СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Второе путешествие в музыкальный театр-Балет 5 класс

Категория: Музыка

Нажмите, чтобы узнать подробности

Музыкаль театрга икенче сәяхәт.

 

Тема: Г.Тукай һәм татар балеты

 

Максат:  укучыларны Г.Тукай шигырьләренә язылган  җырлар  белән таныштыруны дәвам итү. Зур күләмле әсәрләреннән берсе “Шүрәле” балеты белән танышу һәм тыңлау, балет төшенчәсен аңлату, композитор Ф.Яруллинның иҗаты белән таныштыру.

Җиһазлау: ноутбук, муз.центр ,Г.Тукай шигырьләренә язылган җырлардан торган СД диск, “Шүрәле” балетыннан өзекләр, Г.Ткайның шигырьләр җыентыгы.

Методлар: әңгәмә, музыка тыңлау, балеттан өзекләр тыңлау, җыр өйрәнү, дәрескә анализ.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

1. Музыкаль исәнләшү:

- Иәнмесез, балалар!

- Саумы сез!

- Хәлләрегез ничек?

- Бик яхшы!

2. Утырдык. Бүген класста кемнәр юк?

II. Актуальләштерү.

1. Укучылар, узган дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек? Нинди җырлар җырладык?

- Укучыларның җаваплары.

- Әйе укучылар . Менә бүген дә без сезенең белән музыкаль ребусларны чишүне дәвам итәрбез. (Муз. ребуслар чишү)

- Узган дәресләрдә Г.Тукай шигырьләренә язылган җырларны өйрәндек. Тагын бер кат искә төшереп үтик әле. Бөек шагыйребезнең  кайсы шигырьләренә җырлар язылган?

- “Туган тел”

-  “Туган авыл”

-  “ Әллүки”

-  “Тәфтиләү”

-  “Бала белән күбәләк”

-  “Карлыгач”

-  “Пар ат”

-  “Җир йокысы”

-  “Туган җиремә”

-  “Кызыклы шәкерт”

-   “Бичара куян”

-  “Бишек җыры”

-   Молодцы! Г.Тукай сүзләренә язылган җырларны беләсез икән.

Бүген  укучылар Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасына тукталырбыз. Бераз искә төшереп китик әле.

( эчтәлеген бер укучыдан сөйләтү )

  • Ә менә “Шүрәле” балетын ишеткәнегез яки күргәнегез бармы?

 (укучыларның җаваплары)

  • Балетта “Шүрәле”нең эчтәлеге бөтенләй башкача. Нәрсә соң ул - балет?
  • БАЛЕТ – ул кешеләрнең бию хәрәкәтләре белән аңлашуы. Анда кешеләр сөйләшмиләр, бары тик хәрәкәтләр белән генә аралашалар.
  • Ә “Шүрәле” балетына эчтәлекне Әхмәт Фәйзи язган.Ул Татарстанның,  татар халкының күренекле язучысы. Әле ул “Тукай” романының авторы да.
  • “Шүрәле” балетына музыканы композитор Фәрит ага Яруллин язган.

Ф.Яруллин 1914 елда. Казанда атаклы “Тукай маршы”н язган Заһидулла Яруллин гаиләсендә туа. 1930 нчы елда Казан музыка техникумына укырга керә.Талантлы музыкант икәнен белгәч, 1933 нче елда Мәскәүгә укырга җибәрәләр. Шунда укыганда “Шүрәле” балеты языла башлый. 1941 нче елда тәмамлана. Балетны сәхнәгә куярга Санкт-Петербургтан балетмейстер Якобсон чакырыла.

1943 нче елда Фәрит Яруллин сугышта батырларча һәлак була. Аңа бу вакытта нибары 29 яшь була.

1958 нче елда Ф.Яруллинга “Шүрәле” балеты өчен Г.Тукай премиясе бирелә.

- Ә хәзер балетның эчтәлеге белән танышыйк.

Былтыр исемле егет урманга баргач, карурман хуҗасы явыз Шүрәлегә юлыга. Шүрәле Сөембикә исемле кош-кызны сагалый. Хәйлә белән егет тегенең котны ала торган бармакларын бүрәнәгә кыстыра. Кызны авылына алып кайтып китә. Аларның туйлары вакытында Шүрәле  килеп чыга һәм Сөембикәне үзе урлаган канатлары белән ымсындырып яңадан урманга алып китә. Әмма урман албастысының куанычы озакка бармый. Былтыр халык белән бергә барып, кара көчләрне тар- мар китерә һәм сылу кызны коткара.

  • Ә хәзер әйдәгез, “Шүрәле балетыннан өзекләр тыңлыйк. Музыканы игътибар белән тыңлагыз.Характеры нинди, кайсы геройны нинди уен  коралы  башкара.
  • ( “Шүрәле” балетыннан “Кереш музыка”, “Сабантуй” , Полька” ны тыңлау, сораулар бирү)

IV. Физкультминутка.

      (Татар бию көенә төрле хәрәкәтләр ясау.)

V. Җыр өйрәнү.

-Туры утырдык. Тамакларны җылытып алабыз.

- Карга әйтә карр, карр,

  Мичтә бәлеш бар,бар.

  Мичтән бәлеш алыр идем

  Өйдә кунак бар, бар. ( күнегүнең 1,2 юлларын кычкырып, 3,4 юлларын шыпырт кына җырларга кирәк һәм төрле тональностьта )

Бүген яңа җыр өйрәнәбез. Ул “Фатыйма белән сандугач” дип атала. Сүзләре белән танышып үтик. ( Танышу)

Башта мин җырлап күрсәтәм. Аннан бергә өйрәнербез. (Җырны фразалап өйрәнү һәм рольләргә бүлеп җырлау)

VI. Алган белемнәрне ныгыту.

- Без бүген кемнәр белән таныштык? (Г.Тукай, Ә.Фәйзи. Ф.Яруллин)

- Нинди балет тыңладык? ( “Шүрәле” балеты )

VII. Дәрескә йомгак.

  • Дәрестә катнашкан укучыларга билге кую.
  •  Киләсе дәрескә өйгә эш -  җырның сүзләрен ятлап килергә.
  • Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.

 

Просмотр содержимого документа
«Второе путешествие в музыкальный театр-Балет 5 класс»

Фәрит Яруллин һәм аның “Шүрәле” балеты
  • Фәрит Яруллин һәм аның “Шүрәле” балеты

Балет – т еатральләштерелгән, сәхнәләштерелгән  музыка белән баетылган бию күренеше

Балет т еатральләштерелгән, сәхнәләштерелгән

музыка белән баетылган бию күренеше

Балетның туган иле - Италия, 5 октябрь1581ел

Балетның туган иле - Италия,

5 октябрь1581ел

Композитор – музыка. Либреттист – эчтәлеген яза. Балетмейстер – хореография.
  • Композитор – музыка.
  • Либреттист – эчтәлеген яза.
  • Балетмейстер – хореография.
 Либреттоны автор яза.

Либреттоны

автор

яза.

  КОМПОЗИТОР – либреттога балет музыкасын яза.

КОМПОЗИТОР – либреттога балет музыкасын яза.

  БАЛЕТМЕЙСТЕР  балетка бию яза һәм куя.

БАЛЕТМЕЙСТЕР

балетка бию яза һәм куя.

  ДИРИЖЁР ҺӘМ ОРКЕСТРДА УЙНАУЧЫ МУЗЫКАНТЛАР  Дирижёр - оркестр белән идарә итә, музыкантлар көйне уйныйлар.

ДИРИЖЁР ҺӘМ ОРКЕСТРДА УЙНАУЧЫ МУЗЫКАНТЛАР

Дирижёр - оркестр белән идарә итә, музыкантлар көйне уйныйлар.

Рәссам-сәхнә күренешенә декора ция һәм образларга костюмнар эшли.

Рәссам-сәхнә күренешенә декора ция һәм образларга костюмнар эшли.

Балериналар. Танцорлар. Кордебалет. Дирижер. Симфонический оркестр.
  • Балериналар.
  • Танцорлар.
  • Кордебалет.
  • Дирижер.
  • Симфонический оркестр.
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры

 ФӘРИТ ЯРУЛЛИН ҺӘМ АНЫҢ “ШҮРӘЛЕ” балеты

ФӘРИТ ЯРУЛЛИН ҺӘМ АНЫҢ “ШҮРӘЛЕ” балеты

Казан. 1914 елның 1 гыйнвары  Заһидулла Яруллин гаиләсендә дөньяга тагын бер булачак композитор туа.

Казан. 1914 елның 1 гыйнвары Заһидулла Яруллин гаиләсендә дөньяга тагын бер булачак композитор туа.

 Әтисе - Заһидулла Яруллин ярдәмендә Фәрит өч ел эчендә фортепианода уйнарга өйрәнә

Әтисе - Заһидулла Яруллин ярдәмендә Фәрит өч ел эчендә фортепианода уйнарга өйрәнә

Фәриткә 17 яшь. Ул инде чын-чынлап профессиональ му-зыкаль белем алу турында уйлый башлый.  1930 елда Казан музыка техникумына укырга керә.

Фәриткә 17 яшь. Ул инде чын-чынлап профессиональ му-зыкаль белем алу турында уйлый башлый. 1930 елда Казан музыка техникумына укырга керә.

1933 ел. Фәрит Яруллин - Мәскәү консерватория-се студенты

1933 ел.

Фәрит Яруллин - Мәскәү консерватория-се студенты

1939 нчы ел.  Ф ә рит Яруллин Габдулла Тукайның «Шүрәле»-  сенә нигезләнеп зур күләмле әсәр язарга керешә.

1939 нчы ел.

Ф ә рит Яруллин Габдулла Тукайның «Шүрәле»- сенә нигезләнеп зур күләмле әсәр язарга керешә.

«Шүрәле» балетының либреттосы авторы Ә. Фәйзи ЛИБРЕТТО

«Шүрәле» балетының либреттосы авторы Ә. Фәйзи

ЛИБРЕТТО

“ Шүрәле” балеты өстендә эш кызганнан – кыза бара Композитор Фәрит Яруллин һәм балетмейстер Леонид Якобсон ( 1941)

“ Шүрәле” балеты өстендә эш кызганнан – кыза бара

Композитор Фәрит Яруллин һәм балетмейстер Леонид Якобсон ( 1941)

1941 ел. Хәрби училище тәмамлап, Яруллин кече лейтенант исемен ала һәм фронтка китә.

1941 ел.

Хәрби училище тәмамлап, Яруллин кече лейтенант исемен ала һәм фронтка китә.

1943 елның 17 октябре.  Композиторның гомере рәхимсез сугыш кырында өзелә.  Белоруссия. Рыленки туганнар каберлеге. Биредәге ташларның берсенә Ф.Яруллинның исеме дә уелып язылган .

1943 елның 17 октябре. Композиторның гомере рәхимсез сугыш кырында өзелә.

Белоруссия. Рыленки туганнар каберлеге. Биредәге ташларның берсенә Ф.Яруллинның исеме дә уелып язылган .

Увертюра-опера һәм балет башланыр алдыннан уйнала торган кереш музыка.
  • Увертюра-опера һәм балет башланыр алдыннан уйнала торган кереш музыка.
Шүрәле урман яңгыратып көлә.

Шүрәле урман яңгыратып көлә.

Шүрәле дуслары белән күңел ача.

Шүрәле дуслары белән күңел ача.

Сөембикә дус кызларыы белән бии.

Сөембикә дус кызларыы белән бии.

Былтыр белән Шүрәленең биюе.

Былтыр белән Шүрәленең биюе.

Сөембикә һәм Былтырның туе.

Сөембикә һәм Былтырның туе.

Былтыр белән Шүрәленең биюе.

Былтыр белән Шүрәленең биюе.

Сөембикәне Былтыр коткара.

Сөембикәне Былтыр коткара.

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр, Күңелдә йоклаган дәртне уятыр. Театр яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,

Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

Театр яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!