СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Индивидуальный итоговый проект по теме "Деревенская жизнь в годы войны (эссе по произведениям писателя-земляка Габдуллы Галиева)"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Индивидуальный итоговый проект по теме "Деревенская жизнь в годы войны (эссе по произведениям писателя-земляка Габдуллы Галиева)"»

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение средняя общеобразовательная школа №4 г. Агрыз Агрызского муниципального района Республики Татарстан.









Итоговый индивидуальный проект



Деревенская жизнь в годы войны

(Эссе по произведениям писателя-земляка Габдуллы Галиева)



Муллахметова Алина Ильнаровна, 9А класс



Куратор (руководитель): Хафизова Фарида Закиевна,

учитель татарского языка и литературы первой квалификационной категории


















Агрыз, 2020

Оглавление



Введение……………………………………………………… 3-4

Основная часть………………………………………………… 5-12

Заключение……………………………………………………... 13

Список использованной литературы…………………………. 14

Приложение…………………………………………………….. 15





































Введение

И действительно, сколько лет прошло с тех пор, как закончилась война, она навсегда осталась в сердцах народа. Сколько слез, печали, переживаний... Великая Отечественная война... Великая Победа... Эти события и подвиги остались под слоем 75-летней истории. Но под этими слоями ещё живы подвиги наших героев, спасших человечество от уничтожения, которые до сих пор не забыты в сердцах народа, в сердце страны, золотыми буквами вписаны в историю мира. Мы должны не забывать их, уважать ветеранов войны, тружеников тыла, передавать их в будущее поколение. Мы должны воспитывать в себе чувство гордости и интереса к героям, не жалеющим жизни за Родину; знакомиться с удивительным прошлым деревенских детей военного времени. Писатель Габдулла Галиев в своих произведениях смог отражать реальную картину деревенской жизни в годы Великой Отечественной войны. Прототибом главных героев являются писатель сам или деревенские девочки и мальчики 12-14 лет, которые пережили всю тяжесть сельской работы на своих маленьких плечах. У детей военного времени практически не было детства. Они испытывали и голод, и холод. Война проникла в судьбы детей, отняла у них надежду и мечты, лишила счастливого детства. Но, видя трудности в жизни, они жили достойно. У них в сердцах было лишь одно желание: “Чтобы не было войны!” Именно с этой точки зрения произведения писателя Габдуллы Галиева актуальны для широкой публики и сегодня.

Объектом исследования стали 2 повести и 4 рассаказа писателя-земляка Габдуллы Галиева.

Цель проекта: Чтение и анализ произведений на тему войны; обобщение их в форме эссе и представление для широкой аудитории.

Задачи по достижению цели проекта:

1. Сбор информации о творчестве писателя-земляка Г. Галиева.

2. Чтение рассказов и повестей писателя.

3. Определение основополагающих тем произведений.

4. Обобщение и подготовка творческой письменной работы (эссе).

5. Выбор представления результатов.

6. Публичное выступление, представление результатов ИИП.

7. Представление творческой работы-эссе для широкой аудитории.

Социальная значимость данного проекта заключается в том, что ценить и уважать борьбу за мир – это наша обязанность. Полезно знать сегодняшней молодежи о славном прошлом нашей страны, о выдающихся личностях, их пламенных творческих путях.
























Основная часть

Кеше кайда гына яшәмәсен, кем генә булып эшләмәсен - күңеле белән ул үзен туган ягыннан аерылгысыз сизә. Башына кайгы килгәндә кайгыларыңны уртаклашырга, матур илләр күреп сокланганда чагыштырып карарга, дәрәҗләргә ирешкәндә уңышларыңны күрсәтергә, зур эшләргә көчең бетеп егылганда өр-яңадан көч алырлык туган ягың кирәк. Туган ягың сине аңлый, бервакытта да кире какмый. Бик күп вакыйгаларга да шаhит туган ягым. Чөнки илдә барган бер генә вакыйга да аны читләтеп үтми. Сулар күңелләргә матурлык сеңдереп ага да ага. Алар яздан көзгә, кичәдән бүгенгегә, бүгенгедән иртәгәгә таба ага. Нинди генә чорда яшәсәк тә, туган ягыбызның бай тарихын, үткәнебезне, мәдәниятебезне онытырга хакыбыз юк.

Һәркемгә тормыш агышында югалмыйча, үз урынын табу hәм билгеләү өчен үткәнебезне белү кирәк. Кеше җирдә яшәгәндә язмышы, тормышы, каян килүе, кая китеп баруы хакында уйланмый гына булмыйдыр. Мин дә уйланам...

Сорауларга җавап эзләп, якташ язучыларыбызның китапларын кулыма алам. Ә туган ягым талантларга бай минем. Үзе кургән, кичергән вакыйгаларны чын, матур калыпка салып, әдәби геройның холык-фигыле, эш-гамәле, уй- хисләре рәвешендә бирә алу сәләтенә ия язучы Габдулла Галиев әсәрләре кечкенәдән үк минем өстәл китабыма әйләнде.

Якташ язучымның үзенең тормыш юлы да сокланырлык hәм күпләргә үрнәк. Габдулла Галиев 1928 нче елны Әгерҗе районы Кырынды авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. 1943 нче елда авыл мәктәбен тәмамлап, Алабуга шәhәрендә берьеллык ветеринария курсларында укып кайта. Алты ел колхозда ветеринар hәм зоотехник булып эшли. 1952-1955 нче елларда Алабуга медицина училищесында янә укып, медицина фельдшеры белгечлегенә ия була. 1989 нчы елга чаклы (пенсия яшенә җиткәнче) районның Балтач участок хастаханәсендә фельдшер, Кырынды, Татар Шаршадасы авылларында медицина пункты мөдире вазифаларын башкара. Ә 85 яшендә Алабугада университет (КФУ) тәмамлап, Россиянең иң өлкән студенты буларак Рекордлар китабына кертелә. Авыл халкы аны яратып, “безнең Ломоносов” дип йөртә.

Яза башлавы алтмышынчы еллардан. Баштарак район газетасында зарисовка, очерклар белән катнаша. Тора-бара сәхнә әсәрләре язуга күчә: “Яшел алан”(1962), ”Айдар”(1965), ”Солдат кайтты”(1974) пьесаларын иҗат итә. Аларның икесе Минзәлә татар дәүләт театры сәхнәсендә гөрләп бара. Тиздән ”Гөлгенә”, “Минем әбием” пьесалары да сәхнәгә менә, халык арасында абруй казана. Габдулла Галиев күп кенә җырлар авторы да. Аның “Әгерҗе”, "Кырынды таулары”, “Иж буеның айлы кичләре”, "Килерсеңме, иркәм”, “Иж буена” дигән лирик җырлары төбәгемдә уза торган бер генә җыенда, концерт- кичәдә дә яңгырамый калмый.

Шулай да, Габдулла Галиев - иң элек язучы, проза өлкәсендә үз юлын тапкан әдип. Бала hәм үсмер чаклары сугыш чорына туры килгән бик күп милләттәшләре кебек, ул да кечкенәдән эшкә җигелеп үсә: ат җигеп җир сөрә, колхоз тракторлары өчен ерак җирләрдән ягулык ташый, көзләрен элеваторга ашлык илтә, кышларын Лубян урманнарында агач чыгара. Якташым - үзе күргән, кичергән тойганнарны, матур калыпка салып, әдәби геройның холкы, гамәле, уй-хисләре рәвешендә бирә алу сәләтенә ия язучыларның берсе. Яраткан темасы - сугыш чоры авылы. Сугыш елларында аякка басып килүче авыл малайларының язмышын барлык нечкәлекләре белән укучысына җиткерә.

“Гомерем азагына чаклы онытылмаслык итеп күңелемне тетрәткән бу вакыйга яшүсмер чагымда, авыр сугыш елларында булды.” Әлеге юллар белән башланып китә Габдулла Галиевнең “Үкенеч” әсәре. Күңелне тетрәткән нинди вакыйга! Ни өчен ул онытылмый? Укучы сорауга җавапны әсәр юлларыннан эзли. Илдә барган афәт авылның олысын да, кечесен дә читләтеп үтми. Авыл кешесе бу михнәтне үз җилкәсендә татый. Бигрәк тә, Рафик, Рафика кебек яшүсмерләргә авырга туры килә. Эшнең йорттагысы да, колхоздагысы да алар өстендә. Җитмәсә, укуны да калдырмаска кирәк. Киң күңелле Рафик әтиләре сугышта үлгән, әниләре авыру Рафикага бик теләп булыша. Кышкы буранлы көндә аларның урманга утынга баруларын, адашуларын, Рафиканы туңудан саклап калу өчен, хәтта аягындагы йон оекларына кадәр салып бирүен тетрәнмичә искә алу мөмкин түгел. Авырлыклар белән барса да, тормыш туктап тормый. Сынау арты сынау килә. Сынауның иң зурысы Рафик җилкәсенә төшә hәм аның өчен гомерлек үкенеч булып кала. Үкенеч...

Күңелгә Габдулла Галиевнең кызы Наилә Галиеваның шигырь юллары килә.

Һәркемдә дә төрле-төрле язмыш,

Ниләр генә бүләк итми тормыш.

Кала белү кирәк кеше булып,

Үкенечсез булсын соңгы сулыш.

Нинди күңел ярасы Рафикка тынгылык бирми соң?! Ә вакыйга болай була. Сугыш тәмамланырга уйламый, халык ачыга. Язгы бер көндә котылу чарасы табылган кебек була: кешеләр, кырда калган башакларны җыеп, ипи пешерәләр. Шуннан агуланып бик күп кеше үлә hәм ашыгыч рәвештә ярдәм йөзеннән май заводыннан сөт ризыклары бүлеп бирелә. Ә йөкне алып кайту Рафик белән сугыштан калган Зиннәткә йөкләнә. Күрәчәге булгандыр инде, үзе дә сизмәстән, Рафик нәфесенә баш була алмаучы Зиннәтнең чанасына утыра. Юлда Зиннәт ризыкның бер өлешен самогонга алмаштыра, Рафикны да эчәргә күндерә. Моның аянычлы нәтиҗәсе икенче көнне билгеле була. Күпләргә, шул исәптән Рафикаларга да өлеш чыкмый кала. Белмим, шуның нәтиҗәсеме, Рафика үлә.

“Рафиканың гәүдәсен кабергә иңдергәч, аның бәхиллеген сорап, ләхет балчыгын кабергә төшердем. Күңелемнән сорасам - ялварсам да, акылым:” Юк сиңа бәхиллек! Синең кебекләргә бәхиллек тә, мәрхәмәт тә юк!” - дип тукып торды... Мин еш кына:” Үкенечтән дә авыр нәрсә бармы икән?” - дип уйлана торган булып калдым.” Әсәрнең соңгы юллары. Әлеге юлларны кабат-кабат укыйм. Күңелемдәге сорауларга җавап эзлим. Рафик урынында булсам, мин нәрсә эшләр идем? Рафик кебек битарафлар аркасында тормышта әхлаксызлык көннән-көн канат җәя түгелме соң? Бүгенге көн укучысын да уйландырырлык менә шундый сораулар куя автор үз укучысы алдына.

Уйларымның очы юк, күңлемә сорау артыннан сорау ява. Якташым Раушания Байтимерова шигырь юлларын берөзлексез кабатлыйм.

Тормыш юлы бик катлаулы,

Ялгыш арты туа ялгыш.

Абынасың, сөртенәсең -

Сыный сине шулай язмыш.

Кайсы юлдан китү дөрес?

Сорауларның hич юк саны…

Җавап эзләп, тынгы тапмый

Бәргәләнә кеше җаны.

Заманага, авырлыкларга сылтамыйча, кеше булып калсам иде.

Онытылмаслык 1418 көн, 1418 төн... Зур сынаулар... Авырлыклар... Якташ язучымның “Кырык дүртнең буранлы кышы” хикәясен мин тыныч кына укый алмыйм. Ике үсмер малай яз сулышы сизелә башлаган февраль урталарында Лубян леспромхозына агач чыгарырга җибәрелә. Атлар ач, хәлсез. Алда ниләр көтә! Юлда удмурт авылына кунарга тукталалар. Сугыш башланыр алдыннан гына үз авылы егете Никулайга кияүгә чыгып, сөйгәне белән дүрт кенә көн яшәп калган Вера язмышы күңелләрне тетрәндерерлек. Вера нинди генә кимсетелүләргә эләкми... Ә ипинең нәрсә икәнен дә белмәүче авыру баланы нәрсә көтә!? Авыр хәлдәге кешеләрне кимсетүче вак җаннар арасында Игнат дәдәй кебек мәрхәмәтле җаннар да бар. Җитмеш өч яшьлек карт унсигез яшьлек хатынны үз канаты астына алмаса, Вера сугыш афәтеннән исән чыга алыр идеме, юкмы!? Урман кискәндәге фаҗигалар турында уку күңелдә авыр эз калдыра. Ә шул авыр юлны үткәндә, кеше булып кала алган якташларымның сабырлыгына сокланмый мөмкин түгел. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк бүгенге буынга.

“Атлар да елыйлар икән” хикәясенең исемен укуга ук мин уйга калдым. Автор белән бәхәскә кердем. Атлар елыймы инде?! Сугыш афәте ундүрт- унбиш яшьлек үсмерләр белән бергә хайваннарны да нинди генә газапларга салмаган. “Гали, нишләргә белмичә, арбасы тирәсендә йөгергәләде. Юлда аунап яткан ниндидер тимер кисәгенә абынып тәгәрәп китте, бәрелүдән күзеннән очкыннар чәчрәде. Шул вакыт кинәт барлык газап-михнәтләре өчен кемнәндер үч аласы килеп котырынып ачуы чыкты hәм, үзен-үзе белешмәстән, йөгереп барып, арба төбеннән чыбыркысын тартып алды да ярсый-ярсый атын кыйный башлады. “Бу рәхимсезлек түгел, ә нәрсә эшләргә белмәгәннән. Атларының да, үзләренең дә аягөсте басып торырлык та хәлләре калмаган. Юеш чабата эчендәге аяк бармаклары кызышуга түзәрлек түгел. Ач. “Субатажниклар” дип каршы алган hәм тагын дүртенче басуга чыгарып җибәргән рәискә күңелдә нәфрәт хисләре генә. “Карлыгачым!..Җаным!..Гафу ит мине! ... Атның күзләрендә эре яшь бөртекләре куреп, Гали тетрәнеп китте, бәгыре телгәләнде. Аңа кушылып Карлыгач та елый иде.” Атлар да елый икән шул. Яраларны вакыт кына төзәтә, диләр. Сугыш беткәнгә 75 ел була. Ләкин яралардан әле дә кан саркый. Яралары бик тирән шул...

Бүгенге көнгә багышланган “Әпүк” хикәясендә дә күңелләрне тетрәндергән сугыш еллары искә алына. Онытырлыкмы соң ул көннәр... 1943 ел. ТБУМны тәмамлаучы егерме укучыга мәктәп директоры “сюрприз” әзерли. Моның өчен аңа атналар буе район юлын таптарга, бик күп түрәләрнең ишеген кагарга туры килә. Сюрприз - бер конфет. Мансур, бик тә конфет белән чәй эчәсе килсә дә, әнисенә алып кайтырга уйлый. Ләкин Вәсилә утырырга тиешле урында конфет булмау аны сискәндереп җибәрә. Мансур кесәсендәге конфетын Вәсиләгә бирә, әле карак исеме дә күтәрә. Дусты Рәсим ялгышын таный, гафу үтенә. “Минем эчемдәге ачуым hаман да басылмаган иде әле... Ләкин шул вакыт Рәсимнең:” Әттә сугыстан миңа салкан алып тайта, ләхәтләнеп асалмын”, - дия-дия сөйләнеп уйнап йөргән, конфет, прәннек дигән нәрсәне бер тапкыр да күрмәгән, тәмен татымаган, ябык, какча битле энесе күз алдыма килеп басты...” Сугыш чоры балалары, өлкәннәре - барсы да мәрхәмәтлелек үрнәге.

Сугыш! Никадәр кайгы-хәсрәт, югалту, бәхетсезлек китерде халкына. Бәхетен урлап, рухын сындырырга, юк итәргә, колга әйләндерергә, кешеләрне тезләндереп, алар өстеннән хакимлек итәргә теләде ул. Ләкин илебезнең батыр уллары бу авыр сынауларны лаеклы үтте. Якташымның “Сандугач” повесте шул батырларыбызның берсенә багышлана. Әсәр әти-әнисен бер тапкыр да күрмәгән, балалар йортында үскән Абдулла турында бара. 1940 елда аны балалар йортыннан Уфадагы җир төзелеше техникумына укырга озаталар. Унҗиде яшьлек егет хыял канатларында оча. Ләкин июнь аеның якшәмбе көнендә Агыйдел буена ял итәргә төшкән Абдулланың канатлары каерыла. Сугыш башлана. Икенче көнне үк аны фронтка озаталар. Сөйгәне Гөлчирә гомергә көтәргә антлар биреп елый-елый саубуллаша. Мәскәү янында хәрби өйрәнүләр башлана. Сугыш дигән нәрсә белән аңа өйрәнүләр беткәнче үк очрашырга туры килә. Смоленск шәһәренә җитәрәк немец самолеты Абдуллалар утырган эшелонны бик каты бомбага тота. Бу мәхшәрдән ул исән-имин чыга. Көннәрнең берендә берничә сугышчыны разведкага җибәрәләр. Плен... Андагы кыйнаулар, җәберләү сугышчы аңын югаткач кына тукталып тора. Әсирләр баракларга сыеп бетми, яртысыннан күбесе ачык һавада тора. Салкын тиеп авыручылар да, үлүчеләр дә бик күбәя. Сугышның алгы сафында торып, илен сакларга әзер торучы әсирләр үзләренең аянычлы хәлләреннән бик хурланалар. Ничек качарга... Һәркөн уйларында шул. Абдулла да акылдан язарга җитеп бары качу турында гына хыяллана. Көннәрдән бер көнне бу хыялы тормышка аша. Кача, ләкин... “Фашистларның әсирләрне овчаркалардан талатканнарын күргәнем бар иде.Этләр корбаннары өстенә ач бүреләр кебек ташланалар. Бу талату әсирнең үлеме белән тәмамлана торган иде. Мин тиз генә кулларым белән битемне каплап, йөзтүбән әйләндем. Овчаркалар яман ырылдап мине таларга керештеләр. Алар җилкәмнән, терсәкләремнән кабып мине чалкан әйләндерергә тырышалар... Этләр мине чалкан да, йөзтүбән дә әйләндереп йөртә башладылар... Иңбашларым, аркаларым ут белән өтеп алган кебек әрни. Ике як терсәгемнән эт тешләгәч, шул урыннар сызлавыннан бөтен тәнем калтырый, күңелем болгана... Мин караңгы бушлыкка чумып, юкка чыктым.” Киредән лагерь. Икенче көнне өч әсирне, рейх законнарына буйсынмаганнары өчен, атарга хөкем итәләр, үзләренә кабер казыталар. ” Ниһаять, кабер казылып бетте. Минем аяк өсте басып торырлык көчем калмаган иде инде. Безне каберебез кырыена тезеп бастырдылар. Башымны Васяның иңбашына салдым. Авып китәргә ирек бирмәс өчен Вася минем билемнән кочып алды. Әнә шулай өчебез дә кочаклашып бастык та үлемебезне каршы алырга әзерләндек... Ышанасыңмы, энекәш, миңа шул иң тетрәндергеч минутта кинәт илһам килде. Башымны югары күтәрдем дә бар көчемә сандугач булып сайрый башладым. Яшел аландагы тынлыкны ярып сайраган сандугач тавышы фашистларны бер мәлгә өнсез калдырды. Безгә төбәлгән автомат көпшәләре кинәт калтыранып куйдылар. Ә мин бөтен осталыгымны җигеп, өздерә-өздерә сайрадым да сайрадым. Бу минем газиз туган илем белән, сөйгәнем Гөлчирә белән хушлашуым иде. Бу минем якты кояшым белән, җиһан белән хушлашуым иде.” Шушы таланты аны үлемнән алып кала. Тагын лагерь... Тагын качу... Ниһаять, партизаннарга эләгү. Ләкин әсирлектә булган кешегә ышанычны яулау җиңелләрдән булмый. Варшаваны азат итү өчен барган сугышта, минага эләгеп, каты яралана. Бик катлаулы операцияләр кичереп, Абдулла абзый 1945 елның 30 апрелендә госпитальдән чыга. Иректә инде аны башка сынаулар көтә. Сөйгәне Гөлчирә сугышта вафат, әсирлектә булган кешене һәр җирдә шикләнеп каршылыйлар. Шулай әсирлектә булу Абдулла абзыйны һаман эзәрлекли. Кая барып урнашырга белмәгән көннәрдә язмыш аны Әгерҗе районы Чишмә авылында төпләнергә мәҗбүр итә. Һәр елны Сабантуйда Абдулла абзый сандугач булып сайрый. Күпләр моны бер мавыгу дип уйлаганнардыр инде, ә бу моңга күпме әрнү, сагыш, бер бөтен гомер салынганын Абдулла абый үзе генә белә шул. Тормышының иң күңелле мизгелләре дип ул Мәскәүдә Зур театрда чыгыш ясавын исәпли. “Сәхнә бер мизгелгә тынып калды. Мин яңадан сайрап җибәрдем. Сайравымны бөтен зал алкышларга кереште. Мин тагын да дәртләнебрәк, тагын да илһамланыбрак сайрадым... Хөкүмәт ложаларындагы җитәкчеләр аяк өсте торып кул чабалар, зал гөр килеп тора. Ә мин куанычымнан ни эшләргә белмим, күзләремдә шатлык яшьләре... Ә үзем күңелем белән уйлыйм: “Илаһым! Кемгә бу алкышлар. Миңамы? Кырык икенче елда хәтта фашистның да йөрәген эретә алган сандугачкамы?” Үз халкымның милли культурасына өлеш кертүемнән тагын да илһамланып, очынып-очынып сайравымны дәвам иттем. Үз халкының, үз милләтенең культурасын башкаларга күрсәтүче кечкенә сандугачның иң бәхетле мизгелләре иде ул, энекәш.” Гомеренең соңгы көннәренә кадәр Абдулла абый авылдашлары, якташлары өчен Сандугач булып калды. Өлкәннәр өчен ул Сандугач, ә яшьләр өчен ул Сандугач абый иде. Бу образ язучының хыял-фантазиясе ярдәмендә түгел, ә тормышның үзеннән, сугыш чынбарлыгыннан алынган. Сугышның иң авыр шарларында да сынмаган, беркайчан да кешелек сыйфатларын җуймаган татар егете Абдулланың, ватандашларыбызның үлмәс батырлыгын безнең онытырга хакыбыз юк!

Г.Галиев “Акбәкәл” хикәясендә дә сугыш чоры балаларының ачы язмышын сурәтли. Әсәрдәге вакыйгалар Бөек Ватан сугышының өченче елы якынлашып килгән май аеның урталарында була. ” Авыл читеннән сызылып кына таң атып, яктырып килгәндә Габделхәйләр капкасыннан бригадир Шәяхмәт абзый килеп керде. Габделхәйнең чоланда йоклаганын белгәнгә күрә, тамагын кыргалап, туры чоланга үтте. Урын өстендә кул-аякларын як-якка ташлап изрәп йоклап яткан какча йөзле, җилкә сөякләре калкып торган арык гәүдәле малай каршына иелде дә сугыштан исән кайткан бердәнбер сул кулы белән тегенең җилкәсенә төрткәләп уятырга кереште.

- Габделхәй, улым, тор әле, тор.

Кичтән эңгер-меңгердә генә тырмадан эт булып алҗып кайткан Габделхәй, уятканны яратмыйча, сузып-сузып ыңгырашты.” Үсмер малай ишетеп кенә белгән Субай дигән авылга чаналар алып кайтырга барырга тиеш була. Атлар юк. Тырмадан гына кайткан колынлы бия белән Габделхәй юлга чыга. Җылы урында иркәләнеп йоклап ятасы үсмер ач ат белән билгесез юлга кузгала. Туры бия ач булганга, егет кунарга калмый, төнгә каршы кайтырга чыга. Атны ял иттерергә туктаган чакта, аларга бүреләр ташлана. Уйларга да куркыныч. Атын, колынын, үзен бүреләрдән ничек саклап калуын һәм шул вакытта малайның ниләр кичерүен без күз алдына да китерергә куркабыз. Ә сугыш чоры балалары моны үз җилкәсендә татыган. Ниләр генә күрергә, ниләр генә кичерергә туры килмәгән аларга. Зур сынаулар, авыр юллар аша үткәннәр, чиксез күп югалтулар белән җиңү таңын каршылаганнар. Җиңел бирелмәгән илебезнең тынычлыгы, шуңа күрә без аның кадерен белергә тиешбез.

Заключение

Закончив свой проект, я могу сказать, что все из того, что было задумано, получилось. Цель проекта достигнута. Во время работы над этим проектом мне было очень легко читать произведения Г. Галиева, но анализировать их было сложнее. Прочитав и анализируя произведения писателя-земляка Габдуллы Галиева я много узнала о деревенской жизни в годы войны и о жизни детей военных лет. Мне навсегда запомнились судьбы деревенских детей военного времени. В процессе написания проекта я научилась думать, рассуждать. В своем эссе я сравнивала жизнь подростков военных и нынешних лет. Работа над проектом показала мне, что сегодня (именно для нашего поколения!) произведения о войне имеют настолько социальную важность. Если читать произведения Габдуллы Галиева снова и снова, интерес к истории родного края возрастёт, усилится чувства гордости за наших героев- земляков, за стойкость наших дедов и прадедов.

Я довольна своей проектной работой, так как прочитала много произведений Габдуллы Галиева, достигла намеченной цели. Свою творческую работу-эссе представила и для широкой аудитории: отправила на информационо-издательский центр УР “Янарыш”, на редакцию журнала “Казан утлары” РТ. Пришла к следующему выводу: я продолжу изучить творчество Г. Галиева. Там еще много интересных тем, например, любовь к родному языку, сохранение общечеловеческих ценностей, проблемы смешанных браков.

Произведения Габдуллы Галиева заняли достойное место в сердцах читателей и получат дальнейшее развитие.





Список использованной литературы

1. Галиев Г.Г. Раскаяние (Үкенеч ). Повести. Казань: Татарское книжное издательство, 1995. - 95 л.

2. Галиев Г.Г. Буранская зима (Кырык дүртнең буранлы кышы). Повести, рассказы. Казань: Татарское книжное издательство, 2006.- 207 л.

3. Галиев Г.Г. Рана сердца (Йөрәк ярасы). Казань: Татарское книжное издательство, 2012. - 287 л.

4. Галиев Г.Г. Мой дед пасечник (Минем бабам умартачы). Рассказы. Ижевск: Издание для младшего и среднего школьного возраста, 2005. - 120 л.

5. Галиев Г.Г. Дети хазрата (Хәзрәт малайлары). Повести, рассказы. – Казань: ТКИ, 2002. – 223 л.

6. Күңел чишмәләре. Сборник. Агрыз: Татарское книжное издательство, 2012. - 174 л.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!