СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Разработка по внеурочной деятельности на тему: "Серле бизәкләр

Нажмите, чтобы узнать подробности

    Большие возможности для изучения традиций родного края предоставляется на занятиях внеурочной деятельности.

   На этом занятии даются сведения национального характера, учащиеся знакомятся с  татарскими народными обычаями и обрядами, народными ремеслами.

 

  

 

 

  

Просмотр содержимого документа
«Разработка по внеурочной деятельности на тему: "Серле бизәкләр»

МБГУ “Курсабаш урта гомумбелем бирү мәктәбе”











Серле бизәкләр”

Дәрестән тыш эшчәнлек

буенча план- конспект.

2нче сыйныф

(Җәмгыятькә файдалы

хезмәт юнәлеше)









Галиева Гөлфия Мәхмүт

кызының эш тәҗрибәсеннән.



Тема: Серлебизәкләр.

Максат: - укучыларны халык сәнагате белән таныштыруны дәвам итү;

  • татар халык бизәкләре белән якыннан таныштыру;

  • кәгазь һәм катыргы белән эш күнекмәләрен практик эштә ныгыту;

  • куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәүгә ирешү;

  • группада эшләү күнекмәләрен формалаштыру;

  • бер – берсенә игътибарлы һәм ярдәм итә белү сыйфатларын тәрбияләү

Материал: интернет ресурслары, эш программасы.

Җиһазлау: презентация, үрнәк эшләр, күргәзмә, шаблоннар, төсле кәгазь, картон, кайчы, клей.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

-дәрескә әзерлекне тикшерү.

-дәрескә эшлекле атмосфера тудыру.

II. Дәреснең темасы белән таныштыру.

Презентация ярдәмендә укучыларны дәреснең темасына якын китерү. (Материалны экран аша карау һәм андагы язмаларны уку, аңлатма бирә бару). Презентация караганнан соң сораулар ярдәмендә дәрес темасын ачыклау.

  • Әле генә карап үткән рәсемнәр турында сез нәрсәләр әйтә аласыз?

  • Бу бизәкләрне нәрсә өчен кулланганнар?

  • Күреп киткәнчә һәр бизәкнең үз исеме бар. Ничек дип уйлыйсыз, ни өчен аларга шундый исемнәр бирелгән?

  • Димәк, икенче төрле бу бизәкләрне бер генә исем белән ничек атый алабыз?

  • Дөрес, укучылар. Халык бизәкләре.

  • Әйбәтрәк карасак, бу бизәкләр үзенчәлекле. Без аларны тагын да матуррак исем белән әйтә алабыз. Сез нинди исем кушар идегез?(Серле)

  • Димәк, бүгенге дәрес темасы - “Серле бизәкләр”. ( Презентациянең 17 нче слайдын ачу)

III. Төп өлеш.

а) Без сезнең белән Россия төбәкләреннән чыккан бизәкләрне күреп киттек.

-Сез ничек уйлыйсыз, татар халкының үзенең милли бизәкләре һәм ул бизәкләрне тудыручы, таратучы халык осталары бармы?

-Аларны кайларда күрергә мөмкин икән?

- Презентация ярдәмендә татар халык костюмнарын карап китү:

1) Һәр халыкның була үз җырлары

Үз йоласы, үзенең сагышы

Ризыклары, милли киемнәре

Элеккедән калган табышы.

2)Карагызчы, нинди матур күлмәк

Бик күптәннән аны кигәннәр.

Итәкләре чуклап эшләнгән бит

Хатын-кызлар сөенеп йөргәннәр.

3)Татар халкын күлмәк кенә түгел,

Бизи аны матур чулпылар

Алка, балдак, йөзек, беләзекләр

Килешеп тора аңа брошкалар.

4)Татар кызы кигән күлмәкләрнең

Җиң уемы сырлап бизәлә.

Йөргән чакта аның итәкләре

Әкрен генә җилдә тибрәлә.

5) Ә бу кызлар-авыл кызларыдыр

Шундый гүзәл, тыйнак үзләре.

Сөйкемлеләр милли күлмәк кигәч,

Янып тора нурлы йөзләре.

6) Бабаларым кигән кәләпүшләр

Металл җепләр белә чигелгән

Ялык-йолык килә, бик матурлар

Бәрхеттән шул алар тегелгән.

7) Калфак өстеннән ябынып

Яулыгын бәйләп куя

Җылы булса, матур диеп

Иңенә салып куя.

8)Ә калфагы нинди матур,

Киеп карыйсы килә

Көзгеләрдән барып карап

Биеп аласым килә.

- “Кәләпүшем – калфагым” җырын (Резеда Валиева-Луиза Батыр Булгари) башкару;

(Валиуллина Азалия һәм Шәймарданов Дилүс башкаруында җыр тыңлау).

б) Без презентациядә күп кенә табак – савыт бизәлешен карап киттек, ә бит безнең Саба районында да шулай ук табак – савыт бизәү осталары бар.Ул безнең районның Лесхоз авылында урнашкан. Анда матур – матур куна такталары, кашыклар, сувенирларһәм башка матур әйберләр серле бизәкләр белән бизәлә.( күргәзмә, өстәмә материалларга тукталып китү).

в) Ял минуты.

- “Тукмак” уенын уйнау.(Балалар түгәрәк ясап баса, уртада тукмак әйләндерелә,ул әйләнеп туктагач, сабы кемгә карап кала,шул укучы билгеле бер биремне үти : табышмакка җавап таба,мәзәк сөйли, биеп күрсәтә, шигырь сөйли һәм башкалар).

г)Безнең халык бизәкләре Татарстанның күп районнарында эшләнә, ә менә безгә күрше булган - Арча районы ,үзенең милли аяк киемнәре тегү фабрикасы белән дан тота.(Читекләр турында сөйләшеп китү)

  • Рәсемнәрдән читекнең формаларын һәм бизәкләре белән танышу;

  • Бизәкләргә игътибар итү, атамалары белән таныштыру;

д) Практик эш “Читек бизәү”

- группаларга бүленү;

- куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен искә төшерү;

- эш тәртибен аңлату;

- группаларда эшләү;

- эш барышын күзәтү;

- нәтиҗә ясау.

- “Арча читекләре” көенә бию.

IV. Йомгаклау.

































Файдаланылган әдәбият:



1.«Ал кирәк, гөл кирәк».Уеннар китабы .Р.Ягъфәров.1995.

2.Нурзия Сергеева “Татар чигүе” Казан,“Мәгариф” нәшрияты,2005

3. Интернет ресурс: картинки для презентаций : http://yandex.ru/




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!