СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

БРТга әзерлек өчен материал

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

ДЛЯ подготовки к ЕРТ по татарскому языку. Вариант моңно использовать в татарских школах для подготовки к ЕРТ. ВАриант без изложения, но для одного урока материал достаточен.

Просмотр содержимого документа
«БРТга әзерлек өчен материал»

1 вариант.

2 нче бүлек. Текстны укыгыз һәм 2-10 нчы биремнәрне үтәгез.


1)Скрипкәнең тавышы бик зәгыйфь иде, чеби тавышыдай көчсез, нечкә иде, ләкин бу минутта безнең күңелләргә ул да бик ягымлы, бик тансык иде. 2)Бәдретдиннең уйнавын барыбыз да шылт та итмичә, тып – тын калып тыңлап утырдык. 3)Бу ярлы өйнең һавасында ук ниндидер бер авыр сагышлы моң – мәңгелек моң йөзә кебек иде.4 )Текә генә катып утырган ап – ак бабай ни уйлый, бүкәне өстеннән бер генә дә кузгалмаган абзый кеше ни кичерә, - моны белүе һич мөмкин түгел иде. 5)Тик шушы моң эчендә, томан аша караган тулы ай төсле, Бәдретдинең әнисе үзенең сүзсез шатлыгы белән яктырып утыра. 6)Нинди язмышлар бәйләгән бу кешеләрне, нинди серләр саклана алар арасында?

7) Бер – ике көй уйнагач, Бәдретдин, ниһаять, әнисенә дәште:

-Әнкәй, сиңа нәрсә уйныйм?

8) Әнисе бермәлгә балаларча кызарып, шул ук вакытта куанычыннан тагы да балкыбрак китте. 9)Ләкин кайтарып сүз әйтә алмады.

10) -Әнкәй, син шушы көйне ярата идең бит! – диде Бәдретдин һәм “Салкын чишмә”не уйный башлады. 11)Аның сүзләре, сүзләреннән дә бигрәк, шулкадәр гади, табигый, җылы – якын итеп дәшүе минем соңгы шикләремне дә чәлпәрәмә китерде. 12)Әнисе өчен уңайсызлану дигән нәрсәнең әсәре дә юк икән Бәдретдиндә!.. 13)Кайда ул уңайсызлану! 14)Берәүне дә күрмичә, бары әнисенә, әнисенең әнә шул башта безне чирканырга мәҗбүр иткән шадра, чалыш, акайган күзле йөзенә генә карап, ул скрипкәсен уйнады. 15)Аның бу аз гына моңсу уйчанлык, яшерен генә кызгану белән өретелгән җитди – җылы карашында әнисен өзелеп ярату гына түгел, аны беткәнче аңлау, кадерләү, юату сизелеп тора иде кебек. 16)Белмим, болай карый алыр өчен күңелләрдә нинди генә тирән мәхәббәт дәрьясы ятарга тиештер инде?! 17)Әллә бу шулай бик ямьсез ана белән бик матур бала, яки, киресенчә, бик матур ана белән бик ямьсез бала арасында гына була аламы икән? 18)Соңгысы, ихтимал, еш очрый торгандыр, әмма беренчесен ишеткән дә, күргән дә юк иде.

Ә.Еники “Матурлык”

    1. нчы биремнәрнең җавапларын сүз (сүзтезмә) яки цифр белән күрсәтегез.


2. Ирен гармониясенә буйсынган сүз кулланылган җөмләне күрсәтегез.

1). Җылы – якын итеп дәшүе минем соңгы шикләремне дә чәлпәрәмә китерде.

2) Белмим, болай карый алыр өчен күңелләрдә нинди генә тирән мәхәббәт дәрьясы ятарга тиештер инде?!

3) Ләкин кайтарып сүз әйтә алмады.

4) Кайда ул уңайсызлану!



Җавап:________________



3. Сөйләмнең сәнгатьлелеген арттыру максатыннан, фразеологик әйтелмә кулланылган җөмләне күрсәтегез.

1)Скрипкәнең тавышы бик зәгыйфь иде, чеби тавышыдай көчсез, нечкә иде, ләкин бу минутта безнең күңелләргә ул да бик ягымлы, бик тансык иде.

2)Бәдретдиннең уйнавын барыбыз да шылт та итмичә, тып – тын калып тыңлап утырдык. 3)Бу ярлы өйнең һавасында ук ниндидер бер авыр сагышлы моң – мәңгелек моң йөзә кебек иде.

4)Нинди язмышлар бәйләгән бу кешеләрне, нинди серләр саклана алар арасында?


Җавап:________________


4.15 - 18нче җөмләләрдән үткән заман сыйфат фигыльне күчереп языгыз.


Җавап:________________


  1. 2 - 6 нчы җөмләләрдән билгесезлек алмашлыгын табып языгыз.


Җавап:________________


  1. 8 нче җөмләдән шатлыгыннан сүзенең синонимын табып языгыз.

Җавап:_________________


  1. 2 нче җөмләнең грамматик нигезен күчереп языгыз.


Җавап:_______________


8. 5 - 8 нче җөмләләрдән теркәгечсез тезмә кушма җөмләнең номерын языгыз.


Җавап:_______________


  1. Тиңдәш аергычлар арасына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

Берәүне дә күрмичә,(1) бары әнисенә, (2)әнисенең әнә шул башта безне чирканырга мәҗбүр иткән шадра,(3) чалыш, (4)акайган күзле йөзенә генә карап, (5)ул скрипкәсен уйнады.


Җавап:____________________


10. Сөйләмнең тәэсир итү көчен арттыру өчен, 16-18 нче җөмләләр арасыннан антонимнар файдаланылган җөмләнең номерын языгыз.


Җавап:_____________


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!