СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Технологическая карта урока по родному языку "Слог" в 5 классе

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Технологическая карта урока по родному языку "Слог" в 5 классе»

Татар теле дәреснең технологик картасы.

Үткәрү көне: 23.11.2022

5 нче сыйныф.

Тема: Иҗек.

Белем бирү максаты:

  1. Укучыларда иҗек турында белемнәрен системалаштыру, ачык һәм ябык иҗек төшенчәсен формалаштыру.

  2. Үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә итешү.

  3. Укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү.

Фикер сәләтен үстерү максаты:

  1. Яңа укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйлmлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү.

  2. Укучыларныә үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.

Тәрбияви максат:

          Туган телгә мөхәббәт тәрбияләү. Укучыларда үзара дуслык, хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, кешелеклек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Предмет: сүзләрне иҗекләргә аерып язу һәм аларнның ачык иҗек яки ябык иҗек булуын билгели белү.

Универсаль уку гамәлләре

Танып белү: төп билгеләрне аерып күрсәтү, логик фикерләү чылбырын булдыру.

Регулятив: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу, үзконтроль, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу; биремнең үтәүнең дөреслеген тикшерү;

Коммниткатив: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмәт туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшләрнең гамәлләрен бәяләү.

Шәхси үсеш: үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү иниөиативасы күрсәтү, үз уңышларың, уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.

Җиһазлау:  

Дәреслек “Татар теле 5” Р.Р.Шәмсетдинова, Г.К.Һадиева, Г.В.Һадиева.

Мулҗтимедия проекторы, ноутбук, карточкалар, презентация,

Дәрес тибы: Яңа белемнәрне үзләштерү.

Дәрес планы.

1 Оештыру моменты.

  • Мотивлаштыру- ориентлашу

  • Матур язу минуткасы.

2 Яңа тема.

  • Кроссворд чишү.

  • 129 нчы күнегү (телдән)

  • Кагыйдә өстендә эшләү

  • 131 нче күнегү (язып)

  • Кагыйдә өстендә эшләү.

  • Тактада чиратлап эшләү.

3 Физминутка

4 Ныгыту

  • 132 нче күнегү (язып, ике укучы тактада эшли)

  • Уен “Башы бар азагын тап”

5 Йомгаклау.

  • Сорауларга җавап бирү

  •  Рефлексия

  • Бәя кую

  • Өй эше бирү :134 нче күнегү

                                                 Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты:

1)Мотивлаштыру- ориентлашу.

1.Сыйныфта уңай психологик атмосфера тудыру.

 Укучыларны төп эшчәнлеккә җәләп итү.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Минем исемем Гөлнара Ягъфәровна. Мин бүген сездә татар теле дәресен алып барачакмын.

 СЛАЙД №1        Әйбәт үтсен көнебез,

                              Фән серен күп белербез,

                              Җиңел булсын укулар,

                              Матур булсын язулар,

                              Дәфтәр саен биш булсын,

                              Ерактан көлеп торсын!

(бергәләп уку)

Укучылар, дәрестә бөтенегез дә бармы?  Әйдәгез дәресне башлыйк.

Укытучы: Сезгә алдагы дәрестә өй эше бирелгән иде: Кыш турында мәкалләр язып килергә.Әйдәгез әле, кем укып күрсәтә?

Укучылар укый:....

2)Матур язу минуткасы.

Укытучы:  Укучылар, дәфтәрләрегезне ачыгыз. Бүгенге числоны языгыз. (тактада язылган.   “Егерменче гыйнвар.

                                                     Сыйныф эше.

Сезгә тактада сүзләр бирелгән, ләкин аларның кайбер хәрефләре төшеп калган. Шуларны дөрес язырга кирәк. Бер укучы тактага чыга. Ә калганнары урыннарыгызда эшлисез. Төшеп калган хәрефе астына сызырга кирәк.

     К__тап,  к__яш, бәрә__ге, к__яр,  к__ше,  т__рәз__,  б__рыч, урм__н.

Тәрҗемәсен әйтергә. Хәзер дәфтәрләрегез белән алышыгыз һәм күршенең эшен тикшереп бәя (оценка) куегыз.

2.Яңа тема.

Укытучы: Ә хәзер, укучылар, тактага карыйк. Монда безгә кроссворд бирелгән. Аны чишеп алсак бүгенге дәреснең темасын белербез. Мин сезгә табышмаклар әйтермен, ә сез җавабын уйлап әйтерсез.

  1. Теле юк- үзе аңлата.  (Китап)

  2. Кулсыз- аяксыз тәрәзә кага. (Җил)

  3. Кат- кат яфраклы, яшел төстә, түтәлдә үсә. (кәбестә)

  4. Лампа түгел- яктырта, мич түгел- җылыта. (Кояш)

СЛАЙД №2

Укытучы:  Афарин, укучылар. Карагыз әле, кроссвордның уртасында нинди сүз килеп чыкты?

Укучылар: Иҗек

Укытучы: Әйе, дөрес. Ә иҗек сүзенең тәрҗәмәсен кем әйтә?

Укучылар:.Слог.

Укытучы. Димәк бүген без нинди теманы үтербез?

Укучылар: Иҗек.

Укытучы.  Дөрес. Әйдәгез хәзер дәреслекләрне ачыгыз 56 нчы бит, 129 нчы күнегү.

  • Мәкальне укырга.

Тат- лы тел ти- мер кап- ка- ны да а- чар.  

  • Кем мәгънәсен һәм тәрҗемәсен аңлата ала?

(Сладкий язык и железные ворота откроет) Здесь слово сладкий в прямом или переносном значении дано? )

Укытучы:  Укучылар, әйтегез әле: Укыганда, сүзләрдәге авазлар һәрберсе аерым- аерым әйтеләме, әллә иҗекләпме?

Укучылар:....

Укытучы:  Бирелгән схемага карагыз әле.

                           Аваз-----иҗек----сүз---җөмлә.

Аваздардан иҗекләр төзелә-  иҗекләрдән сүзләр -  сүзләрдән җөмлә төзелә.

Укытучы: Ә карагыз әле, һәр иҗектә нинди аваз бар. 

Укучылар: Сузыклар.

Укытучы: Әйе, дөрес.    Слайд№3    

Сузык аваздан башка иҗек була алмый. Сүздә сузык аваз саны ничә булса, иҗек саны да шулкадәр була.

Мәсәлән: Ә- ти

                 Са- выт

                Йорт- лы

Укытучы: Дәфтәрләрегезгә 131 нче күнегү дип языгыз.

  • Укырга (бер укучы укый)

  • Ни өчен бу текстта яңгырны коры диләр.

Сүзләрне иҗекләргә бүлеп дәфтәрләрегезгә языгыз. Кем тактага чыга?

      Ко-ры  яң- гыр я- ва тор- ган җир- ләр дә бар. Бар- лык чүл- ләр- дә дә бик кы- зу һәм ко- ры һа- ва. Ан- да я- ва баш- ла- ган яң- гыр җир- гә тө- шеп җит- кән- че үк  пар- га әй- лә- нә. Там- чы- лар, төш- сә- ләр  дә, ке- ше- нең ба-  шы- на ка- дәр ге- нә тө- шеп җи- тә- ләр. Чүл яң- гы- ры ас- тын- нан ко- ры чы- гып бу- ла.

Укытучы: Слайд № 4      Укучылар, иҗекләр ике төрле булалар.

                                          Иҗек

                   

 Ачык                                                                            Ябык  

(сузык аваздан тора                                        (тартыкка тәмамланган иҗек

яки сузыккак тәмамлана,                                           баш- лык)                                 

 ки- лә)

Слайд№ 5

Язуда иҗек эчендәге сузык авазлар С, тартык авазлар Т харефе белән кыскартылып күрсәтелә:

Ә- НИ  (СТС)                               САЛ- КЫН (ТСТ- ТСТ)

Тактада:

С- сузык

Т- тартык  

Укытучы:. Әйдәгез эле хәзер бирелгән сүзләргә схема төзеп карыйк. (Чиратлап укучылар чыгалар)

Бар-                  ТСТ                    (ябык)

Ә- би-               С- ТС                 (ачык- ачык)

Ки- тап-           ТС- ТСТ             (ачык-  ябык)

Ке- ше-             ТС- ТС              (ачык-  ачык)

Кү- бә- ләк-      ТС- ТС- ТСТ    (ачык-  ачык-  ябык)

Укытучы: Барыгызгада аңлашылдымы ничек схема төзергә? Ә карагыз әле бирелгән сәзләрдә иҗекләр нинди, ачык мы, ябык мы?

Укучылар: ....

3.Физминутка                Слайд № 6

Менә минем уң кулым,

Менә минем сул кулым.

Менә- идән,

Менә- түшәм.

Менә шулай зур үсәм.

4 Ныгыту.

Укытучы: Дәфтәрләргә языгыз  132 нче күнегү. (сүзләрне иҗекләргә бүлеп, схема төзеп язырга)  Ике укучы тактада эшли (җидешәр сүз), ә калганнары дәфтәрләрдә.

  1. Ма-лай (ТС- ТСТ), а- лар (С-ТСТ), у- рам (С-ТСТ), дус (ТСТ), рә-хәт-лә-неп (ТС- ТСТ- ТС-ТСТ), йө- ри (ТС-ТС), җил- ләр (ТСТ- ТСТ)

  2. Дул- кын (ТСТ-ТСТ), кыш- кы (ТСТ- ТС), дүрт- ле (ТСТТ- ТС), кеч- ке- нә (ТСТ- ТС-ТС), һәр- кем (ТСТ- ТСТ), ке- ше- гә (ТС-ТС-ТС),   а- даш- ты (С-ТСТ- ТС)

Укытучы: Әйдәгез уйнап алыйк. Уен “Башы бар азагын тап”  ( тактада карточкаларда)  Кем тизрәк таба, шул тактага чыга. (берешәрне)

1)Тел- күңелнең көзгесе. (Язык- зеркало души)

2)Иле барның- теле бар. (У кого есть Родина, у того есть язык.) в смысле родной язык.

3)Яше күп- акылы юк.  (Много лет, а ума нет)  

 

Укытучы: Тәрҗемәләрен әйтеп чыгыйк әле.

                     Эйдәгез беренче мәкальне иҗекләрге бүлеп  схемасын төзик.

Тел- күңелнең көзгесе.  (Тел-   кү- ңел- нең  көз- ге- се.    

                                          ТСТ-    ТС- ТСТ- ТСТ  ТСЗ- ТС- ТС)

5.Йомгаклау.

 

Укытучы: Укучылар, без бүген нинди тема үттек?

Укучылар: Иҗек.

Укытучы: Иҗекләр безгә нәрсә төзегәндә ярдәм итәләр?

Укучылар: Яңа сүзләр төзегәгдә.

Укытучы: Схема төзегәндә сузыклар һәм тартыклар нинди хәреф белән белдерелә?

Укучылар: С- сузыклар

                     Т- тартыклар

Укытучы: Афарин, укучылар.

Рефлексия:

Укучылар: Сезнең алдыгызда төрле төстәге йолдызлар бар. Ә тактада, карагыз, ике конверт. Аларга язылган:

1 нче конверт Мин теманы аңладым, башкаларга булыша алам.

                          (я тему понял и смогу другим помочь)

2 нче конверт Мин теманы аңладым, ләкин башкалар ярдәмен кире какмыйм.           (Я тему понял, но от помощи других не откажусь)

Хәзер уйлап сез бер генә конвертка кирәкле төстә йолдызны салыгыз.

Бәя кую.

Укытучы: Бүген дәрестә актив катнаштылар ........ (бәя кую) 

Өй эше.  Көндәлекләрне ачыгыз, икенче дәрескә  134 нче күнегүне эшләп килергә (анда бер, ике, өч иҗекле сүзләр уйлап язырга һәм һәр сүзнең схемасын төзергә)

Укытучы: Рәхмәт барыгызга да. Уңышлар телим сезгә. Сау булыгыз!















Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!