СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Разработка внеклассного мероприятия " Аулак өй"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка внеклассного мероприятия " Аулак өй"

Просмотр содержимого документа
«Разработка внеклассного мероприятия " Аулак өй"»

1-нче алып баручы

Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!

Хәерле көн сезгә бу җирдә.

Барчабыз яраткан «Аулак өй» кичәсен карарга

Чакырдык без бүген сезне дә.

2-нче алып баручы:

Онытылган гореф — гадәтләрне

Яңартабыз хәзер көннән-көн.

Уен йолалары, җыр- биюе,

Һәр киләчәк көнне бизәсен.


Аделина Кызым, без кодаларга кунака барабыз.Әтиең ат җигә.Әбиең мунча керә.Чыккач мәтрүшкәләр салып чәй эчертерсең.Без,алла боерса,иртәгә кичкә кайтып җитәрбез.Әйбәт кенә торыгыз,яме.


Гүзәл: Әнием,син бер дә борчылма.Мин инде җиткән кыз. Бар эшне дә беләм.

Аделина : Шулай,кызым,шулай.Тик алай да да тәртипле була күрегез.Аулак өйгә иптәш кызларың килми калмас.Әбиеңә дә күз-колак бул.

Гүзәл: Борчылма,әнием.Без кызлар белән чигү чигеп кенә утырабыз.

Аделина : Ярар,кызым,үзегез карагыз инде.Ходай сезгә әдәплелек бирсен

Гүзәл: Исән-сау йөреп кайтыгыз,әнием,хәерле юллар. (озата)

Кызлар зарыгып беткәннәрдер инде. (китә).


Дусларым, әтием белән әнием дәү әниемә кунакка киттеләр, бүген миндә аулак өй. Әйдәгез, рәхим итегез, түргә узыгыз. ( кызлар сөйләшә- сөйләшә керәләр, шатланалар) Исәнләшәләр


(Һәркайсында үзләре белән алып килгән кул эшләре. Сөйләшә- сөйләшә кызлар залга килеп керәләр, утырышалар).

Гүзәл . Кул эшләре эшләп, бераз күңел ачып алыйк әле.

(Кызлар кул эшләре эшләп, җыр башлыйлар “Ай былбылым” җыры.)

Ай былбылым, вай былбылым,

Агыйделнең камышы;

Таң алдыннан чут-чут килә

Сандугачлар тавышы.


Ай былбылым, вай былбылым,

Агыйделдә таң ата;

Таңнар ата, өзелә үзәк,

Җырлата да елата.

Гузель Кызлар, нинди кул эшләре алып килдегез? Ягез әле, күрсәтегез. (Кызлар берәм-берәм кул эшләрен күрсәтә).

Арина. Мин менә нинди сөлге чигәм.

Розалия . Ә мин кулъяулык чигәм.

Милана. Мин бияләй бәйлим (һ.б. лар)

Гузель. И кызлар, бигрәк уңган икәнсез!

Аделина. Әйдәгез әле, уен уйнап алыйк.

Кызлар. Әйдәгез, “Без-без идек”не уйныйбыз.

1 кыз көлдерә, көлгән кызга җәза бирелә.

Без,без, без идек,

Без унике кыз идек.

Базга төштек- май ашадык,

Келәткә кердек -бал ашадык,

Кап та коп,

Авызыңны ач та яп!

Аделина барысын да көлдерә ( Гүзәл көлә)

Аделина Гүзәлгә карап,

Бу кызга нинди җәза бирәбез?

Жырла, Гүзәл әйдә

Гүзәл Дусларым, мин әле генә гитарада Туган як жырын өйрәндем. Шундый матур чыкты!

Гүзәл гитарада уйный, кызлар кушылып жырлый

Тагын Без –без уйныйлар. Милана кычкырып көлеп жибәрә

Аделина Миланага нинди жәза бирәбез

Бергә. “Кикерикүк” дип кычкырсын!

Милана кычкыра.

Бергә.Юк,алай түгел!

Милана ныграк кычкыра.(егетләр сызгыра)

Дус-ишләрем уйный-көлә

Мин генә көлмим.

Уенның да ямен тапмыйм

Ни булды, белмим.


Эх, сез матур кызлар

Ник шаяртасыз?

Йөрәгемнең януларын

Аңламыйсыз.


Мин эшемдә гел почетта,

Һәрчак мактыйлар.

Кызлар гына урап уза,

Эх, яратмыйлар!


Ангелина : Егетләр килә !(кулындагы йомгагы тәгәрәп китә).


Гузель Кызлар, егетләр килә! Кертәбезме?

Аделина. Тәртипле генә утырсалар, кертәбез. Егетләр, “Эх,сез матур

Кызлар тыз-быз киләләр.Киемнәрен төзәтәләр.Көзге каршында мәж киләләр.Күңелле музыка.


Айгиз -Кызлар-йолдызлар,былбыл кошлар,аулак өйгә кертегез әле.

Кызлар: Юк-юк ,кертмибез.

Егетләр: Кертегез инде

Данил Без почмакта гына утырып торырбыз.Гүзәл ,ач инде.

Гүзәл : Ач булсаң,ашап кил.

Егетләр:Кертмәсәгез,ялынмыйбыз.Түбән очка китәбез.Анда да аулак өй.

Аделина : Барыгыз,бар.Анда сезне күптән көтәләр инде.

Розалия : Каз тәпие бәлеше пешереп...

Егетләр. Кызлар кия кызыл яулык

Без киябез француз.

Без исән-сау килеп җиттек,

Сез ни хәлдә торасыз?

Кызлар. Су буенда куаклар,

Асыл кошлар кунаклар.

Сагынучылар интекмәсен,

Хуш килдегез, кунаклар.

Айгиз . Аһ-һа, ялт итте, чибәр әйтте. Значит, алар безне көтә, сөя. Ягез әле, егетләр, бездән дә ялтыр җавап кирәк.

Егетләр. Ал кирәкме?

Кызлар. Гөл кирәк.

Егетләр. Мин кирәкме?

Кызлар. Син кирәк.

Егетләр. Сезнең кебек кызлар кирәк.

Кызлар. Безнең егетләр зирәк.

Бергә. Сирәк-мирәк шулай кирәк,

Яшьнәп торсын яшь йөрәк!

Ильназ. Ягез инде, кызлар, ишекне ачыгыз!

Мария . Ач булсаң, туеп кил, Бер янчык акча алып кил!

Артур. Бездә акча бер букча.

Розалия. Ишек бавы бер алтын, безнең кызлар мең алтын.

Егетләр. Ачыгыз!

Арина. Ишекне ачабызмы?

Кызлар. Ачыйк инде.

Егетләр хәйләгә керешә.Бер егетне кыз итеп киендерәләр дә кызларга дәшәләр:

Айгиз

-Кызлар,монда кунак кызы басып тора.Нишләп аны кертмисез? Күрше авылның бик оста биюче кызы диләр аны.


Мария: Кунак кызы керсен,биеп күрсәтсен.(“кунак кыз”ны кертәләр)

Гүзәл:Каян килдең?

Артур :(нечкә тавыш белән) Мәтәүбаштан


Аделина : Алай оста биюче булгач биеп тә күрсәт инде.Әйдә без такмак әйтеп торабыз.(кызлар такмак әйтә,егет бии башлый).


Бас,бас эзенә

Күз тимәсен үзенә.

Яшел чирәм үсеп тора,

Аяк баскан эзенә

(Кызлар кулга кул тотынышып басалар һәм түгәрәк ясап әйләнеп бииләр).


Кыз булып киенгән егет, кызлар биегәндә тиз генә барып ишекне ача.Берәм-берәм егетләр керәләр.

Айгиз. Әссәламегаләйкем, кара кашлар, карлыгачлар? Әллә бер дә сагынмадыгызмы?

Гүзәл. Сагынып үләбез инде, Айгиз абый

Айгиз Бигрәк тә Гүзәл сагынгандыр инде.

Гүзәл. Илаһи, гомеремдә бер күрмәсәм дә үкенмим.

Айгиз. Ай-һай, яучы җибәрергә йөри идем, болай булгач, җибәрмим инде, бик ачы телле икәнсез.

Вильдан . Әй, бетмәде инде Әйдәгез такмаклар әйтешәбез.

Бергә.Әйдәгез, әйдәгез.


Егетләр жырлый

Без андый малай түгел,

Без мондый малай түгел.

Кая барсак та батарбыз.

Күгәргән калай түгел.


Кызлар җырлый:


Ишек алды ак балчык,

Ак балчыктан атлап чык.

Сез дә әллә кемнәр түгел,

Бераз гына мактанчык.


Егетләр җырлый:

Биек тауның башларында,

Йөри болан баласы.

Чәчен тарап үрә белми,

Шуны мактый апасы.


Кызлар җырлый:

Аклы күлмәк әрәм була

Кия белмәгәннәргә.

Бик исебез китми әле

Сөя белмәгәннәргә.


Егетләр. Ике сарык юлга чыккан,

Кулларында чемодан.

Иреннәрен буяганнар –

Ә битләрен юмаган!

Кызлар. Кулымдагы йөзегемнең

Исемнәре Нурбака.

Сезнең ише ташбакалар

Күпер астында ята.

Егетләр. Биек тауның башларында

Ике куян баласы.

Сездән аруырак җырлый

Безнең песи анасы.

Кызлар. Сез бик матур, бик чибәр,

Сезгә карап туймыйлар.

Нигә сезне зоопаркка

Маймыл итеп куймыйлар?


Бибкәй. Җитте, җитте, уен уйнап алыйк, булмаса. “Йөзек салышлы” уенын уйнамыйча аулак өй, аулак өй булмас!

“Йөзек салышлы” уенын Аделина уйната.

Аделина. Йөзек салдым - йөгереп чык! Нинди җәза бирәбез?

Бергә. Әкият сөйләсен.

Ильназ. Борын-борын заманда

Яшәгән, ди, бер торна.

Мин әкият сөйләгәндә

Авызыңны ачып торма.

Бергә. И-и, шул да булдымы әкият.

Тагын уйныйлар.( Гүзәл)

Бергә. Жырласын , биесен, әкият сөйләсен

(уйный)

Тагын уйныйлар.

Аделина . Йөзек салдым - йөгереп чык! Нинди җәза бирәбез?

Мурад

Жырласын, биесен, бака кебек сикерсен

Бергә Афәрин, булдырдың


Аделина Йөзек салдым, йөгереп чык

Арина кала

Аринага, нинди жәза бирәбез.

Жырласын, биесен, әкият сөйләсен

Мин Милана белән биим

Гүзәл

Кадерле дуслар, бүген миңа кунакка килгәнегез өчен барыгызга да бик зур рәхмәт. Дус яшик, тату яшик, халкыбызның данлы үткәнен, гореф – гадәтләрен, җыр – биюләрен, моңыбызны онытмыйк, үзебезнең туган телебезне – татар телен онытмыйк.


Айгиз. Сезнең барыгызга да

Эшләрегезнең уңган булуын,

Дусларыгызның артып торуын,

Гомерегезнең озын булуын,

Бәхетегезнең ташып торуын теләп калабыз.



Айгиз Әйдәгез, кызлар-егетләр саф һавада йөреп, авыл урамнарын бер әйләнеп керик әле

Бергә Әйдәгез, әйдәгез

1 нче кыз: Әйдәгез, Челтәреле жырын жырлап чыгабыз


Гүзәл

Ал алъяпкыч челтәрле, илдә матур бетәрме?

Илдә матурлар бетәрме, җан сөйгәнгә җитәрме?

Кызлар:

Челтәр элдем читәнгә, җилфер-җилфер итәргә;

Егетләр:

Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә.

Кызлар:

Алын алырсыз микән, гөлен алырсыз микән?

Урталарга чыгып сайлап кемне алырсыз икән?

Егетләр:

Алларын да алырбыз, гөлләрен дә алырбыз;

Күңелебезгә кем ошаса, шуны сайлап алырбыз.

Айгиз:

Әй, дусларым, дусларым, дусларым, бәгырьләрем;

Яшь гомерләр ике килми, белегез кадерләрен.

Кызлар:

Челтәр элдем читәнгә, җилфер-җилфер итәргә;

Егетләр:

Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә.

Кызлар:

Ак алъяпкыч билләрдә, җилфердәми

җилләрдә;

Сандугачлар да сайрамый сез булмаган җирләрдә.

Кызлар:

Челтәр элдем читәнгә, җилфер-җилфер итәргә;

Егетләр:

Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә.

Бергә:

Алай да бергә-бергә, болай да бергә-бергә;

Дуслар белән бергә булсаң, күгәрчен кебек гөрлә.

Барда:

Алларын да алырбыз, гөлләрен дә алырбыз;

Күңелебезгә кем ошаса, шуны сайлап алырбыз.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!