СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Каләмемдә хисләрем". Минем иҗатым. Мое творчество.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бу документта минем 2017-2019 елларда иҗат иткән кайбер әсәрләрем кергән

Просмотр содержимого документа
«"Каләмемдә хисләрем". Минем иҗатым. Мое творчество.»

Татарстан Республикасы Югары Ослан

муниципаль районының

дәүләт автономияле гомуми белем бирү учреждениесе

Иннополис мәктәбе”











Каләмемдә хисләрем”

Минем иҗатым.




Татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

Зарипова Ксения Марсель кызы









Минем иҗатым.

(Мое творчество).

Монда минем 2017-2019 елда иҗат иткән әсәрләремнең бер өлеше кергән.

****

Татар теле кемгә кирәк соң дип,

Берәү җөрьәт итте сорарга.

Миңа кирәк, минем балаларга,

Дога кылыр өчен дусларга.

Улым, кызым диеп дәшер өчен,

Әти, әни сүзен онытмаска,

Оныкларым колагына матур итеп

Бишек җырын көйләп җырларга!

Айлы кичтә моңлы татар җырын

Бар дөньяңны онытып җырларга.

Чорлар аша килгән тарихыңны

Үз телеңдә яхшы аңларга.

Кемгә кирәк татар теле димәгез сез

Татар теле кирәк халкына!

Милли йөзен саклап кала алган,

Саф йөрәкле татарларына!

Кемгә кирәк татар теле димәгез сез

Татар теле кирәк халкына!

Милли йөзен саклап кала алган,

Саф йөрәкле татарларына!

2018 ел, февраль





Әнкәйләргә.

(Кыйссага нигезләнеп иҗат ителгән шигырь).

Чын күңелдән сөйде егет кызны

Чын күңелдән өзелеп яратты.

Тик кыз гына исе китми һаман,

Егет йөрәгенә кайнар ут салды.

Кабат килде егет кыз янына,

"Бул минеке",- диде, - гомергә!

Өзеп әйтте һәрбер сүзен кыз егеткә:

"Яратасың икән әгәр мине, әй, син, егет,

Була(а)лабыз бергә мәңгегә.

Тик бер шартым сиңа булыр, егет,

Исбат ит син мине яратуың,

Бары мине сөю теләгең.

Китер миңа синең өчен иң кадерле булган

Әниеңнең кайнар йөрәген!...

Мин синеке шундук буламын.

Шартын куйды бу матур кыз аңа,

Ярсып типте егет йөрәге.

Әмма егет инде сукыр иде,

Мәхәббәттән исергән иде...

Риза булып сөйгәненең бу шартына

Ул атлады язмыш каршына..



Төн йокысын йокламаган әниләрнең

Йөрәгендә күпме мәрхәмәт!

Шәфкать ияләре булган фәрештәләр,

Баш иябез сезгә! Мең рәхмәт!



...Йөгереп кире килгән чакта кыз янына

Сөртенде дә егет, егылды..

Кулларында булган йөрәк исә

Җанланды...һәм телгә ул килде:

"Тезләрең авыртмадымы, балам?!"

Бар табигать тынып калды кисәк,

Хәтта вакыт туктады бугай.

Баш иделәр бөтен фәрештәләр,

Кыз хатасын аңлады шулай..

Әниләрнең олы йөрәгенә

Салынган ул чиксез мәрхәмәт!

Бары әни йөрәгендә була

Чикләнмәгән керсез мәхәббәт!

Онытмыйк без бу хаклыкны һич тә,

Әнкәйләргә мәдһия җырлыйк!

Түбәнчеллек белән алар каршысында

Тезне чүгеп бүген баш иик!

2018 ел, март

****

Халык акылы, халык сүзе

Җәүһәрләргә тиң бит ул.

Берәмләп туплаган аларны

Нәкый ага син бит ул.

Күпме табышмак табылган,

Күпме мәкаль-әйтемнәр.

Буыннар аша басылган

Күпме мәсәл, әкиятләр.

Чәчми түкми җыйгансың син

Югалтмыйча бер сүзен.

Бүген исә халкым сиңа

Җиткерә рәхмәт сүзен.

Миркәй, Айсылу, Түләкне

Ачалгансың син безгә.

Идегәй һәм Җәлилләрең

Илһам биргәндер сиңа.

Шигырьләрең укыйбыз да,

Таң калабыз берсүзсез.

Итил суы-халык хәтере,

Тарихы ул һичшиксез.

Синең язмыш сокланырлык,

Иҗатың уйланырлык.

Халык онытмас исемең

Һәйкәлгә языр уеп.



****

Нәкый ага Исәнбәтнең

Исеме таныш миңа.

Бераз гына сөйләп китим

Аның турында сиңа.

Нәкый ага язучы ул,

Шигырьләр дә күп язган.

Тел белгече һәм галим ул,

Драматург та булган.

Халык авыз иҗатына

Бик зур игътибар биргән.

Мәкаль һәм табышмакларны

Безнең өчен ул тапкан.

Йөргән авылдан авылга

Эзләп халык “акылын”

Халкымның җәүһәрләрен

Берәмләп шулай җыйган.

“Үчтеки”не язып алган,

Бармак җырын җырлаган.

Халкымның асылташларын

Китапларга туплаган.

Тарих битләрен актарып,

Эзләгән ул хаклыкны.

Итил суларында тапкан

Яшерелгән хак сүзне.

Идегәй, Муса Җәлилләр

Язмышын ул өйрәнгән.

Миркәй һәм Айсылулар

Аңа илһам китергән.

Бөек шәхес, данлыклы зат

Халкымның сөйгән улы.

Тарих битләрендә калыр шулай,

Онытмас халык аны.

5 февраль, 2019 ел.











Тавык, Тычкан һәм көртлек әкиятенә нигезләнеп язылган кече пьеса.

Тавык тычкан һәм көртлек.

Катнашучылар:

Тавык.

Тычкан.

Көртлек.

Алып баручылар.

Пәрдә ачылганда сәхнәнең ике ягында кечкенә караватлар, уң якта мич, мич астында утын өеп куелган. Сул якта өстәл тора. Каршы якта түрдә чәй өстәле һәм урындыклар. Өстәлдә самавыр (чәйнек), савыт-сабалар. Өй авылча матур итеп бизәлгән.

(Алып баручылар сәхнәнең ике ягына чыгып басалар).

1 нче алып баручы: Борын-борын заманда.

2 нче алып баручы: Түгел, безнең заманда.

1 нче алып баручы: Яшәгән ди өч дус:

2 нче алып баручы: Көртлек, тычкан һәм тавык.

(Сәхнәгә сөенә-сөенә тавык йөгереп чыга).

Тавык: Дуслар, дуслар, карагыз әле, мин арпа таптым, арпа таптым..

(Ике яктан тычкан һәм көртлек йөгереп чыгалар.

Тычкан: кая, кая, күрсәт әле.

Көртлек: миңа да күрсәт, миңа да.

Тавык: бу арпадан он ясарга кирәк. Оннан ипи пешерербез. Кем тегермәнгә бара?

Көртлек: Мин бармыйм. Минем башым авырта. (Башын тотып караватына барып ята).

Тычкан: Мин дә бармыйм, мин ардым. (Читкә китеп караватына барып ята).

Тавык: Эх, ярый. Үзем барам, алайса..

(Тавык тегермәнгә үзе чыгып китә).

Алып баручы: Нишләргә? Тавык арпаны тегермәнгә үзе алып китте..



(Бу вакытта көртлек белән тычкан җырлап күңел ачалар: кулга кул тотынышып җырлыйлар һәм бииләр).

Тавык арпа тапкан,

Тавык арпа тапкан.

Ипи пешә аннан,

Озакламый безгә.

Тамагыбыз тук булыр,

Корсагыбыз пух булыр.

Тавык тизрәк кайтсын,

Безгә табын япсын!

Шул вакытта ерактан тавык тавышы ишетелә.

Тавык: Дуслар, арпадан он әзер, онны өйгә кем алып кайтаааа?

(Тавык тавышы ишетелгәч, Тычкан белән Көртлек туктап калалар. Бераз торгач тагын җырлыйлар һәм бииләр).

Тавык арпа тапкан,

Онны инде тарткан.

Хәзер инде кайтсын,

Ипи безгә салсын!

(Шул вакытта тавык кайтып керә).

Көртлек: Минем башым авырта. (Башын тотып караватына барып ята).

Тычкан: Ә мин шундый ардым. (Читкә китеп караватына барып ята).

(Тавык капчыкны уртага куя да, дусларына мөрәҗәгать итә).

Тавык: Онны тегермәндә тарттым, өйгә алып кайттым, бәлки ипине сез изәрсез?

Көртлек: Мин измим, минем башым авырта. (Урыныннан тормый гына).

Тычкан: Мин дә измим, мин ардым. (Караватында яткан килеш).

(Тавык савыт алып ипине үзе изә башлый).

Алып баручы: Нишләсен тавык дускай,

Ялкау булгач дуслары.

Ипине дә ул изде,

Арыса да ул түзде.

Тик шулай да дусларыннан

Ул өметен өзмәде

Тавык: (ипине изүен дәвам итеп) Дусларым, ипине дә изәм үзем, бәлки мичкә ягырсыз?

Көртлек: мин якмыйм, минем башым авырта.

Тычкан: мин дә якмыйм, мин ардым.

(Тавык мичкә үзе утын салып ягып җибәрә).

Алып баручы: Тавык арпаны тапты,

Тегермәнгә дә барды.

Ипине үзе изде,

Инде мичкә дә якты.

Ипине мичкә инде.

Тыгар вакыт та җитте.

Тавык: Дусларым, ипи инде кабарды, бәлки аны берәрегез мичкә тыгар?

Көртлек: Мин тыкмыйм, минем башым авырта.

Тычкан: Мин дә тыкмыйм, мин ардым.

Алып баручы: Икмәкне мичкә тыкты,

Тәмле исләре чыкты.

(Тавык ипине мичкә илтеп тыга һәм биеп җырлый).

Тавык: Тәмле ипием пеште,

Авыздан сулар килде.

Дусларымны да сыйлыймчы

Ялкау булса да инде

Алып баручы: Тавык ипине алды,

Табынга аны куйды.

Тавык: Дуслар, ипиләр инде пеште, кем аны ашый хәзер?

(Көртлек һәм тычкан йөгерешеп табын янына киләләр).

Тычкан: мин ашыйм, мин ашыйм..

Көртлек: Мин дә ашыйм, мин дә ашыйм..

Тавык: Ә сезнең башыгыз авыртмыймы? Ә сез арымадыгызмы соң?

(Тавык белән Тычкан башларын түбән ияләр).

Алып баручы: Менә шушы урында,

Көртлек белән тычкан дус

Үз хатасын аңлады....

Көртлек: Гафу ит безне, тавык дус, гафу ит.

Тычкан: Без хатабызны аңладык, бүтән болай эшләмәбез.

Алып баручы: Нишләсен инде тавык?

Гафу итте дусларын.

Аларны ул бик сөенеп,

Ипи белән сыйлады.

Ә без дуслар һәрвакытта

Ярдәмләшеп яшик бергә.

Барысы бергә: Дуслыгыбызны ныгытыйк

Көн саен уртак эштә.

2019 ел, февраль


















Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!