СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Тест по физике для 7 класса на тему: "Механическое движение"

Категория: Физика

Нажмите, чтобы узнать подробности

Данный  тест по физике составлен для учащихся 7 класса  на тему "Механическое движение"

Просмотр содержимого документа
«Тест по физике для 7 класса на тему: "Механическое движение"»

7 нче сыйныф өчен физикадан

«Механик хәрәкәт” бүлеге буенча контроль тест



Тест 3 өлештән тора: А, В, С.

А өлешендәге һәр дөрес җавап өчен 1 әр балл,

В өлеше өчен – 2 шәр балл,

С өлешендәге дөрес эшләргә 3 әр балл куела.

Максималь балл – 18.



Балларны билгегә күчерү:

15 – 18 балл – “5” ле;

11 – 14 балл – “4” ле;

8 – 10 балл – “3” ле;

0 – 8 балл – “2” ле.























Вариант 1.

А өлеше. Бирелгән вариантлардан дөрес җавапны сайлап алырга

  1. Механик хәрәкәт – ул...

а) җисемнең башка җисемнәргә карата торышы үзгәрү;

б) җисемнең вакыт үтү белән башка җисемнәргә карата торышы үзгәрү;

в) җисемне тәшкил итүче кисәкчекләрнең тәртипсез хәрәкәте;

  1. Әгәр кеше елга буйлап хәрәкәт итүче салда басып торса, ул ... карата хәрәкәт итә:

а) салга;

б) суга;

в) яр буенда урнашка йортка.

  1. Юл – ул...

а) җисем хәрәкәт иткән траекториянең озынлыгы;

б) хәрәкәтнең башлангыч һәм ахыргы пунктлары арасындагы иң кыска ераклык;

в) җисемнең хәрәкәт сызыгы.

  1. Тигез хәрәкәт – ул...

а) җисемнең теләсә нинди вакыт аралыкларында тигез озынлыктагы юл үтүе;

б) җисемнең теләсә нинди тигез вакыт аралыкларында тигез озынлыктагы юл үтүе;

в) җисемнең тигез вакыт аралыкларында төрле озынлыктагы юл үтүе.

  1. Тигезсез хәрәкәт вакытында уртача тизлекне табу өчен:

а) барлык юлны үтү өчен кирәк булган вакытны әлеге юлга тапкырларга кирәк;

б) барлык юлны үтү өчен кирәк булган вакытны әлеге юлга бүләргә кирәк;

в) барлык юлны әлеге юлны үтү өчен кирәк булган вакытка бүләргә кирәк.

  1. Тигез хәрәкәт итүче җисемнең тизлеген табу формуласы:

а) υ = s t;

б) υ = s /t;

в) s = υ t.

  1. СИ Халыкара берәмлекләр системасында юлның төп берәмлеге:

а) метр (м);

б) километр (км);

в) секунд (с) .

  1. Бер метрда:

а) 1000 см;

б) 10 дм;

в) 100 см.

В өлеше. Биремнәрнең җавабын язарга

  1. Сыерчыкның тизлеге якынча 10 м/с. Бу тизлекне км/сәг күрсәтергә.

  2. 30 с дәвамында поезд 72 км/сәг тизлек белән тигез хәрәкәт иткән. Бу вакытта үтелгән юлны табарга.



С өлеше. Мәсьәләләрнең чишелешләрен язарга

  1. Страус беренче 30 м ны 2 с , ә киләсе 70 м ны 0,05 мин та үтә. Страусның уртача тизлеген табарга.

  2. Автомобиль юлның беренче өлешен (30 км) м/с ка тигез булган уртача тизлек белән белән бара. Юлның калган өлешен (40 км) ул 1 сәг үтә. Автомобиль барлык юлны үткән уртача тизлеген табарга.





























Вариант 2.

А өлеше. Бирелгән вариантлардан дөрес җавапны сайлап алырга

  1. Механик хәрәкәт була алмый:.

а) автомобильнең җиргә карата хәрәкәте;

б) җисемне тәшкил итүче молекулаларның тәртипсез хәрәкәте;

в) аерым бер атом яки молекуланың хәрәкәте.

  1. Әгәр кеше елга буйлап хәрәкәт итүче салда утырып барса, ул ... карата хәрәкәт итә:

а) салга;

б) суга;

в) яр буенда урнашка йортка.

  1. Траектория – ул...

а) җисем хәрәкәт иткән траекториянең озынлыгы;

б) хәрәкәтнең башлангыч һәм ахыргы пунктлары арасындагы иң кыска ераклык;

в) җисемнең хәрәкәт сызыгы.

  1. Тигезсез хәрәкәт – ул...

а) җисемнең теләсә нинди вакыт аралыкларында тигез озынлыктагы юл үтүе;

б) җисемнең теләсә нинди тигез вакыт аралыкларында тигез озынлыктагы юл үтүе;

в) җисемнең тигез вакыт аралыкларында төрле озынлыктагы юл үтүе.

  1. Тигез хәрәкәт вакытында тизлекне табу өчен:

а) юлны үтү өчен кирәк булган вакытны әлеге юлга тапкырларга кирәк;

б) юлны үтү өчен кирәк булган вакытны әлеге юлга бүләргә кирәк;

в) юлны әлеге юлны үтү өчен кирәк булган вакытка бүләргә кирәк.

  1. Тигез хәрәкәт итүче җисемнең үткән юлын табу формуласы:

а) υ = s t;

б) υ = s /t;

в) s = υ t.

  1. СИ Халыкара берәмлекләр системасында вакытның төп берәмлеге:

а) минут (мин);

б) метр/ секунд (м/с);

в) секунд (с) .

  1. Бер метрда:

а) 0,001 км;

б) 0,01 км;

в) 0,1 км.

В өлеше. Биремнәрнең җавабын язарга

  1. Билгеле бер шартларда водород молекуласының уртача тизлеге 1700 м/с. Молекула тигез хәрәкәт иткән очракта 34 км ны “очып үтү” өчен аңа күпме вакыт кирәк?.

  2. Айның Җир тирәли хәрәкәт тизлеге 3600 км/сәг. Бу тизлекне м/с ларда күрсәтергә

С өлеше. Мәсьәләләрнең чишелешләрен язарга

  1. Тауга менгәндә чаңгычы 3 км юлны 5,4 км/сәг кә тигез булган уртача тизлек белән үткән. Ә таудан төшкәндә 1 км ны 10 м/с тизлек белән барган. Чаңгычының уртача тизлеген табарга.

  2. Автомобиль юлның өлешен 60 км/сәг тизлек белән белән бара. Юлның калган өлешен 80 км/ сәг тизлек белән үтә. Автомобиль барлык юлны үткән уртача тизлеген табарга.




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!