СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Внеклассное мероприятие “Культурное наследие татарского народа”/"Халкыбызның күңел җәүһәрләре”

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка создана с целью  информирования учащихся о татарском народе, его обраще жизни, играх, национальной кухне, одежде, обычаях, традициях.

Просмотр содержимого документа
«Внеклассное мероприятие “Культурное наследие татарского народа”/"Халкыбызның күңел җәүһәрләре”»















Культурное наследие

татарского народа”

(внеклассное мероприятие)






































Халкыбызның күңел җәүһәрләре”

(сыйныфтан тыш чара)























Тема: “Халкыбызның күңел җәүһәрләре”


Максат:

-Укучыларга, аеруча рус һәм башка милләттән булганнарга, татар халкы, аның яшәү рәвеше, уеннары, милли ризыклары, киемнәре, гореф-гадәтләре турында мәгълүмат бирү;

- халкыбызның күңел җәүһәрләрен балалар күңеленә сеңдерү;

- укучыларның җырга, биюгә, телгә осталыкларын үстерү;

- милли дуслыкны тирәнәйтү, ныгыту;

- укучыларда татар халкы белән горурлану хисләре, татар халкының традицияләренә хөрмәт тәрбияләү.


Җиһазлау һәм материаллар:

- Татар халкының көн-күреш җиһазлары;

- татар халык милли ашлары;

- татар милли киемнәре;

- милли уеннар өчен җиһазлар ( капчыклар, кашыклар, түбәтәйләр Һ.б.);

- презентацияләр;

- экран, проектор, компьютер, фотоаппарат.

















Кичәнең барышы (Ход мероприятия)


(Татар халкының милли көйләре яңгырый).

Алып баручы: Исәнмесез, диеп башлыйк әле,

Һәр очрашу шулай башлана.

Исәнмесез, диеп сүз башланса,

Күңелләрдә ныграк саклана.


Алып баручы: Якты йөз, яхшы кәеф

Күрәбез йөзегездә.

Исәнмесез, хәерле көн

Телибез һәммәгезгә.

Кешелекнеӊ үзе шикелле үк,
Борынгыдан килә бәйрәмнәр.
Шатлыкларын бәйрәм итә кеше,
Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бардыр.

Алып баручы (Ведущий): Хәерле көн, исәнмесез, кадерле укучылар, укытучылар, хөрмәтле кунаклар. Безнең бүгенге кичә “Халкыбызның күңел җәүһәрләре” дип атала. Татар халкының яшәү рәвеше, җырлары, биюләре, уеннары турында белгәннәрне искә төшерербез, белмәгәнне белеп китәрбез.

Алып баручы: Здравствуйте, дорогие друзья! Мы пригласили вас сегодня на праздник, посвященный татарскому народу.

Сегодня мы вспомним, а тех, кто не знает, познакомим с татарским бытом, татарскими национальными обычаями и традициями, играми и песнями.

Алып баручы:

Әбиемнең күңел сандыгы! (“Галиябану” көе, слайд)

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?

Әбиемнең күңел сандыгын

Бер ачасы иде, ачасы...

Алып баручы:

Әби – бабам белгән йолаларны,

Халкыбызның күңел җәүһәрләрен

Бер ачасы иде, ачасы.

Әбиемнең күңел сандыгы

Кызыктыра инде күптәннән.

Ач, әбием, безгә күңелеңне,

Яшь буынга мирас булып калсын,

Бер хәзинә калсын үткәннән.





Алып баручы: Да, действительно, как бездонные колодцы сундуки наших бабушек. Чего только там нет. (Татарча бизәлгән өй күренеше. Сандык кырыенда балалар утыра. Читтәрәк әби йон җегерләп утыра).


1 бала(ребенок): Сандык эчендә нәрсә бар икән?

2 бала: Сандык эчендә ниләр барын минем дәү әнием генә белә. Әйдәгез, үзен бирегә  чакырыйк? (Әбине чакыра)

2 бала: Әби, малайларның синең сандыгыңны ачып  карыйсылары килә. Ачып күрсәтерсеңме?

Әби (бабушка): Балакайларым, бу сандык бик серле сандык. Ул татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын борынгыдан килгән мирасын саклый.

Алып баручы: Әбиебез сандыгында

Сакланмый ниләр генә

Әйдәгез сорыйк үзеннән,

Ачып күрсәтсен безгә.

Алып баручы: Нам очень интересно, что там хранится.


Әби: Сандыкта ниләр барын беләсегез киләме, балалар? Әйдәгез әле бергәләп ачыйк сандыкны.

Әби: Элек - электән, татар халкы матурлыкка омтылган. Матурлап киемнәр тегеп, аларга матур бизәкләр ясап, чигеп киенгәннәр.

Татар хатын-кызларыбыз

Эшнең серен белгәннәр,

Кич утырып,җырлар җырлап,

Оста чигү чиккәннәр. (Сандыкны ача)

Менә минем сандыгымда шундый матур әйберләр бар да инде. Хәзер без алар белән ныклап танышып китәрбез.

(Әби сандыктагы милли киемнәрне күрсәтә, әкрен генә көй).

Безнең милли киемнәребез халыкның рухи байлыгының бик мөһим өлеше. Без аларга үз тормышыбыздан лаеклы урын бирергә һәм киләчәк буынга да илтергә тиешбез.

Татар милли киемнәрендә ак, кызыл, яшел, зәңгәр төсләр өстенлек иткән. Татар кызларының күлмәкләре киң, бала итәкле булган. Итәкләре никадәр күп булса, шулкадәр матуррак санала, озын булуы белән кызларның балтырларын чит-ят күзләрдән саклый. Аның өстеннән җиңсез бәрхет камзул киелгән. (Слайдлар)

Алып баручы: Женская платья (рубахи) доходила почти до щиколоток. Состоятельные татарки могли позволить себе шить рубахи из дорогих покупных тканей – шелка, шерсти, хлопчатобумажной ткани и парчи. Такие рубахи украшались воланами, разноцветными лентами, кружевом, тесьмой.

Часто женщины носили поверх рубахи камзол. Камзол считался летней домашней или выходной одеждой, в зависимости от отделки. Камзолы шили длинными до колен или короткими до бедер, с рукавами и без, с высоким воротом или с глубоким вырезом на груди. Края подола, проймы рукавов, ворот камзола украшали позументом, полосками галуна, птичьими перьями и мехом. Затем в восточных районах камзол стали украшать монетками


Әби: Авыл кызлары күлмәк өстеннән чигүле алъяпкыч та яба торган булганнар. Алъяпкычның итәк очларына бала итәк тотылган, күкрәк турыларына чәчәк бизәкләре чигелгән. (Слайдлар)

Алып баручы: Очень красивые платья и передники были у женщин – татар. А какие на них узоры...

Әби: Ә менә бу - төсле күннән бизәкләп чигелгән җиңел читекләр (Күрсәтә) Чигүле читекләр татар халкының горурлыгы булып торалар. Казан татарлары йөз еллар буе теккән, кигән бизәкле, йомшак күн итекләрне кем белми? Әмма боларның да сере бар. Һәм ул серне бөтен кеше белә дә алмый. Читекләрнең күнен кисү һәм махсус җөй белән кулдан ялгау — үзенчәлекле ысул. Төсле күннәрдән бизәк өстенә бизәк тегелә, ә арада чигүле бауга охшаш җөй хасил була. Россия музейларының күбесендә безнең читекләр куелган. Бер-берсенә охшаган ике пар читек сирәк очрый. (Слайдлар)

Алып баручы:Татарские, национальные сапожки, ичиги из мягкой кожи и на мягкой же подошве шили из сафьяна, юфти и хрома. Кожаную обувь носили зажиточные горожане и духовенство. Черные ичиги носили все, только у женщин они были покороче и без отворотов. Праздничной татарской обувью для женщин были узорные ичиги, выполненные в традиционной технике кожаной мозаики. Обувь выполненная в мозаичной технике является спецификой именно татарского народа.

Алып баручы:

Калфак, яулык, күлмәк, камзул-

Болары безгә таныш.

Сөйләгезче, кайчан туган

Татарда читек-кәвеш?

1 укучы (ученик): Без беләбез.Теләсәгез сөйлибез.


Борын-борын заманнарда

Болгар иле булган, ди.

Безнең борынгы бабайлар

Шушы илдә торган, ди.

Ул бабайлар әйбәт күннән

Читекләр теккәннәр, ди.

Читек киеп, дөнья буйлап

Сәүдә дә иткәннәр, ди.

Шушы нәни генә читек

Таныткан ди халыкны,

Хезмәт сөю бабайларга

Китергән ди байлыкны.

Ул заманда күп халыклар

Чабата кигәннәр, ди.

2 укучы: Ә безнең Болгар бабайлар

Читектән йөргәннәр, ди.

Читек кигән бабайларга

Куркып яу да кермәгән,

Читекле Болгар илендә

Эч пошырып йөрмәгән.

Бизәк төшкән итекләрне

Читекләр дип йөрткәннәр,

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

Төрле төсле сурәт төшкән

Ул чәмчәле читеккә,

Чибәр кыздан ким булмаган

Читекле батыр егет тә.

Алып баручы: Әлеге матур, затлы читекләрне күргәч, аяклар үзләреннән-үзе тыпырдый башладылар. Әйдәгез бирегә безнең булган егетләребезне чакырыйк.


Алып баручы: А сейчас мы приглашаем ребят 6 А и Б классов. Они для вас исполнят “Татарский национальный танец”.


Татар биюе” башкарыла.


Әби: Менә булдырдыгыз, улларым. Афәрин!

Сандык серләрен ачуны дәвам итәбез. Менә бу – калфак, хатын кызларның баш киеме (Карыйлар). Бизәкләп, матурлап эшләнгән калфак кызлар өчен кайчандыр бик кадерле әйбер булган. Кичләр утырып, алар аңа матур-матур бизәкләр чиккән, аны киеп кунакка, бәйрәмнәргә барган. Бүгенге көндә кызларны уңышлы прическалары ничек бизәсә, ул заманда калфаклары шулай бизәп торган. Бай һәм затлы традицион татар костюмына калфак бик тә килешкән. Алай гына да түгел, ул әле — йола киеме дә саналган, чөнки татар кызына чәчен каплап йөрү мәҗбүри булган бит. Чәчләрен шомартып тарап ике толымга үргәч, ул башына күлмәгенә төстәш калфак киеп куйган.

Алып баручы: Калфак әлегәчә аңлашылып бетмәгән серле-кызыклы тарихка ия. Безнең якларга XVII—XVIII гасырларда килеп чыккан сәяхәтчеләрнең рәсемнәренә караганда, ул чорның хатын-кызлары өскә таба очлайтып ясалган каты баш киемнәре кигәннәр. Сөембикәбезне дә әнә шундый башлык белән күз алдына китерәбез. Тикшерүче-галимнәрнең күбесе калфакны да шул баш киеменнән килеп чыккан дип исәпли. Ничек итепме? Башлыкның каты нигезен алып, йомшак тукымага алыштырганнар, очын исә артка яисә бер кырыйга янтайтып салганнар (Слайдлар).

Алып баручы: Да, очень популярным головным убором был калфак. Его надевали на голову со специальной повязкой-украшением (ука-чачак), а конусообразный конец с кисточкой отбрасывался назад. У сельских женщин калфак был вязанным из белых хлопчатобумажных ниток. «Городские» калфаки вязались в полоску из цветных шелковых нитей.

Алып баручы: Татар кызлары төрле бизәнү әйберләре – алка, муенса, беләзек, йөзекләр тагарга яратканнр. Борынгы бабаларыбыздан килгән ювелирлык осталыгы шәһәрләрдә һәм кайбер зур авылларда XX йөзнең башларына кадәр яшәп килә. Катлаулы ысуллар белән зиннәтләп эшләнгән хатын-кыз бизәнү әйберләре төрле музейлардагы татар коллекцияләре арасында бүген дә күп санда сакланган. Колак алкалары, чәч тәңкәләре һәм чулпылар. XX йөз башларында мөсел­ман татар

хатын - кызлары күбрәк кечкенә алкалар (ай формасында, калач алка, тамчылы алка) тагарга яратканнар. Зиннәт­ле асылташлар куеп эшләнгән чәчүргечләр һәм чулпылар такканнар.

Алып баручы: Украшения носили как мужчины, так и женщины. Мужчины носили перстни, перстни-печатки. Женские украшения были гораздо разнообразнее. Женским головным украшением был накосник. Они были очень разнообразны по форме, материалу, формам отделки и способам ношении. Более древним видом украшений татарок были серьги. Их начинали носить рано – в трех-четырехлетнем возрасте и продолжали носить до самой старости. Серьги с подвесками представляют собой неотъемлемую часть национального костюма татар. Кроме собственных традиционных серег, татарки заимствовали украшения у русских, Кавказских народов, Средней Азии и Казахстана. Астраханские татарки носили кольцевые серьги, трехбусинные серьги, а в качестве лицевого украшения – носовые кольца.

Әби: Бик дөрес сөйлисез, кызлар. Ә менә атар хатын-кызларының иң яраткан бизәнү әйберләре — беләзек һәм йөзек. Һәр хатын-кызның кулында ким дигәндә ике, ягъни пар беләзек һәм шулкадәр үк, ә кайвакытларда күбрәк тә йөзек була. Безнең халыкка хас ике төр беләзекне аерып әйтергә мөмкин: беренчесе — тоташ, икенчесе — буынлы беләзекләр. Аларны формаларына һәм бизәү алымнарына карап төрле вариантларга бүләргә була: тар һәм киң, чокып, бөтереп, бөртекләп, оялап эшләнгән һ.б. Оялы беләзекләр өчен фирүзә, якут, топаз, ахак кебек чын ташлар яки төсле пыялалар кулланылган. Музей коллекцияләрендә чылбырлы һәм энҗеле беләзекләр дө очрый. Ләкин халык арасында тоташ һәм тупсалы беләзекне ешрак кигәннәр. Йөзекләр дә күп төрле. Хатын-кызлары бүген дә фирүзә, ахак һәм якут кашлы йөзекләрне яраталар.

Әлеге бизәнү әйберләре минем сандыгымда да бар (Күрсәтә).

Алып баручы: Әбекәй, дай нам, пожалуйста, свое колечко. Мы хотим поиграть в татарскую национальную игру «Колечко».

Алып баручы: “Йөзек салышлы” уенын уйнарга 6 б сыйныф укучылары чакырыла.



Уенның барышы аңлатыла, “Йөзек салышлы” уены уйнала.



Әби: Булдырдыгыз. Барыгыз да уңганнар икәнсез. Сандыгымда тагын ниләр бар икән...

Болары – ир – егетләр киемнәре. Татар ир-егетләренең киеме – кыек якалы ак күлмәк, карасу төстәге камзул, чалбар. Ә менә монысы – билбау. Аның белән матур итеп билне буып, бәйләп куйганнар.

(Күрсәтә. Экранда слайдлар).

Алып баручы: Да, действительно. Не менее интересный, богатый наряд у татар-мужчин. И какой интересный атрибут верхней одежды татар - пояс. Использовались пояса из домотканой материи, из фабричной ткани, реже – вязаные.


Әби: Татарларда милли киемнең аерылгысыз өлеше булып түбәтәй санала.

Түбәтәй — ул гади баш киеме генә булмыйча, кешенең инсафлылыгын да күрсәтә. Түбәтәйләр тегелеше, бизәлеше белән берсеннән-берсе аерылып торалар. Ирләр кия торган әлеге баш киеменең көн дә кия торганын, гадәттә, чигелмәгән кара хәтфәдән (бәрхеттән) тегәләр. Алар төрле төстәге җепләр белән чигелә, ука-мәрҗән белән бизәлә.

Алып баручы: Мужским головным убором была тюбетейка – небольшая, надеваемая на макушку шапочка. При пошиве тюбетейки использовали всевозможные виды тканей и различные приемы орнаментации, благодаря чему создавались бесконечные вариации этого головного убора. Самые ярко вышитые тюбетейки предназначались для молодежи, взрослые мужчины и старики носили более скромные однотонные тюбетейки.


Әби: Кая әле, улларыма да түбәтәйләр бүләк итим әле...


(Әби сандыгыннан түбәтәйләр алып, малайларга бүләк итә)


1 укучы

Бигрәк матур түбәтәе,

Энҗе бөртекләр белән.

Алар монда килгән икән,

Чын әкият иленнән.

2 укучы

Чигүле алъяпкыч, түбәтәй,

Әбием чиккән калфак.

Ул түбәтәйне бабам,

Кадерләп кигән һәрчак.


3 укучы

Мөселманга фарыз баш киеме-

Үзе матур,үзе бәләкәй,

Әллә кайдан нурлар сибеп тора

Кызлар чиккән милли түбәтәй.


4 укучы

Бу татарның милли баш киеме

Килешә ул кемнәр кисә дә.

Исеңдә тот, дустым, кадерен бел,

Гасыр буйлап килгән ул безгә.


5 укучы

Түбәтәемне кидем,

Көзге каршына килдем.

Менә шундый була ул

Татар малае дидем.

Алып баручы: Татар халкы ял вакытларында төрле уеннар уйнарга яраткан. Әйдәгез без дә уйнап алыйк. Бирегә 5 а сыйныф укучылары чакырыла.


Түбәтәйле” уенын уйнау.


(Уртада 6-7 урындык тора, урындыкларга түбәтәйләр куела. Балалар урындыклар тирәли басалар һәм, көй башлануга, җиңелчә йөгерә башлыйлар. Көй туктауга, түбәтәйләрен кияләр, шул арада урындыкларга утырып өлгерергә тиешләр. Кем урынсыз кала, шул уеннан чыга. Икенче мәртәбә уйнаганда. Уртада өч урындык кала, уйнаучылар саны артыграк була. Соңга таба бер урындык калдыралар. Шулай итеп, иң игътибарлы, җитез бала билгеләнә).


Алып баручы: Ә хәзер сүзне 6 а сыйныф укучысы Григорьев Романга бирәбез. Рәхим ит , Роман. (Слайд, шигырь сүзләре язылган)


«Онытма син»


Р.Файзуллин

Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәнеңне онытма син!

Бел син ерак бабайларның
ничек итеп көн иткәнен,
ни иккәнен, ни чиккәнен,
нинди уйлар, нинди моңнар
безгә калдырып киткәнен.
Исеңдә тот, аларның син
сугышларда кан түккәнен,
Туган җирнең иреге өчен,
зинданнарда интеккәнен...

Һәр карыш җир сугарылган
шәһит җаннар каннарында.
Үткән яулар шәүләсе бар
Туган якның таңнарында.

һәр нигезнең, һәр авылның,
һәр каланың үткәне бар...
Гыйбрәт алырлык мирасның
калганы бар, киткәне бар...

Горур сүз әйт, сорасалар:
ни кавемнән? Нинди җирдән?
Киләчәккә аек карар
үз тарихын анык белгән!

Хәтерләүдән курыкма син!
Ил үткәнен онытма син!

Алып баручы: Рәхмәт, Роман.

Шагыйрь Р.Фәйзуллин бу юллар аша һәрбер кеше үзенең халкының үткәнен, бабайларының ничек көн иткәнен, ниләр белән шөгыльләнгәнен, гореф-гадәтләрен белергә тиеш. Чөнки үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, ди халкыбыз. Халык бәйрәмнәре – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар халыкның милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнүдә тудыралар. Әгәр дә халык бәйрәмнәре югала, юкка чыга икән, бу инде аның рухи байлыклары саега баруын чагылдыра.


Алып баручы: Татарские национальные праздники существенно отличаются от праздников других народов, ведь татарские праздники и традиции – это совокупность таинственности и необычайности, которая до конца неизведанна и закрыта для тех, кто не готов углубиться во все ее тонкости.

Алып баручы: Балалар, сез халкыбызның нинди йолаларын, бәйрәмнәрен беләсез?

Укучылыр: Карга боткасы, Сөмбелә, Каз өмәсе, Нәүрүз.


(Алып баручылар кыскача слайдлар ярдәмендә бәйрәмнәр турында сөйләләр)


Алып баручы: Бәйрәмнәр ни өчен кирәк?

Укучы: Ял итү, аралашу, берләшү өчен.

Алып баручы: Дөрес. Әйдәгез без дә бераз ял итеп алыйк, җырлы – биюле уен уйнап алыйк.


Кәрия – Зәкәрия” уены уйнала, 6 а сыйныф укучылыры белән.


Алып баручы: Халкыбызның иң матур бәйрәме кайсы дип уйлыйсыз?


Билгеле, Сабан туе. Без бүген шушы йоланың килеп чыгышын һәм хәзерге вакытта кеше тормышында тоткан урынын билгеләрбез.

Сабан туеның ЮНЕСКО тарафыннан сакланучы милли мираслар исемлегенә кертелүе дә күпне сөйли. Сабантуй - бик борынгыдан килгән бәйрәм. Ул дуслык бәйрәме. Чөнки бу бәйрәмне без татарлар да, урыслар да, башка милләт халыклары да бергәләшеп үткәрәбез.


Алып баручы: Самый большой праздник у татар – это Сабантуй. Его празднует практически каждый житель Татарстана. Этот праздник признали государственным. Его празднуют не только жители Татарстана, но и те диаспоры татар, которые проживают по всему миру. Татарский праздник Сабантуй считается межнациональным днем дружбы. Немного раньше это был праздник, который приурочен к весенним работам. Согласно их народной мудрости, один день весны способен прокормить целый год.


Алып баручы: Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен бу бәйрәмне Сабантуй дип атаганнар икән? Сабан – язгы кыр эшләрендә кулланылы торган эш коралы.

Ә Туй сүзе татар халкында нинди дә булса олы бер бәйрәм мәгънәсенә туры килә. Мәсәлән, хезмәт туе, бәби туе, өй туе һәм башкалар. Димәк, Сабан туе ул чәчүдә, язгы кыр эшләрендә төп корал булган сабанның эше беткәч, ягъни чәчү төгәлләнгәч үткәрелә торган туй, ягъни бәйрәм.

Алып баручы: Дословно «сабантуй» означает «Праздник Плуга» (сабан - плуг и туй – праздник). Раньше он праздновался перед началом весенних полевых работ, в апреле, сейчас сабантуй устраивают в июне – по окончании сева.В былые времена к сабантую готовились долго и тщательно – девушки ткали, шили, вышивали национальным узором платки, полотенца, рубашки; каждой хотелось, чтобы, именно ее творение стало наградой самому сильному джигиту - победителю в национальной борьбе или в скачках.


Алып баручы: Ә сабантуй үткәрелә торган урын ничек атала?

- Мәйдан.

Алып баручы: Сабан туен үткәрү өчен махсус урын билгеләнгән. Ул болын җир, аланлык булып, агачлар белән әйләндереп алынган тигез һәм уңайлы җирдә урнашкан. Бу урын мәйдан дип аталган. Һәр авыл өчен билгеле булган көнне – иртәнге якта яисә төштән соң хөрмәтле аксакаллар җыелган бүләкне мәйданга алып чыкканнар. Иң алдан ир уртасы кеше сөлге-яулыклар, ситсы бәйләнгән колга күтәреп барган. Мәйданда бүләкләрне аерым төр ярышлар өчен атап, билгеләп куйганнар.

Әйдәгез әле, сабан туенда нинди уеннар, ярышлар булуын санап чыгыйк.

Көрәш, колгага менү, ат чабышы, капчык белән сугышу, таш күтәрү, канат тартышу, кул көрәштерү,катыктан акча эзләү, көянтә чиләк белән йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, капчык киеп йөгерү.


(Слайдлар ярдәмендә уеннар турында мәгълүмат бирелә).


Алып баручы:

Бәйрәмнәрдә уеннар

Төрле була, күп була.

Уеннарсыз бәйрәмнәр

Булмаган да күк була.


Әйдәгез әле, шушы уеннарның берничәсен уйнап алыйк. (Татар халык көйләре яңгырый)


Милли уеннар уйнала:


  1. Капчык киеп йөгерү.

Кемнәр өлгер, кем җитез,

Безнең янга килегез.

Әйдә карыйк ярышып

Капчык киеп чабышып.


  1. Кашыкка йомырка салып йөгерү.


Кашык киеп йөгерәм дип,

Мактанырга ашыкма.

Ә син менә йөгереп кара.

Йомырка салып кашыкка.


  1. Капчык белән сугышу.


Бу уенда ярышырга,

Көчле балалар кирә.

Кемнәр ярышырга әзер

Парлашыгыз тизрәк!


Алып баручы: Тагын нинди бәйгеләр уздырыла?

Укучылар: Аркан тартышу, багана башына менү һ.б. уеннар бәйрәмне җанландырып торган.


  1. Аркан тартышу уены.



Әби: Сабантуй җыр - биюсез, уен-көлкесез узмаган.


Алып баручы:

Күңелле сабан туйлары

Бүген бәйрәм, зур бәйрәм.

Матур җырлар җырлый-җырлый

Уйныйбыз әйлән - бәйлән.

Без җырлыйбыз сабан туйда

Иң матур җырлар сайлап.

Безнең җырга зәңгәр күктән

Кошлар кушыла сайрап.



Сезнең игътибарыгызга кадетлар башкаруында җыр.


Җыр башкарыла. “Ай, былбылым, вай, былбылым”




Алып баручы: Җыр – биюләр, ярышлар төгәлләнгәч, халык өйләренә таралышкан. Бу көнне һәр өйдә татар милли ашлары әзерләгәннәр.

Алып баручы: Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су хәзерләргә бик оста булган, тәмле ашлар пешергән. Пешекчеләр төрле вакыйгалар уңае белән табынга кую өчен әллә никадәр ашамлыклар уйлап чыгарганнар. Үзенең формасы, әзерләү рәвеше, эченә салына торган әйбернең ничек әзерләнүе ягыннан камыр ашлары бик үзенчәлекле.

Алып баручы: Кулинарное искусство татарского народа богато своими национальными традициями, уходящими в глубь веков. В процессе многовековой истории сложилась оригинальная национальная кухня, сохранившая свои самобытные черты до наших дней. Ее своеобразие тесно связано с социально-экономическими, природными условиями жизни народа, особенностями его этнической истории.

Татары всегда придавали большое значение тесту, искусно готовя пироги. Еда с начинкой придает особое своеобразие татарской кухне. Самый древний и простой татарский пирог – кыстыбый, это сочетание пресного татарского теста с пшенной кашей и пюре.

Татарская кухня щедра на изделия из сдобного и сладкого теста.

Алып баручы: Укучылар ә сез татар халыкның нинди камыр ашларын беләсез? Какие национальные блюда знаете?

Укучылар: Өчпочмак, гөбәдия, чәк-чәк, кош теле, пәрәмәч, вак бәлеш, кабартма, кыстыбый. ( Слайдлар)

Алып баручы: Бүгенге бәйрәмебезгә 6 б сыйныф укучысы Карпов Денис “Пәрәмәч” исемле шигырь ятлап килгән. Сүзне аңа бирәбез. Рәхим ит, Денис.


(Укучы шигырь сөйли “Пәрәмәч” Ш.Галиев, слайд).


Пәрәмәч.


Бүген минем туган көн,

Бәйрәм була торган көн.

Сорады әни иртән:

- Нәрсә пешерим икән?

- Пәрәмәч, - диде әти.

- Бәлеш, - диде дәү әни.

Ә мин киттем камырга

Ашханәдән алырга.

Әнкәй кисәтте мине:

- Кайканда ашык, - диде, -

Чыкмасын ташып! – диде.

Карадым камыр алгач,

Сатучы үлчәп салгач:

Савытым тулар-тулмас.

Ташымас, берни булмас!

Шулай кайтып килгәндә,

Инде җитәм дигәндә,

Артканнан-арта барып,

Камыр чыга кабарып!

Тиз генә этәм-төртәм,

Савыт эченә кертәм.

Ә камыр гүя тере –

Килә дә чыга кире!

Ул үзе шундый үзле,

Үзе шундый үзсүзле;

Төрткәләп тутырсаң да,

Өстенә утырсаң да,

Мөмкин түгел тыярга,

Капкач каплап куярга....

Яңа берет җәлен җәл,

Калмады бүтән әмәл –

Салдым камырны өзеп...

Ул чыга һаман сөзеп!

Авырайды чалбар да, -

Кесәләр тулы бар да...

Анда да бит кабара!

Трамвай килеп җитүгә,

Тотындым мин чабырга....

Бар җирдән камыр ташып,

Торам башымны кашып,

Ишек төбендә басып.

Әйтә алмыйча берни,

Бот чабып куйды әни.

- Пәрә-мә-әч!... – диде әти,

- Бә-ә-әлеш!.. – диде дәү әни.

(Ш.Галиев)

Алып баручы: Рәхмәт, Денис.

Алып баручы: Бүгенге бәйрәмебезгә әниләрегез, әбиләрегез сезгә күчтәнәч итеп татар халкының милли ашларын әзерләп килгәннәр. Рәхим итегез, сүз сезгә.


(Әниләр уртага чыгып, алып килгән милли ашлары турында сөйлиләр)


Алып баручы: Нинди уңган, нинди оста икән әниләрегез. Алар алып килгән күчтәнәчләр – милли ашлар белән бергәләшеп чәй эчәрсез.

Ә безнең бүгенге бәйрәмебез ахырына якынлаша.


Әби: Әйе, гомер узган, тула оек белән чабаталар тузган. Ә халкыбыз мирасына булган мәхәббәт йөрәкләребездә саклана. Борынгы көнкүреш, киенү, бизәнү әйберләре хәзер музейларда гына сакланса да, халкыбызның мактанычы, горурлыгы. Үткәннәребезгә ихтирам, киләчәккә күпер ул. Татар халкының


киемендә дә, йөзендә дә, бәйрәмнәрендә дә матур, күркәм күңел сыйфатлары чагыла. Ул һәрвакыт матурлыкка, камиллеккә омтыла.

Алып баручы: Наше мероприятие, посвященное татарскому национальному быту и кухне, национальным играм и праздникам подходит к концу. Надеемся, что у вас останутся только хорошие впечатления о сегодняшнем празднике.

Алып баручы: Әйе, татар халкы нинди генә авырлыклар күрмәсен, үзенең гореф-гадәтләрен, матур йолаларын, искиткеч бай бәйрәмнәрен күңел түреннән чыгарып ташламаган. Алар гасырлар аша безнең хозурга килеп ирештеләр. Без, 21 нче гасыр буыны, боларның барысын да түкми-чәчми киләчәк буыннарга илтеп җиткерергә тиешбез. Шул вакытта гына татар халкы милләт буларак яшәр, рухи яктан тагын да баер, дип өметләнәсе килә.

Алып баручы: Ә моның өчен күнелләребездә бер-беребезгә карата дуслык, туганлык, ярату хисләре булырга тиеш...Бәйрәмебезне татар халкының икенче гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамласак бик урынлы булыр..

(“Туган тел” җырын башкару. Песня “Родной язык”)

Алып баручы: Рәхмәт.

Сау булыгыз. Киләсе очрашуларга кадәр, хушыгыз.

Алып баручы: До свидания, до новых встреч.


Кулланылган әдәбият (Использованная литература)


  1. Сәүбанова С. Бәйрәмнәр,туйлар өчен. – Казан: “Раннур”нәшр.,1999.

  2. Антипова В., Кәримова Ф. Орчык өмәсе. // Фән һәм мәктәп.- 2000.- №10-11.- 39-41 б.

  3. Әюпова Г. Яктылык - кояш янында, яхшылык ана янында. // Фән һәм мәктәп.- 2003.- №1.- 53-55 б.

  4. Фәхретдинов Р.Г. Татар халкы һәм Татарстан тарихы.- Казан: Мәгариф, 1996.- 187 б.

  5. Харисов Ф., Харисова Л. Уен – милли тәрбия чарасы.- Чаллы, КАМАЗ нәшрияты,1994.- 112 б.

  6. Шәрәфиева Г. Рухи сафлык чишмәсе: фольклор кичәсе. // Фән һәм мәктәп.- 2001.- №1-2.- 47-49 б.

  7. Баязитова Ф. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. – Казан:Татар кит.нәшр., 1995.

  8. Уразман Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре. – Казан:Татар кит.нәшр., 1992.

  9. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре /Татарстан Милли к-ханәсе; Төз.З.Ә.Җамалиева. Казан:милли китап, 2000.

  10. Шәймәрданов, Р.Сибгатуллин. татар милли педагогикасы. – Казан:”Матбугат йорты”нәшр., 2004.

  11. Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары. – Казан:татар кит.нәшр., 1980.

  12. Татар халкының җырлы-биюле уеннары /Төз. Х.Гатина, сүз башы язучы И.Надиров. – Казан:Татар кит.нәшр., 1968.

  13. Татар халык уеннары/Төз., сүз башы һәм искәрмәләр авторы Р.Ягъфәров. – Казан: Раннур, 2002.

  14. Р.Ягъфәров. Уен –күңел бәйрәме.- Казан:Мәгариф,2009.


18



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!