыйнаклык өстенлек ала.

ШагыйрьХәсән Туфан “ язмыш” концептын бүтән өлкәдә куллана. Мәсәлән : “ якты язмышларга”, “ үткән язмышка” дигән сыйфат метафоралары:

Иң- иңгә безнең теләкләр,

Кулга – кул уйларыбыз,

Якты язмышларга таба

Барасы юлларыбыз.


(Х.Туфан “ Туган тел турында Җырлар”.)

Без түбәннән- җирдән күтәрелдек.

Азмы- юлдан азап чикмәдек?!

Кайсы фасикъ инде вата алсын:

Без- алмаз күк каты чикләвек!

Тукмады соң донья!-Үртәнмибез:

Без- табышта калдык, табышта!

Рәхмәт аңа, безне изә торгач,

Чыныктырып үткән язмышка!

Х.Туфан “ Бу елларда мин дә шулай инде...”

Туфан- җир тормышын йөрәгенә үтә якын кабул итүче шагыйрь.Шуңа күрә шигырьләрдә кулланган метафоралар оста итеп язылган.

Ә менә Ш.Галиев кеше тормышын чишмә язмышы белән чагыштыра. Чишмә ага да ага, беркайчан да туктамый. Шигырьнең дә мәгънәсе: кеше туа, укый, белем ала, тормыш кора, теләкләрен тормышка ашыра һәм бу хәрәкәт беркайчан да туктамый:

Чишмәләр туа

Туган туфракта,

Үтәр юллары

Ерак-еракта...

Хәтерли һаман

Илдә чагын ул,

Чишмә язмышы-

Мәңге сагыну...

( Ш.Галиев “Чишмә язмышы”)


Алтыннан кече түгел мин,

Ипидән олы түгел,

Үлемнән көчле түгел мин,

Тик язмыш колы түгел мин.

Фәнис Яруллин...Бу исемне ишетүгә күз алдына явыз язмыш ихтыярына бирешмичә яшәргә,көрәшергә,иҗат итәргә көч тапкан мәгърур шәхес килеп баса

Каерса да язмыш минем канатымны,

Ала алмас кешеләрне яратуны.

Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш.

Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең.

Язмыш бит ул кәләш түгел,

Сайлап алып булмый.

Сайлап алган кәләштән дә

Һәр кеше дә уңмый.

Менә шундый матур-матур җырлар,тирән эчтәлекле рухи ныклыкны чагылдырган шигырьләр иҗат итүче,корыч ихтыярлы шагыйрь ул.

Кайларда йөртми кешене,

Язмыш дигәнең кызык:

Чыкмас идең авыр юлга,

Тарта җыясы ризык.

Алдап-йолдап,ымсындырып

Йөртә безне Күрәчәк.

Әйе,Фәнис Яруллин үлем турында да бик күп уйлый һәм Н.Островскийны искә төшерә.Ул да бит шундый язмышка дучар була.Әнә бит ул ничек яшәгән?!Димәк,көрәшергә,соңгы сулышка кадәр көрәшергә дигән карарга килә ул.Шуннан соң Ф.Яруллин тормышында зур үзгәрешләр була:ул шигырьләр яза башлый.Башта үз авыруы,үз язмышы турында күбрәк язарга тырышып,кулына каләм алган Фәнис Яруллин шигърият диңгезенең зур,тирән икәнен аңлый.

“Сәүиягә”

Яшәү бит ул беркемгә дә җиңел түгел,

Язмыш иңгә авырлыклар өеп тора.

Тормыш безне сыңар кулы белән кыйный

Ә икенче кулы белән сөеп тора.

Күз яшьләрен телләр белән ялый-ялый.

Үрмәлибез һаман алга өмет белән

Язмышларның ертыкларын ямый-ямый.

Дөнья шулай булган инде гомер бакый,

Поэзиядә Ф.Яруллинның төп жанры- лирика.Аның шигырьләрен укыгач,үз тормышын,яшәвен кызыксыз дип йөргән кеше дә эшеннән тәм,ләззәт таба башлый.

Чәчмә ,сәхнә әсәрләре авторы ,шагыйрь,әдип Фәнис Яруллинның иҗаты безне дөнья ваклыкларыннан һәм вакытлы ыгы-зыгылардан өстен булырга,чын мәгънәсендә Кеше булырга чакыра.Ул җаныбызны сихәтләндерә,аруландыра,чистарта алган куәтле көч кебек.

Сибгат Хәким сүзләренә Сара Садыйкова көй язып бик матур җыр тудырган.

”Әй язмыш, язмыш “ җыры халык арасынды зур популярлык казанды.
Әй, язмыш, язмыш,
Туган җиремнең
Тугач та кергән
Миңа үз төсе.

Сигать Хәким шигырьләрендә туган як темасы буйдан-буйга килә. Шагыйрьнең илһам чыганагы да туган җиргә, аның табигатенә, кешеләренә булган мәхәббәт көчендәдер шикелле.

Җыр язмышы кош язмышы кебек,

Бер тирәдән үтә юллары,

Йә ул кайчак җиргә егылып төшә,

Күтәрелә яки югары...

«Төшә-күтәрелә», «Җир-Биеклек»... Гади, хәтта көтелгән чагыштыру, капма-каршы кую кебек. Ләкин шушы дүртъюллык аша Сибгат Хәким җыр-шигырьләрнең төрле язмышлы булуын төгәл ачып бирә.

Әнгам Атнабаев иҗатында җитди проблемалар күтәрелә, әсәрләренә төгәл уйланылган сюжет-композиция нигезе, киеренке драматизмның ягымлы юмор белән үрелеп баруы хас. Атнабаевның шигырьләрендә “язмыш”төшенчәсе бик еш кулланылган. Менә аларның берничәсеннән өзекләр:

Безнең язмышлар шикелле

Ватылып, яргаланып,

Кайларга китеп баралар,

Кайларда яраланып?

(“ Кичке урамнардан парлап”)

Гомер буе калсак иде

Тормышта көчле булып,

Хәттә маңгайга язылган

Язмыштан өстен булып.

( “ Булды инде”)



Нинди генә заманда да

Кичердек утлы язмыш.

Утлы язмыш учагында

Шытырдап еллар янды;

Янган елларның көлләре

Чәчләргә кунып калды.

( “ Чал чәчле яшьтәшкә” )



Шулай итеп, Үз телебезнең таҗы булган мәкальәр, әйтемнәр, фразеологик әйтелмәләр, канатлы сүзләр һәм тезмә сүзләр, гомумән матур гыйбрәтле сүзгә дә халык һәрвакыт тирән ихтирам белән караган һәм бу караш бүген дә саклана.





























Йомгаклау.

Концептуаль анализ безнең өчен идеяләр өлкәсенә тел күренешләре аша керү юлын ачыклау буларак аңлашыла. Татар теленең лексик һәм фразеологик берәмлекләрен лингвокультурологик анализлау  номинация актларын киң социомәдәният җирлегендә тикшерү мөмкинлеген бирә.

Вакытлар үтү белән җәмгыятьтә үзгәрешләр  татар теленең дә үсүенә китерә. Мәсәлән, концепт һәм лексема сүзләре әле фәнни өлкәдә генә кулланыла, гади сөйләмгә кереп китә алмаган. Киләчәктә дә тормыш яңадан-яңа сүзләр, мәкальләр, табышмаклар, фразеологик әйтелмәләр тудырыр, телебез үсәр һәм баер.

Курс эшем буенча бирелгән “Татар телендә”язмыш” концептының тел чаралары ярдәмендә вербальләшүе ” темасын ачу өчен теоретик мәгълүматлар гыйльми хезмәтләрдән алынды, тема эченә кергән яңа терминнарга фәнни чыганакларга таянып  аңлатмалар бирелде һәм  мисаллар китерелде,татар халык мәкаль һәм әйтемнәрдә, фразеологик әйтелмәләр мисалында”язмыш” концептына караган лексемаларны анализлау, ачыклау ниятеннән  әдәби әсәрләрдән өзекләр белән тулыландырылды.

“Язмыш” концепты татар халкы тормышында зур роль уйный, аның шатлыкларда да, хәсрәтле дә дөнясын киң планда чагылдыру җәһәтеннән мөмкинлекләре киң.Язмыш сүзен без бик күп төрле чагылышын күзалдына китерәбез. Шушы  чагылышлар җыелмасы, фәнни тел белән әйткәндә, “концепт” дип аталауын.Бу яңа төшенчәне ачыклау нияте белән теманы теоретик яктан ачуны, аңлатмалар бирүне урынлы санадым.

Куйган максатыма ирештем дип уйлыйм.








                           Файдаланылган  әдәбият

1. Аскольдов. С.А. Концепт и слово.//Русская словестность: антология.-Москва: Наука,1993.- 40 с.

3. Әхәтов Г.Х. Татар теленеңфразеологикәйтелмәләрсүзлеге.-Казан: Татар.кит. нәшр., 1982.- 234 б.

4. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленеңкыскачаэтимологиксүзлеге.-Казан:Татар. кит. нәшр.,2001.- 166 б.

5.Верещагин, Костомаров, 1983.- 85 с.

6.Гыйззәтуллин И.С. Канатлы сүзләр.Казан: “Матбугат йорты”нәшрияты-2000.- 320 б.

7. Җамалетдинов Р.Р. Тел һәм мәдәният: Татар лингвокультурологиясенең нигезләре.-Казан:Мәгариф, 2006.- 220 б.

8. Җамалетдинов Р.Р. Татар теленең этномәдәният лексикасы: Сүзлек-белешмәлек.-Казан: Алма-Лит, 2003.-140 б.

9. Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. 3 том.-Казан: Татар. кит. нәшр.,1967.

10. Карасик В.И. .1996.- 3-15 б.

11.Краткий словарь когнетивных терминов.Казань:Мастер-Лайн, 1996.С.92

12. Сафиуллина , 2002.- 307- 346 б.

13.Сәетгәрәева Э.А. Квалификацион чыгарылыш эше. Уфа.2010. -38 б.

14. Степанов Ю.С. Константы. Словарь русской культуры.Москва: Наука, 1997.-165 с.

15. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге /Абдуллин Н.А., Ахунҗанов Г.Х.,  Вахитова С.Б. һ.б./ 3 томда. Том 3. Казан: Татар.кит. нәшр., 1979.- 726 б.

16. Татарская грамматика: В:3-х томах.Т.1.-Казань: Татар.кн. Изд-во, 1993.-    134с.

17. Урманче 2005.- 137 б.

18.nsportal.ruislamova-aysylu-khkimullovna

19.shigriyat.ru›authors

20.kargaligumnasia.ucoz.ru›urok6

21.eorhelp.ru›files/__51315.doc

18



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!