СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Габдулла Тукай презентация

Нажмите, чтобы узнать подробности

Презентация о жизне и творчестве великого татарского поэта Габдуллы Тукай.

Просмотр содержимого документа
«Габдулла Тукай презентация»

Бөек шагыйрь Габдулла Тукай

Бөек шагыйрь

Габдулла Тукай

«Яшен кебек караңгылыкта  ялтырап, Адашканнарга юл  күрсәтергә»   Г.Тукай  (1886- 1913)

«Яшен кебек караңгылыкта

ялтырап,

Адашканнарга юл

күрсәтергә»

Г.Тукай

(1886- 1913)

Балачак Бөек шагыйрь Арча ягының Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә (иске стиль буенча 14 апрельдә) Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә.

Балачак

Бөек шагыйрь Арча ягының Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә (иске стиль буенча 14 апрельдә) Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә.

Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна Пүчинкәсе авылы мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Бераз соңрак аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра. Ләкин озакламый үлеп китә һәм үги әтисе аны Өчилегә бабасына озата.  Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел,  ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан  икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып,  балаларын ач үлемнән саклый.

Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна Пүчинкәсе авылы мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Бераз соңрак аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра. Ләкин озакламый үлеп китә һәм үги әтисе аны Өчилегә бабасына озата.

Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел,

ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан

икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып,

балаларын ач үлемнән саклый.

Ә бервакыт баланы, Казанга баручы бер ямщиккә утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямщик исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри. Халык арасыннан бер кеше чыгып малайны үзләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар.

Ә бервакыт баланы, Казанга баручы бер ямщиккә утыртып, ерак, билгесез

сәфәргә озаталар. Теге ямщик исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри.

Халык арасыннан бер кеше чыгып малайны үзләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар.

Соңрак аны яңадан Өчилегә озаталар. Бераздан соң малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар.

Соңрак аны яңадан Өчилегә озаталар. Бераздан соң малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар.

Уральск чоры 1895 елның кышында 18 көнле юлдан соң тугыз яшьлек Апушны Уральск шәһәрендәге татар бистәсенә сәүдәгәр Усманов Галиәскәр һәм аның хатыны Газизә йортына алып киләләр.

Уральск чоры

1895 елның кышында 18 көнле юлдан соң тугыз яшьлек Апушны Уральск шәһәрендәге татар бистәсенә сәүдәгәр Усманов Галиәскәр һәм аның хатыны Газизә йортына алып киләләр.

Уральск халкы тарихта беренче мәртәбә ачыктан-ачык Беренче май демонстрациясен уздыра. Аннан җәй уртасында, көздә тагын берничә мәртәбә халык җыелышлары бу­лып ала. Замандашларының сөйләвенә караганда, халык демонстрациясен куып таратканда, Тукайның җилкәсенә жандарм офицерының камчы очы да эләгә.1905–1907 елларда Тукай бик кыю публицистик мәкаләләр белән чыгыш ясый. Галиәскәр вафат булганнан соң Тукай “Мотыйгия” мәдрәсәсенә күчеп килә. Монда Зөя өязе Кече   Кайбыч  авылыннан күчеп килгән  Мотыйгулла  хәзрәт   Төхбәтуллин   шәкертләргә фәлсәфә, астрономия  фәннәре буенча дәресләр бирә, Омар Хәйям,  Фирдәүси һәм башка дан казанган шәрык  шагыйрьләренең эшләре белән  таныштыра . Югары белемле  алдынгы карашлы, бай  китапханәгә ия булган бу  шәхеснең Тукайның шагыйрь булып формалашуында роле чагыштыргысыз зур.

Уральск халкы тарихта беренче мәртәбә ачыктан-ачык Беренче май демонстрациясен уздыра. Аннан җәй уртасында, көздә тагын берничә мәртәбә халык җыелышлары бу­лып ала. Замандашларының сөйләвенә караганда, халык демонстрациясен куып таратканда, Тукайның җилкәсенә жандарм офицерының камчы очы да эләгә.1905–1907 елларда Тукай бик кыю публицистик мәкаләләр белән чыгыш ясый. Галиәскәр вафат булганнан соң Тукай “Мотыйгия” мәдрәсәсенә күчеп килә. Монда Зөя өязе Кече   Кайбыч

авылыннан күчеп килгән  Мотыйгулла хәзрәт

Төхбәтуллин   шәкертләргә фәлсәфә, астрономия

фәннәре буенча дәресләр бирә, Омар Хәйям,

Фирдәүси һәм башка дан казанган шәрык

шагыйрьләренең эшләре белән

таныштыра . Югары белемле

алдынгы карашлы, бай

китапханәгә ия булган бу

шәхеснең Тукайның

шагыйрь булып формалашуында роле чагыштыргысыз зур.

“ Мотыйгыя” мәдрәсәсе каршында рус мәктәбе эшләп килгән. Алдан Тукай русча бер нәрсә дә аңламаган булса, берничә айдан соң йөгереп укый башлаган. Тора бара Габдулла- Пушкин һәм Лермонтов иҗаты белән мавыгып киткән. Нәкъ монда Тукайның рус һәм чит ил әдәбиятына мәхәббәте кабына. Иҗат юлының башында ул - укытучысының улына Казанда “Касыймия” мәдрәсәсендә укучы Камил Төхбәтуллинга бурычлы.  1905 елдагы революцион күтәрелү чоры Камилгә  “ Фикер” гәҗите, “Уклар” һәм «Новый век» журналын  бастырырга мөмкинлек тудыра.  Тукай бу басмаларда  үзенең шигырьләрен киң  җәмәгатьчелеккә чыгара.

“ Мотыйгыя” мәдрәсәсе каршында рус мәктәбе эшләп килгән. Алдан Тукай русча бер нәрсә дә аңламаган булса, берничә айдан соң йөгереп укый башлаган. Тора бара Габдулла- Пушкин һәм Лермонтов иҗаты белән мавыгып киткән. Нәкъ монда Тукайның рус һәм чит ил әдәбиятына мәхәббәте кабына. Иҗат юлының башында ул - укытучысының улына Казанда “Касыймия”

мәдрәсәсендә укучы Камил Төхбәтуллинга бурычлы.

1905 елдагы революцион күтәрелү чоры Камилгә 

“ Фикер” гәҗите, “Уклар” һәм «Новый век» журналын

бастырырга мөмкинлек тудыра.

Тукай бу басмаларда

үзенең шигырьләрен киң

җәмәгатьчелеккә чыгара.

Белемгә сусаган Тукай өчъеллык рус мәктәбенә кереп укый башлый. Мәдрәсәдә гарәп, төрек, фарсы телләрен бик яхшы үзләштергән малай кинәт кенә рус һәм Аурупа әдәбияты дөньясына чума. Ноябрьдә «Фикер» газетасы чыга башлый. Бераздан «Әл-гасрелҗәдид» күренә. Тукай инде монысында  фактик редактор. Хыялда сатирик журнал чыгару. 1906 елныңиюнендә анысы да («Уклар»)  дөнья күрә. Монда да фактик редактор — Тукай.

Белемгә сусаган Тукай өчъеллык рус мәктәбенә кереп укый башлый. Мәдрәсәдә гарәп, төрек, фарсы телләрен бик яхшы үзләштергән малай кинәт кенә рус һәм Аурупа

әдәбияты дөньясына чума. Ноябрьдә «Фикер» газетасы чыга башлый. Бераздан «Әл-гасрелҗәдид» күренә. Тукай инде монысында

фактик редактор. Хыялда сатирик журнал

чыгару. 1906 елныңиюнендә анысы да («Уклар»)

дөнья күрә. Монда да фактик редактор — Тукай.

Казан чоры 1907 елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына атлы повозкага утырып Тукай килеп керә. Шушы елның көзеннән Тукайның Казан чоры — халкы- на, Ватанына шигъри сүзен әйтер өчен бирелгән биш  ел да сигез айлык дәвере башлана. Казанда Тукай яңа дуслар таба. Болар: Фатих Әмир- хан, Хөсәен Ямашев, Кәбир Бәкер, В.Бәхтияров,  Галиәсгар Камал, Солтан Рахманколый, Гафур Коләх- мәтов, бераз соңрак — Сәгыйть Сүнчәләй. Габдулла үзе теләгән әдәбият, журналистика өлкәсенә чума.

Казан чоры

1907 елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан

урамына атлы повозкага утырып Тукай килеп керә.

Шушы елның көзеннән Тукайның Казан чоры — халкы-

на, Ватанына шигъри сүзен әйтер өчен бирелгән биш

ел да сигез айлык дәвере башлана.

Казанда Тукай яңа дуслар таба. Болар: Фатих Әмир-

хан, Хөсәен Ямашев, Кәбир Бәкер, В.Бәхтияров, 

Галиәсгар Камал, Солтан Рахманколый, Гафур Коләх-

мәтов, бераз соңрак — Сәгыйть Сүнчәләй. Габдулла үзе теләгән әдәбият, журналистика өлкәсенә чума.

1910 елның башында журналист Әхмәт Урманчиев редакторлыгында сатирик журнал «Ялт-йолт» чыга башлый. Тукай бөтен көчен шушы журналга бирә, сатирик әсәрләренең бик күбесе «Ялт-йолт»та басыла. Ул шәһәрнең иҗтимагый эшләрендә актив катнаша, әйтик, «Шәрык кл убы » программасындагы кичәләрдә концертлар, лекцияләрне оештыруда Г. Коләхмәтов, Ф. Әмирхан, Ф. Агеев, С. Рахманколый кебек алдынгы карашлы яшьләр белән бергә эшли. 1910 елның 15 апрелендә Шәрык клубында халык иҗаты буенча лекция укып, шәһәр яшьләрен таң калдыра.

1910 елның башында журналист Әхмәт Урманчиев редакторлыгында сатирик журнал «Ялт-йолт» чыга башлый. Тукай бөтен көчен шушы журналга бирә, сатирик әсәрләренең бик күбесе «Ялт-йолт»та басыла. Ул шәһәрнең иҗтимагый эшләрендә актив катнаша, әйтик, «Шәрык кл убы » программасындагы кичәләрдә концертлар, лекцияләрне оештыруда Г. Коләхмәтов, Ф. Әмирхан, Ф. Агеев, С. Рахманколый кебек алдынгы карашлы яшьләр белән бергә эшли. 1910 елның 15 апрелендә Шәрык клубында халык иҗаты буенча лекция укып, шәһәр яшьләрен таң калдыра.

1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Ләкин ул иҗат эшен туктатмый. Тукайның соңгы айларында язган әсәрләре аның чын мәгънәсендә зур патриот, гражданин һәм тарихны тирәнтен аңлаган шәхес икәнен исбат итәләр. 1913 елның 15 апрелендә  (иске стиль буенча 2 апреле) бөек шагыйрь Габдулла Тукайның гомере өзелә.  Казан шәһәренең моңа кадәр андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмый...

1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге

бик нык какшый. Ләкин ул иҗат эшен туктатмый.

Тукайның соңгы айларында язган әсәрләре аның

чын мәгънәсендә зур патриот, гражданин һәм

тарихны тирәнтен аңлаган шәхес икәнен исбат итәләр.

1913 елның 15 апрелендә  (иске стиль буенча 2 апреле)

бөек шагыйрь Габдулла Тукайның гомере өзелә. 

Казан шәһәренең моңа кадәр андый күп халык

җыйган җеназа күргәне булмый...

Шүрәле

Шүрәле

Кәҗә белән сарык

Кәҗә белән сарык

Су анасы

Су анасы

Шигырьләре

Шигырьләре

Кырлайда Тукай музее

Кырлайда Тукай музее

Тукай һәйкәле

Тукай һәйкәле

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!