СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Ф.М. Достаевскийның тәрҗемәләрендә этнографик реалияләр

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Ф.М. Достаевскийның тәрҗемәләрендә этнографик реалияләр»

Ф.М. Достаевскийның тәрҗемәләрендә этнографик реалияләр

Тел – ул кешеләрне дөньядагы башка төрле җан ияләреннән аерып тора торган могҗизалы бер күренеш. Ул – җәмгыятьне оештырып, кешеләрне үзара аралаштырып, аңлаштырып торучы куәтле чара да, сәнгать әсәрләрен иҗат итүнең иң әһәмиятле коралы да.[8] Тел – ул гасырлар буе камилләшеп, шомарып килгән иҗтимагый күренеш.[2] Гасырлар дәвамында формалашкан кануннарга нигезләнеп үскән тел, система буларак, аерым элементлардан, детальләрдән гыйбарәт. Дөньядагы телләр бер-берсеннән әнә шул детальләрнең оешу, хәрәкәткә килү дәрәҗәсе ягыннан аерылып торалар.

Тәрҗемә, шактый катлаулы күренеш буларак, үзара мөнәсәбәткә кергән телләрнең уртак һәм аермалы якларын җентекле өйрәнүне таләп итә. Телләр арасындагы уртак яклар турыдан-туры тәрҗемәне бирүдә ярдәм итүче чараларның тизрәк табылуына һәм тәрҗемәдә аларны актив куллануга этәргеч бирә. Бу исә, үз чиратында, оригиналдагы мәгълүматны икенче бер телдә җиткергәндә, фикернең төгәл һәм дөрес булуын тәэмин итә. Тел спецификасын тикшерү механик, турыдан-туры тәрҗемәләрдән коткара. Бу икенче бер тел нормаларын саклауга, тулы һәм камил тәрҗемә булдыруга ярдәм итә.

Һәртөрле тәрҗемәнең камиллеге анда оригиналның яңадан тудырылуы белән билгеләнә. Оригинал текстның формасы аның эчтәлеге белән тыгыз бәйләнгән һәм шул ук вакытта икенчесенең чагылышы булып тора. Димәк, форманы бирү үзмаксат түгел, ул эчтәлекне тулы һәм камил итеп җиткерү мәҗбүрияте белән бәйле. Оригиналны тәрҗемәдә дөрес чагылдыру өчен тәрҗемәченең һәр ике телне дә яхшы белүе, әдәби телдән, диалектлардан, гади сөйләм теленнән иркен файдалана алуы һәм, бу телләрне йөртүче халыкның мәдәнияте белән таныш булуы да сорала.

Тәрҗемә эше, үз эчендә әдәби, фәнни, публицистик, фольклор үрнәкләрен тәрҗемә итү һәм башка юнәлешләрне берләштерә. Шулар арасында иң катлаулы һәм авыр төрләрнең берсе булып матур әдәбият әсәрләрен тәрҗемә итү санала.

Матур әдәбият әсәре – тел яки бу милләтнең рухи казанышы, хәзинәсе, мәдәни йөзе ул. Тәрҗемә исә - шул казанышны башка халыкларга җиткерүнең, әдәби багланышларны ныгытуның бердәнбер чарасы. Тәрҗемә әсәргә яңа форма кидертелә (рус телендә сөйләшкән китап татар телендә сөйләшә башлый). Әгәр бу форма үзенең эшләнеше, дөреслеге, төгәллеге, матурлыгы белән элекке формасыннан түбән торса, икенче төрле әйткәндә, тәрҗемәсенең теле оригиналның теленнән начаррак, зәгыйфьрәк булса, әсәрнең эчтәлегенә, идеясенә һичшиксез зыян килә. Димәк, әдәби әсәрне мәгънәсе ягыннан гына түгел, ә эмоциональ яктан да, интонация ягыннан да һәм колорит ягыннан да дөрес тәрҗемә итү кирәк. Яхшы әдәби тел белән язылган китапны да тулысынча аңлап булмый. Җанлы әдәби образлар сурәтендә, телнең роле никадәр зур булуын язучылар белә. Әгәр бер әсәрнең теле төссез, колоритсыз һәм ярлы булса, ул әсәрдәге әдәби образлар да чырайсыз, колоритсыз булалар. Димәк, мескен тел белән тәрҗемә ителгән әсәрнең образлары да мескен, зәгыйфь була. Мондый образлар исә, укучыга тәэсир итә алмый.

Тәрҗемә әсәренең теленә бу телдә сөйләшүчеләрнең рухи-йола-традицияләре, менталитеты, фикер йөртү үзенчәлекләре кебек экстралингвистик факторлар да йогынты ясый. Бу фактор – тәрҗемә вариантының теленә сүз сайлауда зур роль уйнаган күренешләрнең берсе. Мәсәлән, оригинал телдәге ниндидер фикерне, идеяне укучыга җиткерү өчен оптималь булган лексик, морфологик яки семантик чаралар җыелмасы икенче телдә сөйләшүчеләр өчен, гомумән, тирән эчтәлеккә, матур яңгырашка ия булмаска да мөмкин. Телнең лексик составында икенче бер телгә тәрҗемә ителмәүче берәмлекләр дә урын ала. Бу фактор да тәрҗемә процессына тәэсир итүче күренешләрнең берсе булып тора. Болардан тыш, һичшиксез, бу процесста тәрҗемәче шәхесенең (белеме, һөнәри сыйфатлары) роле зур булуын да әйтергә кирәк.

Этнографик реалияләр.

1) Гореф-гадәт, ритуаллар, уеннар:

1. Ему хочется, по некоторым расчетам, как можно поспешить церемонией брака и даже, если можно будет, сыграть свадьбув тепершний же мясоед, а если не удается, по краткости срока, то тотчас же после госпожинок. (71 стр.)

Ниндидер исәп-хисаплардан чыгып, ул никахны мөмкин кадәр тизләтергә тели һәм хәтта, җай чыккан тәкъдирдә, быелгы мясоедта яисә госпожинка бәйрәменнән соң ук туйны уздырып җибәрергә уйлый. (50 б.)

2. Он любил эту церковь и старинные в ней образа, большею частию без окладов, и старого священника с дрожащею головой. (30 стр.)

Бу чиркәүне, аның эчке стеналарына төшерелгән дини сурәтләрне һәм калтыравык башлы карт священникларны бик ярата иде Родя. (70 б.)

Әлеге җөмләләрдәге специфик реалияләрны белдергән мясоед, госпожинка, священник сүзләре тулы транслитерация юлы белән, ягъни оригинал сүзе бөтенләй үзгәртелмичә тәрҗемә ителгән. Транслитерацияләнгән сүзе сирәк кулланылганда, бигрәк тә тәрҗемә теленә беренче тапкыр күчерелгәндә, ул сүзгә аңлатма һәм тиешле контекст кирәк була. Әйтергә кирәк, “Җинаять һәм җәза” тәрҗемәсендә бу үтәлгән. Мясоед, госпожинка сүзләре астөшермә белән бирелеп, дини бәйрәм исемнәре булуы аңлатылган. Тәрҗемәченең астөшермәдән файдалануы безнең тарафтан уңай күренеш буларак бәяләнә.

2) Киемнәр белән бәйле реалияләр.

1. На ее тонкой и длинной шее, похожей на куриную ногу, было наверчено какое-то фланелевое тряпье, а на плечах, несмотря на жару, болталась вся истрепанная и пожелтелая меховая кацабейка. (33 стр.)

Аз гына, чал кунган сары чәченә мул итеп май сөрткән; тавык боты сыман озын, нәзек муенына ниндидер фланель чүпрәк ураган, ә иңбашына, көн кебек эссе булуга карамастан, саргаеп һәм теткәләнеп беткән мех кацабейка элгән иде. (8 б.)

2. Одет он был в старый, совершенно оборванный черный фрак, с осыпавшимися пуговицами. (39 стр.)

Өстенә ул тетелеп беткән иске кара фрак кигән иде. (15 б.)

3. Сапоги, манишки коленкоровые – великолепнейшие, вицмундир, все за одиннадцать с полтиной состряпами в перевосходнейшем виде. (43 стр.)

Күн итек, менә дигән коленкор манишка, вицмундир – җәмгысенә унбер тәңкә ярым, менә ничек киендерәләр мине! (26 б.)

4. Протягивались наглые смеющиеся головы с попиросками и трубками, в ермолках. (56 стр.)

Алар башларына ермолка кигәнннәр, колакларына җитеп ерылган авызларына папирос яки трубка капканнар иде. (34 б.)

Мисаллардан күренгәнчә, киемнәр белән бәйле кацабейка, фрак, коленкор манишка, ермолка кебек реалияләр тулы транслитерация юлы белән тәрҗемә ителгән. Шунысын да әйтергә кирәк, мондый төр реалияләр әсәрдә шактый күп. Безнеңчә, Р. Даутов тәрҗемә процессында әлеге төп реалияләрдан, нигездә, дөрес файдаланган. Ләкин коленкор манишка дигән реалияны татар укучысы хәтта гәүдәнең кайсы өлешенә кия торган әйбер атамасы икән дип, аңламаска да мөмкин. Бәлки, бу очракта астөшермәне куллану яки җәяләр эчендә аңлатма биреп китү отышлы булыр иде.

3) Алмашлык исемнәре белән бәйле реалияләр.

1. Сайку я тебе сею минуту принесу, а не хошь ли вместо колбасы-то щей? (59 стр.)

Күмәчен анысы мин сиңа хәзер үк алып киләм, ә менә колбаса урынына щи теләмисеңме соң? (37 б.)

2. Войдя в харчевню, он выпил рюмку и съел с какой-то начинкой пирог. (89 стр.)

Ул харчевняга кереп, бер рюмка аракы һәм ниндидер пирог кисәге сатып алды. (69 б.)

3. При этом всегда они брали с собой кутью на белом блюде, в салфетке, а кутья была сахарная из рису и изюму, вдавленного в рис крестом. (30 стр.)

Анда алар үзләре белән, ак савытка салып һәм өстенә тастымал каплап, кутья – йөземле дөге боткасы алып баралар; ботканың урта бер җиренә, йөзем тезеп, тәре сурәте ясалган була иде. (70 б.)

Тәрҗемәче ашамлыклар белән бәйле реалияләрне татар укучысына яраклаштырып, мәсәлән, пирогны бәлеш дип тә бирә ала иде. Ләкин Р. Даутовның әлеге сүзне нәкъ чыганак телендәгечә куллануы, безнеңчә, укучыга оригиналның милли колоритын тоярга мөмкинлек бирә. Шулай ук кутьяның йөземле дөге боткасы булуын җөмлә эчендә аңлатып бирүе дә югары бәягә лаек күренеш. Әмма шунсын да онытмаска кирәк, татарларның урыслар белән бик күптәннән тыгыз элемтәдә, якыннан аралшып яшәве тәэсирендә, реалия исемнәре безнең өчен үзләренә генә хас специфик сыйфатларын югалта баралар. Мәсәлән, алда телгә алынган щи кайчандыр реалияне тәшкил итеп, инде хәзер татарлар тарафыннан да киң кулланыла.




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!