СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Темаларны чагыштырып өйрәтү.

Нажмите, чтобы узнать подробности

6 нчы сыйныфта сыйфат һәм рәвеш сүз төркемнәрен чагыштырып өйрәтү.

Просмотр содержимого документа
«Темаларны чагыштырып өйрәтү.»

ТЕМАЛАРНЫ ЧАГЫШТЫРЫП ӨЙРӘНҮ

Чагыштыру — логика фәненә караган төшенчәләрнең берсе. Ул фикерләү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Бер-берсе белән бәйләнгән нинди дә булса ике (яки берничә) төшенчәне чагыштырып, без аларның уртак һәм аермалы якларын билгели алабыз.

Чагыштыру — ул ике яки берничә төшенчә, күренеш һәм предметны чагыштырып, аларның охшаш яки аермалы билгеләрен табу дигән сүз (С.Ожегов, Н.Шведова). Тел белемендә чагыштыру дигән төшенчә, беренче чиратта, билгенең чагыштырмача төрле дәрәҗәдә килүен күрсәтә һәм аерым сүз төркемнәренең (сыйфатларның, рәвешләрнең һ.б.) дәрәҗә формаларында килүендә чагылыш таба (Д.Розенталь, М.Теленкова).

Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә (III том, 400 нче бит) чагыштыруның түбәндәге билгеләре санала:

1. Күренешләрнең, предметларның һ.б. охшашлыкларын яки аермаларын яисә берсенең икенчесеннән өстенлеген билгеләү, ачыклау өчен тикшерү.

2. Кем яки нәрсә белән булса да тиңләү, кемгә яки нәрсәгә булса да охшату.

3. Бер предметны икенче предметка охшатуны эченә алган фраза, тәгъбир, тезмә.

Әдәбият белемендә чагыштыру сурәт ясау өчен сүзләрне күчерелмә мәгънәдә файдалануның, ягъни тропларның иң гади һәм киң таралган төрләреннән берсе, нинди дә булса күренешне аңа охшаш үзенчәлеге булган икенче күренеш белән чагыштыру дип карала (А.Әхмәдуллин).

Тел укыту методикасында да чагыштыру фикерләүгә бәйле рәвештә искә алына, предмет һәм күренешләрнең үзенчәлекләрендәге охшаш һәм аермалы якларны чагыштырып табу юлларын билгели. Бөек педагог К.Ушинский укучының танып-белү эшчәнлеге тулысынча диярлек элек белгән­нәр белән яңаны чагыштыруга таяна дип саный һәм икенче бер телне өйрәнгәндә, аны укучының туган теле белән чагыштыру уңай нәтиҗәләргә китерә дип ассызыклый. Лингвометодистлар Л.Шакирова, В.Габделхаков, Ф.Сафиуллина, Ф.Харисов һ.б. икенче телне өйрәнүдә чагыштырма грамматиканың әһәмияте зур булуын даими рәвештә күрсәтеп килә. Монда, билгеле, психологик үзенчәлек тә зур әһәмияткә ия. Тәҗрибә шуны күрсәтә: укучы икенче (өченче) телнең кайсы гына катламын (фонетика, лексикология, грамматика) өйрәнсә дә, башта аларны үзенең туган теле белән чагыштырып карый, иң элек аермалы якларына игътибар итә, ә охшаш билгеләрен тотып алу кыенрак була. Дәрестә төрле темаларны үткәндә, аларны чагыштыруга укытучы тарафыннан тиешле игътибар бирелсә, эшнең нәтиҗәсе дә шактый югары була, яңа материал балалар хәтерендә озаграк саклана, аның гамәли яктан кулланылышы да активрак була.

Югарыда әйтелгән фикерләрне раслау өчен, морфология буенча кайбер темаларны чагыштырып өйрәнү үрнәкләрен китерәбез. Чагыштыру аерым сүз төркеме эчендә яки төрле сүз төркемнәре арасында булырга мөмкин.

Билгеле булганча, рус мәктәпләрендә уку­чы татар балалары гамәлдәге татар теле программасы буенча VI сыйныфта асыл һәм нисби сыйфатларны өйрәнә. Бу — укучылар өчен яңа тема һәм аны тиешенчә үзләштерү әлеге төркемчәләрне чагыштырып аңлатуга бәйле. Монда укытучы балаларның игътибарын түбәндәге аермалы билгеләргә юнәлтә.

Асыл сыйфатлар предметның саф яки үз билгесен (түгәрәк (күл), ә нисби сыйфатлар бер предметның башка предметка мөнәсәбәтеннән (нисбәтеннән) килеп чыккан билгене (өстәлдәге (китап) белдерә.

Дәрәҗә формалары асыл сыйфатларда гына була: кызылрак, кып-кызыл, кызгылт.

Исемләшү дә асыл сыйфатларның күбесендә очрый. (Белемле меңне егар.) Гадәттә, нисби сыйфатларның -дагы, -дәге; -тагы, -тәге кушымчалары белән ясалганнары исемләшә. (Басудагылар бүген иртә кайтты. (Г.Бә-широв)

Җөмләдә үтәгән функцияләре буенча карасак, асыл сыйфатлар аергыч (Зәңгәр күктән кар сибелә. (Г.Ибраһимов), хәл (Татарча да яхшы бел. (Ш.Маннур), хәбәр булып килә. (Көн болытлы иде.)

Нисби сыйфатлар, гадәттә, аергыч (Безгә өлгергәнлек аттестаты тапшырдылар.), ә кайберләре сирәк кенә хәбәр булып килергә мөмкин. (Тәрәзә ачык.)

Соңгы елларда аваз ияртемнәре дә мөстәкыйль сүз төркемнәре буларак өйрәнелә башлады. Моның объектив сәбәпләре бар һәм алар, әлеге сүз төркемнәрен чагыштырганда, тагын да ачыграк күренә.

Мөстәкыйль сүз төркемнәре чынбарлыкта безнең аңыбыздан башка яши торган күренеш һәм төшенчәләрне (предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтне һәм аның билгесен яки билгенең билгесен һ.б.) белдерә. Аваз ияртемнәренең дә лексик эчтәлекләре бар. Бу сүзләр ярдәмендә аларны барлыкка китергән предмет яки төшенчә күзаллана ала: шалтыр-шолтыр (чиләк), җилфер-җилфер (флаг), зыр-зыр (орчык) һ.б.

Мөстәкыйль сүз төркемнәреннән сыйфатлар, саннар һәм рәвешләр татар телендә төрләнми. Болар арасына аваз ияртемнәрен кер­теп карарга кирәк, телебездә алар да төрләнми.

Синтаксик яктан караганда, бу сүз төркемнәре барысы да төрле җөмлә кисәкләре булып килә. Без монда аваз ияртемнәренең аергыч (Кыйгак казлар безнең якларга кайтты.), хәл (Малай тыз-быз йөренә.), хәбәр (Балалар

урамда гөж килә.) булып килүенә мисаллар белән чикләнәбез.

Сүз ясалышы системасында тоткан урыны буенча караганда, башка мөстәкыйль сүз төркемнәре кебек аваз ияртемнәреннән дә исемнәр (гөрләвек, карга, бытбылдык, шау-шу, чатыр-чотыр), фигыльләр (шапылдау, дөбердәү, ду килү, гөж итү) ясала.

VI сыйныфта сыйфат фигыльләрне өйрәнгәндә, укучылар инде хикәя фигыльләрне үткән булалар. Еш кына алар әлеге ике фи­гыльне аермыйлар, чөнки һәр икесенең заманнары бар, үткән һәм киләчәк заман формала­ры охшаш та. Бу вакытта укытучыга (укучыларга да) ул фигыльләрне чагыштырып аңлату ярдәмгә килә.

Әйтик, балаларга «Кеше килгән» җөмләсе белән «килгән кеше» сүзтезмәсе тәкъдим ителә. Мәгънәсе буенча беренче очракта хикәя фигыль зат яки предмет үтәгән эшне белдерә, ә икенче очракта сыйфат фигыль затның эшен аның билгесе итеп белдерә. Морфологик яктан хикәя фигыль затланышлы, III затта берлек санда, билгесез үткән заманда, сыйфат фигыль — затланышсыз һәм үткән заманда килгән.

Синтаксик яктан караганда, хикәя фигыль җөмләдә — хәбәр, ә сыйфат фигыль, исемне ачыклап, аергыч булып килә.

Программа буенча бәйлек белән теркәгечләр уку елы ахырында өйрәнелә. Фәнни әдәбиятта алар бәйләгеч сүз төркемнәре дип йөртелә. Аларны чагыштырып карау укучыларга бу сүз төркемнәрен аңлап үзләштерергә ярдәм итә.

Бәйлекләр белән теркәгечләр арасындагы уртак билгеләр: икесе дә сүзләрне (мәктәпкә таба бару), (Укучы дәрестә укый һәм яза.) һәм җөмләләрне (Кояш чыгу белән көн җылынды. Көн җылынды, чөнки кояш чыкты.) бәйли, һәр ике сүз төркеменең ярдәмче сүзләре (бәйлек сүзләр, теркәгеч сүзләр) бар.

Аермаларыннан түбәндәгеләрне әйтергә мөмкин:

1. Бәйлекләр сүз һәм җөмләләр арасында ияртүле бәйләнеш булдыра. (Көн җылынганнан соң, без экскурсиягә киттек. Көрәк белән казу.) Теркәгечләр — тезүле (Балалар су коена һәм җиләк җыя.) һәм ияртүле (Әгәр тырышып укысаң, акыллы кеше булачаксың.) бәйләнеш булдыра.

2. Бәйлекләр җөмлә кисәге составында килә. (Балалар елгага хәтле йөгерде.) Монда бәйлек урын хәлен формалаштыра. Теркәгечләр җөмлә кисәге булмый.

3. Сөйләмдә бәйлекләрне төшереп калдырырга ярамый. Теркәгечләр исә кулланылмаска да мөмкин. Бу вакытта сөйләмдә аларны — интонация, язуда тыныш билгеләре алыштыра. (Без килдек ярыш башланмады.)

Шулай итеп, морфология буенча аерым темаларны чагыштырып өйрәнү укучыларга сүз төркемнәрен ачыграк итеп күзалларга, аларны яхшырак үзләштерергә ярдәм итә.





5. Сыйфат белән рәвешләрнең охшаш һәм аермалы яклары




Сыйфат белән рәвешләрнең охшаш һәм аермалы яклары



Аермалыклар




1. Икесе дә билгене белдереп килә.

2. Сыйфат та, рәвеш тә төрләнми.

3. Икесе дә исемләшә ала.

4. Икесенең дә төркемчәләре бар.

5. Һәр ике сүз төркеме җөмләдә аергыч,

хәл, хәбәр, исемләшкәндә ия яки

тәмамлык булып килә ала.



1. Сыйфат предметның, ә рәвеш эш-хәлнең яки билгенең билгесен белдерә.

2. Сыйфатларның дәрәҗә формалары күбрәк.

3. Рәвешләрдә исемләшү сирәгрәк очрый.

4. Рәвешләрнең мәгънә төркемчәләре күп төрле.

5. Сыйфатлар җөмләдә беренче чиратта аергыч, рәвешләр исә хәл булалар.



Исеңдә тот: Сыйфат белән рәвешләрне бер-берсеннән дөрес итеп аеру өчен, ясагыч кушымчала­ры булмаганда, лексик-грамматик мәгънәләренә һәм синтаксик функцияләренә игътибар итәргә кирәк.

-”Татар” сүзендәге  –ар кушымчасы урынына Татарстандагы нинди район исемен өстәп рәвеш ясап була?    (Татарча)   

      - ”Юлы”сүзенең алдына нинди санны ялгап рәвеш ясарга мөмкин? (Берьюлы)

         - Өйнең кар-яңгырдан саклый торган өске катламасы исеменә нинди хәреф өстәп язсагыз, рәвеш килеп чыгар? ( Түбән)

    - ”Керән”сүзендәге хәрефләрнең урыннарын алыштырсагыз, рәвеш ясала.   (Әкрен)

      - Рәвеш килеп чыксын өчен,”заман” сүзендәге беренче хәрефне нинди хәреф белән алыштырырга кирәк? (Һаман)

        - Ә, е, и, з, к, н , р, т  хәрефләрен генә кулланып, үзара антоним булган ике рәвешне ясагыз. ( Әкрен-тиз)

      -”Төн” һәм “кыска” сүзләренең антонимнарын белеп, шуларны кушып рәвеш яса. (  Көнозын).

Калын хәрефләр белән бирелгән сыйфатларның мәгънәләренә игътибар ит. Аларны үрнәктәгечә синонимнары белән алмаштырып әйт-яз.

Үрнәк: йөзе матур – йөзе чибәр,.....

Бабай бик күп яшәгән, карт ул үзе,

Ләкин һаман сәламәт ул, матур йөзе.

Яңак маңгай җыерылмаган,тешләр дә сау,

Яшьләрчә саф, ачык чыга аның сүзе.( Г. Т.)


Сез безгә шулкадәр кадерле,

Шулкадәр ягымлы, сөйкемле!

Ал таңы алдагы дәвернең

Йөзегездә чагыла шикелле.(М. Җ.)


Кайтса иде гөлләр арасында

Гөрләп үткән көләч көннәрем,

Дускай сиңа бүләк итәр идем

Илкәемнең иркә гөлләрен.(М. Җ. )



Һәм чыгышымны йогаклап кечкенә генә бер хикәят сөйлисем килә.

Бик күп еллар элек бер шәһәрдә Аксакал яшәгән, аның укучылары бик күп булган. Укучыларның иң сәләтлесе уйга калган: “Безнең Остаз җавабын белмәгән берәр сорау бар микән?” Ул чәчәкле болынга киткән, иң матур күбәләкне тоткан һәм учларына яшергән. Күбәләк аяклары белән ябышып, аның учларын кытыклаган. Елмаеп, ул Аксакал янына килгән.

Әйтегезче, минем кулымда нинди күбәләк: тереме әллә үлеме? – дигән. Ул күбәләкле учларын теләсә кайсы мизгелдә кысарга әзер булган.

Аксакал аның кулларына карап тормыйча җавап биргән:

... (Барысы да синең кулда)

Дөрестән дә, хөрмәтле коллегалар, барысы да безнең кулда. Безнең укучыларның эшчәнлеген оештыруыбыздан укучыларның нинди белем алачаклары тора.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!