СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Эссе "Мои методические находки"("Минем методик ачышларым") конкурс өчен

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бу эсседа мин үземнең методик ачышларым турында яздым.  Дәрестә уңышлы  алымнар, заманча технологияләр куллану, эзләнү-табышларым турында яздым.

Просмотр содержимого документа
«Эссе "Мои методические находки"("Минем методик ачышларым") конкурс өчен»

Хыял канатларында очамын.



Мин хыялый кеше. Хыялый булмасам, һөнәрем буларак татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшен сайламаган булыр идем. Әлбәттә, татар теле һәм әдәбиятына булган мәхәббәт орлыкларын минем самими күңелемә салучы кеше-ул минем яраткан укытучым. Үз дәресләрен мавыктыргыч итеп уздыручы укытучыларның берсе иде ул. Минем дә аның кебек буласым килә иде. Укытучымны кабатлап, көзге алдына басып курчакларыма дәресләр үткәрә идем мин...

Еллар үткәч минем хыялым тормышка ашты. Мин дә укытучы булдым. Төрле чаклар булды: уңышлы яки уңышсыз дәресләр, җиңү- җиңелүләр, шатлык яки ачынудан аккан күз яшьләре.... Дәресләремдә авызын ачып һәр сүземне йотлыгып тыңлап утыручы укучылар булган кебек, башын партага салып йоклаучылар да булды. Әмма соңгылары бик сирәк була иде.

Дәрес уңышлы булсын өчен нәрсә кирәк соң дигән сорау мине эшли башлавымның беренче көннәреннән үк борчый башлады. Яшь белгеч буларак мин тәҗрибәле укытучылар белән киңәшләшә, аларның дәресләренә йөри башладым. Бик күп китаплар, журналлар актардым...

2017 елда, 10 елга якын сузылган бала карау ялыннан соң эшкә чыккач, миңа мәктәпкә килгән яшь белгеч кебек бөтен эшне яңадан башларга туры килде. Элек кулланган алымнар һәм ысуллар яңа заман балаларына һәм тормыш куйган шартларга туры килеп бетми иде. Яңа юлларны эзләүләр, аларны кулланып караулар башланды.

Иннополис шәһәре - үзенчәлекле шәһәр. Монда Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән эшкә килгән гаиләләр яши. Әлбәттә, укучылар арасында татар телен гомумән өйрәнмәгән балаларда бар. Миңа, татар теленә кызыксынуны бу балаларда да уятырга кирәк иде. Шул максаттан мәктәптә “Ябалак” интеллектуаль уенына нигезләнгән уен үткәрә башладым. Уен 4 өлештән: “Чикләвекне ват”, сораулар, музыкаль, һәм Каһоот кушымтасында уза торган турлардан тора һәм ул татар телендә генә бара. Югары сыйныф укучылары тарафыннан әзерләнгән квестлар да укучыларны кызыксындырды. Беренчедән, бу квест сорауларын биремнәрен әзерләгәндә югары сыйныф укучылары өйрәнгән материалны кабатлыйлар, бер-берсе белән аралашу осталыгы формалаша, бердәмлек арта. Ә түбән сыйныфта укучылар исә, үзләре өчен бик күп кызыклы әйберләр беләләр, өлкән дуслары белән аралашырга өйрәнәләр, аларга хөрмәт белән карый башлыйлар. Квесттан бергә уздырылган чәй эчү бу бәйләнешне ныгыта гына.

Әлбәттә, көчле цифр технологияләре, Интернет заманында без төрле гадҗетлардан читтә кала алмыйбыз. Дәресләрдә интерактив ресурсларны кулланып, балаларга тел һәм әдәбиятны турында гына мәгълүмат биреп калмыйча, компьютерны, смартфоннарны , интернетны тиешле юнәлештә кулланырга да өйрәтәм. LearningApps.org сайтында балалар өчен әзер күнегүләрне башкарып булган кебек, үзеңә дә төрле күнегүләр әзерләп урнаштырырга була. Quizlet сайты татар телен өйрәнү өчен бик уңайлы платформа булып тора. Анда укучылар теманы өйрәнеп кенә калмыйлар, ә ныгытып, контроль тестны да үтә алалар. Бу укытучының эшен күпкә җиңеләйтә. Алдарак әйтеп үтелгән каһоот сайтында балаларның белемнәрен тиз арада тикшереп алу өчен җайлы, шул ук вакытта ул такымнарда уйнаганда укучыларны берләштерә, ярыш рухы тудыра. Анда викторина, тест кебек вариантлар бар. Сорауларны төзү дә күп вакытны алмый, укытучы өчен бу сайт менә дигән ярдәмче.

Canva.com сайтында без укучылар белән татарча открыткалар, игъланнар, инфографиканы ясарга өйрәнәбез. Бу сайт татарча контент булмаган бу заманда бик файдалы һәм балалар өчен дә кызыклы.

IMGonline.com.ua сайты исә безгә үз кулыбыз белән әдәби әсәрләргә кагылышлы пазллар ясарга ярдәм итә. Монда әзер рәсемне йөклисең дә, 1 минут эчендә әзер пазлны аласың. Сайт онлайн реҗимда эшли, аны ноутбукка йөкләргә дә кирәкми. Укучыларның күбесе һәрберсе мөстәкыйль рәвештә татар әкиятләренә берәр пазл ясады.

Уен практикасын рус телле балаларга татар телен өйрәткәндә ешрак кулланам. Иннполис мәктәбе укытучылары тарафыннан әзерләп чыгарылган “Зирәк” дип аталган өстәл уены яңа сүзләрне өйрәнгәндә, материалны ныгытканда ярдәм итсә, Вячеслав Сурмятовның “Милли хәзинә” уены Татарстан Республикасы, Казан шәһәре темаларын өйрәнгәндә бик актуаль. Бу уен аша алар символлар белән танышып, яңа сүзләр генә белеп калмыйлар, ә һәрбер символның тарихын да өйрәнәләр. Өстәл уеннарын дәресләрдә кулланып кына калмыйбыз, үзебез дә укучылар белән бергәләп ясыйбыз. 8 нче сыйныф укучылары кечкенә балалар өчен “Санарга өйрәнәбез” уенын татарчалаштырдылар. Хәзерге вакытта агачтан татарча хәрефләр һәм иҗекләрдән торган карточкалардан торган җыелма, татарча пазл әзерләнә.

Укучылар өчен татар телендә ребуслар, башваткыч-криптограммалар аз булганга күрә, шундый кечкенә китапчык әзерли башладык. Бу балаларны төрле эзләнүләргә, табышларга этәрә. Дәрестән соң укучылар өстәмә рәвештә татар телендә контент булдыруга үз өлешләрен кертәләр.

Шулай ук татар телендә видеолар аз булу сәбәпле, укучылар белән буктрейлерлар, кыска видеоязмалар әзерлибез. Озакламый ютуб каналына бу видеоларны урнаштырырга телибез. Видеоязмаларда Татарстан Республикасының мәдәни обьектлары, милли кием һәм ашлары, шәһәр, районнары турында мәгълүмат булачак.

Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә. “Эзләгән табар- ташка кадак кагар” сүзләре хәзер бик актуаль. Аеруча, татар теле укытучыларына үз фәненә кызыксыну уяту, балаларда туган телләренә мәхәббәт һәм хөрмәт хисе тудыру өчен күп көч куярга кирәк. Берничә телне белгән кеше, әлбәттә, һәрвакыт отачак һәм уңышлырак булачак. Балаларга моны аңлату һәм җиткерү минем төп бурычым дип саныйм. Һәм, әлбәттә инде, хыялланырга өйрәтик аларны. Хыялсыз кеше-канатсыз кешегә тиң бит ул! Хыялланыйк һәм телебезне, милләтебезне саклыйк, дуслар! Аманәтебезгә хыянәт итмик!










Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!