СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Башлангыч сыйныфларда татар теле грамматикасын өйрәтүнең уен технологияләре

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Башлангыч сыйныфларда татар теле грамматикасын өйрәтүнең уен технологияләре»

Башлангыч сыйныфларда татар теле грамматикасын өйрәтүнең уен технологияләре

Бүгенге көндә заман татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдына зур бурычлар куя: үз предметыңа карата бала күңелендә кызыксындыру уяту, уку сыйфатын күтәрү, заманга яраклашкан, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү. Укыту процессында яңа педагогик технологияләрне куллану- яңа метод һәм алымнарны үстерергә, яңача эшләргә ярдәм итә.

Дәресләрдә уен технологиясен куллану – балаларда текст, дәреслек белән эшләү, йөгерек, аңлы уку күнекмәләрен булдыру, яңа материалны ныгыту өчен иң кирәкле алымнарның берсе. Уен – искиткеч киң төшенчә. Бала дөньяга аваз салгач, әйләнә-тирәдәгеләрне әзме-күпме таный башлагач, аңарда уйныйсы килү теләге туа. Шуңа күрә дә ата-аналар сабыйлары өчен төрле төстәге, төрле авазлар чыгаручы уенчыклар ала башлыйлар. Шул уенчыкларга карап елмайган бала дөньяда зур канәгатьләнү хисләре кичерә. Нигә соң әле шушы уенны туган тел һәм әдәбият дәресләрендә дә кулланмаска? Бу уеннар балаларга ныклы белем бирергә, тотрыклы күнекмәләр булдырырга, мөстәкыйль рәвештә танып-белү эшчәнлеге белән кызыксынуларын уятырга ярдәм итәләр. Уен технологиясе кулланылган дәрестә укучы актив катнаша, һәр яңаны нәтиҗәле итеп танып белә.

Кеше уйнаган вакытта үзен ирекле тота, иҗат итә башлый, бары тик яшәешнең табигый эчке законнарына гына буйсына башлый. Дәресләрдә уен алымнарын, эш төрләрен төрлечә сайларга мөмкин, ләкин һәр уен ныклап уйланган, һәрьяклап эшкәртелгән булырга тиеш. Уенны нәтиҗәле үткәрү өчен, укучыларны кызыксындырырлык проблемалы сораулар куя белүнең дә әһәмияте зур.

Белгәнебезчә, укыту процессы — укытучы һәм укучының бердәм эшчәнлеге. Укытучы укучыны фәнне үзләштерүгә актив катнаштыра алыр­га, аны мөстәкыйль рәвештә акыл эшчәнлегенә җәлеп итәргә һәм анда белем алуга кызыксыну уятырга тиеш.

Рус телендә сөйләшүче балаларга ФДББС шартларында белем һәм күнекмәләрнең ныклы бу­луы өчен, дәреслек һәм башка уку әсбаплары белән эшне яхшы, шулай ук системалы оештыруның әһәмияте зур. Ул укучыга белем һәм күнекмәләр алуда төп чыганак булып исәпләнә. Алар программа материалын үзләштерүгә зур ярдәм итә.

Дәресләрдә гадәти күнегүләр белән беррәттән, кроссвордлар, ребуслар чишү дә тел байлыгын арттырырга ярдәм итә. Моннан тыш, төрле мәзәкләрне, кечкенә күләмле әкиятләрне сәхнәләштереп күрсәтү дә укучыларга ирекле сөйләмдә сүзләрне урынлы куллана белергә булыша.

Барлык инновацияле технологияләр арасында мине тулы кыйммәтле укыту эшчәнлегенең киң танып белү ихтыяҗларын һәм мотивларын формалаштыруны гарантияләүче үстерешле укыту җәлеп итә. Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә без күбрәк уен технологиясе элементларыннан файдаланабыз. Алар: “Уен-табышмак”,”Тиз әйт”, “Уен–сәяхәт”, “Хәрефләрдән сүзләр яса!”.

Укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып,укытучы төп игътибарын дәресләрне иҗади якын килеп үткәрү, төрле уеннар куллану,балаларда татар телен өйрәнү теләген арттыру һәм кызыксыну уятуга юнәлтә.

Миңлебай” уены.Бу уен киләчәк заман хикәя һәм боерык фигыльләрне күплек санда куллануны активлаштыру максатында уйнала.

Түгәрәк уртасында бер бала тора. Калганнары кулга кул тотынып, җырлап әйләнәләр. Уртадагы бер бала башкаларга нинди дә булса бер кыланыш – хәрәкәт ясап күрсәтә, тирәсендәге балалар күмәк җыр астында шуны ук кабатлыйлар.

Башкалар хор белән:Без йөрибез әйләнеп,

Син уртада, Миңлебай,

Син нишләсәң, ни кылансаң,

Без кыланырбыз шулай.

Уртадагы бала (кыланып):Бер болай, бер болай,

Йә, кыланыгыз шулай.

Башкалар хор белән:Бер болай, бер болай,

Моны эшләү бик уңай.

Уртадагы бала түгәрәктән берәр баланы үз янына чыгара да, үзе аның урынына баса. Уен шулай дәвам итә.

Күрсәт әле, үскәнем” уены.Уен рус телле балаларның сөйләм телен үстерү,хәзерге заман хикәя фигыльләрнең III зат күплеген куллану күнекмәләрен ныгыту өчен оештырыла.

Балалар түгәрәк ясап басалар һәм иптәшләреннән берсен уртага чыгаралар да, күмәк җырлап әйләнеп, уртадагы балаларга төрле эшләр кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар: “Менә шулай, менә шулай”, - дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Эш кушу өчен түбәндәге җыр-такмаклар файдаланыла:

-- Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек кошлар очалар?

--Менә шулай, менә шулай,

Шулай кошлар очалар.

--Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек йөри поездлар?

--Менә шулай, менә шулай,

Шулай йөри поездлар.

--Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек куян аталар?

--Менә шулай, менә шулай,

Шулай куян аталар.

Могҗизалар кыры” уены.Бу уен тема өйрәнелгәннән соң, укучыларның аерым сүзләрне, җөмләләрне ни дәрәҗәдә аңлауларын ачыклау максатында уздырыла. Укучылар хәреф таный белергә тиеш.

Укытучы берничә сорауны кәгазьгә яза һәм аларны номерлый. Җавап булырдай сүзнең беренче хәрефе язылган, хәрефләр санынча шакмаклар сызылган кәгазь тактага эленә. Катыргыдан ясалган сәгать угын әйләндергәч, ул кайсы ягында туктый, шул номерлы сорау укыла. Мәсәлән, “ Безнең шәһәр” темасы буенча сорау: Син кайда яшисең?

М





К









Я








Кайтаваз” уены.Бер үк җөмләне берничә укучыдан кабатлаттыру.

Кар өеме” уены.Билгеле бер грамматик форманы үз эченә алган җөмләне бер укучы әйтә, икенчесе шул җөмләне кабатлый һәм үзенекен өсти, өченче укучы алдагы ике җөмләне кабатлап, үзенекен өсти.

Корректор” уены.Тексттагы хаталарны табу.

Рифмалаштыру” уены.Бирелгән җөмләне рифмалап дәвам итү. (Җылы, ямьле җәй җитте,болында үлән кипте).

Хис- тойгылар кирәк” уены.Бер җөмлә алына. Кем шуны иң күп төрле интонацияләрдә әйтә алыр? (хикәяләп, сорап, өндәп, шаяртып, шатланып, битараф, нәфрәтләнеп, уфтанып).

Кем тизрәк?” уены.Бирем. Һәрберсенә аерым сүзләр язылган берничә карточка өләшенә.Шулардан иң тиз җөмлә төзүче җиңүче була.Карточкаларга аерым хәрефләр язып, шулардан иң тиз сүз төзүчегә дә ярыш уздырырга була.

Йорт җиткезү авырмы?” уены.Тактага йорт рәсеме элеп куелган. Рәсемдәге әйберләрнең йортның кай җирендә урнашуын аңлатыгыз (ишек алдында, өй түбәсендә, урындык астында, тәрәзә төбендә, баскычта һ.б.). Бу уенны бәйлек сүзләрне өйрәнгәндә куллану бик отышлы була.

Ялгыш диалог” уены.Татарча сөйләшергә әле өйрәнеп кенә килә торган кеше сезгә үзе язган диалогның дөреслеген тикшерергә бирде. Ул диалогтагы репликаларның тәртибен бутап язган. Сез аңа диалогнытәртипкә китереп бирегез.Реплкаларны аерым –аерым итеп бирергә дә була.

Татар хәрефләрен беләм” уены. Тактада төрле төстә татар теленә хас хәрефләр бирелгән.

  1. Хәрефләрнең төсләрен татарча әйтергә ( кызыл – ә, яшел – ү, сары –ө, зәңгәр-ң, ак- һ, кара –җ);

  2. Һәр хәрефкә икешәр сүз уйларга (әни, әфлисун, үрдәк, күлмәк, өстәл, төлке, яңгыр, күңелле, һава, шәһәр, җыр, җәй) ;

  3. Бу сүзләрне “тәмле-тәмсез”гә (яраткан, яратмаган төркемгә) бүлеп карагыз (укучылар үз фикерләрен белдерәләр). Бу уен татар теленә хас булган хәрефләрнең язылышын һәм авазларның дөрес әйтү күнекмәләрен камилләштерә, сүз байлыгын арттыра.




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!