СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Гайнуллина Юлия "Чиста к?л" (экологик ?кият)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Кешене? яш?еше ?чен ф?н ??м техниканы? алга кит?е, тормыш-к?нк?реш шартларыны? у?айлы булуы гына ?итми, тир?-юньне? чисталыгы, су ??м ?аваны? сафлыгы, ?семлекл?р ??м хайваннар д?ньясыны? т?рлелеге д? зур ???миятк? ия. ?ирд?ге тереклекне саклап калу проблемасы к?нн?н-к?н кискенл?ш? бара.

        Б?ген без шулкад?р шапшак яшибез, торган-яш?г?н ?иребез елдан-ел, и? кыймм?тле порошоклар бел?н ?и? сызганып юса? да чистарта алмаслык д?р???д? пычрана бара. Планетабыз бу х?лг? озак т?з? алмас.

        Планетада со?гы 20 ел эченд? ген? 200 млн га м?йданда урман массивлары юкка чыгарыла. Тропик урманнар аеруча аяныч х?лд?. Агачлар к?пл?п кисел?, яндырыла, бу ис?, 100 ме? т?рд?ге ?семлекл?р ??м тереклек иял?ре юкка чыга диг?н с?з.

Заманыбызны? к?ренекле педагогы В.А. Сухомлинский табигатьне, ?йл?н? - тир? мохитне ?ичкайчан саекмас белем чишм?се, матурлык, б?хет чыганагы дип  атады. Бу чыннан да шулай. Балалар ??йге аяз к?нд? нурланып кояш чыгуын, б?терел? - б?терел? к?б?л?кл?р очуын, ? яз ?итк?ч г?рл?векл?р агуын к?реп  олы шатлык хисе кичер?л?р. Табигатьне? шушы г?з?ллеген  кече яшьт?н ?к  к?рерг?, тормышка с?енерг? ?йр?терг? без педагоглар бурычлы. Моны? ?чен м?кт?пт?  т?рле эшл?р башкарырга м?мкинлекл?р бик к?п.

Просмотр содержимого документа
«Гайнуллина Юлия "Чиста к?л" (экологик ?кият)»

Чиста күл.

Борын-борын заманда куе агачлык белән урап алынган матур болын эчендә түп-түгәрәк күл булган. Күл шундый матур булган аның суы бик тирән, саф һәм чиста булган. Тирә ягындагы агачсларда кошлар сайраган, матур чәчәкләр, җиләк-җимешләр үскән. Күлнең суы барлык авырудан терелтерлек шифалы булган.

Көннәрдән бер көнне бу күл янына өч кыз килеп чыккан.

-Нинди матур күл! Суы да шундый чиста! Әйдәгез бу күлне Чиста күл, дип атыйбыз дигән кызларның берсе. Иптәшләре аның белән килешкән.

Кызлар көн буена Чиста күл янында уйнаганнар, су кергәннәр, матур чәчәкләр җыйганнар. Көн кичкә авышкач алар кайтырга җыенганнар.

Шул вакыт күл телгә килгән:

-Балалар минем турыда беркемгә дә сөйләмәгез! Мин сезне гел көтеп торырмын. Без көн саен очрашырбыз, - дигән.

Кызлар күл турында сөйләмәскә сүз биреп кайтып киткәннәр.

Шулай көн артыннан көн үткән. Кызлар күл буенда рәхәтләнеп ял иткән. Ләкин аларның бу күл турында иптәшләренә, авылдашларына гел сөйлиселәре килеп торган. Бер көнне алар урамдагы иптәшләренә шундый матур күлгә тап булулары турында сөйләгәннәр, ләкин ничек табарга икәнлеген әйтмәгәннәр. Ә моны ишетеп торган малайлар кызлар артыннан күзәтеп барганнар һәм күлне эзләп тапканнанр. Шуннан инде күл турында бөтен авыл белгән, аны күрергә халык җыелган. Күлнең даны күрше авылларга да таралган. Аның янында көннән-көн кеше күбәйгән. Алар монда ял иткәннәр, күл тирәсендәге җиләк-җимешне җыйганнар, чәчәкләрне өзгәннәр, күлнең шифалы суын авылга ташыганнар. Күл көннән-көн хәлсезләнгән, аның суы пычранган, балыклар үлә башлаган.

-Их, кызлар, ник минем турыды кешегә сөйләдегез? Без сезнең белән мәңге дус булып яшәр идек, ә хәзер мин хәлсезләндем, озак яши аламам, дигән Чиста күл.

Көннән-көн күлнең суы саеккан, тирә ягы пычранган. Ә бер көнне кызлар килүгә ул инде кибеп беткән. Күл төбендә яргаланган балчык кына калган.

Кызларга бик күңелсез булып киткән. Алар үз эшләре өчен бик үкенгәннәр, ләкин инде соң булган. Серләрен сакламау аркасында нинди якын дусларын югалтуларын аңлаганнар алар. “Сер тотмас-дус тапмас”, дип белми әйтмәгән шул борынгылар!






Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!