Сыйныф 5 Рус төркеме
Фән Татар теле
Дәрес темасы. “Иртәнге режимым” темасы буенча лексик-грамматик материал.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Метапредмет – темага караган лексиканы куллану
Предмет – шигырь героеның режимы турында сөйли белү, геройга дөрес бәя бирә белү.
Шәхескә кагылышлы – үзеңнең көн режимыңны дөрес билгели белү.
Материал. Дәреслек. Татар теле. 5 сыйныф
Җиһазлау: мультимедиа җиһазлары, проектор, экран, ноутбук, презентация материалы.
Дәрес барышы.
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру
1. Дәресне оештыру моменты:
- исәнләшү;
- укучыларны барлау;
- уңай психологик халәт булдыру.
2. Белемнәрне актуальләштерү.
1. Өй эшен тикшерү.
2. Лексик гимнастика /хәрәкәт фигыльләрен кабатлау/.
II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.
Дәрес материалын аңлату.
1. Рәсемнәр буенча эшләү, әңгәмә оештыру (презентация материалы буенча эшләү: бала йоклый, юына, тешләрен чистарта, ашый, мәктәпкә бара/.
- Рәсемнәрдә кемне күрәсез?
- Ул нишли?
- Ничек уйлыйсыз, бүген без нинди теманы өйрәнербез? Нәрсәләр турында сөйләшербез?
2. Укучылар белән бергәләп дәрес темасын билгеләү, максат кую.
3. “Иртәнге режимым” темасы буенча лексик-грамматик материал өстендә эшләү.
4. Дәреслектәге күнегүләрне эшләү.
Сүзлек эше (презентация материалы):
урын җыям - Сөртәм – Алам -
Юынам – Иртәнге аш ашыйм – Кайтам -
Барам –
1 нче күнегү. Сүзләрне дөрес укырга, тәрҗемә итәргә /татар авазларын дөрес әйтүгә, сүз басымын дөрес куюга игътибар итәргә/
2 нче күнегү. Төрләнешне дәвам итәргә.
3 нче күнегү. Исегездә калдырырга.
4 нче күнегү. Шигырьдәге җөмләләрне укырга, герой кемнәргә хәерле иртә тели?
5 нче күнегү.Әйтик, шигырьдәге малайның исеме Рөстәм, ди. Шигырьне укыгыз, әйтегез: иртән Рөстәм нәрсәләр эшли? /презентация материалы буенча эшләү, сөйләмдә хәзерге заман хикәя фигыльләрне куллануны активлаштыру/
6 нчы күнегү. Җөмләләрне шигырь эчтәлеге тәртибендә языгыз, кыскача эчтәлеген сөйләгез.
* Үзегезнең көндәлек режимыгыз турында иптәшегез белән сөйләшегез /диалогик сөйләм/
* Иптәшеңнең көндәлек режимы турында сөйлә /монологик сөйләм, җөмләдә сүзләрнең уңай тәртибенә игътибар юнәлтергә/
III. Рефлексия. Рефлексив кабатлау.
– Дәрестә нинди материалны кабатладык?
– Нәрсәләр турында сөйләштек?
– Нинди яңа материал белән таныштык?
2. Дәрес материалын кабатлау, ныгыту, дәрескә йомгак ясау.
3. Укучыларның җавапларын бәяләү, билгеләр кую.
4. Өй эшен аңлату. 1. Сүзләрне хәтерләргә.
2. 6 нчы күнегү, 39 бит. Җөмләләрне шигырь эчтәлеге тәртибендә языгыз. 3. Шигырьнең кыскача эчтәлеген сөйләгез.