СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

В.Н. Мещерякова методикасы нигезендә татар теленә өйрәнү

Нажмите, чтобы узнать подробности

Мастер - класс по методике В.Н. Мещеряковой для русскоязычных детей

Просмотр содержимого документа
«В.Н. Мещерякова методикасы нигезендә татар теленә өйрәнү»

В.Н. Мещерякова методикасы нигезендә татар теленә өйрәтү” темасына Мастер – класс

Тәртип\саны

Эшчәнлек адымнары

Эшчәнлек эчтәлеге

Балалар җавабы

I.

проблеманы аерып алуны оештыру, Проблеманы кую ситуациясе тудыру

1.1

Кереш

Яңача укыту мәгариф системасына зур үзгәрешләр алып килде. Заман мәгариф системасы алдына яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр яшь буынга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирүгә юнәлдерелгән. Монда төп бурыч: укучы шәхесе үсешен - белем бирүнең мәгънәсен һәм максатын, ә укучыларның активлыгын стимуллаштыру.


1.2.

Актуальләштерү

Яңа стандартларның төп максаты – шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү. Хәзер башлангыч сыйныф укытучысы укучыны укырга, язарга, санарга гына өйрәтеп калырга түгел, ә универсаль уку күнекмәләре формалаштырырга, проект эшчәнлегенең эксперты, җитәкчесе булырга да тиеш. Яңа стандартлар традицион программаларда кертелгән артык информациядән котылырга, репродуктив укыту алымыннан эзләнүле укыту алымына күчәргә, укучының үзбәясен күтәрергә ярдәм итәчәк. Бала үзе эзлекле рәвештә белем туплый белергә тиеш.


1.3.

Мотивлаштыру

Яшерен-батырын тугел, кайбер ата-аналарның, балаларның да телне укытуга карашлары бик үк уңай булмавы, күпчелек балаларның елдан-ел мотивация-теләкләре кимүе турында беләбез. Ничек соң мәктәптә татар телен предмет буларак өйрәнүгә карата киеренкелекне киметергә, уңай булмаган фикер-мөнәсәбәтләрне юкка чыгарырга, йомшартырга?

В.Н. Мещерякова авторлык системасының төп максатларның берсе нәкъ шул.

Икенче максат – рус телле балаларны татарча сөйләшергә өйрәтү, сөйләмгә чыгару, икенче төрлә әйткәндә, коммуникатив компетенцияләрне булдыру.


II.

Проблеманы адымлап чишүне оештыру

2.1


Бала армасын өчен акыл эшчәнлеге хәрәкәтләр белән үрелеп баруы, уен һәм биремнәрнең еш алмашынып торуы зарур. Шуңы күрә дәресләрдә балаларны өстәл артына түгел, ә иркендә ярымтүгәрәк итеп тезелгән урындыкларга утыртырга тәкъдим ителә.

Укытучы:балаларны ишек янында каршылый: Әйдәгез, кызлар, әйдәгез, малайлар! Керегез!

(Балаларның һәрберсенә әйтә) Матур кыз! Яхшы малай. Монда басыгыз! Яхшы! (Ишарә). Кызлар,малайлар, утырыгыз! (Ишарә белән утырырга күрсәтә).

Вы уже поняли, что я говорила на татарском языке. Язык этот красив и богат. Послушайте пожалуйста!

И, туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

Знаете, я летом побывала в деревне. Представляете, там даже животные разговаривают на татарском языке! Правда-правда! Коза подошла ко мне вечером и говорит «мә-мә», это она меня так молоком угощает. Мы покрасили возле дома ворота. Возвращается стадо баранов домой и не узнают свои ворота! Кричат «бә-бә» ! (Ишарә) Честно-честно!

А вы хотите научится татарскому языку?

А какие языки вы знаете? На каких языках вы говорите? – Давайте проверим ваши русские язычки! Здравствуйте!

Какие красивые язычки! А английские язычки у вас есть? Hello!

А может у вас и татарские язычки есть? Исәнмесез!

Какие у вас красивые татарские язычки! А давайте на уроках татарского языка говорить только на татарском языке! Закройте свои русские (английские) язычки на замочек, а ключик положите в карман – чик-трак.



























Здравствуйте!


Hello!

Исәнмесез!

2.2


Татар теле дәресен башлыйбыз! Хотите узнать как меня зовут? Спросите по-татарски! Для этого поиграем в «Повторюшек». Это такие гномики. У них вооот такие ушки. Они повторяют все, что слышат. Поиграем с ними? Я буду говорить, а вы повторяете только тогда, когда я приложу руку к уху. Попробуем!

син

кем

Син кем?

Мин Алина апа, ә син кем?







син

кем

Син кем?

Мин - Артем

2.3


Дәрестә сюрприз моменты да зур урын ала. Балалар яңа геройны көтеп алалар.

(Шаку тавышы)

Бу кем? Не отвечает! Ребята помогите мне! Кем!

Бу кем?

“Бу – мин!”

Интересно, кто же это! Син кем? (Беркем дә җавап бирми). Син кем? Наверное, хочет, чтобы спросили все вместе.

- Син!

- Кем?

- Син кем?

- Мин – песи! Ул – песи! (Ишарә) Вы догадались кто это? Песи кер!

Исәнме песи!

Интересно сколько же лет этому коту? Сиңа ничә яшь?- Әйтмим бел!Хочет, чтобымы угодали! Ну что же попробую!

Берме?Юк!Икеме?Юк!Өчме?Юк! Дүртме?Әйе!

А вы запомнили сколько ему лет? Проверим! Если я скажу неправильно, вы ответите : «Юк!» (ишарә), если скажу правильно, ответьте : «Әйе!» (ишарә).

Берме?

Икеме?

Өчме?

Дүртме?




Кем!

Бу кем?




Син!

Кем?

Син кем?


Песи кер!









Юк!

Юк!

Юк!

Әйе!

2.4


“Мәктәп” уены

А Мырау говорит, что еще ни разу в “школу” не играли. А он очень хочет! Әйдәгез, уйныйбыз! Бу – мәктәп. Бу – такта. Бу – укытучы (ишарә). Бу укучы. Болар нәрсәлшәр?Болар рәсемнәр.Ничә рәсем? Әйдәгез саныйбыз. Если верно, скаңите : “Әйе”, если нет – “Юк!”

Бер?

Ике?

Өч?

Дүрт?

Мин укытучы (кулында указка). Син, Мырау – укучы.

Ребята, вы поняли, кто учителҗ, а кто ученик?

Проверим, умный ли попался ученик.

Бу нәрсә? – Белмим! – Яхшы түгел! Бу алма!

Бу нәрсә? – Белмим! – Яхшы түгел! Бу китап!

Бу нәрсә? – Белмим! – Яхшы түгел! Бу конфет!

Бу нәрсә? – Белмим! – Яхшы түгел! Бу песи!

Ну и Мырау! Ничего не знает!







Юк!

Юк!

Юк!

Әйе

2.5


“Тылсымлы тартма”

Мырау, бу нәрсә?Бу тартма. – Матур тартма!

А ведь коробка наша волшебная. Хотите посмотреть волшебство? Әйе, юк?

Бу китап зурмы?

Ул зур! (Тартмага бер китап сала)

Әйдәгез саныйбыз! Бер, ике, өч, дүрт! (икенче китап чыгара.) Китап зурмы, кечкенәме?

Бу нәрсә?

Песи акмы, карамы? (ак, кара түгәрәкләр)

Әйдәгез саныйбыз! Бер, ике, өч, дүрт!

Песи акмы, карамы?

Әйе, песи ак!

Бу нәрсә?

Алма нинди? Алма акмы?

Алма карамы?

Алма кызыл!

Бер, ике, өч, дүрт! Алма нинди? Алма акмы?

Алма карамы?

Алма яшел!

Балалар, татар теле дәресе бетте. Сау булыгыз!





Әйе!



Кечкенә!

Бу песи!

Кара!


Ак!


Алма!

Юк!

Юк!

Алма кызыл!

Юк!


Алма яшел!

Сау булыгыз!

III.

Нәтиҗә ясап, проблема чишелешен модельләштерү – ысул аерып алу.


Нәтиҗә ясыйк: В.Н.Мещерякованың авторлык системасы дәресләрнең эчтәлеген дә, формасын да, оештыру рәвешен дә тулысынча, бөтен нечкәлекләрен исәпкә алып яктырта.

Беренчедән, татар теле дәресләре 1 нче сыйныф укучыларының иң яраткан, көтеп алган дәресләренә әверелде, моны әти-әниләр дә бик хуплады. Икенчедән, бер ел нәтиҗәләренә караганда, әлеге технология буенча эшләгән укытучыларның балалары дәрестә билгеле бер күләмдә татарча аңлый һәм аңлаша ала.


IV.

Рефлексия:

4.1

Нишләргә тиеш идек?

Без рус телле балаларны татарча сөйләшергә өйрәтергә, сөйләмгә чыгарырга тиеш идек


4.2

Ничек эшләдек

В.Н.Мещерякованың авторлык системасы белән эшләдек


4.3

Нинди нәтиҗәгә килдек

15 минут эчендә без 4кә кадәр санарга, төсләрнең исемнәрен һәм яңа сүзләрне өйрәндек.



ЙОМГАК СҮЗ

Хөрмәтле коллегалар, мин Сезне В.Н.Мещерякованың авторлык системасы белән таныштырдым.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә, педагогик эзләнүләр методологиясенә, карар кабул итү технологиясенә ия булу; инновацион проблемаларны һәм эзләнү-тикшеренү темаларын сайлап алу; педагогик тикшеренү методларына, эксперимент нәтиҗәләрен күзәтү диагносикасына ия булу-хәзерге вакытта мәктәптә эшләүче укытучының иҗади активлыгына куела торган таләпләр.

Укытучы гел эзләнүдә булганда гына, үз укучыларын укуга кызыксындыра алачак.





Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!