СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Проектная работа "Муса Җәлил - каһарман шагыйрь"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Проектная работа "Муса Җәлил - каһарман шагыйрь"»

Башкортостан Республикасының Кыйгы районы

Түбәнге Кыйгы урта гомуми бюджет белем бирү мәктәбе

















Татар әдәбияты дәресләрендә проект эшчәнлеге.

Муса Җәлил әсәрләрен өйрәнү.










Башкарды:

татар теле hәм әдәбияты укытучысы

Абзалова Айгөл Раил кызы







Түбәнге Кыйгы -2017


Проектның максаты:

1.М.Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы турында тулы мәгълүмат бирү, әсәрләре белән таныштыру.

2.Танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү; укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту, нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү.

3. М.Җәлил әсәрләренә, шигърияткә карата, татар әдәбиятына, мәдәниятенә хөрмәт, мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләү.

Проектның эш төрләре:

  1. М.Җәлилнең биографиясе белән тирәнтен танышу.

  2. Муса Җәлилгә багышланган викторинада катнашу.

  3. Шагыйрьнең иҗаты белән тирәнтен танышу, шигырьләрен сәнгатьле уку, анализлау

  4. Муса Җәлилгә багышланган стена газеталары чыгару.

  5. Китап күргәзмәсен оештыру.

  6. Презентацияләр эшләү, күрсәтү.

  7. Муса Җәлил музеена виртуаль экскурсиягә бару.

  8. “Гомрем минем моңлы бер җыр иде...” темасына иншалар язу .

Проектның этаплары:

I Әзерлек этабы

Эшне оештыру: проектны тормышка ашыру планы, үтәү барышын күзәтү

Проект эшенә кереш: проблема, максат кую

Регламент: йөкләмәләрне бүлү, төркем формалаштыру, киңәшләр бирү

II Төп өлеш

Төркем белән эшләү:чыганаклар белән танышу, техник чаралар кулану, рефлексия

Төркемара әңгәмә: эзләнү эше, чыгышлар, иҗади эш (инша)

III Йомгаклау, нәтиҗә ясау өлеше

Эшләнелгән эшкә нәтиҗә ясау: йомгаклау; бәя,үзбәя, нәтиҗә ясау


Мәгълүмати чыганаклар

Проект эшен башкаруда Муса Җәлил иҗаты һәм тормышы турында материаллар, М.Җәлилнең шигырь  җыентыклары, диск, презентация, компьютер,  М.Җәлилгә багышланган виртуаль музей материаллары кулланыла.

Проектның көтелгән нәтиҗәләре:

  1. Укучыларны М.Җәлил әсәрләре белән таныштыру, өйрәнү өчен мәктәптә, китапханәдә, гаиләдә тиешле шартлар булдыру.

  2. Укучыларның кызыксынуларын, иҗади сәләтләрен, аралашу күнекмәләрен үстерү.

  3. М.Җәлил тормышы һәм иҗаты белән таныштыру буенча эш системасын булдыру.

  4. “Мәктәптә Муса Җәлил иҗатын өйрәнү” проектының төп әһәмияте шунда, проект эше ярдәмендә укучыларны әдәбият дөньясына алып керүдә яңа юнәлешләр барлыкка килде, гаиләләр, китапханә белән элемтә ныгыды.

Проектны тормышка ашыру планы

Эшнең эчтәлеге

Җаваплылар

Үткәрү вакыты

1

Муса Җәлилгә багышланган

стена газеталары чыгару

5-11 сыйныф

февраль

2

Муса Җәлилгә багышланган викторина

5-7 сыйныф

февраль

3

“Гомрем минем моңлы бер җыр иде...” темасына иншалар язу

8-11 сыйныф

февраль

4

Китап күргәзмәсен оештыру

Кипатханәче

февраль

5

Презентацияләр эшләү, күрсәтү

9-11 сыйныф

февраль

6

“Каһарман-шагыйрь Муса Җәлил” ачык дәрес

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

февраль

Проектның актуальлеге. Башкарган эшнең актуальлеге проектның максатларын тормышка ашыруга нигезләнгән.

Проектны куллану вакыты: 2016 – 2021 еллар .

Проектны куллану урыны: Башкортстан Республикасы Кыйгы муниципаль районы Түбәнге Кыйгы урта бюджет гомуми белем бирү мәктәбе.

Проектта төп катнашучылар: 5 -11 нче сыйныф укучылары.

Катнашучылар: туган тел укытучылары.

Татар әдәбиятын проект методын кулланып укыту, белем бирү процессын яңарту – үзгәртү алымнары файдаланып гамәлгә ашырырга мөмкинлек тудыра.

Проектлар методы - нинди дә булса проблеманы өйрәнү һәм гамәли нәтиҗәсен күрсәтү өчен укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән укыту методы.

I. Кереш


Һәр халыкның үлемсез шагыйрьләре, патриотлары була. Патриот сүзе үз Ватаныңны ярату дигән мәгънәне аңлата. Безнең илебез, аның данлы тарихы патриотларга бик бай. Без патриот дип атаган кешеләр үз тормышларын Туган ил язмышыннан башка күз алдына да китерә алмыйлар: гомерләрен туган халкына, Ватаны азатлыгы, иминлеге һәм матур тормышы хакында хезмәткә яки көрәшкә багышлыйлар. Алар үлгәннән соң да халык йөрәгендә яшәүләрен дәвам итәләр. Муса Җәлил шундый патриотларның берсе..

Каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең шигъри таланты, сугышчан батырлыгы һәм хәрби оештыру осталыгы фашизмга каршы аяусыз көрәштә бөтен тулылыгы белән ачылды. Аның исеме дөньяда үзенең Ватанына, үз халкына турылыклы булуның гүзәл символына әйләнде. Муса халыклар дуслыгы җырчысы буларак җир йөзендә зур соклану тудырды.

Проект М.Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы турында тулы мәгълүмат бирү, әсәрләре белән таныштыру, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү максатыннан уздырыла. Компьютер аша дисктан М.Җәлилнең шигырьләре, җырлары тыңлана. Сөйләм телен тикшерү һәм үстерү максатыннан шигырләренә анализ ясала.

Проект эшчәнлеген оештыру һәм планлаштыру китапханә белән берлектә 3 юнәлештә алып барыла:


- укучылар белән эш

- укытучылар белән эш

- әти- әниләр белән эш


Тормышка ашыру вакыты – февраль ае


















II.Төп өлеш

Каһарман-шагыйрь Муса Җәлил”

Максат:

  1. Укучыларны шагыйрьнең әсирлек чорындагы иҗаты һәм көрәше белән таныштыру.

  2. Шагыйрьнең каһарманлыгын күрсәтү.

  3. Моабит дәфтәрләре» җыентыгы аша азатлык өчен көрәшүче сугышчыларга карата ихтирам тәрбияләү;

Бурычлар:

Ватан сугышы кырларында илебезнең азатлыгы,тыныч тормыш һәм бәхетебез өчен кан коелуының мәгънәсен укучыларга җиткерү; сугыш ветераннарына карата хөрмәт тәрбияләү.

Эпиграф: “Кеше китә, җыры кала”


Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты: Исәнмесез укучылар, кадерле кунаклар. Сезне матур әдәбият дәресендә сәламлибез. Бүгенге дәресебезне яраткан әдибем Мөхәммәт абый Мәһдиевның сүзләре белән башлар идем. “Кеше китә,җыры кала”


  1. Актуальләштерү. (проектордан тактага Муса Җәлил рәсеме күрсәтелә)

Укытучы: Укучылар рәсемдәге кеше кем ул?

Укучы: Муса Җәлил

Укытучы: Дәресебезнең темасын белер өчен, укучылар, җыр тыңлап китик. “Җырларым” яңгырый.

Аның сүзләрен кем язган һәм җыр нәрсә турында. Магнитофон тасмасында «Җырларым» җыры яңгырый. М. Җәлил сүзләре, С. Сәйдәшев көе).

Укучы: Җырның сүзләрен М. Җәлил язган. Ул аның тормышы, иҗаты турында.

Укытучы Ә сез, укучылар, шагыйрь турында нәрсәләр беләсез?
Укучы: Ул герой-шагыйрь.

Укытучы Әйе, дөрес. Бүген безнең дәресебез дә М. Җәлилгә багышлана. Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” циклы белән танышырбыз, “Ни өчен Муса Җәлил- каһарман –шагыйрь”- дигән сорауга җавап табарга тырышабыз.

Дәреснең темасы: Каһарман-шагыйрь Муса Җәлил

Ә хәзер белгәннәрне искә төшерик:

Ромашкада сораулар:

  1. М.Җәлил кайчан туган? 1906 елның 15 февралендә

  2. М.Җәлил кайда туган? Оренбург өлкәсе Мостафа авылы

  3. Муса ничә яшендә шигырьләр яза башлый? 10-11 яшендә

  4. Беренче шигырьләрен ул нинди псевдоним белән бастыра 13 яшьтә, Кечкенә Җәлил)

  5. 1943 елда чыккан ьыентыгы ничек атала? Тупчы анты”

  6. Ничәнче елда шагыйрь Казанга килә, кайда укый? 1922 нче елда, рабфакта укый

  7. Муса Җәлилнең хатынының һәм кызының исеме ничек? Әминә, Чулпан

  8. Бөек Ватан сугышына шагыйрь ничәнче елда китә? 1941 елда

  9. Нинди фронтта хезмәт итә, нинди газетала эшли? Волхов фронты, "Отвага” газетасы редакциясендә хәрби корреспондент

  10. Кайчан әсирлеккә эләгә? 1942 нче елның июнь азагы

  1. Яңа тема (Укучылар чыгышы)

Сүзлек өстендә эш.

Герой – каһарман, батыр.(герой сүзенең синонимнарын билгеләү)


Петунина Диана : 1942 елның 26 июне. Волхов фронтында каты сугашлар бара. Җәлил хезмәт иткән часть чолганышта кала. М. Җәлил каты яраланган хәлдә дошман кулына эләгә.

Менә шул көннән муены гильотина балтасы белән киселгәнгә кадәр 791 тәүлеккә сузылган әсирлек чоры башлана.

Тормышында иң фаҗигале һәм героик көннәр башлана. Әсир ителгәннән соң Җәлилгә, илен, халкан сату хисабына ирек, рәхәт тормыш вәгъдә итәләр. Муса моңа чирканып карый. Ул әсирлек белән килешә алмый, әсирлекне хурлыкка саный, туган ил өчен көрәшне дәвам иттерә алмавы өчен иленнән гафу үтенә. “Кичер, илем!” шигыре

1.Кичер мине, илем, синең бөек

Исемең белән килеп сугышка,

Данлы үлем белән күмәлмәдем

Бу тәнемне соңгы сулышта.

2.Юк, мин сине тузан бөртегедәй

Сансыз гомерем өчен сатмадым.

Волхов шаһит: изге сугыш антын

Соң чиккәчә керсез сакладым.

3.Мин курыкмадым өстән яңгыр төсле

Яуганда да туплар, ядрәләр,

Каушамадым кан һәм үлек белән

Тулганда да тирә – әйләнәм.

4.Алда, артта, уңда һәм сулымда

Киселсә дә юлым, күкрәгем

Яраланып канга төренсә дә,

Көчсезләнеп, мин яшь түкмәдем.

5.Мин түгелме дуска хат язучы,

“Борчылма, дип, тормыш юлдашым,

Соңгы тамчы каным тамса тамсын,

Тик антыма таплар кунмасын!”

6.Мин түгелме шигырь утым белән

Ант итүче канлы сугышта?

“Үлемгә, дип, ачы нәфрәт белән

Елмаермын соңгы сулышта”.

Фашистларның үлем лагере, сорау алу һәм җәзалаулар, шомлы үлем шәүләсе. Ләкин Җәлилнең рухы сынмый, ул көрәшне туктатмый, шигырьләре белән дошманга каршы чыга. Күтәрелеш әзерләнә. Ләкин бер сатлык җан аларны сата, күтәрелеш булмый кала. Оешма җитәкчеләрен кулга алалар.

1944 нче елның 12 нче февралендә Дрезденда хәрби трибунал аларны үлем җазасына хөкем итә.

Фашист концлагеренең коточкыч шартлары да шагыйрь рухын сындыра алмый. Ул узенең изге идеалына тугрылыклы кала. Алай гына түгел ул үзенең поэзиясе белән дә, яшерен оешма аша да дошманның үз оясында аңа каршы көрәш алып бара.

(Экранда әсирлек чоры)

Төрмәдә тикшерү барганда, үлем җәзасы көткәндә М. Җәлилнең үзен батырларча тотуын нинди шигырь юллары да чагылдыра?

( укучы җавабы)

Әйе, “Катыйльгә” дигән шигырендә.

Укучы: Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,

Кол итсәң дә тоткын итсәң дә,

Кирәк икән үләм аягүрә,

Балта белән башым киссәң дә.

Шул ук вакытта аның турында дошманнарга хезмәт иткән дигән хәбәр тарала. Моның дөрес түгеллеген раслау өчен дәлилләр кирәк була. Андый дәлилне Җәлил үзе калдыра.

1945 нче елның апрелендә совет сугышчылары Моабит төрмәсе алдыннан аның китап битенә язылган хатын табалар. Соңрак 382нче камера стенасында “Без 40 үлем аша үттек, әмма буйсынмадык. М. Җәлил...” – дигән язу табыла.

Укытучы: Фашизмга каршы көрәштә катнашу Муса Җәлилгә бик күп материал бирә. Кыска гына вакыт эчендә ул дистәләрчә шигырьләр язып өлгерә.

Галина Инга: Фашистларның үлем лагере, сорау алу һәм җәзалаулар, шомлы үлем шәүләсе. Ләкин Җәлилнең рухы сынмый, ул көрәшне туктатмый, шигырьләре белән дошманга каршы чыга. Аның газаплы, авыр һәм фаҗигале тормышында ике якты йолдызы - тормыш иптәше Әминә һәм сөекле кызы Чулпаны йолдыз булып балкыйлар, Мусага көч, сабырлык өстиләр.

(Экранда Әминә , Чулпан.)

Ышанма”, “Төрмәдә төш”шигырьләрен уку

Ышанма”

1.Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,

“Ул егылган арып”,- дисәләр,

Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне

Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр.

2.Байрагыма каным белән язган

Антым чакра алга барырга,

Хаккым бармы минем абынырга,

Хаккым бармы арып калырга?

3. Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,

“Алмаштырган илен”,- дисәләр,

Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне

Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр.

4.Илдән киттем ил һәм синең өчен

Автоматым асып аркама,

Илемне һәм сине алмаштыргач,

Җирдә миңа тагын ни кала?

5. Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,

“Муса инде үлгән”,- дисәләр,

Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне

Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр.

6.Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас

Ялкынлы җыр тулы күңелне,

“Үлем”диеп әйтеп буламы соң

Җиңеп үлгән мондый үлемне?

Төрмәдә төш”шигыре

1.Төштә миңа нәни кызым килде,

Чәчләремне сыйпап тарады.

-Ай-һай, әти, озак йөрдең,- диеп

Күзләремә сөеп карады.

2.Мин кызымны кыстым күкрәгемә,

Шатлыгымнан шашып, исереп,

Шунда сиздем нинди көчлелеген

Мәхәббәт һәм сагыш хисенең.

3.Чыгып киттек шуннан без болынга,

Гизеп йөрдек чәчәк диңгезен.

Нинди татлы-яшәү, көчле-сөю!

Нинди якты, иркен – җир йөзе!..

4.Мин уяндым. Урным шул ук төрмә,

Кулларымда шул ук богаулар,

Баш очымда шул ук кайгыларым,

Уяныр, дип көтеп торганнар.

5.Аһ, ник үрти мине хыял белән

Тик тилертеп кайтмас язларым,

Ник төш кенә минем шатлыкларым,

Ник бетмәс өн – кайгы, газабым?!

4. Белемнәрне ныгыту.

– Хәзер магнитофон язмасындагы “Соңгы җыр” шигырен тыңларбыз. Шигырьне укыганда сездә нинди уй-фикерләр туа әйтерсез.

– Караңгы бүлмәдә тоталар, иреккә чыга алмыйлар, чөнки ишектә йозак.

– Физик яктан да уңайсызлыклар тудырылган. Кулларына богау кидергәннәр.

– Төрмәдә ул хәсрәтле. Эчке киеренкелек сизелә. Шулкадәр яшәү тойгысы көчле, ләкин яшәргә мөмкинчелек юк.

– Йорт тимерчыбык белән уратылган, уңайсызлыклар тудырылган.

– Көне буе эшлиләр.

– Кан-яшь йотып яшиләр.

Укытучы: Димәк, яшәү шартлары начар, эчке хәләтләре әрнеткеч. Бу шартларда кеше яши алмый.

5. Психологик хәләт тудыру:

Әйдәгез, бераз хәл җыеп алыйк. Төрле урман җәнлекләрен искә төшереп, аларның ниндидер уңай сыйфатларын үзебезгә алыйк.

Аю нинди? (көчле). Әйе, аю кебек көчле булыйк! Кулларны бөгү хәрәкәте.

Куян нинди? (куркак). Куркаклык – эш түгел. Ул тагын нинди? (йомшак).

Кулларны сыйпау хәрәкәте.

Төлке? (Хәйләкәр). Бераз хөйләкәрлек тә кирәк. Хәйлә белән тулы капчык итеп үзебезне хис итәбез, бер хәйлә төште, икенчесе. Капчык буш. Җиңеләеп калдык.

– Бүре нинди? (Усал, явыз). Бу сыйфатлар сезгә кирәкме? Юк.

– Димәк, сез бүрене гел начарлыкта гына гаеплисез?

– Ә хәзер Җәлилнең 1943 елда язылган “Бүреләр шигырен укыйк”. (Укытучы укый). Күзәтеп барыгыз, карандашлар белән бүреләрнең хәрәкәтләренә “Б”,кешеләрнең хәрәкәтенә “К” хәрефе куеп барыгыз.

– Күрәсез, Муса Җәлил бүреләрне кайбер кешеләрдән өстенрәк куя. Ул хаклымы, тикшерик. Фигыльләрне укып ишеттерик.

(укыйлар)

– Ә үсемлекләр ничек сурәтләнә? Димәк, автор нәрсә кулланган? (сынландыру)

– Бүреләр, үсемлекләр – болар табигать дигән матур сүзгә карыйлар.

– Кемнәр ерткычрак?

– Кешеләрнең хәрәкәтләре сездә нинди күренешләр тудыра?

– Ә бүре урман санитарын хәтерләтәме? Нәрсә соң ул бүре? Энцеклопедиядә бүрегә мондый әйтелмә бирелә. (Укый).

– Нәтиҗә ясагыз!

Укытучы нәтиҗәсе. Әйе, фашистлар халыкка бик күп кайгы китерделәр. Кызганычка, Мусаның гомере иртә өзелә. Үлемен дә елмаеп каршы алган, соңгы минутта, үзен уйламыйча, дусын тынычландырган, үлгәннән соң да “киләсе буынга гомере маяк булып” янырдай батырлары белән татар халкы горурлана. Андый кешеләргә донья халкы соклана.


6. Гомумиләштерү

Укытучы. Җәлил үзенең шигырьләренең туган иленә кайтуы турында хыяллана, үзе үлсә дә алар илгә кайтыр, туган илендә аның батырларча һәлак булуын белерләр дип өметләнә. Укучылар Җәлил шигырьләренең алдагы язмышы нинди?

Камалтдинов Данил:

Беренче дәфтәренә Җәлилнең 62 шигыре теркәлгән һәм соңгы битенә васыять язылган. “… Моны язды татарның билгеле шагыйре М Җәлил. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар чигеп сәяси яшерен оешмага катнашуда гаепләнеп кулга алынды. Төрмәгә ябылды. Бәлкем аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр, ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115нең 60 гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр хәбәр итеп, үлгән шагыйрьнең шигырьләре итеп, дөньягя чыгар. Минем васыятем шул. 1943, декабрь.”

(Экранда гарәп һәм латин телендә язылган шигырь үрнәкләре күрсәтелә)

Бу дәфтәрне 1944 елның февралендә Тегель төрмәсеннән Габбас Шәрипов исемле әсир алып чыга. Аннан ул аны Нигъмәт Терегулов исемле кешегә тапшыра, 1946 елны Терегулов дәфтәрне Татарстан язучылар берлегенә китереп бирә. Икенче дәфтәрен М.Җәлил саклар өчен Бельгия партизаны Андре Тиммерманска биргән. Әлеге намуслы кеше 1947 елда аларны безнең илебезгә җибәрә.

Волкова Елена (рус телендә) Нигмат Терегулов и Габбас Шарипов, за передачу тетради Мусы Джалиля были арестованы и брошены в советский лагерь. Тетрадь, которую переправлял Андре Тиммерманс, в 1953 году попала в руки Константина Симонова, который и не дал ей пропасть. Он расследовал историю Маобитской тетради и добился реабилитации Мусы Джалиля.

Җәлилнең өченче дәфтәре дә булган дигән фикер бар. Ләкин әле ул табылмаган. Аны эзләү дәвам итә.

Укытучы. Бу җыентыкларга нинди исем бирелә?

Укучылар. Бу җыентыкларга “Моабит дәфтәрләре”дип исем бирелә. Чөнки алар Моабит төрмәсендә язылалар.

Ганиева Зиля . 1956 елның 2 февралендә немец-фашист илбасарларга каршы сугышта искиткеч ныклык һәм батырлык күрсәткән өчен, өлкән политрук Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое дигән исем бирелде. Ә 1957 елда “Моабит дәфтәре” шигырьләре циклы өчен ул, шагыйрьләр арасында беренче булып, Ленин премиясенә лаек булды.

Укытучы Укучылар,сез ничек уйлыйсыз,шагыйрьнең геройлыгы нәрсәдә?

Укучы : 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана. М. Җәлил сугыш башлану белән үк фронтка алына һәм Волхов фронтына җибәрелә. М.Җәлил фронтта әсирлеккә эләгә, ләкин дошманга хезмәт итми, үз иленә тугры булып кала.

Укытучы: Тагы да нинди фикерләрегез бар?

Укучы : Муса Җәлил дошман төрмәсендә легион оештыра, татар ир-егетләренең батыр, тугры булуын дөньяга таныта. Аның шигырьләре исә Мусаны гына түгел, миллионлаган совет әсирләрен аклый.

Ахунов Айдар: 1944 нче елда Дрезден шәһәрендә суд була. Фашистлар Германиясенә каршы политик көрәш алып барган өчен җәлилчеләрне үлем җәзасына хөкем итәләр.

1944 нче елның 25 август иртәсендә, Плетцензее төрмәсендә 12 сәгать 06 минутта, Муса Җәлил һәм аның курку белмәс көрәштәшләренең башларын кисәләр. 11көрәшче палач балтасы астына башларын куйганда да Коръән сүзләрен искә төшерәләр, кулга-кул тотынышып елмаялар.

Слайд (җәлилчеләр)

Яшерен оешма членнарының үтерелу тәтибендә бирелгән исемлеге:

  1. Гайнан Кормашев

  2. Фоат Сәйфелмөлекев

  3. Абдулла Алиш

  4. Фуат Булатов

  5. Муса Җәлил

  6. Гариф Шабаев

  7. Әхмәт Симаев

  8. Габдулла Батталов

  9. Зиннәт Хәсәнов

  10. Әхмәт Әтнашев

  11. Сәлим Бохаров

Укучы: Җәлилчеләрнең соңгы минутларын күргән төрмә рухание пастер Юрытко: «Татарлар елмаеп,батырларча үлделәр»,—дип сөйләгән. Яки аларның берсе дә үлемнән курыкмый,үлемне алар — һәрберсе батырларча каршылыйлар.

Без моны Х.Якуповның картинасында күрә алабыз.( слайд “Хөкем алдыннан”)

Укытучы: Без шагыйрьнең туган халкы, Ватан, иле өчен гомерен дә кызганмаган икәнен күрәбез.

Кавыева Элвина: Казан кремле янында бу каһарманнарыбыз истәлегенә һәйкәл-комплекс куелган. Үзәктә М.Җәлилнең мәһабәт образы, ул тау башына кунган бөркетне хәтерләтә, менә кул-аякларын богаулаган чылбырны өзеп ташлар да бәхет өчен көрәшне дәвам иттерер кебек.

Җирдә кеше торса торсын,

Эзе калсын тирән булып,

Үзе үлсә, эше калсын

Мең яшәрлек имән булып.

(Экранда Казандагы музее, һәйкәле)


Укытучы: Шулай итеп, халкыбызның батыр улы Бөек Ватан сугышы елларында узен чын көрәшче дә, үлемсез шагыйрь дә итеп күрсәтә.

7. Йомагаклау

М.Җәлил иҗатында күптөрле төсләрне, төсмерләрне үз эченә алган һәм иң зур гомумиләштерү куәтенә ия булган үтә көчле традицион һәм символик образ бар. Ул – җыр сүзе.

Көтелгән җавап: “җырларым, сез шытып йөрәгемдә...”(“Җырларым”), “нәфрәт һәм мәхәббәт җыры, соңгы җыры, көчле җыры”(“Кошчык”), “бу җырым – соңгысы”( “Соңгы җыр”), “җырлый-җырлый Дилбәр күлмәк тегә, җырлар түгел, җилләр җитәлмәс”(“Күлмәк”), “ялкынлы җыр”(“Ышанма”), “җырларымны минем кабатлар”(“Серле йомгак”) һ б. лар.

Ул шагыйрьнең 130 дан артык шигырендә, ягъни һәр дүрт әсәренең берсендә кулланылган. Бу аның, патриот-шагыйрь генә түгел, чын мәгънәсендә романтик рухлы, көчле, зур, тирән хисле, талантлы җырчы шагыйрь булуын да дәлилләп тора.

Менә ни өчен һәм ничек итеп ул үзенең батырлык, тугрылык, үлемсезлек символын гәүдәләнлергән атаклы “Җырларым” шигырен иҗат итә алган. Һәм ул моңа бөтен иҗат гомере буе әзерләнгән сыман тоела. М.Җәлил поэзиясе иң олы һәм гадел хөкем саналган вакыт сынавын узды. Бу олы мирас хәзергәчә сугышчан рухын, сәнгатьчә матурлыгын саклый, XXI гасыр кешесен дә сокландыра һәм яшәүгә рухландыра тынычлык, иминлек сагында тора.

Укучылар эшләгән презентацияне карау, викторина сорауларына җавап бирү.

 Укытучы: Төркемнәрдәге укучыларының презентацияләре эчтәлекле, кызыклы булган. Тест нәтиҗәләреннән күренгәнчә, укучылар иптәшләрен игътибар белән тыңлаганнар. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт

8. Рефлексия.

-Бүгенге дәрестә Җәлил иҗаты турында нинди дә булса яңалык белә алдыгызмы?

Көтелгән җавап: Патриот-шагыйребез М.Җәлил турында бик күп яңа мәгълүматлар тупладык. Аның көчле рухлы, тирән хисле, талантлы шәхес булуына тагын бер кат инандык.

Синквейн төзү ( укучылар төркемнәрдә дәфтәрләрендә төзи, җавап бирәләр)

Мәсәлән:

  1. Муса Жәлил

  2. Батыр, тугры

  3. Иҗат итә, көрәшә, баш ими

  4. Ил азатлыгы өчен көрәшә

  5. Каһарман шагыйрь

Үзбәя. ( Үзбәя аша дәрестәге эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге ачыклана)

  1. Билгеләр кую

  2. Өй эше:

1. “ Гомрем минем моңлы бер җыр иде...” темасына инша язарга


Дәресебезне күренекле кешеләрнең М.Җәлил турында әйткән сүзләре белән төгәллибез. Аларны әйтү өчен сүз укучыларга бирелә.

(Муса Җәлил музеена виртуаль экскурсиягә бару)


III. Йомгаклау

“Мәктәптә Муса Җәлил иҗатын өйрәнү”темасына дәрес проекты төзедем.

Бу проектның максаты - М.Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы турында тулы мәгълүмат бирү, әсәрләре белән таныштыру,танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү; укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту, нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү, М.Җәлил әсәрләренә, шигърияткә карата, татар әдәбиятына, мәдәниятенә хөрмәт, мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләү.

Ә проектның бурычы итеп, ватан сугышы кырларында илебезнең азатлыгы, тыныч тормыш һәм бәхетебез өчен кан коелуының мәгънәсен укучыларга җиткерү; сугыш ветераннарына карата хөрмәт тәрбияләүне алган идем.

Көтелгән нәтиҗә: татар әдәбиятын, М.Җәлили иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту; белемнәрне тирәнәйтү; материалларны дәрестә, сыйныф сәгатьләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда куллану.

Проект барышында Муса Җәлил иҗаты һәм тормышы турында материаллар, М.Җәлилнең шигырь  җыентыклары, диск, презентация, компьютер,  М.Җәлилгә багышланган виртуаль музей материаллары кулланыла.

Укучыларның яшь үзенчәлекләреннән чыгып, эшләрне төрле вариантта бирелә. Индивидуаль эшләү, проектлар төзү, презентацияләр ясау һ.б. Укучылар һәр башкарган эшләрен яклый белергә тиешләр. Бу проект эчендә күп эш төрләре алынды.

Муса Җәлил – тормышы батырлыклар белән бизәлгән, Ватанын, вөҗданын сатмаган, үлгәннән соң да яшәргә хокук алган герой шагыйрь. Шагыйрь үзенең рухи батырлыгы, иҗаты, батыр йөрәге белән әле дә тереләрдән тере. Ул безнең белән алгы сафта бара. Аның әсәрләре бүгенге көндә дә актуаль.

Проектны тормышка ашыруга куйган максатларга ирештек, бурычыбызны үтәдек, дип уйлыйм. Киләчәктә дә мондый проектлар өстендә эшләүне дәвам итәрбез.


IV. Кулланылган әдәбият


  1. Гайнуллина Ф. Үлемне җиңгән шагыйрь / Ф.Гайнуллина. – «Мәгариф”. – 2006. – 2 февраль.

  2. Җәлил, М. Моабит дәфтәрләре: Шигырьләр [Муса Җәлил /Төзүче, кереш сүз һәм искәрмәләр авторы Р. Ә. Мостафин]. – Казан: Татар. Кит. Нәшр., 2005.

  3. Д.Заһидуллина // Муса Җәлил: иҗаты һәм батырлыгы. XXI гасырдан караш. – Казан, 2007.

  4. Муса Җәлил. Муса Джалил.Musa Dzhalil: диск .- Казань: ООО “Мастер”, 2006.

  5. Муса Җәлил турында истәлекләр [Төз. Мостафин Р. Ә.]. – Казан: Татар. Кит. Нәшр., 2006.

  6. Татар әдәбияты тарихы: Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллар әдәбияты (1941-1960): 6 томда. 5 том. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1989.

  7. Интернет материаллары.


Кушымта: Мультимедияле презентация


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!