СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Беренче татар этнографы – Каюм Насыйри

Нажмите, чтобы узнать подробности

Цель работы: Исследования Каюма Насыри в области этнографии, татарского народа.

Просмотр содержимого документа
«Беренче татар этнографы – Каюм Насыйри»

Беренче татар этнографы – Каюм Насыйри

Һәр халыкның үзенә генә хас милли төсе бар. Ул яшәү рәвешендә, киемнәрдә һәм туклану өлкәсендә чагыла. Ләкин заманнар үзгәрү бөтен халыкны бертөсле итте, барысы да мода таләпләренә буйсындырылды: татармы, русмы, әллә башка милләт кешесеме - аеруы авыр. Шулай да үзенең халкын хөрмәт иткән, аны яраткан һәр кеше үзенең тарихын, мәдәниятен, милли үзенчәлекләрен белергә тиеш. Каюм Насыйри хезмәтләрен өйрәнү 19 нчы гасырдагы татарларның тормышын күз алдына китерергә ярдәм итә.

Каюм Насыйри исемен телгә алгач, тирән белемле телче, әдәбиятчы, тәрҗемәче, философ, укытучы һәм тәрбияче, үз халкының тормышын яхшы белгән тарихчы күз алдына килеп баса. Ул үз халкының гореф -гадәтләрен, авыз иҗатын, фәннең төрле тармакларын өйрәнә. 1885нче елда К.Насыйри Казан университеты янындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең действительный члены итеп сайлана. Моның белән ул рәсми яктан да фән эшлеклесе булып таныла.

К.Насыйри – татар этнографиясе материалларын башлап җыючы. Галим үзе исән вакытта басылмаган, кулъязма рәвешендә сакланып, 1926нчы елда гына басылган "Татар этнографиясе материаллары" дигән хезмәте бар. Ул бу хезмәте өчен материалны нигездә Казан һәм аның янындагы татарлар арасыннан алган һәм аны Европа этнографиясе фәнендә кабул ителгән системага салып төзегән. Хәзер галим тикшеренүләренең кайбер нәтиҗәләренә тукталып китик.

Татар өе турында. Йорт тулысынча татарларның гореф-гадәтләрен, зәвыгын, йола һәм традицияләрен чагылдырган. Анда көнкүреш һәм бизәү функцияләрен үтәүче иң кирәкле әйберләр генә куелган.Дөрес, К.Насыйри үзенең хезмәтләрендә татарларның бай катламы өе турында яза. “Күп вакыт татар өйләре ике яклы була: ирләр ягы һәм хатыннар ягы. Идәндәге палас өстеннән кәвеш белән йөрмәк юк. Тәрәзә төбендә гөлләр. Тәрәзә пәрдәләре күбрәк акбүздән яки яхшы кисеядән була. Өй эчендә шкаф, көзге була. Һәр кайсы өйдә китаплар бар. Кайбер кешеләрнең аш өе аерым да була. Күп кешеләр бар, урта гына хәлле булса да, тавык -чебеш, каз – үрдәк, күркә кебек нәрсәләрне асрыйлар, сыер һәм кәҗә асрыйлар. Хәтта фәкыйрьрәк булса, кәҗә асрый, сөте - катыгы өчен.”

Киенү рәвеше турында. Кием, гадәттә, кешенең тышкы кыяфәтенә милли төсмер биргән. Көндәлек һәм бәйрәм киеме, бай һәм ярлы кешенең киеме дә бары тик тукымалары, бизәнү әйберләренең сыйфаты белән генә аерылган.

К.Насыйри татарларның киенү рәвешен өйрәнеп, аерым киемнәрнең үзенчәлекләрен тасвирлап бирә. “Татарда бар кием: күлмәк, штан, камзул, казаки, җилән. чапан, чикмән, кыска тун, өч билле тун, толып,чалбар, бишмәт, читек, кәвеш, башмак, бүрек, такыя, кәләпүш Кайбер киемнәр башка халыкларныкына һич тә ошамый,-“ дип билгеләп үтә автор. Өс киеме озын һәм иркен итеп тегелүе белән аерылып тора. Традицион - гадәти өс киеме күп төрле булган: эчке һәм тышкы, язгы һәм көзге, җәйге һәм кышкы кием төрләре. Әлеге хезмәттә һәр кием төренә аерым-аерым тукталып бәя бирелә. “Мөселман татарлары яхшырак хәлле булса, кием – салымы күп була, байларны әйтмимен дә. Гомумән, татарлар кием күп булганны яраталар, киемгә күп акча сарыф кыйлалар. Кыйммәтле киемнәр була",- ди ул. Бер хатын-кызлар күлмәгенә 12-13 аршын( 1 аршын – 71 см) ситсы кирәклеген искәртә К.Насыйри. Һәр хатын-кыз үзенең матди хәленнән чыгып, төрле бизәнү әйберләре кулланырга яраткан. Алар өс һәм баш киеме белән тыгыз бәйләнгән. Галим сүзләренә караганда, ул вакытларда бай хатынын киендерү 481 сум 50 тиенгә төшкән.

Ашау – эчү рәвеше турында. Аш–су әзерләүгә килгәндә, монда күп урынны камыр һәм ит ризыклары алып торган. “Иң кирәклеләре, - ди Каюм Насыйри, - икмәк, ит, шурпа.” Татарлар кунак сые буларак пилмән әзерләгәннәр. Кунак чакырганда күп төрле ризык әзерләргә кирәк булган. К.Насыйри кунакларга иң беренче пылау бирелүен искәртә һәм аның ничек әзерләнүен җентекләп сөйләп бирә. Шулай ук ул ит бәлеше, гөбәдия, бөккән кебек ризыкларның ничек пешерелү тәртибе белән таныштыра. К. Насыйриның хезмәтендә чәй янына куела торган ризыклар да телгә алына. Галимнең һәрбер татар халык ашы турында бөтен нечкәлекләре белән язып калдыруы аның бу өлкәдә ни дәрәҗә белемле булуын күрсәтә.

Йомгаклап, шуны әйтәсе килә: К. Насыйри тарафыннан язылган хезмәтләр - татар халкының 19нчы йөздәге тормышын, көнкүрешендәге кайбер үзенчәлекләрне күзалдына китерү, өйрәнү өчен бик тә файдалы документлар. Галимнең тормыш юлы да, кылган гамәлләре дә безнең өчен үрнәк булып тора. Халкыбызның үткәне, аның яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре белән кызыксынган һәр кеше өчен бу материаллар, һичшиксез, зур әһәмияткә ия.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!