( санамыш әйтәм, саныйм) -- Син – ак куян, -- Мин – күк куян, Йомшак куян, Йөгерек куян; Әбәк, әбәк! Әбәк, әбәк! Син кач, куян! Син тот, куян! -- Санамыш нәрсә турында? ( куян ) -- Нинди куян турында? ( ак, йомшак, күк, йөгерек ) -алар нинди сорауга җавап бирәләр? Димәк бүген безнең дәрес темасы ничек булачак?(слайд 3) Сыйфат. Искә төширик әле. Сыйфат предметның нәрсәсен белдерә? Билгесен. Сыйфатның сораулары? Нинди? кайсы? (слайд 4) Димәк нинди сүзләр сыйфат дип атала? Предметның билгесен белдереп нинди? кайсы сорауларына җавап биргән сүзләр сыйфат дип атала. Сыйфат предметның нинди билгеләрен белдерә соң? Төсне: ак, кара, яшел........................................................ Тәмне: тозлы, тәмле, татлы Форманы: зур, кечкенә, озын..................................... Холыкны ( характерны)............................................. Вакытны җәйге, язгы.................................................. Табигать күренешләрен язгы, җилле, буранлы.................. (слайд 5) Укучылар сүзләргә өстәп сүзләр әйтәләр. Ә хәзер төркемнәрдә эшләп алабыз. Слайдтагы корзиннарга предметлар куелган. (слайд 6) 1 нче рәсемдә нәрсәләр ята? Җиләк – җимешләр 2 нче рәсемдә нәрсәләр ята? Яшелчәләр 3 нче рәсемдә нәрсәләр ята? Хайваннар уенчыклары СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ. Һ әр команда корзинда яткан предметларга хас сыйфатларны кәгазьгә яза. Язган укучы кэгазьне куршесенэ бирэ. Киңәшләшеп эшлибез. Бу эшкә 4 минут вакыт бирәм .Башладык. Вакыт чыккач һәр команда сыйфатларны укый. Ә хәзер 1 нче команда сыйфатлар арасыннан 3 төсне белдергән сүзне әйтә-кайсы командада кызлар күбрәк,шул команда беренче җавап бирә, 2 нче команда тәмне белдергән 3 сүзне билгели -, 3 нче команда холыкны белдергән 3 сүзне билгели. Микс Фриз Груп структурасын кулланып ял минуты үткәрү(слайд7) Ә хәзер дәреслекләр белән эшлибез Бер күнегү башкарып алабыз. 3 бит 2 нче күнегү. Сыйфатларны үзләре ачыклап килгән исемнәр белән язарга Ә хәзер серле капчык уенын уйнап алабыз. Капчык эчендә төрле предметлар ята. Аның сыйфатына карап сез аның нәрсә икәнен белергә тиеш. (слайд 8,9) Ул сары тышлы, ачы, күзгә керсә яшь чыга. ( Суган) Ул кызылсары төстә, озынча, аны куян ярата ( Кишер) Ул яшел төстә, кытыршы, озынча ( Кыяр) Ул куе кызыл төстә, койрыклы, аны винегреттка салалар ( Чөгендер) Ул катлы- катлы, ак төстә, түгәрәк ( Кәбестә) (слайд 10) Димәк укучылар сыйфатлар безгә ни өчен кирәк соң? Җәмләләрне матурлау өчен. Сыйфатның иң яраткан сүз төркеме........??????.......... Әйе, ул күпчелек исемне ачыклап килә. (слайд 11) Дәрестә үткәннәрне тагын бер тапкыр системага салыйк әле. Сыйфат Мөстәкыйль сүз төркеме, ярдәмче сүз төркеме Предметның , эш- хәрәкәтен, билгесен белдерә Кем? Нәрсә? Нишли? Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирә. Фигыльне, исемне ачыклап килә.( Дөрес түгелләре алына) (слайд 12) Укучылар бүген сезгә дәрестә бигрәк тә нәрсә ошады? Нәрсә аңлашылмады? Укучылар сез үзегезгә билге куегыз.Дәфтәрегез читенә смайликлар ясагыз. Кемнәр үзен мин бүген 5 легә эшләдем дип уйлый? Кемнәр 4 легә эшләдем дип уйлый.? Бүген 3 ле алучылар юктыр да инде. Молодцы. Барыгыз да яхшы эшләдегез. Өй эше: (слайд 13) 4 бит, 4нче күнегү. Җөмләләргә сыйфатлар өстәп язарга 1. Сыйфатлар кулланып әти – әниегез турында кечкенә хикәя языгыз (4-5 җөмлә) (слайд 14) |