СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Равил Фәйзуллинның тормыш юлы һәм иҗаты.

Нажмите, чтобы узнать подробности

укучыларны халык шагыйре Равил Фәйзуллин иҗаты белән таныштыру. Шагыйрь иҗатының үзенчәлекләре белән таншу. Шагыйрь “Кыскалыкта – осталык” дигән татар халык мәкаленә таянып эш итә. Аның 1 - 8 юллык шигырьләре менә бу китапка тупланган.  Мондый шигырьләрне “ак шигырь” дип атап йөртәләр. Аның шундый  шигырьләрен рус әдәбиятында Маяковскийга тартым дип әйтә алыр идек. Ә аның 3 юллык шигырьләре япон шигъриятенә якын.

Просмотр содержимого документа
«Равил Фәйзуллинның тормыш юлы һәм иҗаты.»



Тема: Равил Фәйзуллинның тормыш юлы һәм иҗаты.


Максат: 1. Халык шагыйре Равил Фәйзуллинның тормыш юлы һәм иҗаты мисалында төрле халыкларның әдәбиятлары белән бәйләнешне күрсәтү.

2. Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру.

3. Әдәби традицияләр бәйләнешен булдырып, укучыларга милли рухта патриотик тәрбия бирү;

Материал: Татар әдәбияты: Рус урта гомуми белем мәкт. 11 нче с-фында укучы татар балалары өчен дәреслек-хрестоматия/ Ф. М. Мусин, З. Н. Хәбибуллина, Ә. М. Закирҗанов.-Тулыл. 2 нче басма.- Казан: Мәгариф,

2000.- 384 б. (366 - 368 б.)

Метод: Лекция, репродуктив (күчермә).

Алым: Укытучы сөйләве, нәтиҗәләр чыгару, китап тәкъдим итү.

Җиһазлау: шагыйрьнең портреты, магнитофон язмасы, шигырь китапларыннан күргәзмә.

Техник җайланмалар: аудиофайл, мультимедиа

Дәрес төре. Кереш дәрес.


Дәрес барышы


I. Башлам.


Укытучы. Инешләрнең башы чишмә булыр.

Яхшылыкның асылы – тугрылык.

Яшәү – бәхет: илең синең өчен,

Син – ил өчен булсаң горурлык. (Р. Фәйзуллин)

Сезгә туган илебезнең горурлыгы, мактанычы, куанычы булуыгызны теләп, дәресебезне башлап җибәрәбез.


II. Актуальләштерү.


У кытучы. Укучылар, кичә нинди көн иде әле?

(Җ. Габдулла Тукай туган көн.)


Укытучы. Бу көнне шәһәребездә нинди истәлекле вакыйгалар була?

(Җ. Г. Тукайга багышланган шигырь бәйрәме үткәрелә. Әдәбият һәм сәнгать әһелләренә Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә.)

Укытучы. Ә сез мондый премия бирелгән татар шагыйрьләреннән тагын кемнәрне беләсез?


(Җ. Хәсән Туфан, Гамил Афзал, Сибгат Хәким һ.б.)

Укытучы. 2004 нче елда кемнәргә Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде, беләсезме?

(Җ.


III. Яңа материал .


Укытучы. Без бүген сезнең белән 1978 нче елны “Шигырьләр һәм поэмалар” китабы өчен әлеге бүләккә лаек булган шагыйрь Р. Фәйзуллинның тормышы, иҗаты һәм “Яздан аерып булмый Тукайны” шигыре белән танышырбыз. Мин сезгә әлеге үзенчәлекле шәхес турында сөйләрмен, ә сез ул йөргән эзләр буенча “сәяхәт итәрсез”. Сезнең алдыгызда “Р. Фәйзуллин эзләре буенча сәяхәт” схемасы бирелгән. Ул сезгә өй эше әзерләгәндә дә ярдәм итәчәк. Ә хәзер игътибарыгызны экранга юнәлтегез. (слайд)



















Татарстанның халык шагыйре

Равил Фәйзуллинның тормыш юлы буенча схема



1943. 4. 08.

Балык Бистәсе. Котлы Бөкәш 1960-1965

Б алтач ав. 1957-1960 КДУ


Рәсем ясыйм”





1966-1967

Армиядә 1968-1972

Тат. Яз-ң Әлмәт оешмасы җитәкчесе



1972

Аспирант


1973-1977

Тат. Яз. берлегенең

җавап. секретаре

1990-1995

Т ат. Югары советы деп.

1989

Казан утлары”

баш мөх.



1999

Тат. халык

шагыйре








Укытучы. 1943 нче елның 4 нче август иртәсе. Авыл татлы йокыдан уянып килә. Шушы хәерле сәгатьтә, Балык Бистәсе районы Балтач авылында нәни сабый дөньяга аваз сала.

Ә тисе Габдрахман абзый һәм әнисе Әминә апа, бу нарасыйның киләчәктә татар шигъриятен таң калдыручы олпат ир булачагын күңелләренә дә кертмәгәннәрдер. Ләкин сизенгәннәрдер, әти-әнисенең теләгән изге теләкләре аңа гомер буе юлдаш булырлар.

Башлангыч белемне үзләренең авыл мәктәбендә ала ул. Ә 1957-1960 нчы елларда күрше Котлы Бөкәш авылы урта мәктәбендә укый.


Б елем алу теләге бик көчле була, һәм ул 1960 нчы елда Казан дәүләт университетеының тарих-филология факультетына укырга керә. Студент елларында ук ул иҗат эше белән шөгыльләнә.

Шул елларда аның “Рәсем ясыйм” исемле балалар өчен беренче шигырьләр җыентыгы чыга. 1966-1967 елларда армия сафларында хезмәт итә, аннары Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының аспирантурасында укый.

1968-1972 нче елларда Татарстан Язучыларының Әлмәт оешмасы җитәкчесе, 1973 елдан 1977 елның январенә чаклы Татарстан Язучылар берлегенең җаваплы секретаре булып эшли. 1989 нчы елда аны “Казан Утлары” җурналының баш мөхәррире итеп билгеләп куялар. Бер үк вакытта 1990-1995 нче елларда Татарстан Югары советы депутаты да булып тора.

Ә 1999 нчы елда Татарстан Президенты Указы белән, дүрт томлык “Сайланма әсәрләр”е өчен, “Татарстанның халык шагыйре” дигән олуг исем бирелә.

Ә иҗатына килсәк, укучылар, ул - Х. Туфан, С. Хәкимнәр буынын эстафета буларак дәвам иткән шагыйрьләрнең берсе. Әлеге шәхесләр турында менә нинди фикерләр әйтә ул. Әйдәгез карап китик.(слайд. Бер укучы укый.)














... Хәсән аганы без бу җәһәттән заманның гадел елъязмачысы һәм халыкның сөекле улы дип авыз тутырып, сөенеп әйтәбез...


Укытучы. Укучылар, шагыйрь, Хәсән Туфанның нинди сыйфатларга ия булуына игътибар итә?

(Җ. Шагыйрьне Х. Туфанның гадел була белүе сокландыра. Ул Туфандай шагыйрьләре булган татар әдәбиятының бер вәкиле була алуына сөенеп яши.)

Укытучы. Яхшы, укучылар, ә менә Сибгат Хәким турында аның фикерләре нинди икән? (слайд. Бер укучы укып чыга)













... Бүгенге поэзиябез гөмбәзен

тотып торучы бер мәрмәр колонна – баганага тиңләргә мөмкин аның иҗатын...


Укытучы. Укучылар, игътибар итегез әле, шагыйрь Cибгат Хәкимне нәрсәгә тиңли?

(Җ. Шагыйрь С. Хәкимне поэзия гөмбәзен тотып торучы мәрмәр колонна – багана белән тиңли. Димәк, ул Равил Фәйзуллинның да горурлыгы.)

Укытучы. Әлбәттә, укучылар, С. Хәкимнәр, Х. Туфаннар иҗатын өйрәнү аша, Р. Фәйзуллин үзе дә татар шигъриятен үстерүгә күп көч куя. Икенче төрле әйтсәк, татар шигъриятенә яңалык алып килә. Ул – үзенчәлекле шагыйрь. Иҗатының үзенчәлекләрен санап бетерерлек түгел.

Шагыйрь “Кыскалыкта – осталык” дигән татар халык мәкаленә таянып эш итә. Аның 1 - 8 юллык шигырьләре менә бу китапка тупланган. (Укытучы авторның 1996 нчы елда Казан “Мәгариф” нәшриятында чыккан “Җил – Вакыт ул...” исемле китабы белән таныштара.) Мондый шигырьләрне “ак шигырь” дип атап йөртәләр. Аның шундый шигырьләрен рус әдәбиятында Маяковскийга тартым дип әйтә алыр идек. Ә аның 3 юллык шигырьләре япон шигъриятенә якын.



Бу заманда.

Хакыйкатьнең күзенә карап,

Күңелдән чәчрәп яшь чыга.

(Р. Фәйзуллин)



(Хокку, Хайку – япон шигъриятендәге рифмалашмаган 17 иҗектән торган 3 юллык.) Авторның 5 юллыклары япон шигъриятендәге “танка” га охшаш. ( Танка – япон шигъриятендә рифмалашмаган 31 иҗектән торган 5 юллык.)

Яшәдең, эшләп җан аттың...

Йә, үзгәрттеңме бераз

Дөньяны, Илне?


... Сизәме тау, очып төшкән

тәмәке көлен?



Р. Фәйзуллинның шигырь формалары ирекле, ягъни анда рифмалар сакланмый. Шагыйрь буларак, Р. Фәйзуллин фәлсәфи эчтәлекле, кешеләрне уйланырга мәҗбүр итәрдәй шигырьләр тудыручы оста. “... Фәкать эзләнү генә кызыклы ачышларга китерергә мөмкин” - ди халык шагыйре. Фәлсәфи эчтәлекле шигырьләр язуы аның иҗатындагы тагын бер үзенчәлек.

Р. Фәйзуллин шәрыкъ традицияләренә таянып, Гомәр Хәям кулланган кайбер алымнарны куллана. Шулай ук борынгы мифологиянең күп детальләренә, персонажларына да мөрәҗәгать итә.

Эчтәлеге ягыннан туган иле, туган халкы турында уйланып язганнары да, мәхәббәт турындагылары да, Аллаһка мөрәҗәгать итеп язган шигырьләре дә бик күп. Иҗат үзенчәлекләре башка шагыйрьләр белән аваздаш булса да, аның шигырьләре беркемне дә кабатламый, һәм аны беркем белән дә чагыштырып булмый.

Укытучы. Ә хәзер дәрескә кирәк булган, яңа сүзләр белән танышыйк (слайд)

Гамь –

Мәшһүрләр –

Кылу –

Мохтаҗ –

Бәгырен –



(Укучылар, укытучы артыннан кабатлап баралар.)

Укучылар, бу сүзләрне сүзлекләрегезгә язып куегез.

Укытучы. Шагыйрьләр дә, язучылар да нинди эчтәлектә, нинди жанрда гына иҗат итмәсеннәр, алар татар шигъриятенең “энҗе – мәрҗәне, асыл ташы” булган сөекле шагыйребез Габдулла Тукайга мөрәҗәгать итмичә калмыйлар. Р. Фәйзуллин да нәкъ шулай. Аның Тукайга багышланган 1 – 8 юллыклары бихисап. Без бүген авторның “ Яздан аерып булмый Тукайны” шигыре белән танышырбыз. Сез аны аудио язмадан тыңларсыз. Шигырьне кем укый? Игътибар итегез: шагыйрь Г. Тукайны ничек олылый. (Укучылар тыңлыйлар һәм карап баралар.)

Укытучы. Укучылар шигырьне кем укый?

(Җ.

Укытучы. Шигырьдә сүз кем турында бара?

(Җ.

Укытучы. Яз сүзе ничек кулланыла?

(Җ.

Укытучы. Укучылар әйдәгез шигырьне укып чыгыйк әле. (Укучы ике строфаны укый)

Укытучы. Укучылар, ул нигә Тукайны яздан аерып булмый ди?

(Җ. Чөнки Тукай, яз көне туган, яз көне дөньядан киткән, бәлки шуңадыр.)

Укытучы. Тагын уйлап карагыз әле, башка фикер дә юк микән?

(Җ. Яз табигатькә яшәрү, өмет алып килә. Г. Тукай да 20 нче гасыр башында татар әдәбиятына яңалык алып килә.)

Укытучы. Яз сүзе беренче, икенче строфаларда еш кабатлана. Бу сүз туры мәгънәсендә кулланыламы, игътибар итегез әле.

(Җ. Беренче строфада “яз” сүзе - ел фасылын белдерә; “язы” сүзе киләчәкне белдерә; “язны” сүзе ышаныч, өмет мәгънәсендә килә.)

(Укучы 3, 4 нче строфаларны укый.)

Укытучы. Укучылар бу юлларда сүз нәрсә турында бара?

(Җ. Тукайның авыр тормышын, кылган яхшылыкларын башка беркем белән дә чагыштырып булмасын ассызыклый. Тукай язмышы аша халык язмышын күрсәтә.)

Укытучы. Авторның Тукайга соклану сәбәпләре нидә соң?

(Җ. Автор Тукайга булган соклану хисенең сәбәпләрен кара елларда да ышанычын югалтмауда, бөтен эш-гамәле Илгә игелек кылуда һәм үзе өчен бервакытта да дан, шөһрәт эзләмәүдә күрә.)

(Укучы 5, 6 строфаларны укый.)

Укытучы. Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, бу юлларда сүз нәрсә турында бара?

(Җ. Шагыйрь Г. Тукайның һәм татар халкының үлемсезлегенә нык инанып, киләчәге якты буласына да ышана. Тукайлары булган халыкка гадел бәя бирелер һәм аның киләчәге дә өметле булыр дип юана.

Укытучы. Карагыз әле, укучылар, нинди үзенчәлекле икән бит Р. Фәйзуллин иҗаты. Аның һәрбер шигыреннән ниндидер серле - сихри изгелек рухы бөркелеп тора. Ә аның шигырьләренә язылган җырлар (слайд)


Аккошлар” – Ф. Әхмәтов муз.,

Менә без дә үсеп җиттек, әни” –

Л. Хәйретдинова муз.,

Мин сине ничек яраттым” –

С. Садыйкова муз.,

Сагыш” – Җ. Фәйзи муз.,

Якты моң” – Ш. Шәрифуллин муз.



кемнәрнең генә бәгырьләрен өзгәләмәделәр икән. Шуңадыр да, әдипләребез аның иҗатына битараф кала алмыйлар. Аның турында менә ниләр әйткәннәр.(слайд)



* “... шигырьләрендә милләтебез өчен горурлык хисләре дә, сыкрану авазлары да, татар халкының якты киләчәгенә ышаныч та бар.” (Р.Миңнуллин)


* “... Милләтен ул байрак итә -

Шуңа зурлыйм мин аны.” ( Г. Ахунов)


* “... Бистәнең син газиз бер улыдыр,

Татарымның даны һәм шаны.

Үз исемен алтын белән язган

Шигъриятнең олуг бер ханы.”

(Вәзыйх Фатыйхов)


Укытучы. Башка милләт вәкилләрен дә таң калдырган шагыйрь ул - Р. Фәйзуллин.(слайд)



Он лепит образ, и его мысль движется, обгоняя строку…

(Флор Васильев, удмурт шагыйре)


Широк и многообразен диапозон чувств и мыслей поэта...”

(Людмила Щипахина, рус шагыйрәсе)


Равиль Файзуллин – мастер высокого класса, смелый реформатор татарского стиха, новатор,...”

(Александр Губарь, украин язучысы)


Укытучы. Укучылар, язучыларның фикерләрен туплаган махсус китап Мәгариф нәшриятында 2002 нче елда “Заман. Иҗат. Шәхес.” исеме астында чыкты.(китап күрсәтү.)


IV. Йомгаклау.


Укытучы. 1. Укучылар без бүген сезнең белән кем турында сөйләштек?

2. Аның иҗаты кемнекенә охшаган?

3. Ул нинди темаларга яза?


Укытучы. Укучылар, тагын шуны әйтеп китәсем килә: Р. Фәйзуллин иҗат эшенә бик җитди каравын башлангыч әсәрләрендә үк ассызыклап китә.

Язсам гына яшәвемне раслыйм.

Юньле эшем – йөзем аклыгы.

Язсам гына – Җирең улы булып

сөелүгә - назга хаклымын.

Язсам гына – бәхетем тулы, бөтен.

Язу эше – намус, кан эше.

Язсам гына – илгә, кешеләргә

файда итсәм генә, мин – кеше! – ди шагыйрь.

Бу шигырь юлларында әйтелгәннәргә ул гомере буе тугры кала, һәм үзенең иҗат мөмкинлекләре белән әдәбият сөючеләрне таң калдыра.

Укытучы. Укучылар, әйдәгез әле Р. Фәйзуллин иҗаты буенча тест чишеп карыйк.

Тест.


1.Равил Фәйзуллинның туган төбәге

а) Арча;

б) Балык Бистәсе;

в) Балтач.

2. Ул кайда югары белем ала?

а) КДУ;

б) КДПУ;

в) КДГИ.

3. Ул әдәбиятка кайсы елларда килеп керә?

а) 50 нче;

б) 60 нчы;

в) 80 нче.

4. Р. Фәйзуллинга кайсы китабы өчен Тукай премиясе бирелә?

а) «Шигырьләр һәм поэмалар»;

б) «Сайланма Әсәрләр»;

в) «Заман. Иҗат. Шәхес.».

5. Ул бүгенге көндә кайда эшли?

а) «Сөембикә» журналында;

б) «Казан утлары» журналында;

в) «Казан» журналында.

(Укучыларга билге кую.)


Өйгә эш бирү.


Укучылар, әгәр дә дәресебездә Равил абый үзе катнашкан булса, без укыган “Яздан аерып булмый Тукайны “ шигыре турында, сез аңа нинди фикерләр әйтә алыр идегез? Сез өйдә дәфтәрегезгә “Минем авторга әйтәсе фикерләрем” дигән темага уйланулар язып килегез әле. Теләгән кешеләр әлеге шигырьне ятлап килә алалар. (Укучылар өй эшләрен көндәлекләргә язып куялар. Шул вакытта укучыларга билгеләр куела.)

Укытучы. Дәресебез шигърият дәресе булгач, шигырь белән тәмамлыйсым килә.


Көч, дәрт барда, дускайларым, тырышыгыз!

Ямьле булыр, күркәм булыр тормышыгыз.

Сезнең әле юллар озын – ерак барасыгыз

Без яраттык туган телне, сез дә яратыгыз!

Сезгә васыять һәм зур теләк әйтәбез без:

Фәйзуллиндай намус белән яшәгез сез!






Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!