СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

7 саны һәм цифры

Категория: Математика

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бу дәрес укучыларга 7 саны турында бик күп мәгълүмәт бирә.

Просмотр содержимого документа
«7 саны һәм цифры»

Тема

7 саны һәм цифры.

Максат

7 санын һәм цифрын үзләштерүне тәэмин итү өчен шартлар тудыру.

Бурычлар

7 санын һәм цифрасын танырга, укырга, язарга өйрәтү; исәпләү күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен үстерү; үзбәя куярга һәм парларда эшләүне тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

7 санының натураль рәттәге урынын, 7 санының килеп чыгышын белү, 7 цифрын дөрес язу.

Төп төшенчәләр

7 саны һәм цифры, алу, кушу, тигез була

Предметара бәйләнеш

Сынлы сәнгать , әйләнә-тирә дөнья

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү

Чыганаклар :

- төп


- өстәмә

1. А.Л.Чекин Математика. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә, Казан, “Хәтер” нәшрияты, 2010, 1 нче кисәк,74-75б.

1. Презентация Power Point - “7 саны һәм 7 цифры ”

2. Дидактик карточкалар



Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү



Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

Хәерле көн ,укучылар!Бүген сезнең белән математика дәресен мин Әсхәдуллина Гөлнара Җәүдәт кызы үткәрәчәкмен.

Әйдә ,барыбыз бергә,елмайыйк.

Елмаеп,тирә якны җылытыйк.

Үзебезнең яхшы кәефебезне кунаклар белән дә уртаклашыйк.

Без сезнең белән бүген сәяхәткә чыгарбыз.Күзләрегезне йомыгыз да әкрен генә тыңлагыз.

Урман,кырлар,киң диңгезләр артында.

Серле бер йортта,

Яши җиде дус.

Алар белән мин дә яшим.

Ягез,әле күзләрне ачыйк.(Тактага Карсылу рәсеме куела.)

Безнең дәрескә бүген Карсылу килгән.Ул үзенең кәрлә (гном ) дусларын югалткан һәм сезнең ярдәмнән башка аларны таба алмый.Балалар,ә Карсылу кайсы әкияттән?( “Карсылу һәм җиде кәрлә”)Аның ничә кәрлә (гном ) дусты бар?Тагын нинди әкиятләрдә 7 саны очрый. ( “Бүре һәм җиде кәҗә бәтие” әкиятендә,”Сказка о мертвой царевне и о семи богатырях”)

-Бу әкиятләрне нәрсә берләштерә?Бу дәрестә без сезнең белән 7 саны һәм 7 цифры белән танышырбыз.

-Карсылуга кәрлә (гном ) дусларын табарга булышабызмы?


Укытучыны сәламлиләр,сорауларга җавап бирәләр.


КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Укытучы өчен максат:

Алдагы дәрестәләрдә өйрәнгән саннарны искә төшертү.

Укучылар өчен максат: Бирелгән

саннарның натураль рәттәге урынын билгели,бирелгән карточкаларны дөрес итеп аера белү.

Телдән исәпләү.

1.Саннар рәте белән эш.

-Әйдәгез бераз шаулашып алабыз,бәлки берәр кәрлә (гном) безне ишетер.

Мин кул чабам,сез саный барасыз һәм аның артындагы санны әйтәсез:1,3,5.

-Мин сан күрсәтәм,ә сез аның артыннан торган санны әйтерсез:3,6,4.

-Саннарның күршеләрен әйтегез:2,4,6

-Молодцы!Менә беренче кәрлә (гном) табылды.(Тактага кәрлә (гном) рәсеме куела.)

2.Телдән исәпләү – презентация «Гномнар белән телдән исәпләү»(слайд).

-Менә без икенче кәрләне (гном) дә коткардык. .(Тактага кәрлә (гном) рәсеме куела.)

3. Кәрләләр (гном) – алар бик оста асылташлар табучылар.Сезнең алда асылташлар белән ике сандык.Хәзер сезгә асылташларның кайсы сандыкныкы икәнен табарга кирәк.Шулай итеп без Карсылуга тагын бер кәрләне (гном) табарга ярдәм итәрбез.

.(Тактага кәрлә (гном) рәсеме куела.)

Укучылар саннар рәтен билгелиләр,карточкадагы мисалларны чишеп ,тиешле сандыкка куялар

ТБУУГ: саннарның натураль рәттәге урынын билгеләү

РУУГ:күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, үз фикереңне дәлилли белү.

Уку мәсьәләсен кую

Укытучы өчен максат:

яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү

7 санының тормыштагы кулланышы,яңа мәгълүмат туплауда өстәмә әдәбият куллану;



Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү



1.Дәреснең темасын ачыклау.

-Бер мисал артык калды.Ни өчен?

7 саны ничек барлыкка килде?(6+1)

2.Тарихи мәгълүмат.

7 саны борынгыдан бик тылсымлы һәм зур көчкә ия булып исәпләнгән.Борынгы Египетта 7 төп алла ,Борынгы Грециядә 7 могжиза ,

Киев һәм Рим 7 калкулыкта төзелгән,ә Һиндстанда бәхет теләп 7 фил бүләк итәләр.(слайдлар)

7 тылсымлы сан булып йөри башлый.Бу шуның белән бәйләнгән,чөнки кеше дөньяны башындагы 7 “тишеге ”белән кабул итә.Әйдәгез санап карыйк әле.(2 колак,2 күз, 2борын тишеге һәм 1 авыз)

-Безнең тормышта да 7 саны бик еш кулланыла.Әйдәгез уйлап карык әле,кайларда очрый икән (атна,нота,

салават күпере).

-Молодцы!Әйдәгез бераз ял итеп алабыз һәм 4 кәрләне(гном) табабыз.

Физминутка

(Тактага кәрлә (гном) рәсеме куела.)


Укытучы әйткән биремне үтиләр.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: геометрик фигураларны искә төшерү һәм аларга ияреп гамәлләр кылу, санлы рәт белән эшләү күнекмәсе булдыру

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы өчен максат: 7 цифры белән таныштыру. 7 санының тормыштагы кулланышы,яңа мәгълүмат туплауда өстәмә әдәбият куллану;

Укучылар өчен максат: үзләре өчен яңалык ачу.


1.7 санының сан составы.

-Гномнар бик тырыш,булганнар.Без дә алар шикелле тырышып карыйк әле.Хәзер без сезнең белән түтәлләргә орлык утыртырбыз.Менә сезгә 7 орлык.Шушы орлыкларны ике түтәлгә бүлеп утыртыгыз.

Бу биремне дә үтәдегез.

(Тактага кәрлә (гном) рәсеме куела.)

2.7 цифрын язу.

-7цифры нәрсәгә ошаган?

(Тактага кәрлә (гном) рәсеме куела.)


Укучылар биремне үтиләр.









Карточкада 7 цифрын язалар.


ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Яңа белемнәрне ныгыту

Укытучы өчен максат:

белемнәрне күнегүләр ярдәмендә ныгыту мөмкинлеге булдыру


Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне дәреслек һәм өстәмә әдәбият кулланып камилләштерү

“Математик лото” уены.(парларда эш)

Укучылар парларда 7 эчендә кушу ,алуга мисаллар төзиләр,аннары уйныйлар.

(Тактага кәрлә (гном) рәсеме куела.)



РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү

Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү алымы.

Укытучы өчен максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану мөмкинлеге булдыру


Укучылар өчен максат: өйрәнгән типтагы мисалларны чишү буенча булган белемнәрне практик куллана белү



Карточкадагы биремнәрне үтәү.

1.Уңнан 7 түгәрәкне буя.

Сулдан 7 түгәрәкне буя.

2.7 санын буя.

3.Предметлар саны 7 булмаган овалны сыз.

Укучылар биремнәрне үтиләр.

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү


Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

1. Рефлексия.

- Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз? Дәрес сезгә нәрсә бирде?














Балаларның җаваплары


ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу





















Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының

Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе”

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе







7 саны һәм цифры










“Ел укытучысы” конкурсының

зона ярышында 1 класста уздырылган

математика дәресе эшкәртмәсе


Г.Җ.Әсхәдуллина

2018-2019 уку елы


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!