7 нче сыйныфта физикадан сәяхәт- дәрес.
Тема: ”Табигатьтә көчләр”
Дәреснең максаты: “Көчләр” темасы буенча укучыларның белемнәрен гомумиләштерү.
Рәсемнәр, схемалар белән эшләү күнекмәләрен ныгыту, теоретик белемнәрне практикада куллану.
Лаборатор җиһазлар белән эшләү күнекмәләрен үстерү.
Җиһазлау: карточкалар, схемалар, практик биремнәр өчен үлчәү, пыяла җисем, линейка.
Дәреснең барышы.
Оештыру моменты.
Без бүген “Көч” дип исемләнгән диңгезгә сәяхәткә чыгабыз. Бу диңгездә күп кенә утраулар бар, сәяхәтебез вакытында без аларда тукталырбыз. Мин- сезнең капитаныгыз, ә сез минем командам булырсыз.
Әйдәгез, сәяхәткә киттек!
Әнә алда “Филология ” утравы күренә. Димәк, монда безгә диктант язарга туры килер.
Физик диктант
Авырлык көче, тыгызлык, масса, бердәй тәэсир итүче көч, тизлек, җисемнең авырлыгы, вакыт, юл.
Авырлык көче, тыгызлык, масса, тизлек, җисемнең авырлыгы, вакыт, юл.
Авырлык көче, тыгызлык, җисемнең авырлыгы, бердәй тәэсир итүче көч, тизлек.
(Тикшерү: укытучы тактага дөрес җавапларны яза, укучылар бер-берсе белән карточкаларын алыштырып тикшерәләр.)
Бу утрауны әйбәт кенә үттек. Әнә икенче утрауга җитәбез. Бу утрау өстендә болытлар куера. Хәтта утрауның исемен дә аңлап булмый. Укучылар, игътибар белән карыйк әле
олытлар нәрсәгә охшаган икән? (Молекулаларның схемалары)
,
Димәк, бу утрауның исеме “молекула ” икән.
Әйдәгез, күрше утрау га таба йөзәбез. “Теория” утравы икән бусы.
Сораулар язылган карточкалар бирелә.
№1
Бозлавык вакытында ни өчен тротуарларга ком сибәләр?
№2
Ни өчен автомашина, көпчәкле трактор шиннарында тирән сырлар (протектор) ясыйлар?
№3
Ни өчен сыеклыкны бер савыттан икенче савытка салып була?
№4
Нигә тутыккан энә белән тегү кыен?
№5
Ни өчен чаңгыны майлыйлар?
Алда “Танып бел” утравы. Монда көчләр яшиләр, ләкин алар өйләренә яшеренгәннәр, график сүрәтләре генә калган. Әйдәгез, кайсы өйдә нинди көч яшәгәнне белик әле.
(өй рәсемнәре тактага эленгән)
1.Җисем аскуймага шушы көч белән тәэсир итә... (җисемнең авырлыгы)
2.Бу көч белән җисемнәр Җиргә тартылалар... (авырлык көче)
3.Аскуйма яки асманың җисем авырлыгына тәэсире.. (эластиклык көче)
4.Бу көч без чана тартып барганда каршылык куя... (ышкылу көче)
5.Пресс детальне кыскач анарда барлыкка килүче көч...
(эластиклык көче)
6.Безнең ботинкаларыбызга ул көч тәэсир иткәнгә без асфальта таймыйбыз…
(эластиклык көче)
7.Кызның тубы төшеп китте. Тупка нинди көч тәэсир
итә?
(авырлык көче)
8. Тартма өстәлдә тора. Өстәл тарафыннан тартмага тәэсир итүче көч...
(эластиклык көче)
6. “ПРАКТИКУМ” утравы- монда король ПРАКТИКУМ VI яши. Ул сезнең физика законнарын белүегезне генә түгел, ә белемнәрегезне практикада куллана белүегезне дә тели. Сез аңа хәзер үзегезнең әзерлегегезне күрсәтерсез. Ул барыгызны да берьюлы кабул итә алмый, шуңа күрә икешәрләп группаларга бүленербез.
Биремнәр.
№1
Линейка ярдәмендә пыяла җисемнең массасын билгеләгез. Пыяланың тыгызлыгы 1200 кг/м3.
№2
Үлчәү генә бирелгән булса, җисемнең Җиргә тартылу көчен табыгыз.
№3
Динамометр һәм йөк бирелгән. Йөкнең шугандагы ышкылу көчен билгеләгез.
№4
Көянтәле үлчәү, линейка һәм “тыгызлыклар” таблицасы бирелгән. Җисем нинди материалдан ясалган?
№5
Көянтәле үлчәү бирелгән. Җисемнең авырлыгын табыгыз.
7. Соңгы утрау “ПЛАНЕТАЛАР” утравы
Бу утрауны ни өчен шулай атаганнар икән?
Бәлки безгә моны таштан- ташка сикерүче чикерткә әйтер? Чикерткәнең сикерү биеклеге төрле планетада төрлечә. Ни өчен шулай икән?
Әйдәгез, хәзер бирелгән планетада үзегезнең авырлык көчен исәпләгез. Ирекле төшү тизләнешен таблицадан карагыз.
МЕРКУРИЙ | 3.7 |
ВЕНЕРА | 8.8 |
МАРС | 3.8 |
ЮПИТЕР | 24 |
САТУРН | 9 |
КОЯШ | 27 |
АЙ | 1.7 |
ҖИР | 10 |
ПОЛЮС | 9.83 |
ЭКВАТОР | 9.78 |
8. Без сәяхәтебезне тәмамлыйбыз. Сезгә ошагандыр, күңелле ял иткәнсездер дип уйлыйм.
Нәтиҗәләр чыгарыйк.
Өй эше: 1 нче вариант “ Мин ышкылу көчен яклыйм”,
2 нче вариант “ Мин ышкылу көчен гаеплим” дигән темаларга инша язарга.