СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүдә Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләренең роле."

Нажмите, чтобы узнать подробности

"Бала ак кәгазь кебек, аңа төрле нәрсә язарга мөмкин. Шуңа күрә яхшы тәрбияне дә, яман юлга бара торган бозык тәрбияне дә кабул итәргә мөмкин" Р. Фәхретдин.

Просмотр содержимого документа
«"Яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүдә Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләренең роле."»


Сабирҗанова А.Р.

«Татарстан Республикасы

Зеленодол муниципаль районының

Күгәй башлангыч гомуми белем бирү-

балалар бакчасы» муниципаль бюджет

гомуми белем бирү учреждениесе



Яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүдә Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләренең роле.

“Бала ак кәгазь кебек, аңа төрле нәрсә язарга мөмкин. Шуңа күрә яхшы тәрбияне дә, яман юлга бара торган бозык тәрбияне дә кабул итәргә мөмкин”

.Р. Фәхретдин.

Шәхеснең камильләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек- электән исбатлап килгән. Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Кая барабыз? Урлашу, алдашу гадәти күренешкә әверелеп бара. Гасырлар буена буыннан-буынга күчеп килгән намуслылык, шәфкатьлелек, бер-береңә ярдәм итү, үз ихтыяҗыңны башкаларныкыннан өстен куймау кебек әхлакый хәзинәләр аяк астына салып таптала, онытыла башлады. Илдәге аяныч хәлдә яшь буында кешелеклелек сыйфатларын саклап калу өчен бердән-бер юл, таяну ноктасы – әхлак тәрбиясе бирү.

Дөрес тәрбияне ничек бирергә соң? Теләсә нинди тәрбия түгел, тиешле дөрес тәрбия бирү юлын, мин, гомер буе тәрбия эшенә зур әһәмият бирүче Ризаэддин Фәхретдин хезмәтләрендә таптым. Ул төрки татар тарихчысы, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм әдип, гомумән, Русиядәге төрки халыклар тарихында күп хезмәтләре һәм фидакарь гамәлләре белән тирән эз калдырган шәхес. 

Изгелек, Кешелеклелек, Намус, Сафлык, Гаделлек, Яхшылык һәм башка бик күп күркәм төшенчәләрне эченә алган, бозык эшләрдән тыелып, яхшы эшләр генә эшләргә өндәгән кануннар тупланмасы - аның, дин әһеле булудан тыш, чын галим икәнлеген күрсәтеп тора. 

   Р.Фәхретдиннең шундый канатлы сүзләре бар: «Балачакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас». Димәк, кеше тормышында иң мөһим булган, иң гүзәл сыйфатларны – әхлак нигезен – без балалар бакчасыннан алып сала башларга тиешбез.

Киләчәккә өмет белән карау, ышаныч белән яшәү, бәхетле булырга омтылу Коръән сүрәләрендә, пәйгамбәрләребез хәдисләрендә тирән яктыртылган. Тик аларны бала күңеленә ятышлы итеп аңлата белергә генә кирәк.

  Тәрбияле бала нинди әхлакый таләпләргә җавап бирергә тиеш? Менә шушы сорауга балаларга да, аларның ата-аналарына да, укытучыларга да, барлык тәрбиячеләргә дә аңлашырлык гади телдә тасвирлап бирә галим. Бу хезмәтнең кыйммәте тагын шунда, ул 7 яшьлек яисә башлангыч сыйныф укучысын күз алдында тотып язылса да, аның әхлакый тәэсире моның рамкасы белән генә чикләнми, бәлки балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрдән алып югары сыйныф укучыларына карата да бертигез дәрәҗәдә кулланыла.

Тәрбия темасына багышланган дәреслекләрендә Р. Фәхретдин: яшь буынны тәрбияләү эше – ул бик мөһим социаль мәсьәлә һәм ул үзенә укучыларның вә ата-аналарның даими игътибарын таләп итә”, – дигән фикерне әйтә, җаны-тәне белән чын күңелдән шуларны аңлатырга тырышып яши.

Яшь буынны яхшы сыйфатлы мәдрәсәләрдә укытып һәм югары әхлак сыйфатларына ия булган мәдәниятле кешеләр  итеп тәрбияләп, олы тормыш юлына әзерләүне Р.Фәхретдин, бөтен җәмгыятьнең иң изге, иң җаваплы, иң мөһим эше дип карый. Шул сәбәпле, татар җәмәгатьчелегенә бу юнәлештә дөрес һәм кирәкле эшчәнлек алып бару өчен китапларының әһәмияте бик зур һәм без, мөгаллимнәр өчен- чын табыш. Чыннан да, галимебез тәрбия эшенә җитди карашта булган. Теләсә нинди тәрбия генә түгел, ә тиешле, дөрес тәрбия бирү юлын кайгырткан. Аның кайсы гына хезмәтен алып карасаң да, аларның һәрберсендә тәрбияле кеше башкалардан өстен куелып бирелә, чөнки һәрвакыт тәрбияле кешедән үрнәк алалар , аны мактыйлар, хөрмәт итәләр. Р.Фәхретдинның әлеге хезмәтләрендә бүгенге көнгә туры килердәй асыл үрнәкләр, күркәм нәсихәтләр, киңәшләр бик күп. Бу әсәрләр һәр гаиләдә, һәр ата –ананың өстәлендә булырга тиеш. Әгәр дә без Р.Фәхретдинның өйрәткән кагыйдәләренә нигезләнеп яшәсәк, тормышыбыз тыныч, балаларыбыз күркәм булыр иде.

  Үзенең “Тәрбияле бала” исемле китабының иң башында мәшһүр галимебез тәрбияле баланың нинди булырга тиешлеген, андый баланың җәмгыять өчен нинди зур байлык икәнлеген күрсәтеп, болай дип яза: “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә –тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала дөнья байлыгына да бирелми һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алыштырылмас – аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушмасалар , бәяхас хурларлар  вә кимсетерләр генә.”[1, 30б.]

Сөйләм, киенү әдәбе, өстәл янында, кунакта үзеңне дөрес тоту , туганннарга, дусларга карата әдәплелек кагыйдәләрен балалар тыңлап кына калмыйлар, ә бәлки үзләре дә бер- берсенең кимчелекле якларын күрсәтеп, шул кимчелекләрне төзәтү өстендә эшләргә тырышалар.

Р. Фәхретдинның “Гыйлем –күңел күзен ачар, наданлык караңгылыгын җибәрер, олы дәрәҗәләргә ирештерер, дошманнарга каршы корал булыр, тереклекне саклар, дөньяда тору юлларын белдерер, йорт эчендә ни рәвештә булырга кирәклеген өйрәтер. Гыйлем галимнәрнең зиннәте, адәмнәрнең хөрмәте булып, һич бетми торган байлыктыр”, сүзләрендә никадәр мәгънә, хакыйкать. [3, 26б.]  

“Мәктәп әдәпләре” хезмәтендә шундый  нәсыйхәтләр бар: “мәктәпкә баргач  әдәпле генә үз урыныгызга утырыгыз, дәрес вакытында сөйләшмәгез, гыйлем өйрәнү өчен ихлас тырышыгыз, әдәп өйрәнегез, күркәм холыклы булуны олы бәхет дип белегез. Китап, кәгазь һәм башка язу әсбапларыгызны чиста тотыгыз, каләмегезне киемегезгә сөртмәгез”.[3,22б.]  Әлеге нәсыйхәтләрне мин үзэшемдә кулланма итеп алам.

   Бүгенге көндә балаларда күрергә теләгән   мөһим сыйфатларның берсе –әдәп, гүзәл әһлак, һәм хая, ягъни оялу, начар эшләрдән саклану, тартыну дигән сүз. “Әдәпле кеше башкалар белән яхшы яшәр, олыларны хөрмәт итәр, кешеләргә рәхим – шәфкать күрсәтер. Андый кеше үзен түбәнәйтә торган хәрәкәтләрдән ерак торыр. Мондый эшләргә очраса, оялыр, бите кызарыр”,- дип яза Р. Фәхреддин.

Әлеге сыйфатлар “Тәмле сүз”, “Туган көндә” әсәрләрендә төп теманы алып тора.

“Баланың тәрбияле икәнлеге ашарга утырганда бик беленер. Тәрбияле бала зурлар күрсәткән урынга туры гына утырыр, бүлеп бирсәләр шуны ашар, кирәк булса дәһи яхшы гына итеп сорар.  Ашаганда һич ашыкмас, икмәк валчыкларын читкә төшермәс. Ашны ашъяулыгына вә үзенең киемнәренә түкмәс. Мондый балаларны һәркем яратып вә мактап сөйләрләр.” [3, 9 б.]

Бүгенге көндә актуаль проблемаларның берсе булып балаларның ата-аналарына , гомумән, өлкәннәргә карата мөнсәбәтнең үзгәрүе. Балалар ата-аналарны  тыңларга, хөрмәт итәргә, аларга рәхмәтле булырга тиешләр. Мондый мөнәсәбәт кешенең табигатенә үк салынган. Ана кешегә аеруча игътибар кирәк, чөнки төп авырлык аның җилкәсенә төшә.  Әгәр балада эгоизм, ялкаулык, ялганлау кебек начар сыйфатлар күренсә,бу – хәвефле сигнал. Әлеге сыйфатлардан шәфкатьсезлеккә  ерак калмый. Шәфкатьсезлек кансызлыкны китереп чыгара.

      “Әй, хөрмәтле балалар! Сезнең ата вә аналарыгыз сезгә иң авыр вә мәшәкатьле хезмәтләрен иттеләр вә һаман да итәләр. Һәрвакыт сезнең өчен Аллаһы тәгаләгә ялваралар вә дога кылалар. Моның өчен һәрникадәр аларның хезмәтләренә катышмавыгыз вә мәшәкатьләренең хакын үтәвегез мөмкин булмаса да, һаман аларга хөрмәт күрсәтүче булыгыз!”- дип яза Р.Фәхретдин үзенең хезмәтендә”.[1,43б.] “Уллар” хикәясен мин Р.Фәхретдинның әлеге сүзләрен аңлау, геройларга бәя бирү өчен кулланам.

Тәрбияче буларак минем бурычым: үз халкымның мәдәниятен, гореф- гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәтү, балаларда тәрбиялелек, тугрылык, намуслылык кебек әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.











Кулланылган әдәбият исемлеге:

  1. Мәшһүр мәгърифәтче – галим, педагог Ризаэддин Фәхретдин мирасын укыту –тәрбия процессында файдалану. II кисәк.- Казан: “ Школа”  нәшр., 2006.-200 б.

  2.  Фәхретдин Р.Р.  Балаларга үгет- нәсыйхәт/Р.Р. Фәхретдин  - Казан: “Дом печати” нәшр., 2001.- 192 б.

  3.  Фәхретдин  Р.Р.  Гыйлем әхлак./Р.Р. Фәхреддин//  Идел.- 2002.- №4.- 58-60 б.





. Укуларда катнашу өчен гариза түбәндәге формада җибәрелә:

Сабирзянова Альмира Рашидовна

Зеленодол муниципаль районы “Күгәй башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе- балалар бакчасы” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.

1 нче кв.категорияле тәрбияче

422516, Татарстан Республикасы,Зеленодол районы,Күгәй авылы,Хайруллин урамы,11 а йорты

Телефоны: 2-50-02. Тел/факс(84371) 2-50-02


E-mail:[email protected]


Эшнең темасы: «Игелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре игәрсез» (Тәрбия өлкәсендә Р.Фәхретдин хезмәтләре).



Техник чаралар кирәк булачакмы? Юк.





















Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!