СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Рабочая тетрадь урока в 5 классе "Жизнедеятельность клетки"

Категория: Биология

Нажмите, чтобы узнать подробности

Рабочая тетрадь урока в 5 классе "Жизнедеятельность клетки" на татарском языке

Просмотр содержимого документа
«Рабочая тетрадь урока в 5 классе "Жизнедеятельность клетки"»

Датасы: 03.12.2020

Темасы: _______________________________________________________

Бирем 1. Лаборатор эш “ Цитоплазма хәрәкәтен күзәтү”

Максат: 1.Элодея яфрагыннан микропрепарат әзерләү һәм микроскоптан карау;

2. Цитоплазма хәрәкәтен күзәтү.

Җиһазлау: элодея үсемлеге, микроскоп, предмет һәм япкыч пыялалар, су салынган тамызгыч, препароваль энә, пенцит.

Эш барышы:


1.Предмет пыяласына тамызгыч белән 1-2 тамчы су тамызыгыз.

2.Пенцит ярдәмендә элодея үсемлегенең 1 яфрагын өзеп алыгыз, су тамчысына салыгыз һәм препароваль энә очы белән тигезләгез.

3. Каплагыч пыяла белән каплагыз.

4. Әзерләнгән препаратны башта кечкенә, аннан уртача зурайткычта карагыз.

Бәяләү өчен критерийлар

Микропрепарат әзерләдем, микроскоптан элодея хәрәкәтен күзәтә алдым

“5”


Микропрепарат әзерләдем, микроскоптан элодея хәрәкәтен ныклап күзәтә алмадым

“4”


Микропрепарат әзерләдем, әмма микроскоптан элодея хәрәкәтен күзәтә алмадым

“3”


Бирем 2.

Туклыклы матдә+ _________________= су+_______________ газ+энергия

Бирем 3. Күзәнәкнең өлешләрен язарга

Тәҗрибә 2

Бәрәңге бүлбесенә 2-3 тамчы йод эремәсе тамызыгыз.

-Нәрсә күзәттегез?

-Ни өчен йод шәмәхә төскә керде?

Бирем 4. Текстны укырга, сорауларга җавап бирергә.



күзәнәкләр
күзәнәкара матдә

Күрше күзәнәкләрнен тышчалары арасында үзенә бертөрле күзәнәкара матдә була. Әгәр күзәнәкара матдә зарарланса, күзәнәкләр бер-берсеннән аерыла. Бәрәңге бүлбесен пешергәндә шулай була. Карбыз һәм томатның өлгергән җимешләрендә, бөртекләнеп торган алмаларда күзәнәкләр шулай ук җиңел аерылалар.

- Пешергәч бәрәңге бүлбесенә нәрсә булды?

-Тагын нинди үсемлекләрдә күзәнәкара матдәнең зарарлануын күзәтергә була? Ул җимешләр белән нәрсә була?

Бәяләү өчен критерийлар

Сорауларга төгәл җавап бирдем

“5”


Сорауларга җавап биргәндә 1 хата җибәрдем

“4”


Сорауларга җавап биргәндә 2 хата җибәрдем

“3”




Өйгә эш.

  1. Параграф 9, 42-44 нче битләр укырга;

  2. 45 нче биттәге 1-5 сорауларга телдән җавап бирергә;

  3. Иҗади эш. “Күзәнәкнең бер көне” дигән темага хикәя язарга.




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!