СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Эссе для конкурса

Категория: Внеурочка

Нажмите, чтобы узнать подробности

Укытучы... Кемгә ничектер, тик бу һөнәрнең чишмә башы балачаккка барып тоташа. Нәкъ менә 7 яшьтән үк омтылыш, өмет уты белән яши башлыйсың, әмма аның сәбәпчесе  булырга, син бу һөнәр белән “чирләргә” тиеш. Әлбәттә, бу омтылыш башлангыч сыйныф укытучысына бәйле.

Мин әле дә бу исемне тирән ихтирам белән искә алам. Мәктәптә иң беренче белем бирүче,  киләчәк юлыңа синең белән бергә эз салучы, үзенең яшәү тәҗрибәсе, киңәшләре, җылы сүзе белән ярдәм итүче- беренче укытучым. Беренче көннән үк зур чәчәк бәйләме артыннан аяк очларына басып сокланып карап торган, һәр кызыксындырган сорауга җавап табар өчен, “Лилия апа” дип,  артыннан ияреп йөрүчесе мин булам.

Укытучы! Әни! Тикмәгә генә бу ике сүз янәшә йөрмидер. Ул синең икенче әниең кебек: кайгыртучы, терәк. Аның тырышлыгы, якты йөрәге... Минем бүген сайлап алган һөнәрем буенча эшләвем әнә шул еллардан ук башлана.   Укытучылыкның беренче баскычына – башлангыч сыйныфта ук менеп басканмын икән.

Икенче баскычы турында уйланам. Кайчан, сәбәпчесе кем?

Туган телемә мәхәббәтне миндә Гыйләҗева Гөлфия Юныс кызы тәрбияләде. Гөлфия Юнысовна укыткан татар теле һәм әдәбияты дәресләре гадәти генә үтми иде бездә. Татар телендә үтелгән һәр тема кызыклы, әдәбияттан укыган һәр әсәр шундый мавыктыргыч, син төп герой тормышы белән яши башлый сың, аның белән бергә шатланасың, бергә кайгырасың. Бөтен күңел җылысын укучыларына биргән һәм балаларны үзенекедәй якын күргән укытучы сабыр гына үз һөнәренә мәхәббәт тәрбияләгән икән ич.  11 нче сыйныфны тәмамлаганда, инде ачык белә идем: мин укытучы булачакмын.

 Балачак хыялым мине биш ел буе югары белем алачак Казан дәүләт университетына илтә. Күңелемнең бер почмагына салып куйган өметем чынга аша: мин татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты. Монда инде туган телеңнең серләренә һәрьяклап төшенергә мөмкинлек бар:  тәҗрибәле, үз эшенең остасы, дөньякүләм танылган профессорлар һәм академиклар белем бирә. Университетның зур, бай китапханәсендә  истәлекле очрашулар, төркемдәшләрең белән Казанның такыр юлларын әйләнеп кайту (бер профессор “зачет бирә алмасагыз Казан юллары такыр, бер килеп әйләнерсез һич булмаса дип җырлап биргән иде)  – бүген сагынып сөйләргә генә калды. Студент еллары эш тәҗрибәмә өченче адым булган.

Укытучы булыр өчен сәләт кирәктер дип уйлыйм. Әгәр үз хезмәтеңне йөрәгең аша үткәрмәсәң, җаваплылык тоймасаң уңышка ирешеп булмый. Ә тәҗрибә ул еллар белән түгел, башкарган  эшләреңнең нәтиҗәсе белән килә. Бүгенге укытучысы – заманча технологияләр белән коралланырга тиеш. Һәр үзгәреш яңа таләпләр куя. Замана укытучысы- яңалыкка омтылырга, үз фәнен камил белергә тиешле кеше, минемчә.

Һәр дәрескә мин нинди дә булса яңалык алып керергә тырышам, ныклап әзерләнәм. Инде бик күп тәҗрибә туплаган хезмәттәшләрем- 5 нче гимназия мөгаллимнәре белән киңәшәм, аларның туктаусыз эзләнүенә сокланам, яңа технологияләр, алымнар, ысулларга өйрәнәм. Үзем белем биргән сыйныфларда дәресләрне шул яңалыкларга нигезләнеп оештырам. Бүген шуларның кайберләренә тукталасым килә:

- Доцент А.Г. Яхинның татар әдәбиятын укыту методологиясе

- А.З. Рәхимовның иади үстерешле технологиясе

- Ш.А. Амоношвилиның гуманлы педагогикасы

- Сингапур  технологиясе

- БИС технологиясе

- Проблемалы укыту технологиясе

- Мәгълүмати- комьютерлы технологияләр

- Интерактив ысуллар

 Түземлелек, намуслы, гадел шул ук вакытта таләпчән дә булу, балалар күңеленә юл салу өчен мөһим. Белем биреп кенә калмыйм,   укучыларымны ишетергә, сәләтләрен ачарга   өйрәнәм. Уңышка ирешүнең тагын бер юлы – укучыларыңның сине яратуын тою, әйләнә-тирәңдәге кешеләрнең рәхмәтен ишетүдер, мөгаен.  Татар теле һәм әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыларда матурлыкка омтылыш тәрбияләү, үзлегеңнән белем алырга, үз фикерен дәлилләргә өйрәтү, иленә, милләтенә тугры шәхес тәрбияләү. Федераль белем бирү дәүләт стандартлары безнең алда әнә шундый таләпләр дә куя.

Хәзерге заман укытучысы бер урында гына таптанмый, ул һәрвакыт яңа ачышлар ясарга омтыла. Фән-техника казанышларын үзләштерә. Проектлар төзи, презентацияләр эшли, электрон дәреслекләрдән, дисклардан файдалана.

Фикеремне түбәндәге бәян белән тәмамлыйсым килә. Мәктәп бусагасын яңа гына атлап кергән балаларга укытучысы “Хәзер без чәчәк рәсеме ясарбыз ” дип игълан итә. Укучы җиң сызганып эшкә керешә. Укытучы аны тиз генә тукта да “Ашыкма, хәзер мин сезгә барысын да күрсәтәм, аннары син биремне үтәрсең”, ди.  Мәсьәлә эшләүдә  үз көчен сынырга теләгән шул ук  укучыны укытучысы нәкъ шулай ук туктата. “Ашыкма, чишү юлларын күрсәтәм, аннары үзең чишәрсең”, ди. Шундый бер көн килеп җитә. Укучыларга мөстәкыйль проект төзергә кушалар, барлык укучылар эшкә керешә, тик әзергә бәзер яшәргә өйрәнгән укучы инде, укытучы күрсәтүне көтә, үзе башлап бер эш тә  башкармый. Балага табигать тарафыннан салынган мөстәкыйльлекне, эшләү сәләтен юкка чыгармый, ә, киренсенчә, этәргеч һәм көч бирү, кирәкле юнәлешне күрсәтү - безнең төп бурыч һәм максат. Үз максатыбызга хилафлык итмәсәк иде.       

Просмотр содержимого документа
«Эссе для конкурса»

Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!