СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Җәлил - патриот-шагыйрь .

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Җәлил - патриот-шагыйрь .»

Муса Җәлил иҗатына багышланган

Максат: 1. М.Җәлилнең туган илгә тугрылык хисе белән сугарылган шигырьләренең тарихи әһәмиятен ачыклау.

2. Укучыларның эзлекле фикер йөртү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү

3. Укучыларда М.Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, милли үзаң,горурлык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау.

Китаплар күргәзмәсе, М. Җәлил портреты, рәсемнәр, иҗади эшләр күргәзмәсе,

Муса Җәлил турында күренекле шәхесләр сүзләре язылган плакатлар.

2 нче алып баручы.

Сынаулары аша сыный тормыш,

Җиз иләктән кат-кат үткәрә.

Рухлары көчле булганнарны

Йолдыз итеп күккә күтәрә.

*“Чулпанга” шмгырен тыңлау.

1 нче алып баручы.

15 нче февраль татар халкының каһарман улы патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел тула.

2нче алып баручы. 

Муса Җәлил шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә.

Ул – чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.

*“Кичер, Илем!” шигырен тыңлау.

1 нче алып баручы.

М. Җәлил поэзиясе хәзергәчә сугышчан рухын, сәнгатьчә матурлыгын саклый.

*«Имән” шигырен тыңлау.

XXI гасыр кешесен дә сокландыра һәм яшәүгә рухландыра, тынычлык, иминлек сагында тора.

2 нче алып баручы. 

М. Җәлил – “Моабит дәфтәрләре” белән милли шигъриятне дөнья киңлекләренә чыгарган.

*“Ышанма” шигырен тыңлау

Кыска гомерендә үзеннән соңгы буыннарга үлмәс иҗат калдырган.

Ватан азатлыгы хакына газиз җанын биргән.

Язмыш сынауларына бирешмичә, үлемен батырларча кабул иткән көчле рухлы шәхес.

*“Бакчачы” шигырен тыңлау

1 нче алып баручы.

Аның шигырьләрендә ил язмышы үз язмышы белән аерылгысыз үрелеп бара.

Җәлил иҗатында аның иң изге хисләре, йөрәктән кайнап чыккан кичерешләре, уйлары чагыла.

1 укучы.

“Башым иям бу дәһшәтле чорда

Шундый уллар биргән халыкка.

Башым иям бу халыкның исемен

Мәңге үлмәс иткән шагыйрьгә”.

2 укучы.

Туган илгә биргән антын

Тап төшерми саклаган.

Палач башын кискәндә дә,

Туган илен сатмаган.

3 укучы

Муса Җәлил, Муса Җәлил —

Халкыбыз каһарманы!

Үлемсез аның исеме,

Мәңгелек аның даны!

4 укучы.

Муса Җәлил җирдә аз яшәде,

Күпме күрде, күпме кичерде!

Йөрәк утын, сүнмәс ялкын итеп,

Мәңге үлмәс җырга күчерде!

1нче алып баручы.

Шагыйрьнең йөрәк каны белән язылган әсәрләре батырлыкка һәм матурлыкка, яшәүгә һәм мәхәббәткә, иреккә һәм яктылыкка мәдхия булып яңгырыйлар.

2 нче алып баручы.

Җәлил – татар халкының горурлыгы, йөз аклыгы һәм намусы.

Аның исеме бүген татар халкының рухи батырлыгын һәм күңел аклыгын белдерүче символ булып та яши.

Ул милләтне бөтен дөньяга танытты.

*”Җырларым” җыры белән тәмамлау.












Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!