СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Туган телем-Тукай теле

Нажмите, чтобы узнать подробности

Туган телем-Тукай теле!Саклыйк ,әйдә,туган телне!

Просмотр содержимого документа
«Туган телем-Тукай теле»

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “24нче гомуми урта белем бирү мәктәбе” Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре








Доклад

(Региональ фәнни-гамәли көнференциядә чыгыш ясар өчен әзерләнгән )

Тема:Туган телем-Тукай теле

Әзерләде:Әлмәт шәһәре 24нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 1 категорияле туган(татар)теле һәм әдәбияты укытучысы Рәхимова Кадрия Вәгыйзь кызы
























2021ел


Туган телем – Тукай теле”

Шүрәлесез урман булмыйдыр ул,

Су анасыз булмый су юлы!

“Шүрәле”сен язган Тукаебыз,

“Су Анасы”н укый татар улы-кызы.

“Пар ат”ларын җырлый моңлы татар

Тукай теле барыбер чәчәк атар!

Йокымсырап торган халкы әле

Уянып китәр диеп көтә Тукай..

Уяныр ул,сүнмәс учак кебек

Дөрләп кабынып китәр берзаман!

Уятыр Тукай моңы үз татарын!

Телебез өчен янар татар бар!

Бар әле ул кайнар җанлы татар!

Бөтен халык булмас җансатар!

“Үз ана телем – минем өчен матур, иң тәмле тел,

Үз телем – үз әйберем булган өчен ярата күңел.

Шул ана теле белән мин максудымны аңлатам,

Шул ана теле белән “балам” диләр атам-анам.

Шул тел аркылы гыйлем, уку-язуны өйрәнәм,

Шул тел аркылы укып, булырмын чын адәм.

Мин бала чактук “әти-әни” дидем шул тел белән,

Һәм дә әнкәм дә миңа “бәбкәм” дигән шул тел белән.

Әле дә шул тел белән укыйм, язам һәм сөйләшәм,

Шул татар теле белән көйлим, берәр көй көйләсәм.

Һәрвакыт шул тел белән язган матур китап укыйм,

Һәрвакыт шул тел белән тарих укыйм, хисап укыйм”,-дигән халкыбызның бөек мәгърифәтчесе Мәҗит Гафури

Бүген без барыбыз да Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 135еллык туган көне уңаеннан “Туган телем – Тукай теле” дигән исем астында әзерләнгән Региональ фәнни-гамәли конференциягә җыелдык .Һәм инде миндә дә татар теле укытучысы буларак та,үз теле,үз халкы өчен янучы газиз халкымның бер вәкиле буларак та ,бу чарада катнашу теләге туды.

“ Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр”, - ди татар халкы, шуңа күрә без дә милләтенең телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен барлау, саклау өчен гомере буе иҗат иткән Тукаебызның ният- максатларын дәвам итәргә омтыла-быз. Дөньяда иң популяр булган 14 тел арасында урын алган татар телен балаларыбызга чиксез хәзинә буларак мирас итеп калдырырга тырышабыз.

Безнең барыбызга да билгеле булган үлмәс шәхесебез Габдулла Тукайның шигырьләре,әсәрләре арасында туган телне,туган җирне сөеп, туган якны яратып,кадерләп язылганнары күңелгә аеруча тирән йогынты ясый. Алар безне Ватаныбызны,әти-әниебезне,газиз туган телебезне ,туган ягыбызны кадерләргә өйрәтәләр.Телебезнең ни дәрәҗәдә аһәңле,кабатланмас яңгырашлы ,кадерле булуын еллар аша да безнең хәтерләргә төшереп тора Тукаебыз үзенең ялкынлы, сүнмәс иҗаты белән.

“ Туган илең- туган анаң”, “ Үз илем үземә кадерле”,- ди халкыбыз.

Габдулла Тукайның “Туган тел, “ Туган авыл”, “ Су анасы”, “ Шүрәле”, “ Кәҗә белән Сарык” әкиятләрен,”Пар ат”ларын кем генә белми икән?!

Әй, шул “Шүрәле”не тудырган Кырлай урманнарына барып ,кемнең генә андагы матурлыкларга хозурланасы, Шүрәлесе белән “кети-кети”уйныйсы килми икән?!Эх,Су Анасы белән бергә Тукай сурәтләгән басмалардан сикереп суларына чумасы иде дә, су төбендәге чиксез серле хәзинәләрне тартып чыгарасы иде.. .Юк шул!Киртәләрне куючы –үзебез!Юкса күпме могҗиза, күпме ачылмаган серләре бар әле газиз халкыбызның.Өлгерербезме аларны ачарга?!Әллә шулай Су Анасы артыннан билгесез сулыкларга, баткаклыкларга чумып, Шүрәлесе белән карурманнарга кереп югалырмы, шушы чиксез байлыкларыбыз,ачылмаган серләребез ачылып бетәлмәсме?!

Габдулла Тукай үзенең шигырьләрендә кошларны яратырга, аларга ярдәм итәргә өнди. Шундый шигырьләрнең берсе – “ Фатыйма белән Сандугач”

“ Хайваннарны рәнҗеткән рәхәт күрмәс”, - ди халык мәкале. Тукай да аларга карата безнең күңелләребездә мәрхәмәтле хис уятырга теләгән.

Вакытлыча Уральск – Җаек шәһәрендә яшәгәч, инде зур егет булып үсеп җиткән Габдулла Казан каласына юл ала. Аның Казанны тизрәк күрәсе, шушы зур борынгы калада яшисе килә. Бөтен күңеле белән башкалага ашкына. Бу турыда шагыйрь “Пар ат” шигырендә яза. Балаларның күзләрендә сүнмәс очкын кабына,дәрт уяна “Пар ат”җырын җырлаганда.

“ Тән биргән дә – ана,

сөт биргән дә – ана,

Тел биргән дә – ана,

Көй биргән дә – ана”,- диелә халык мәкалендә. Әниләребез безне ярата.Әниләр безнең бик бәхетле булуыбызны телиләр. Балаларын чын күңелдән яраткан аналар хәзер дә аларны Тукай көйләре белән көйләп үстерәләр,аның “Туган тел”ен,”Бишек җыры”н ,”Туган авыл”ын,”Пар ат”ларын җырлыйлар.Аның әкиятләрен укыйлар.

Яраткан шагыйребез туган җиребезнең табигатен, аның иртә – кичләрен сөю хисләренә төреп сурәтләгән.. “ Туган илең – туган анаң”, “ Туган –үскән җирдән дә матур җир булмас”,- ди халык мәкале.

“Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу;

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып җитәр бу...”,-ди әдип.

Кайсы гына әни баласының галим булуын теләми икән?!

“ Бишек җыры”.Булырмы икән ул бишек җырлары киләчәктә?!.Җырларлар микән әнкәйләр бишек җырларын?!Бүгенге көндәге телебезгә карата булган мөнәсәбәт белән, без саклап кала алырбызмы ул бишек җырларыбызны, Тукай,Сәйдәш көйләрен?!..

Габдулла Тукайның “ Карлыгач” шигырен һәркем яратадыр. Хәтерлисезме?

“Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын
Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.”

-Күпме мәгьнә,күпме хис салынган бу әсәрләргә?!

“ Эшчән кеше – имәндәй,

Ялкау кеше - яфрактай”, - дигәннәр борынгы бабаларыбыз. Бу мәкальгә

“ Сабыйга” шигыре бик туры килә.

Бүгенге көндә “сабыем”дип баласына эндәшерлек хәле каламы икән әниләрнең?Эндәшәләр микән алар сабыйларына шулай?!

“ Алтын – көмеш яуган җирдән туган – үскән ил артык” дигән мәкаль туган җирне ярату турында бу хакта Тукай бабайның “Туган авыл”шигырен барыбыз да беләдер. Саклыйбызмы,яратабызмы соң без үз туган илебезне.Шул сорауларга җавап табасы иде...

Чыгышымны Равил Фәйзуллинның бер матур шигыре белә тәмамлыйсым килә:

Мәгълүм: дөнья көтү, заман өчен

Файдалырак телләр бары да...

Тик шунысы хак: фәкать туган телдә

Иман иңә кеше җанына! Киләчәкнең башы – бүгенгедә,

Нинди шатлык картлык көнеңдә –

Оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә,

Матур итеп туган телеңдә!

Кадерле дуслар! Туган телне, Тукай телен саклауда гүзәл гамәлләр кылып яшик! Балаларыбызның телен үзебезнең кадерле телебез-Тукай теле белән ачыйк!





Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!