СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

География дәресләрендә заманча технологияләр кулланып укучыларның танып белү эшчәнлеген үстерү

Категория: География

Нажмите, чтобы узнать подробности

"География дәресләрендә заманча технологияләр кулланып укучыларның танып белү эшчәнлеген үстерү" .Фаляхиева Нурфия Рифатовна, Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбенең беренче категорияле география укытучысы 2019, Мамадыш

Просмотр содержимого документа
«География дәресләрендә заманча технологияләр кулланып укучыларның танып белү эшчәнлеген үстерү»




География дәресләрендә заманча технологияләр кулланып укучыларның танып белү эшчәнлеген үстерү




Фаляхиева Нурфия Рифатовна

Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбенең

беренче категорияле география укытучысы



2019, Мамадыш

Заман таләбе укытучыларга яңа мәгълүмати технологияләр белән хәбәрдар булуны, аларны гамәлдә нәтиҗәле куллана белүне сорый. Белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрү укыту процессының яңа, тагын да нәтиҗәлерәк технологияләрен эзләүне, дәресләрдә куллануны таләп итә. Шуңа дә хәзерге көндә белем бирүдә төрле заманча технологияләр кулланыла.

Методик тема: география дәресләрендә заманча технологияләр кулланып укчыларның танып белү эшчәнлеген үстерү.

Теманың максаты: белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү.

Заманча технологияләр белән укыту -уку процессын яңача оештыру дигән сүз. Аның мөһим мәсьәләләре булып өйрәнелә торган фәнгә кызык​сыну уяту, танып-белү активлыгын үстерү, аралашу про​цессында үзара аңлашу һәм ярдәмләшү мохите тудыру, укучыларның иҗади сәләт​ләрен ачыклау һәм үстерү тора.

Дәресләрдә нәрсәләргә игътибар итәргә, нинди яңа алымнар кулланганда нәтиҗәгә ирешеп була? Ничек үзебез биргән мәгълүматны укучы хәтерендә калдырырга, тормышта, яңа шартларда кулланырга өйрәтергә? Алга таба ул бу белемнәрне кайда кулланачак? Башта үзебезгә шушы сорауларга җавап табарга кирәктер, минемчә.

Информацион технологияләрне куллану формалары:

1. Әзер электрон продуктларны куллану. Белем бирүнең сыйфатын яхшырта, күрсәтмәлелек принцибын ачык итеп тормышка ашырырга ярдәм итә.

2. Мультимедиалы презентацияләр куллану. Уку материалын тиешле бер эзлеклелектә биреп, материалны ассоциатив рәвештә истә калдырырга булыша.

3.Интернет челтәре ресурслары куллану. Белем алуга кирәкле информацияне таба белергә һәм системага салырга ярдәм итә.

4. Төркемнәрдә эшләү

5. Проект, мини проект

Соңгы елларда безнең илебездә компьютер тормышыбызның бөтен өлкәләренә дә үтеп керде. Укытучы профессиясе дә уку эшчәнлегендә компьютер технологияләреннән файдалануны таләп итә. Информацион технологияләрнең зур тиз​лек белән үсүе яшь буынның белемле, иҗади фикер йөртүгә сәләтле булуын таләп итә. Бүгенге җәмгыять тыгыз информация челтә​ре белән уратып алынган.

Компьютер һәм шуның белән бергә мәгълүмати технологияләр куллану, укучыга гына түгел, хәтта укытучының үзенә дә үсәргә киң мөмкинлекләр бирә. Юкка гына белем бирү процессын компьютерлаштыру – мәгариф үсешендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тормый. Дәресләремдә компьютер кулланырга тырышам. Компьютер куллану дәресне кызыклырак, җанлырак итә. Информацион технологияләрне куллану, баланың иҗади мөмкинлеген, укуга кызыксынуын һәм мөстәкыйльлеген үстерә, күзаллауларын киңәйтә, фикерләү сәләтен камилләштерә.

-объект һәм күренешләрне күрсәтү өчен;

-белемнәрне тикшергәндә тест сорауларына җавап алу өчен;

-виртуаль экскурсияләр үткәрү өчен.

Мультимедиа чаралары белән эшләү дәрес формаларын төрләндерү мөмкинчелеге бирә һәм аны дәреснең төрле этапларында кулланырга була.

-прблемалы ситуация тудыру өчен,

-яңа материалны аңлату өчен,

-өй эшен тикшерү өчен,

-дәрес барышында белемнәрен тикшерү өчен.

Дәресләр өчен презентацияләр ясау укучыларда зур кызыксыну уята. Аларны яңа теманы аңлатканда, материалны ныгытканда, класстан тыш чараларда кулланам.

Презентацияне тулы бер дәрескә яки дәреснең аерым бер этабына гына да эшләргә мөмкин. Информацион-коммуникатив технологияләр классны активлаштыра һәм дәресне нәтиҗәле итеп үткәрергә ярдәм итә.Презентация күрсәтмә материалны тәртипкә китерергә булыша.Зур экранда иллюстрацияләрне төрле зурлыкта яки аның аерым өлешләрен генә,иң әһәмиятлеләрен аерып алып ,төрле төсләр белән күрсәтергә мөмкин. Иллюстрацияләрне текст белән бәйләргә була.Болай эшләгәндә бала күреп, иң әһәмиятлесе анда эмоцияләр барлыкка килә. Дәресләрдә ИКТның төрле формаларын куллану укучыларның белемнәрен тирәнәйтә,күззаллауларын үстерә. Мөстәкыйль эшләргә өйрәтә.Үз уңышларын күреп,сөенү,куану хисләрен тудыра.

Дәресләрдә уен формалары да кулланам. Мәсәлән: “ Дүртенчесе артык.” ( Джомолунгма, Монблан, Байкал, Эльбрус- укучылар картадан күрсәләр.)

“Географик эстафета” ( укытучы сорау бирә , укучы җавап бирә иптәшенә указканы тапшыра һәм сорау бирә), “ Иң –иң” ( иң эссе, иң биек, иң тирән)

Дәресләрдә кулланырга мөмкин булган актив методларның тагын берсе –төркемнәрдә эш. Мәсәлән: Атластан файдаланып, Россия елгаларын океан һәм Каспий диңгезе бассейннарына бүлеп, таблицанын тутыру. Географик объектларны табу. Син картаны беләсеңме?. Моңа шул ук парларда эшне дә кертергә була. Кирәк булганда, ике партага бер эш биреп, аларны берләштерергә, ягъни төркемне зурайтырга була. Бу бигрәк тә проектлар эшләгәндә отышлы. Мәсәлән, Африканың регионннары: Төньяк һәм Көнбатыш Африка.( укучыларга эшләр бүлеп бирелә: климатограф: нинди климатик пояста ята, һава торышын ; биолог: үсемлекләр һәм хайваннарын, геолог: файдалы казылмаларын ачыклый , кардатан күрсәтә; демограф: зур шәһәрләрен картадан күрсәтә)

Проектлар методы балаларны фән белән кызыксынуның яңа юнәлешенә – информацион-коммуникатив технология куллануга тарта.

Проект эше – ул ниндидер идея, фикер өстендә, җентекле планлаштырылып, эзлекле эшләү һәм эш азагында күзгә күренерлек нәтиҗә чыгару, билгеле бер тема буенча информацияне бер схемада күрсәтү.

Проект эшен башкарганда укучылар өстәмә чыганаклар эзләргә, табылган мәгълүматларны кулланырга өйрәнәләр, аралашу күнекмәләрен үстерәләр, фәнни-тикшеренү күнекмәләрен камилләштерәләр, төркемнәрдә эшләргә өйрәнәләр, аларда җаваплылык хисе, үз-үзенә ышаныч формалаша.

Проект эшчәнлегендә компьютер куллану нәтиҗәсендә: үзлектән белем алуга омтылыш арта, креативлык, шәхеснең үзбәясе үсә, уку процессында таләп ителмәгән шәхси сыйфатлар ачыклана һәм үсә (иҗади эшкә осталык), яңа күнекмәләр булдырыла (мәгълүмат җыю, эшкәртү, компьютер презентациясе формасында тәкъдим итү, фикерләрен дәлилләү).

Дәресләремдә заманча технологияләрне кулланып мин түбәндәге нәтиҗәләргә ирешә алам дип уйлыйм:фикерләү сәләтләре арта; компьютер технлогияләре куллану уку эшчәнлеген тагын да баета;укучыларның иҗади эшчәнлеге арттыра.

Эшемнең нәтиҗәсе буларак укыткан укучыларым төрле конкурсларда, конференцияләрдә катнашалар, урыннар алалар, дәрескә кызыксынып, теләп йөриләр.

Алда язылганнардан нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытучының һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу.




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!