СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Алмашлык – башка сүз төркемнәрен өйрәнүдә ныклы нигез булып тора

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Алмашлык – башка сүз төркемнәрен өйрәнүдә ныклы нигез булып тора»


Алмашлык – башка сүз төркемнәрен өйрәнүдә ныклы нигез булып тора. Шуңа күрә мин тикшерү эшемне алмашлык белән бәйләргә булдым.

Дәреслекләрдә алмашлыкларның төркемчәләрен чагыштыру бирелмәгән, шуңа бу материалны өйрәнү актуаль.

Эшемнең максаты – алмашлыкларның төркемчәләрен чагыштырып өйрәнү аша аларның үзенчәлекләренә игътибар итү. Бу максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

1.Татар, рус, инглиз алмашлыкларының төркемчәләрен чагыштырып, аларның функцияләрен барлау.

2. Мисалларда аларның дөрес кулланылышын искәреп системага салу.

Өч яки ике теллелекне формалаштыруда чагыштырма грамматиканың роле зур дип уйлыйм. Шуңа күрә, телләрне чагыштырып өйрәнү проблемаларына, сорауларына кечкенә генә күзәтү ясап китим.

Туган тел һәм чит телнең үзара тәэсиренә нигезләнеп, чит тел өйрәнү тел гыйлемендә инде күптән кулланыла. Моңа үз заманында бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри да игътибар итеп, шул фикерне әйтеп уза.

Соңрак буын галимнәре дә аның фикерләре белән килешеп, телнең охшаш һәм аермалы якларын чагыштыруны телгә өйрәтүнең иң уңай алымнарының берсе икәнен ассызыклап үтәләр. Чыннан да, телләрне чагыштыру телне чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен фәнни яктан яңа мөмкинлекләр ача.

Сүз төркемнәрен төрле телләрдә чагыштырма планда өйрәнгәндә, алар арасындагы аерымлыкларга да, охшашлыкларга да игътибар итәргә кирәк. Хәзерге тел белеме фәнендә шунысы бәхәссез: чит телне өйрәнгән вакытта телләр үзара катлаулы бәйләнешкә керәләр һәм чит телдәге күренешләр туган тел фонында кабул ителәләр. Татар һәм рус телләрен чагыштырып өйрәнүнең тарихы ерак гасырлардан килә. Шуңа күрә аларны чагыштырып өйрәнүнең мөһимлеге ап-ачык күренә. Галим-энциклопедист, мәгърифәтче-педагог Каюм Насыйри охшаш булмаган тел күренешләрен чагыштыруны телгә өйрәтүнең иң үтемле һәм максатка ярашлы алымнарыннан берсе дип саный. Чит телне өйрәнгәндә туган телне белүнең әһәмиятен ассызыклап, ул түбәндәгеләрне язган: “Үз телен белмәгән кешегә чит телне өйрәнү кыен булачак”.

Әлбәттә, алда карап үтелгән сораулар татар, инглиз һәм рус телләрен чагыштырып өйрәнүнең кыскача формасы гына. Шулай булуга карамастан, чит телне шул формаларга нигезләнеп өйрәнсәк, тел законнары турында күзаллаулар белән эш йөртергә өйрәнәчәкбез. Бу исә телне үзләштерү өчен уңай шартлар тудыра. Бу телләрнең үзенчәлекләрен белеп, бер телнең үзенчәлеген икенчесенә күчермәскә ярдәм итәчәк. Әгәр хата киткән икән, без аның сәбәбен билгели алачакбыз, хатасын кагыйдәгә нигезләнеп төзәтә алачакбыз. Һичсүзсез, чит телне өйрәнү өчен укучы үз туган теленең дә тел төзелешен әйбәт белергә тиеш. Үз телен яхшырак белгән саен, чит телне үзләштерү дә уңышлырак бара.





Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!