СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Гаяз Исхакый «Зөләйха” трагедиясендэ хатын –кыз язмышы.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Г.Исхакыйның тормышка карашлары ныгый. Хатын –кыз темасы милләт язмышы белән бергә язучының иҗатында алдынгы булып кала.Аның беренче әсәрләрендә хатын –кыз образы мәгърифәт белән бәйле булса,1911 елда чыккан “Зөләйха” трагедиясендә хатын –кыз образына бутән төс керә.Язучының хатын –кыз образы ир –атлар белән бер даирәгә баса һәм хокукы буенча ир- аттан калышмый.

Просмотр содержимого документа
«Гаяз Исхакый «Зөләйха” трагедиясендэ хатын –кыз язмышы.»

Гаяз Исхакый «Зөләйха” трагедиясендэ хатын –кыз язмышы.

Г.Исхакыйның тормышка карашлары ныгый. Хатын –кыз темасы милләт язмышы белән бергә язучының иҗатында алдынгы булып кала.Аның беренче әсәрләрендә хатын –кыз образы мәгърифәт белән бәйле булса,1911 елда чыккан “Зөләйха” трагедиясендә хатын –кыз образына бутән төс керә.Язучының хатын –кыз образы ир –атлар белән бер даирәгә баса һәм хокукы буенча ир- аттан калышмый.Г. Исхакыйга кадәр милләт каһармыны дип ир –атка гына әйтүе мөмкин булган.Әбу трагедиядә без бөтенләй башка күренешкә тап булабыз.Бу әсәрдә Зөләйха образы- җыелма образ-татар халкының анасы итеп бирелә.Әсәрдә сурәтләнгән вакыйга 19 гасырның 60 нчы елларында Казан губернасында бара.Зөләйханы иреннән аерып, бер урыска кияүгә бирәләр, исемен урысчага алыштыралар, ә ирен Себергә сөрәләр.Исерек ирен агулап үтергән өчен ,Зөләйха 18 ел төрмәдә була.Авыр газаплардан соң үләр алдыннан ул балалары белән күрешә, урыстан туган улының да исламга кайтуын күреп ,тыныч күңел белән мәңгелек дөньяга күчә. Автор Зөләйха образында татар милләтнең яшәешенә ышанычын белдерә.Чукындыру объекты итеп татар анасының алынуы да очраклы түгел, бәлки авторның идея максаты белән бәйләнгән.Эш шунда:пьесада Зөләйха образына киң идея –фәлсәфи мәгънә йөкләнә, ягъни ул милләт анасы итеп карала.Нәтиҗәдә, бу татар анасын чукындыру бөтен милләтне чукындыру мәгънәсен ала. Автор бу имансыз гамәлне героиняның рухи –әхлакый асылын сынау чарасы итеп тә карый.Дөрестән дә , чукындыру Зөләйха өчен бик авыр сынауга әверелә.Иреннән,балаларыннан , карт анасыннан көчләп аерып алып киткәч,аны монастырьга ябалар, чукындырып , рус мужигына хатынлыкка бирәләр.Әмма бу хатын намусына тугрылыклы булып кала.Гаять авыр шартларда да динен, иманын саклаудагы батырлыгын Аллаһ тарафыннан шулай югары бәяләнгән мөселман хадиме булуы белән бергә, Исхакый Зөләйханы изге күңелле ир хатыны итеп һәм балалар анасы итеп тә күрсәтә.Кыскасы,Зөләйханы халык язмышын кичергән милләт анасы итеп карарга алынып,Исхакый аның мондый вазифасын беренче чиратта милли рух һәм халыкның нигезен тәшкил иткән дини иманны саклаучы һәм гаиләнең таянычы булуында күрә.Алга таба әдип шулай да кешенң шәхси яшәешенә игътибарын арттыра һәм биредә моңа кадәр ничектер әдәбиятта күренмәгән моментларны яки мәсъәләләрне кузаллый.Ул аеруча шәхси бәхет мәсъәләсен дикъкать итә.

Файдаланылган әдәбият

  1. Ибраһимова Ф. Гаяз Исхакый турында замандашлары // Казан
    утлары. - 1995. -№ 3. – Б. 142-146.

  2. Исхакый Г. Әсәрләр: 8 томда. 8 т. / Г. Исхакый. - Казан:
    Тат.кит.нәшр., 2002. - 400 б.

  3. Миңнегулов X. Исхакый мөһаҗирлектә / Х.Миңнегулов. - Казан:
    Таң-Заря, 1998.- 366 б.

  4. Миңнегулов X. Ул татар булып калды. Әдәби мирас /
    Х.Миңнегулов // Шәһри Казан. - 1993. - 17 апрель. – Б. 6.



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!