СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Балада кесә акчасы булырга тиешме?" ("Нужны ли ребенку карманные деньги?"

Категория: Математика

Нажмите, чтобы узнать подробности

Внеклассное мероприятие для родителей на обсуждение повседневной темы "Нужны ли ребенку карманные деньги?"

Просмотр содержимого документа
«"Балада кесә акчасы булырга тиешме?" ("Нужны ли ребенку карманные деньги?"»

“Балада кесә акчасы булырга тиешме?”

(Функциональ грамоталылык буенча ата-аналар белән чара, мастер класс)


Гыйльфанова Алсу Мәхиян кызы

Актаныш районы Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы

- Хәерле көн хөрмәтле ата-аналар. Бүгенге көн мәгарифе төрле яклап грамоталы бала тәрбияләүне таләп итә. Бала тәрбияләү – ата-ана һәм мәктәпнең бердәм эшчәнлеге нигезендә башкарыла. Шул максаттан чыгып, мәктәпләрдә грамоталалык дәресләре алып барыла. Бала грамоталы булсын өчен, әлбәттә, иң беренче чиратта әти – әни грамоталы булу кирәк. Әйдәгез, бергәләп үзебезнең финанс ягыннан ни дәрәҗәдә белемле булуыбызны тикшереп карыйк.


-Ә хәзер, игътибар экраннарга. Балаларыбыз яраткан “Фиксики” мультфильмын карап алыйк әле. (“Деньги” дигән видеоролик карала)


-Безнең классыбызда укучы 8 бала 4 авылдан килеп укыйлар. Шуларның өчесе чит авылдан килеп йөрүче балалар бит. Сез ничек уйлыйсыз: безнең 12 яшьлек балаларыбызга кесә акчасы бирергә кирәкме?

(Фикерләр)


-Әйе, фикерләр төрле булырга мөмкин: балигъ булмаган балага акча бирүнең уңай һәм тискәре якларын группаларда фикерләшеп алыгыз әле (таблицалар тутыру)

Балаларда кесә акчасы булуның тискәре яклары

Балаларда кесә акчасы булуның уңай яклары



(элеп куялар)

- Сезнең фикерләрегезгә игътибар итсәк – балага кесә акчасы бирергә кирәк.

Ә ничек бирергә кирәк:

- көндәме,

- вакытка карап,

-эшләгән эш өчен кызыксындыру, бүләкләү сыйфатындамы?

(Фикерләр)

- Сез үзегез балагызга акча бирү ягындамы? Өстәлдәге буклетларда QR- кодлар аша телефоныгыздан кереп тест эшләгез әле. Үзегезнең балларыгызны күрерсез һәм нәтиҗә ясарсыз. (Тест эшлиләр. Тест балларны саный һәм нәтиҗә чыгара).

Ата – аналар өчен тест “Бала һәм акча”.

  1. Әгәр балам миннән бик кыйммәт булмаган әйбер сатып алырга кушса, мин сатып алам:

Һәрвакыт-3

Кайвакыт-2

Әгәр дә ул аңа лаек булса гына - 1

  1. Мин баламның яшьтәшләреннән аерылып торуын теләмим. Әгәр аның классташы яңа кыйммәтле кулмәк киеп йөри икән,мин бернигә карамастан шундый ук күлмәк сатып алачакмын .

Мәҗбүри-3

Мөмкинлектән чыгып сатып алам-2

Алмасам да түзәр -1

  1. Бервакыт кыз әнисенә болай ди:”Син үзеңә 2000 сумга туфли алдың,ә минем өчен 500 сумлыкны гына!“

Әлбәттә, әни ялгыша-3

Гаилә кеременә карап, әни үзенә ошаган әйберне сатып алырга хокуклы-2

Нинди юньсез бала, ул ничек болай әйтергә батырчылык итә?-1

  1. Улы әти-әнисенең яңа суыткыч сатып алуына үпкәли, чөнки ул һаман компьютерсыз.

Малай компьютер уеннарын уйнарга хокуклы-3

Әгәр гаилә зур суыткычка мохтаҗ икән, егет моны аңларга тиеш – 2

Йөк бушатучы булып урнаша ала. Бала үзе эшләп тапканга, ни тели, шуны ала-1

  1. Балаларга кесә акчасы кирәк.

Һәрвакыт-3

Әгәр алар үзләре акча эшли алмасалар-2

Түзәрләр ! Аларга кирәк булган бар нәрсәне әти-әниләр сатып ала. Ачтан үлмәсләр -1

  1. Мин балам өчен булдыра алган кадәр акча сарыф итәргә тырышам.

Һәрвакыт-1

Иркәләмим, туган көненә, Яңа елга бүләкләр алам, ә башка вакытта – лаек булсын – 2

Тамагы тук, өсте бөтен. Калганы – вак – төяк -1


Шулай итеп сезнең баллар:


13-18 балл.Сак булыгыз!Сез балагызны тулысынча иркәләп боздыгыз! Аңа теләгәнен еш сатып алмагыз,аңа шәхси сатып алуларыгыз турында сөйләшергә рөхсәт итмәгез, алынган әйберәргә отчет бирмәгез.

7 дән 12 баллга кадәр. Алтын урталык. Барысы да шулай тиеш кебек,сезнең балагыз иркә түгел,шул ук вакытта игътибар һәм кайгыртуга мохтаҗ. Шул ук рухта дәвам итегез!

1 дән 6 баллга кадәр.Сез чиктән тыш арттырасыз!Артык катылык аңлашылмаучанлык, сезгә карата –нәфрәт, балада төрле комплекслар барлыкка китерергә мөмкин. Киләчәктә баланың усал һәм саран кеше булып үсү куркынычы бар. Онытмагыз: изгелек һәм наз, тапшырылган бүләкләр - яхшы тәрбия алымы.


- Кесә акчасы балага кирәкме, юкмы? – дигән сорау белән мин укучыларга да мөрәҗәгать иттем. Аларның фикерләре белән танышыйк әле. (Анкета нәтиҗәләре слайдта күренә)

Укучыларга анкета “Балага кесә акчасы кирәкме?”

1. Сезгә әти-әниегез кесә акчасын бирәме?

2. Күпме акча бирәләр?

3. Акчаны еш бирәләрме?

4.Сиңа бу акча җитәме?

5.Син әти-әниең биргән акчаны нәрсәгә тотасың?

6.Синең әти-әниең кесә акчаңны ничек тотуыңны контрольдә тотамы?

7. Әти-әниегез сезгә өй эшләрен башкарган өчен акча бирәме?

8. Синең әти-әниең мәктәпкә алган билгеләрең өчен яисә төрле конкурсларда алган урыннарың өчен акча бирәләрме?


- Хәзер бик күп төрле вируслар бар. Кәгазь акчаларны чиста дип әйтеп булмый. Ничек уйлыйсыз: 12 яшьлек баланың кулына бирергәме акчаны, әллә карта ачтырыргамы?

(Фикерләр)

- Кемнәр баласына карта ачтырды?

- Балага 14 яше тулганчы ачылган картаның өстенлекләре нидә? Ул нәрсәгә өйрәтә?

(Фикерләр)

Баласына карта ачтырган ананың карта өстенлекләре турында фикерен тыңлыйк әле. (Видео язма)

Балаларга акча бирүнең заманча, иң уңайлы ысулы -бала өчен балалар картасы ачтыру. Шул картаны үзеңнең банк приложениеңда үз картаңа бәйлисез. Сезгә баланың картасында ничә сум акча барлыгы күренә. Ул акчаларны кайсы көнне, кайсы вакытта нинди кибеттә, күпме тотканын, кемгә күчергәнен күрә аласыз.

Әлеге приложение аша балага түләүле биремнәр бирергә була. Мәсәлән, көндәлек эшләр: ипи- сөткә барырга, кар көрәргә, гөлләргә су сибәргә. Һәрбер бирем өчен ничәдер сум түләүне үзегез билгелисез. Мәсәлән, кар көрәүгә –50 сум, гөлләргә су сибү - 5 сум. Бала бу биремне үтәгәч, бирем үтәлде дип приложениега фото отчет килә яки бу эш эшләнде дигән билге куела. Шушы билге әти- әнинең телефонында күренә. Әлеге эш өчен акча күчерү сорап приложениегә хәбәр килә: гөлләргә су сибелде - 5 сумыгызны түләгез. Бу уңайлы ысул. Чөнки балаларны акча эшләргә, үзе эшләп тапкан акчаны теләсә ничек туздырмаска өйрәтә дип уйлыйм. Үзем 3 бала анасы, әлеге приложениедан файдаланам.


- Бүгенге көн акчага корылган. Ләкин без балаларыбызга барлык нәрсәне дә акчага гына сатып алып булмаганын аңлатып тәрбияләргә тиеш. Әйдәгез, фикерләшеп алабыз: “Акчага нәрсә сатып алып булмый?”

Мисал: “Акчага диван сатып алып була - ләкин тыныч йокыны түгел”. Сезгә шундый бирем: һәр җөмләнең ахырын табып парларга кирәк.


Акчага китап сатып алып була - ләкин зирәклек түгел.

Акчага өй сатып алып була - ләкин гаиләне түгел.

Акчага дару сатып алып була - ләкин сәламәтлекне түгел.

Акчага күңел ачуны сатып алып була - ләкин бәхетне түгел.

Акчага җәмгыятьтә урын сатып алып була - ләкин кешеләрнең ихтирамын түгел.

- Бүгенге көндә чыннан да акча күп проблемаларны хәл итә ала, ләкин сәламәтлек, белем, гаилә кыйммәтләрен бирә алмый. Балаларның рухи һәм матди киләчәге – безнең кулларда. Бу чара барышында мин сезгә шушы фикерләрне җиткерергә теләдем. Әгәр сезне уйланырга этәргәнмен икән, димәк, мин максатыма ирешкәнмен. Сез дә үз фикерләрегезне стикерлар ярдәмендә белдерерсез. Тактада 3 төрле символ күрәсез (чемодан, иттарткыч, чүп чиләге). Әгәр белемне үзем белән алам дип әйтергә телисез икән, чемоданга салыгыз, уйлап карармын диясез икән, иттарткыч аша чыгарыгыз. Кулланмаячакмын дип уйласагыз чүп чиләгенә салыгыз.


- Барлык фикерләрне дә кабул итәм. Һәркемнең дөньяга үз карашы.

Шушының белән бүгенге чарам тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

Бу кичәдән истәлек итеп тирән мәгънәле йөрәкләрне алыгыз.



Белемнәрне үзем белән алам! Уйлап карармын. Кулланмаячакмын.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!