СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сау бул, мәктәп! Рәхмәт сиңа, укытучым! (чыгарылышка монтаж)

Категория: История

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка "Последний звонок"

Просмотр содержимого документа
«Сау бул, мәктәп! Рәхмәт сиңа, укытучым! (чыгарылышка монтаж)»


Мамадыш муниципаль районы Кече Сон

төп гомуми белем мәктәбе








Сау бул, мәктәп!

Рәхмәт сиңа, укытучым!

(чыгарылышка монтаж)















Соңгы кыңгырау 2020



Сценарий.

  1. Бүгенгедәй, минем хәтеремдә, (Алсу)

Иң беренче белем бәйрәме.

Бер кулымда әни кулы иде,

Ә берсендә чәчәк бәйләме.

Тәүге звонок шылтырады безгә,

Ачты олы белем юлларын.

Мәктәп дөньясына рәхим ит, дип,

Укытучым сузды кулларын.

Тәүге укытучым каршы алды,

Үзе җитди, үзе ягымлы.

Белем дөньясына юллар салды,

Яраттырды туган ягымны.

Укытучым, тәүге укытучым.

Өйрәтте ул тәүге хәрефне.

Һич онытмам, ак дәфтәргә сузып,

Әни, - диеп язган дәресне.

Хәрефләрдән яңа сүзләр туды,

Ә сүзләрдән - яна җөмләләр.

Бәлки әле гади бер укучың

Шигъри биекләргә үрмәләр.

Рәхмәтлемен, тәүге укытучым!

Үрнәк булдың безгә гомергә.

Биргән белемнәрең, киңәшләрең

Мин саклармын мәңге, гомергә.


  1. Беренче мәртәбә мәктәпкә килдем. Нинди бәхетле, шатлыклы, әйтеп бетергесез куанычлы көн идее бу! Тизрәк бу мавыктыргыч яңа мәктәп дөньясына кереп чумасым килә башлады. Шушы бер күрүдә үк үз иткән, якын иткән һәм яраткан кешеләребез – иң беренче укытучыларыбыз ……………. Алар безнең белән шатландылар да, көенделәр дә, көнне төнгә ялгап, безнең язмыш өчен яшәделәр, намуслык, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәттеләр. Рәхмәт сезгә беренче укытучыларыбыз. (Зилэрэ)


  1. Хормэтле Тэнзилэ Мирсаитовна! Эльмира Энгелевна! (Алсу)

Сезгә карап кемнәр сокланмаган

Тырыш та сез, җилдәй җитез дә.

Киңәш сорап килсәң, җавабыгыз

Һәр күңелдә өмет тергезә.

Кайгыртып гел кеше кайгыларын

Безнең янәшәдә эшлисез.

Ходай сезгә озын гомер бирсен,

Рәхмәт сезгә, чын-чын кеше сез!


  1. Кая барма урыс теле кирәк, (Гузэл)

Без ул телне ныклап өйрәндек.

Дәресләрдә урыс телендә без

Күпме әкият, шигырь сөйләдек.

Һәркемгә дә бирелмәгәндер ул

Лэйсирэ апа төсле укытучы.

Урыс телен өйрәнгән без икән

Юкка түгел, юкка түгелдер.


  1. Рэсимэ апа! Рәхмәт сезгә, безнең өчен (Зилэрэ)

Биктә нык тырыштыгыз.

Математик мәсьәләләр

Чишәргә булыштыгыз.

Тормыштагы мәсьәләләр

Катлаулы булмасыннар!

Калган укучылар сезне

Яратып тынласыннар.


  1. Татар теле, туган телем (Гузэл)

Иң яраткан үз телем.

Үз телемдә Рэзинэ апа

Яратып бирде белем.

Дәресләрдә инша яздык,

Мактап туган телне без.

Мәктәп елы хатирәсе

Булсын безнең гөлебез.


  1. Җитез, көчле, нык булуның (Искэндэр)

Серенә төшендерде.

Рамазан абый, ничә буын

Сезгә рәхмәтле инде.

ГТО нормаларын да

Тапшырабыз бик теләп.

Сау-сәламәт яшәгез Сез,

Бездән Сезгә – зур теләк.

  1. Мөгаллимнәр мөгаллиме (Гузэл)

Сез - Лилия апабыз!

Гел күңелдә сакланырсыз,

Чөнки бик яратабыз.

Тарих, җәмгыять белеме –

Сез бирә торган фәннәр.

Эшегезнең остасы – Сез,

Сокланмас Сезгә кемнәр!


  1. Кулыңдагы китабымның (Зилэрэ)
    Исемнәре химия.
    Химия, Ростэм абый әйткәнчә,
    Ул бер академия.
    Димәк, сездә - дөнья сере!
    Могҗизалар, кызыклар.
    Сездә Зинин, Менделеев,
    Бутлеров, Арбузовлар.
    Химия – академия.
    Менә әйбәт: Сез – химик,
    Соң, шулай булгач., үзегез дә
    Буласың академик.


  1. Кая гына барма инглиз теле кирәк (Алсу)

Без ул телне тырышып өйрәндек.

Дәресләрдә Шекспир телендә без

Күпме әкият, шигырь сөйләдек.

Шуның өчен бүген сезгә Рушания апа

Бик зур рәхмәт (инглизчә мөмкин) дип әйтәбез.


  1. Рифгать абый бездән (Искэндэр)

Патриотлар ясады,

Мылтык сүтеп җыйдырттырды

Командага атлатты.

Өйрәтте кыен хәлләрне

Авырсынмый чишәргә.

Рәхмәт сезгә, киңәшегез

Ярдәм итәр яшәргә.


  1. Энже апа. Бэйрэм уткэрик диеп (Гузэл)

Керәсез сез класска.

Яңа җырлар өйрәтәсез,

Уйната-биетәсез.

Сезнең белән беркайчан да

Ямансу түгел безгә.

Шундый булганыгыз очен

Бик-бик зур рэхмэт сезгэ!


  1. Ньютонның өч законын да, Архимед сүзләрен дә - (Алсу)

Барысын да өйрәттегез физика дәресендә.

Информатика дәресләре-

Ул замана таләбе.

Компьютерны белми торып,

Юк яшәүнең әмәле.

Марсель абый зур унышлар сезгэ!


  1. Тәнәфестә бергәләп без (Искэндэр)

Ашханәгә керәбез.

Айнур апа аш пешерә

Аны барыбыз беләбез.

Аш та тәмле, боткасы да,

Барысына да рәхмәт.

Тамак туйгач, дәресләрдә

Утырулары рәхәт.

Айнур апа белән бергә

Эшли Голгенэ апа.

Рәхмәтебезне җиткерәбез

Чын күңелдән аңа да

Энисэ хэм Резидэ апалар

Чиста тота мәктәпне.

Бүген сезгә шигырь аша

Әйтәбез без рәхмәтне.


  1. Мәктәбебезне күз карасыдай саклаучы техник хезмәткәрләребез һәм мәктәпне җылытучы кочегар абыйларыбыз Алмаз абый, Ралиф хэм Ростэм абыйлар, автобуста җилдертеп йөртүче Хэлил абый - : зур рәхмәт сезгә. ( Алсу)


  1. 9 классны без тормышыбыз, тәртибебез, укуыбыз өчен янып-көеп йөрүче - класс җитәкчебез Лилия Саматовнав җитәкчелегендә тәмамлыйбыз . Сез безнен күңелебезгә ачкыч таба белдегез. Кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәттегез. Һәрвакыт ягымлы, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булдыгыз. Кирәк чакта терәк, кирәк чакта язгы җылы җилдәй йомшак, ә кирәк икән, кышкы салкыннардай кырыс та була белдегез. Сез безгә җил-яңгыр тидермичә, безне уз балагыздай якын күреп ярдәм кулы суздыгыз. Сез безнең киңәшчебез, ә кайвакыт сердәшчебездә булдыгыз. Без һәрвакыт сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет-нәсихәтләрегезне исебездән чыгармабыз. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә!


  1. Әйе, укытучы - иң бөек кеше ул. Ул галим дә, гадел дә, күркәм дә, сабыр да, гүзәл дә. Күпләр өчен ул – идеал, үрнәк кеше дә. Кадерле, укытучыларыбыз! Бүген безнең уртак бәйрәмебез. 9 ел буена армый-талмый белем бирүегез, безнең белән булуыгыз өчен зур рәхмәт. Әгәр сез булмасагыз, без бүген бу дәрәҗәгә ирешә алмас идек. (Гузэл)


  1. Сау бул инде кыңгыраулы мәктәп, (Зилэрэ)

Таралабыз төрле якларга.

Аерылганда бергә сүз бирәбез,

Гел биеккә-алга атларга.

Җәйнең матур аяз көннәрендә

Матур чәчәк җыйдым бер кочак,

Шул чәчкәдәй басып яр буенда

Кулын болгый миңа балачак.

Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Көн дә шулай кабат узармын.

Еллар үткәч тагын : “Исәнме”, - дип

Балачакка кулым сузармын.

Жыр “Сонгы кынгырау”.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!