СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Башлангыч классларда сыйныф сәгате

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Башлангыч классларда сыйныф сәгате»

Татарстан Республикасы Әгерҗе районы Салагыш урта гомумбелем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгате.

Тема: Бурычлар һәм хокуклар

Автор: Гафурова Диләрә Мирхафизан кызы

Максат:

• балаларны “хокук”, “бурыч”, “закон”төшенчәләре белән таныштыру;

• хокуклар һәм бурычларны аерырга өйрәтү;

• законга хөрмәт хисе тәрбияләү, законнарны үтәп яшәү тиешлеген төшендерү.

Җиһазлау: әкият китаплары, видеокассеталар, әкиятләргә рәсемнәр һәм слайдлар, РФ Конститутциясе, ”закон” , “бурыч”, “хокук “һәм бурычлар , хокуклар язылган карточкалар.

Дәрес барышы

-Хәерле көн, укучылар. Бүген без хокуклар, бурычлар турында сөйләшербез. Сез алар турында нәрсә беләсез?

-Бурычлар, хокуклар конституциядә язылган.

-Әйе. Бала хокуклары турында нинди документны беләсез?

- Бала хокуклары турында Конвенция.

-Дөрес. БМО тарафыннан бу Конвенция 1990 елда кабул ителә. Анда 18 яшькә кадәрге һәрбер кешенең шәхси хокуклары күрсәтелгән 54 матдә бар.

Ә 20 декабрь- Кеше хокуклары көне буларак билгеле. Конвенциянең бурычы- балаларның мәнфәгатьләрен кайгырту. Ул дәүләтне балалар өчен тиешле шартларны булдырырга өнди, балаларның дәүләт тормышында актив, иҗади катнашуларын сорый. Әйдәгез укыган әкиятләрне искә төшерик.

 

“Маугли” әкиятенә видеотасмадан өзек карала.

-Мауглиның тормышында иптәшләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән чаклары күп була. Бу вакытта ул иптәшләреннән ничек ярдәм сорый?

-“Без синең белән канкардәшләр” дип әйтә.

-Бу сүзләр джунгли өчен тылсымлы сүзләр. Ә ни өчен тылсымлы? Джунглида бу сүзләр нәрсәне аңлата?

- “Джунгли законы”н .

-Джунгли законы нәрсә өчен кирәк?

-Хайваннар тыныч яшәсеннәр өчен; аларны кешеләр үтермәсен өчен; барлык җанварлар да үз балаларын үстерә алсын өчен.

-Җанварлар бу законнарга ничек карыйлар?

-Алар аңа буйсыналар, аны хөрмәт итәләр.

-Бөтен җанварлар да хөрмәт итәме?

-Юк, Юлбарыс Шерхан законны боза.Ул кешегә ау уздыра һәм җанварлар аны хыянәтче дип атый.

-Җанварларның джунглида үз законнары бар.Ә кешеләр дөньясында, җәмгыятьтә законнар бармы соң?

-Әйе, бар. Бу канун КОНСТИТУЦИЯ дип атала. Хезмәт турында закон, белем алу турында, җир, салым һ.б. бик күп законнар бар.

Ә нәрсә соң ул закон?

Закон - кешенең җәмгыяттә үз-үзен тоту кагыйдәләре язылган документ. Законнар ТР Дәүләт Советында, РФ Дәүләт Думасында языла, карала, тикшерелә. Аннары президентлар тарафыннан раслана.

“Маугли” әкиятендә бүре, гаилә башлыгы булганнан соң ,бүреләр төркеменнән чыгарга хокуклы. Ләкин балалары үсеп җиткәч, ул аларны төркем Киңәшенә алып барырга бурычлы. Икенче төрле әйткәндә, закон ике өлештән тора: хокуклар һәм бурычлар. Нәрсә соң ул кеше хокуклары?

- Кешегә шәхес буларак яшәү һәм үсү өчен кирәк булган шартлар.

-Һәрбер кешенең яшәргә, ирекле, бәхетле булырга , белем алу, әти-әни белән яшәү, сәламәтлекне кайгырту һәм ныгыту, хөкүмәт тарафыннан яклану хокуклары бар. Хокуклар белән беррәттән бурычлары бар. Һәрбер кеше башлангыч һәм төп мәктәпне тәмамларга, урлашмаска, алдашмаска, әйләнә-тирә мохитне сакларга бурычлы.

Тормышта кеше хокуклары бозылу очраклары еш була. Хәзер без әкиятләрдән өзекләр тыңларбыз. Нинди хокуклар бозыла, кайсы бурычлар үтәлми?

А.С.Пушкин”Солтан патша турындагы әкият”тән өзек:

“Хатны укып бетерәләр,

Зур бер мичкә китерәләр,

Һәм бикәне шул сәгать

Улы белән бергәләп

Шул мичкәгә салалар да

Җибәрәләр диңгезгә-

Патша кушты, дип, безгә ”

Чынлыкта үлем карарын кем чыгара? Бу әкияттә нинди хокук бозыла?

-Яшәү хокукы. Кечкенә кеше – бала яшәргә хокуклы.

-А.С. Пушкин”Патшаның үлгән кызы һәм җиде баһадир турында”әкиятендә нинди хокук бозыла?

“Кара урманнар аша

Алып патша кызын,

Тереләй бәйләп бер ялгызын,

Ташларга наратлыкка

Бүреләргә азыкка

-Беркем дә, беркайчан да баланы газапларга, хурларга тиеш түгел.

-Г.Х.Андерсен”Кар патшабикәсе” әкиятендә нинди хокук бозыла:

“ Әбисенең кечкенә өеннән Кар патшабикәсе бәләкәй Кайны үзенең зур боз сараена алып китә. Ул аңа яңа тимераяклар бүләк итәргә сүз бирә”. Кар патшабикәсе малайга яхшылык итәргә теләп шулай эшлиме?

-Юк, ул аны мәкерле уй белән эшли.

-Әйе, һәр дәүләт үзенең кечкенә гражданнарын якларга бурычлы. Балалар үз әти- әниләре белән яшәргә хокуклы һәм аларны беркем дә аера алмый. Дәүләт табигать бәла-казаларыннан котылу, сугыш барган җирдән имин урынга күчерү максатында балаларны ерак чит илләргә күчерергә мөмкин. Соңыннан аларның әти-әниләренә бер-берсен эзләп табарга булышырга тиеш. А.Толстойның “Алтын ачкыч яки Буратино маҗаралары” әкиятендә Папа Карло улына Әлифба алып бирә. Ә Буратино мәктәпкә барамы соң?

- Юк.

-Һәрбер бала акыллы һәм тәрбияле булып үссен өчен түләүсез белем алуга хокуклы. Без мәктәптә укып Конвенцияне тормышка ашырабыз. “Куян кызы” әкиятендә нинди бурыч бозыла?

-Куян кызы үзенең сәламәтлеге турында кайгыртмый.

-Әйдәгез, нинди нәтиҗә ясыйбыз?

(Балаларның җаваплары тыңлана)

Кулланылган әдәбият:

А.Толстой “Алтын ачкыч яки Буратино маҗаралары” Г.Х. Андерсен”Кар патшабикәсе”, А.С. Пушкин”Патшаның үлгән кызы һәм җиде баһадир турында”,




Скачать

© 2023, 95 0

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!