СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Зөлфәт һәм аның “Тылсым” шигыре

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема:  Зөлфәт һәм аның “Тылсым” шигыре (Шигъри сүзем минем — саф тылсымым) Исемен үзең кара инде

Максат: 1. Зөлфәтнең “Тылсым”  шигыре белән танышу.

              2. Шигъри әсәрләрне сәнгатьле итеп уку күнекмәләре булдыру.

              3. Укучыларны тәмле телле булырга, сүзләрне уйлап сөйләргә өйрәтү

Метод: Әңгәмә

Алым: Китап тәкъдим итү, сәнгатьле уку

Җиһазлау: Зөлфәт китаплары, портреты, компьютер.

 

Просмотр содержимого документа
«Зөлфәт һәм аның “Тылсым” шигыре»

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы

Казан шәһәре мәгариф идарәсе

Киров районы мәгариф бүлегенең

70 нче урта мәктәбе






Тема: Зөлфәт һәм аның “Тылсым” шигыре (Шигъри сүзем минем — саф тылсымым) Исемен үзең кара инде

Максат: 1. Зөлфәтнең “Тылсым” шигыре белән танышу.

2. Шигъри әсәрләрне сәнгатьле итеп уку күнекмәләре булдыру.

3. Укучыларны тәмле телле булырга, сүзләрне уйлап сөйләргә өйрәтү

Метод: Әңгәмә

Алым: Китап тәкъдим итү, сәнгатьле уку

Җиһазлау: Зөлфәт китаплары, портреты, компьютер.




Дәрес барышы:


I Оештыру өлеше


1) Исәнләшү.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар. Барыбызга да имин, игелекле көннәр теләп, бүгенге дәресебезне башлыйбыз. Узган дәрестә без сезнең белән Шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зөлфәт нең тормыш юлы белән танышып үткән идек. Ә бүген без аның “Тылсым” исемле шигыре белән танышып, шагыйрь турында тагын да күбрәк мәгълүмат тупларбыз.


2) Кабатлау өчен сораулар

Укытучы: а) Зөлфәт стиленең төп сыйфатлары ниндиләр?

Укучы: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, респуликабызның Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре иясе Зөлфәт поэтик фикерне калку, масштаблы итеп күрсәтергә омтыла. Публицистик кайнарлык, трибунлык, халык иҗатына һәм традицион язма әдәбиятына нигезләнгән романтик образлылык, җыйнак композиция, төзек ритмика - боларның барсын да аның иҗатында очратырга була

Укытучы: б) Шагыйрьнең лирик монологлары, балладалары турында ниләр әйтә алыр идегез?

Укучы: Шагыйрь балладаларында, лирик монологларында чынбарлык күренешләрен, лирик геройның рухи дөньясын халык язмышы, үткәндәге зур тарихи вакыйгалар (революция, Ватан сугышы) яки бүгенге көннең мөһим проблемалары (идеологик көрәш, әхлак сафлыгы, кешелеклелек һ. б.) белән фәлсәфи бәйләнештә ачарга омтыла.

Укытучы: Зөлфәтнең шигырләренә җырлар иҗат ителәме?

Укучы: Әлбәттә, Зөлфәтнең күп кенә лирик шигырьләре музыкага салынган, «Һаман яратам» (Ф. Хатипов музыкасы), «Төнге утлар», «Каратолым» (С. Шәмсина музыкасы), «Сагынуга дәва юк» (3. Гыйбадуллин музыкасы) кебек җырлары халык арасында киң популярлык казандылар.

Укытучы: Татар шигърияте өчен тирән эз калдырган шагыйребезнең исемен мәңгеләштелү максатыннан аның исемендәге премия булдырылган, Мөслим районында Зөлфәт Маликов исемендәге яшь иҗатчылар клубы эшләп килә. Димәк, аның фикерләрен дәвам итүче алмашчылар әле күп булачак.

II Төп өлеш


Укытучы: Ә менә бүгенге дәресебездә без Зөлфәтнең “Тылсым” исемле шигыре белән танышып китәрбез, фикер алышырбыз, кыскача гына итеп әйткәндә, үзебез өчен бик күп мәгълүмат тупларбыз.

Рәхмәт, дөнья,

Язмышның син миңа

Тоташ шигырьлесен сайладың,

Йөрәгемне былбыл чакты минем,

Һәм өздереп елан сайрады!... ди ул бер шигырендә.


Әйе, йөрәген былбыл чаккан, елан сайравын ишетә алган кеше генә шундый шигырьләр язарга сәләтледер, мөгаен. Әйдәгез әле укучылар, “Тылсым” шигырен укып чыгыйк әле. Уку барышында автор әйтергә теләгән фикерне табарга тырышыгыз. (Укучылар укыйлар, бер үк вакытта әдипнең әйтергә теләгән төп фикерләрен билгеләп баралар.)


Укучы:

Изсәләр дә, кылыч чапсалар да,

Юлыкса да юлда мең үткел,

Шигырьле тел — фанилыкка бәйсез,

Үлемгә баш бирми андый тел.


Гамәлендә азат адәми зат —

Амин тотсын яки чукынсын —

Әмма сүздә шигъри куәт булса,

Ул сүз, димәк, үзе бер тылсым.

Укучы:

Шигъри сүзем минем — саф тылсымым

Авыр чакта сезгә кагылсын —

Савыктырсын, горур итсен берүк,

Кеше итсен безне бу тылсым!

Кардәшләрем! Сезнең җанда туган

Шигырьләрне әйтер сүз көчен

Ни өчендер Ходай миңа биргән —

Өлешемә тигән көмешем...

Укучы:

Дөньялыкта яман сүзләр булмый,

Яман әйтүчеләр булмаса —

Булсын сүзем сүзләр чишмәсенә

Сүзләр чылтыратыр Колаша.


Китсен сүзем фани бу дөньяга,

Йөрер юлы аның ак булсын —

Савыктырсын, горур итсен берүк,

Кеше итсен безне бу тылсым...

Укытучы: Ягез әле, балалар, сез шагыйрьнең җанына якын нәрсәләргә игътибар иткәнсездер, билгеләп баргансыздыр. Берничә җөмлә белән генә нәтиҗә ясыйк әле.

Укучы: Шагыйрь өчен шигъри сүз – тылсымга тиң, ә шигырьле телнең һәрвакытта да гамәле азат, фикере төзек.

Укучы: Үз фикерен шигъри тел белән укучыларга җиткерә алганына ул Ходайга рәхмәтле.

Укучы: Аның фикеренчә яман сүзләр юк, ә яман сөйләшүче кешеләр генә бар.

Укытучы: Чыннан да шулай, укучылар. Әйдәгез әле, беренче строфаны укып нәтиҗә чыгарыйк.

Изсәләр дә, кылыч чапсалар да,

Юлыкса да юлда мең үткел,

Шигырьле тел — фанилыкка бәйсез,

Үлемгә баш бирми андый тел.


Укучы: Бу юлларны укуга кешенең үз фикере булырга тиеш икән дигән фикер килә. Күпме генә аврлыкларга очраса да, шигырьле тел горур булып кала. Әлеге юллар Муса Җәлилнең “Җырларым” шигыренә аваздаш. Анда да бит шагыйрьгә җырлары-шигырләре яшәү өчен көч бирә. (монда дөрес язылганмы? Туры килсә, М. Җәлилнең “Җырларым”ы тыңлатыла диген)

Укытучы:

Гамәлендә азат адәми зат —

Амин тотсын яки чукынсын —

Әмма сүздә шигъри куәт булса,

Ул сүз, димәк, үзе бер тылсым. Икенче строфада сүз ни турында?


Укучы: Кеше кайсы дингә ышанса да, аның гамәлләре кеше кушканны гына эшләү булмаса, сүзләрендә “шигъри куәт булса”, димәк әлеге зат макталырга хаклы, көчле шәхес

Укытучы:

Шигъри сүзем минем — саф тылсымым

Авыр чакта сезгә кагылсын —

Савыктырсын, горур итсен берүк,

Кеше итсен безне бу тылсым! Әлеге юлларда нинди фикерләр яшерелгән?


Укучы: Әлеге шигырь юллары күбрәк теләк буларак яңгырый. Шигъри сүз, икенче төрле әйткәндә, яхшы сүз – кешеләрне авыртканда терелтә, кирәк чакта горур булырга өйрәтә торган булсын иде дигән теләктә кала.

Укытучы:

Кардәшләрем! Сезнең җанда туган

Шигырьләрне әйтер сүз көчен

Ни өчендер Ходай миңа биргән —

Өлешемә тигән көмешем...

Укучы: Әйтергә теләгән фикерләрен шигъри тел белән укучыларга җиткерә алганына ул Ходайга рәхмәтле.

Укытучы:

Дөньялыкта яман сүзләр булмый,

Яман әйтүчеләр булмаса —

Булсын сүзем сүзләр чишмәсенә

Сүзләр чылтыратыр Колаша.


Китсен сүзем фани бу дөньяга,

Йөрер юлы аның ак булсын —

Савыктырсын, горур итсен берүк,

Кеше итсен безне бу тылсым...

Укучы: Беренче ике юлны гомумән дә канатлы сүзләр буларак кулланырга була. Чыннанда бит, сүзләр яман түгел, ә аны әйтүчеләр яман. Соңгы куплетны автор кабатлап диярлек бирә. Менә шул юлларны шигырьдәге төп фикер дип тә атап булыр иде.

Укытучы: Күңелебез сау булсын дисәк, башыбызны горур тотарга, кеше булып калырга теләсәк, әлбәттә, сөйләгән сүзләребезгә игътибарлы булырга тиешбез. Гомумән алганда, әлеге шигырь яхшы сүз, шигъри тел турында гына кебек. әгәр дә без аның 1992 елда язылган икәненә игътибар итсәк, монда әлбәттә, мөстәкыйльлек, азат шәхес кебек ул чор өчен актуаль мәсьәләләр дә урын алган.


III Йомгаклау.


Укытучы: Укучылар, без бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек әле?

Укучы Зөлфәтнең “Тылсым” исемле шигыре белән таныштык. Шигырьнең юллары арасында яшерелгән фикерләрне “укыдык”.

Укучы: Аның исемен мәңгеләштерү өчен күп эшләр башкарылуын белдек.

Укытучы: Укучылар, мин сезнең эчкерсез күңелле, фикерләрегезне төгәл җиткерә белүче, милләтегез, телегез белән горурланып яшәүче чын милләтпәрвәрләр булып үсүегезне теләп калам.


IV Өй эше.

а) “Тылсым” шигырен сәнгатьле итеп укырга өйрәнергә

ә) Бер куплет шигырь чыгарып карарга.

(Укучыларга өй эшләре бирелә һәм дәрестә катнашуларына карап, белемнәре бәяләнә.)



Гомеремдә бер көн эчендә дәрес төзегәнем юк иде. Галәмәт коры дәрес бу, юешләп җибәр, апай. Үземә бер дә ошамый. Балаларның җавапларын “якынчы җаваплар ” дип бирсәң ничек булыр икән??


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!