СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Рафис Корбан "Җиңү бәйрәме" шигыре

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Рафис Корбан "Җиңү бәйрәме" шигыре»



Сыйныф. 2б татар төркеме

Фән. Туган(татар) теле әдәбияты

Ресурслар: дәреслек, аудиоязма, китап күргәзмәсе, презентация

Дәреснең темасы: Рафис Корбан.”Җиңү бәйрәме”.( Праздник Победы)

Хәкимҗан Халиков.”Рәхмәт сезгә, ветераннар!” (“Спасибо Вам, ветераны!”)

Максат:

  1. Бирелгән әсәрләрне аңлап, сәнгатьле итеп укырга өйрәнү. Авторлар турында мәгълүмат бирү

  2. Шигырь буенча сорауларга тулы һәм аңлаешлы җаваплар бирү

  3. Укучыларда сугыш ветераннарына карата ихтирам тәрбияләү. Сугышка карата нәфрәт хисләре тәрбияләү.


Дәрес барышы:

Мотвлаштыру.

Хәерле көн, кадерле укучылар! Без сезнең белән гаҗәеп илгә ....- нинди фәнне үзләштерергә китәчәкбез?

“Туган тел әдәбияты” фәнен өйрәнергә.

Әйе, бу фәнне өйрәнү өчен безгә яхшы кәеф, туган телне ярату кирәк. Кәефләрегез яхшы, күңелләрегез күтәренкедер дип уйлыйм.

Сөйләм күнегүләре.

Вариатив уку.

Тынычлыкның туган көне

Минем бабай орденнарын,

Медальләрен такты бүген.

Ялт-йолт итеп тора алар –

Шуңа күрә якты бүген!

Бүген бигрәк егетләрчә,

Солдатларча атлый бабам.

Бабам белән, җитәкләшеп,

Мин парадка бүген барам.

Ул иң батыр солдат булган,

Мин дә солдат булачакмын.

Бабам тыныч ял итсен дип,

Ил чигендә торачакмын!

Иртә тусам, мин үзем дә

Бабам кебек булыр идем…

Тынычлыкның туган көнен

Бәйрәм итә бүген илем!

(Р.Миңнуллин)

Укытучы: Хәзер шигырьне акрын темпта бергәләп укыйбыз.

Укучылар, әйтегез әле, шигырьне укыганда сездә нинди хисләр, фикерләр туды?

Сәнгатьле уку

Ә хәзер миңа һәрберегез берәр строфаны сәнгатьле итеп укып күрсәтегез.

  1. Укучылар, мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм. Бу рәсемнәрдә нәрсәләр сурәтләнгән һәм аларны нәрсә берләштерә?



Мәңгелек ут Обелиск



Сугыш ветераннары Җиңү бәйрәме


  • Димәк, бу рәсемнәр Бөек Ватан сугышы белән бәйле икән. Значит, эти рисунки о Великой отечественной войне.

  • Без быел Бөек Җиңүнең ничә еллыгын бәйрәм итәчәкбез?

  • 75 еллыгын.

  • Кайчан?

  • 9 нчы майда.

  • Без сезнең белән бүген Бөек Җиңү турында сөйләшербез, шигырьләр укырбыз.

  1. Дәреслек белән эш.

  2. Укучылар , дәреслекләрегезнең 63 битен ачыгыз. Сезгә “Җиңү бәйрәме” дигән шигырь бирелгән. Шигырьнең авторы кем?

-Рафис Корбан.

-Балалар , Рафис Корбан безнең районнан, Кече Битаман авылыннан. Ул балалар шагыйре, күп китаплар авторы. Ул безнең районда күп була.

  • Укучылар, шигырьне паузаларга бүлеп укыгыз. Бер сызык янында кыска, ике сызык янында озын тукталыш ясагыз.


  1. Сүзлек эше башкару.

Сүзлек сүзләрне укыгыз, хәтерегездә калдырыгыз

  1. Хәкимҗан Халиковның “Рәхмәт сезгә, ветераннар” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз.


Рефлексия. Укучылар, без бүген Бөек Җиңү турында сөйләштек.

Без нәрсәне онытмаска тиешбез? Сезнең теләгегез нинди?

  1. Өй эше.Р.Корбанның “Җиңү бәйрәме” шигырен яттан өйрәнергә

Дәрес бетте. Сау булыгыз!









































2 нче Б сыйныфы (татар төркеме).

Фән: Туган(татар) теле

Вакыт: 22 нче апрель, 2020 нче ел

Дәрес барышы:

Хәерле көн, укучылар!

Бүген безнең туган(татар) теле дәресе. Без узган дәрестә сыйфатларның төрле формаларын карадык. .Үткән дәрестә “Предметның төрле билгеләрен белдерә торган сүзләр буларак, сыйфатларны сөйләмдә дөрес куллану” дигән теманы карадык . (Правильное использование прилагательных в разговорной речи) Бу дәрестә дә шушы теманы өйрәнүне дәвам итәрбез, дәреслектән күнегүләр эшләрбез.(Продолжим изучение темы.)


Безгә бүгенге дәрес өчен компьютер яки ноутбук, әлбәттә дәреслек, эш дәфтәрләре кирәк булачак.

Дәрес барышы:

Актуальләштерү.

-Балалар, үткәннәрне искә төшерү өчен, әйдәгез әле сорауларга җавап бирик.Җавапларны  дөрес, матур итеп, тулы җөмләләр белән җавап бирергә тырышыйк.

Ребята, давайте вспомним пройденный материал о прилагательных. Даем правильные полные ответы

-Сыйфат нәрсәне белдерә?(Что обозначает Имя прилагательное?)

-Предметның билгесен(Признак предмета)

-Нинди сорауларга җавап булып килә?На какие вопросы отвечает?)

-Нинди? Кайсы? (Какой? Который?)

Предметның нинди билгеләрен белдерә? (Обозначает какие признаки предмета?)

-Тәмен, төсен, характерын, күләмен, формасын (вкус, цвет, форму, меру, характер)

-Сыйфат җөмләдә килеш белән төрләнәме?( Прилагательное склоняется по падежам?)

-Юк, килеш белән исем төрләнә (Нет, падежами склоняется имена существительные)


2. Сыйфат әле предметның башка билгеләрен дә белдерәтабигать күренешләрен(природные явления), вакытны( время)

Ребята, прилагательные обозначают и другие признаки ,это – природные явления, время.

-Әйдәгез,мин рәсемнәр күрсәтеп барам, предметның билгеләрен аерып күрсәтеп, нәтиҗә чыгарып барыйк. (Посмотрите на рисунки и запомните)

-Алма, лимон,кыяр һ.б. предметлар- нинди?- кызыл, сары, яшел...-ТӨС;

-ә формалары буенча алар нинди?-  түгәрәк, озынча, ..-ФОРМА;

-тәме буенча җиләкләр, яшелчәләр нинди була?- тәмле, баллы, тозлы, әче...-ТӘМНЕ;





-Характерлары буенча-...-усал, шаян, акыллы-ХАРАКТЕРНЫ;




-Табигать нинди булырга мөмкин? -, яңгырлы(көн) кояшлы(иртә), буранлы(кыш)...-ТАБИГАТЬ КҮРЕНЕШЛӘРЕН;







-вакытны белдерергә мөмкин-язгы( гөрләвекләр), көзге(яфраклар),кичке(йокы)- ВАКЫТНЫ



3. БалаРФ сайтыннан(ватсапп) “Аю Әппәс” әкиятен тыңла һәм андагы сыйфатларны язып ал.


4. Укучылар, мин сезгә бер сорау бирәм, игтибар белән тыңлап торыгыз.

Ямьле җәй көне. Җылы яңгыр ява, ләкин кояш  ялтырап тора.Яңгыр үтте, һавада аллы-гөлле төсле нәрсә хасил булды?( салават күпере).Салават күперенең төсләре нинди? Салават күперен дәфтәреңә яса.

 -

5. Дәреслек белән эш.

149 нчы күнегү  96 бит язып эшләргә.

6.Өй эше. Сыйфатларны кулланып , бирелгән картина буенча 4-5 җөмлә языгыз. (Составить 4-5 предложений по картине. В каждом предложении использовать прилагательные.)







Хушыгыз! Сәламәт булыгыз!












1 нче Т сыйныфы

Фән: Туган(татар) телдә әдәби уку

Вакыт: 27 нче апрель, 2020 нче ел

Дәрес барышы:

Хәерле көн, укучылар!

Дәреснең темасы: Ләбиб Лерон “Супермалай”, “Апрель ае”.


Бүген безнең әдәби уку дәресе.. Бүген дәрестә без дәреслектә бирелгән текстны сәнгатьле укырбыз, сорауларга җаваплар табарбыз. “Супермалай”хикәясен һәм “Апрель ае” шигырен язган язучы турында белеп китәрбез.


Безгә бүгенге дәрес өчен компьютер , дәреслек кирәк булачак.

Дәрес барышы:

Укучылар, без алдагы дәресләрдә язга багышланган хикәя-шигырьләр белән таныштык.Бу темага соңрак кире кайтырбыз.

Без бүген яңа әсәр белән танышырбыз. Бу Ләбиб Леронның “Супермалай”хикәясе, “Апрель ае” шигыре. Алар безнең дәреслегебезнең 65 нче һәм 81 нче битләрендә.

  1. Ләбиб Лерон- балалар шагыйре. Ул олылар өчен дә яза. Аның бик күп китаплары бар. Ул “Мирас” дигән журналда эшли.






  1. Ватсапптагы төркемгә куелган БалаРФ тан “Супермалай” хикәясен тыңла, аннары дәреслектән үзең укы. Хикәядәге малай нинди – тырышмы, ялкаумы? Ул чыннан да бу эшләрне эшлиме соң? Син аның кебек супермалай булырга теләр идеңме?

  2. Хәзер “Апрель ае” шигырен укып чык. Ни өчен шагыйрь апрельне халкыбызны Тукайлы иткән ай дип атый? (Чөнки 26 апрельдә Габдулла Тукай туган)




  1. Бу картинкалар шигырьгә туры киләләрме?. Кайсы рәсем кайсы шигырь строфасына(куплет) туры килә? Үзеңә билгелә. Г.Тукайны кайсы рәсемгә куярсың?



  1. Халык сынамышлары бирелгән. Укып чык. Бер-икесен хәтереңдә калдыр, әйтеп кара


Апрельнең алтысында торна кычкырса, ел яхшы килә.
Апрель яңгырлы булса, гөмбә уңар.
Ай башында яшен яшьнәсә, җәй җылы килер һәм чикләвек мулдан булыр.
Айның соңгы ун көнендә яңгырлар яуса , ел уңдырышлы булыр.
Апрельдә каен суы күп акса, җәй яңгырлы килер.


Хушыгыз!





















Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!