СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Проект эше "Дару үләннәре"

Нажмите, чтобы узнать подробности

9 нчы сыйныфта туган телдән башкарылган  проек эше.

Просмотр содержимого документа
«Проект эше "Дару үләннәре"»

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Биектау беренче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль

бюджет гомуми белем учреждениесе









ЙОМГАКЛАУ ПРОЕКТ ЭШЕ

ТЕМА

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БИЕКТАУ ҖИРЛЕГЕНДӘ ҮСӘ ТОРГАН ДАРУ ҮСЕМЛЕКЛӘРЕ







Эшне башкарды: 9 нчы сыйныф укучысы

Хөсәенова Динә Илдус кызы.

Проект җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Садикова Дания Солтан кызы.












Биектау-2021



Эчтәлек

Кереш

    1. Теманың актуальлеген, проблемасын, максат һәм бурычын билгеләү ...

Төп өлеш

2.1 Дану үләннәрен өйрәнү тарихы ..........................................................

2.2 Биектау җирлегендә үсүче дару үләннәре .......................................

2.3 Дару үләннәрен дөрес җыю һәм аларны саклау ................................

2.4 Кайсы дару үләнен кемгә һәм кайчан кулланырга ярамый?....

2.5 Кайсы үләннәрне нинди авырудан кулланырга?...................................

2.6 Практик өлеш ................................................................................................

2.7 Татарстан Республикасының Кызыл китабына күзәтү ..........................

Йомгаклау ....................................................................................................

Кулланылган әдәбият ...................................................................................



























Кереш

Төрле сәбәпләр аркасында басу-урманнарга йөрү сирәгәйсә дә, авылларга кайткач, болын, капка төбе, бакчаларда, йорт тирәләрендә дару урынына куллану өчен файдалы үләннәрне күпләп җыярга була.

1.1Актуальлеге.

Дару үләннәре белән дәвалануны(фитотерапия) традицион булмаган медицина дип атыйлар. Шулай да, фитотерапия вакыт сынауларын үтеп, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Химик препаратлардан аермалы буларак, экологик яктан чиста саналган табигатьтә үскән дару үләннәрендәге биологик актив матдәләр, микро һәм макро элементлар кеше организмы өчен күпкә файдалырак. Галимнәр : ”Кеше үзе яшәгән тирәлектә үскән дару үләннәрен кулланырга тиеш, чөнки шул җирлектә үскән үсемлекләрнең аксымы белән организмыбызның аксымы туры килә “ , дип фараз кылалар. Димәк, ул тизрәк һәм яхшырак үзләштерелә.

Дару үләннәре белән дәвалау табибларның эш тәҗрибәсеннән чыгып кына түгел, уйлап табылган даруларныкы кебек клиник сынаулар нәтиҗәсендә расланган. Шуңа күрә дару үләннәрен куллануның файдасы да гарантияләнгән.

Проблемасы. Бүгенге көндә тирә-ягыбыздагы вәзгыятькә карасаң, иммунитетны ныгытырга кирәк дигән уй килә. Шул ук вакытта, ничек ныгытырга дигән сорау туа. Игътибар белән күзәтсәң, өлкән буын кешеләр бүгенге яшьләрдән күпкә сәламәтрәк. Сәбәбен ачыклау нияте белән авылда күрше әбие белән сөйләштек. Шунысы ачыкланды: бүгенге көн белән чагыштырганда, алар заманында табигать экологик яктан чиста булган; дарулар бик аз булган, ел әйләнәсе болыннардан җыйган үлән чәйләре эчкәннәр, төрле төнәтмәләр ясап мунчаларда парланганнар, күпләп мунча себеркеләре җыйганнар.

Максат: Биектау җирлегенең дару үсемлекләре белән таныштыру , аларны дөрес кулланырга өйрәтү.

Бурыч:

1.Биектау җирлегендә үсә торган дару үләннәрен ачыклау.

2.Дәва үләннәренең атамаларын, кулланылышын өйрәнү.

3.Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән, Биектау җирлегендә дә очратырга мөмкин булган үсемлекләрнең дәвалау үзенчәлеген өйрәнү.








Өйрәнү объекты: Биектау районы җирлегендә үсә торган дару үсемлекләре.








Төп өлеш

2.1 Дану үләннәрен өйрәнү тарихы

Дару үләннәрен өйрәнү, ерак гасырларга барып тоташкан. Кешеләр борынгы заманнарда ук хайваннарның кайбер үсемлекләргә игътибар иткәннәрен күргәннәр. Бу үсемлекләрне өйрәнә башлаганнар, файдалы якларын ачканнар, китап итеп бастырганнар. Андый кешеләрне “үлән җыючылар” дип йөрткәннәр. Бу илаһи затлар күп гасырлардан бирле халыкны дәвалаганнар, яшәргә көч биргәннәр. Медицинага нигез салучы Гиппократ 236 үсемлекне кулланган. Таҗик табибы Әбугалисина тугыз йөзгә якын үсемлекнең файдасы турында яза. Россиядә 1581 нче елда беренче даруханә- Даруханә палатасы ачыла. Дару үсемлекләре турында беренче “Табиб китабы” ( “Травник”) басылып чыга. Петр I заманында даруханәләр бакчасында дару үләннәре әзерләү һәм үстерү белән шөгыльләнгәннәр.

1825-1902 еллар аралыгында яшәгән танылган татар мәгърифәтчесе, тел галиме, тарихчы, тәрҗемәче, язучы, фольклорчы Каюм Насыйри халкыбызның гигиена-сәламәтлек саклау буенча белемнәрен үстерергә теләп, гади халыкка аңлаешлы телдә, 1885 нче елда “Хәвасе нәбатат” (дәвага яраклы үсемлекләр, ягъни медицинада кулланылган үсемлекләр һәм үләннәрнең үзлекләре белән таныштыру) яки “Шифалы үләннәр” китабын бастырып чыгара.



Дару үләннәре турындагы бу китапны төзегәндә ул гарәп, фарсы, рус чыганакларыннан тәрҗемә итә. Тәрҗемә итеп кенә калмый, үз җиребездә үсә торган файдалы үсемлекләрнең атамаларын да кулланылышка кертә. Беренче чиратта үз илебезнең иксез-чиксез киң табигатендә үскән байлыклардан файдаланырга чакыра. “Тәхкыйк без Россия халкы. Ни өчен башка йорт халкына ялынабыз? Ни өчен башка йорттан килгән даруларга мохтаҗ булабыз? Хәтта мәмләкәтебездәге нәбатат вә дәваларның куәте башка йорттан килгән дәваларның куәтеннән артыграк имеш ләбаса...”- дип яза “Хәвасе нәбатат” китабында.


2.2 Биектау җирлегендә үсүче дару үләннәре

Биектау районы Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында урнашкан иң зур районнарның берсе. Районыбыз җирлеге урман-кырларга, болыннарга, елга-күлләргә бик бай. Табигатебездә бик күп төрле үсемлекләр,агачлар үсә. Алар арасында кеше организмы өчен файдалы булганнары да, агулы үсемлекләр дә очрый.

Шуларның үзем белгәннәре белән таныштырасым килә.


мәтрүшкә меңъяфрак песи үләне

зверобой тысячелистник валериана липолистная

андыз

Зубянка девясил манжетка


Әрем җитен үләне

молочай палынь льнянка


Тузганак крапива щавель конский

одуванчик кычыткан ат кузгалагы


Сызымсак,шайтан таягы казаяк һиндыба, фәрештә чәчәге

Чертополох,расторопша лютик цикорий


Керпе баш,курай үләне үлмәс гөл

Гравилат речной дудник лекарственный,дягиль бессмертник песчаный


Каз тәпие тукранбаш үги ана чәчәге

лапчатка клевер луговой мать-и-мачеха


Бака яфрагы көтүче сумкасы гөлбадран

подорожник пастушья сумка пижма


Сукыр кычыткан колмак

Пустырник хмель ромашка


Эт тигәнәге канлы үлән

Череда чистотел Иван-чай

2.3.Дару үләннәрен дөрес җыю һәм аларны саклау

Россия территориясендә биш йөздән артык дару үләне үсә. Шуларның күбесе Татарстан җирлегендә, шул исәптән Биектау табигатенә дә киң таралып үсә. Даруларның 45%ын дару үләннәреннән ясыйлар. Иң беренче чиратта, аларны экологик яктан чиста булган урыннардан җыярга кирәк. Халык күпләп яшәгән шәһәр яннарыннан, юл буйларыннан җыю катгый тыела.


Үсемлекнең барлык өлешен дә (чәчәк,яфрак, сабак, җимеш, орлык, тамыр) файдаланырга уйласаң, чәчәк аткан чорда җыярга кирәк.

Дару үләннәрен кайчан җыярга дигән сорауга, төгәл җавап биреп булмый. Ул үләннәрнең яз аенда үсеп чыгуыннан алып, кара көзгә кадәр дәвам итәргә мөмкин. Һәр дару үләненең файдалы матдәләргә бай вакыты була. Ул бер атна яки бер ай дәвам итәргә мөмкин. Яфракларны чәчәк атар алдыннан, тамырларны көз көне үсемлек шиңгәч җыярга тәкъдим ителә. Үсемлекнең җир өсте өлешен көн коры булганда, иртәнге якта, чык кипкәннән соң, чәчәк ату чорында җыю мөһим. Орлыкларын, җимешләрен өлгереп җиткәч җыеп киптерәләр. Көрәшен халыкларында “Питрау җитте, җәй бетте” дигән әйтем не ишеткәнебез бар. Ул июль аеның 12нче числосы. Дөрестен дә бу вакытта табигатьтә көшлар сайравы да кими, көннәр кыскара башлый. Киптерүгә дә зур игътибар кирәк. Элеп, таратып киптерү ысуллары бар. Киптергәндә күп итеп бәйләмәскә, бер-берсенә тиеп тормаска тиеш. Таратып киптергәндә дә калын итеп таратмаска, кояш нурлары туры төшми торган караңгы җиләс урынга, тузан тимәслек итеп урнаштырырга кирәк. Һәрдаим әйләндереп тору сорала. Киптерүне дөрес оештырмасаң, алар күгәрә, файдалы үзенчәлекләре сакланмый. Бүгенге көндә үлән киптерә торган җайланмалар да бар. Электр мичләрен сатып алганда, аларның куллану өчен аңлатмасын карап алырга кирәк. Нинди кайнарлыкта киптерергә кирәклеген укып эш итәргә тәкъдим итәм. Асылда, 50-60 температурада киптерергә тәкъдим ителә.


Кибү вакыты да үсемлекнең ныклыгы,калынлыгы һәм ни дәрәҗәдә дымлы үсемлек булуы белән бәйле. Кипкәннән соң кәгазь капларда, чүпрәк капчыкларда, пыяла банкаларда сакларга кирәк. Дару үләннәре төсләрен югалтырга мөмкин, шуңа күрә салынган савытларга үсемлекнең исемен язып куярга киңәш ителә. Кипкән дару үләннәренең саклану вакыты бер ел, чөнки аларның файласы кими бара. Дару үләннәрен ел саен җыеп, яңартып торырга кирәк.

Шунысын да истән чыгарырга ярамый: дару үләннәрен кулланучылар галимнәр тарафыннан, төрле медицина өлкәсендә өйрәнелеп киң кулланылышка тәкъдим ителгән киаплардан да мәгълүматлар алырга тиеш. Ничек, ни күләмдә, нинди авырулардан кулланырга кирәклекне ныклап өйрәнү шарт.

Дару үләннәрен җыю белән мавыгып, без үзебезнең табигатькә никадәр зыян китерүебезне дә онытмаска тиешбез. Аларны дөрес җыю - безнең бурычыбыз.


2.4 Кайсы дару үләнен кемгә һәм кайчан кулланырга ярамый?

Барбарис, мәтрүшкә, кара андыз (девясил высокий), петрушка -

йөкле ханымнарга.

Каен бөресе, кара андыз, кыр наратбашы (хвощ полевой) -

бөерләре авырт­каннарга.

Кузгалак -

бөер авыртканда һәм тоз утыру авыруы булганда куллану тыела.

Песи тәпичәсе (бессмертник песчаный), алтын тамыр (золотой корень), сары мәтрүшкә, шайтан таягы (татарник колючий) -

гипертония вакытында.

Гәрчич -

бөер авырулары вакытында һәм туберкулез булганда.

Сары мәтрүшкә -

температура югары булганда, ирләргә.

Буяу үләне (марена красильная), рәваҗ (ревень), буынлы үлән (цикорий) -

ашказаны авыртканнарга.

Гади турак уты (толок­нянка обыкновенная) -

ашказаны-эчәклек тракты авырулары булганда.

Көтүче сумкасы -

тромбозы булганнарга.



2.5 Кайсы үләннәрне нинди авырудан кулланырга?



Гөлҗимеш

С витамины гөлҗимештә, кара карлыганга караганда, 2 тапкыр күбрәк. Шуңа күрә ул иммунитетны күтәрә, салкын тиюдән дәвалый, хәтта буыннар авыртканда да булыша. Бәвел юллары, бавыр, ашказаны, кан басымы белән бәйле проблемалар булганда да файдалы. Тагын ул кан тамырларын ныгыта, матдәләр алмашын яхшырта, үт куыгын чистарта. Әзерләү: 1 аш кашыгы кипкән гөлҗимешне изгәләп термоска салырга һәм өстенә кайнап торган су коярга. Томалап төнгә калдырырга. Ашарга 30 минут кала, 100 мл эчәргә.

Ромашка

Йокысызлык, стресс, баш авырту, эч күперү, сулыш алу юлларына салкын тию – барысыннан да гап-гади ромашка ярдәм итә. Аны шулай ук шикәр чире, гастриттан интегүчеләргә, симез кешеләргә эчәргә киңәш итәләр. Ромашка чәчәге организмдагы артык суны куа, аппетитны контрольдә тотарга, тынычланырга булыша. Гинекология белән бәйле чирләр вакытында да ромашка төнәтмәсе әйбәт.

Әзерләү: 1,5 чәй кашыгы киптерелгән ромашка чәчәген 200 мл кайнар суга салып, 10-15 минут томалап тотарга. Ромашка чәен тиз арада эчеп бетерергә кирәк, чөнки ул аннан файдалы матдәләрен югалта.

Юкә чәчәге

Агуланганда ашказаны өчен файдалы, хәлсезлекне җиңәргә булыша. Кан әйләнешен, организмда матдәләр алмашын яхшырта. Шулай ук ул салкын тиеп авырганда да менә дигән дәва чарасы. Аеруча йөкле хатын-кызларга температура төшерү чарасы буларак киңәш ителә. Дару үләне булганлыктан, аны озак вакыт эчәргә ярамый. Хәл уңайлангач, туктатырга кирәк. Салкын тиеп авырганда, юкә чәчәгенең дәвалау үзлеге артсын өчен, бака яфрагы яки шалфей кушып эчәргә дә мөмкин.

Әзерләү: 1 аш кашыгы кипкән юкә чәчәгенә 200 мл кайнап торган су салып, 20 минут томалап торганнан соң эчәргә була.

Иммунитетны ныгыту өчен:

Ромашка, гөлҗимеш, женьшень, дүләнә (боярышник), юкә чәчәге, кычыткан, сары мәтрүшкә, эхинацея, лимонник яхшы. Бу үләннәрне сезонга карап: салкын һава торышы башлангач яки вируслар активлашканда кулланырга кирәк.

Тынычландыру өчен:

Мелисса, бөтнек, мәтрүшкә, шалфей, колмак күркәсе файдалы. Аллергия булмаган очракта, үләнле чәйгә бал да кушарга мөмкин. Бу үсемлекләр нерв системасын ныгыта, димәк, бала тынычлап йокыга китсен өчен яхшы булачак.

Салкын тиеп авырганда:

Үги ана яфрагы, татлы тамыр, бака яфрагы, чамбыр (чабрец). Бу үләннәр яшь аналарның күбесенә таныш, чөнки алар салкын тиеп авырганда элек-электән кулланылган. Чынлап та, алар какырыкны чыгарырга булышалар, бактерицид үзлеккә ия.



ИГЪТИБАР! Балалар өчен дә дару үләннәре файдалы. Тик бу очракта иң беренче чиратта табиб белән киңәшләшергә кирәк. (Сабыйларга дару үләннәре күбесе ярамый.) Кайбер балаларда теге яки бу матдәгә аллергия булырга мөмкин.


2.6 Практик өлеш

Бүгенге көндә без дару үләннәрен җыю, киптерү, аларны саклау белән бик аз шөгыльләнәбез. Үзебезнең мәктәп укучылары, укытучылары арасында сорашулар үткәрдем. Сорашулардан күренгәнчә:


Нинди дару үләннәрен беләсез?

Дару үләннәрен җыясызмы?

Авырганда дару үләннәрен кулланасызмы?

Укучылар




Укытучылар




Барлыгы





дип җавап бирделәр.

Сораштыруларны район халкы һәм даруханә хезмәткәрләре белән дә дәвам иттем.




Нинди дару үләннәрен беләсез?

Дару үләннәрен җыясызмы?

Авырганда дару үләннәрен кулланасызмы?

Фиточәй

ләрне халык сатып аламы?


Күпләп сатыламы?


Яшьләрме,

өлкән буын кешеләре аламы?



Район халкы







Даруханә хезмәткәрләре







Барлыгы








2.7 Татарстан Республикасының Кызыл китабына күзәтү





Биектау районы җирлегендә үсә торган дистәләгән дару үсемлекләре Татарстан Республикасының Кызыл Китабына керпелгән. Мәсәлән:


Горногоричник черный -тау акбашы үләне.

Бу үсемлек кеше организмы өчен биологик актив матдәләр,дәвалау һәм профилактика өчен кулланыла. Беренче чиратта,вируслы тын юлы инфикциясенә: ларингит,трахея, бронхлар, тонзилитка каршы дәвалау өчен чара булып санала.



Пупочник завитой- бөдрә омфалодес үләне.

Файдалы үзенчәлеге: бөердәге мочевина, хлоридларның бүленеп чыгуын, бәвел кудыру, бөердә ком һәм таш утыруны кисәтү,бавырда кан әйләнешен яхшырту өчен кулланыла.


Звездчатка толстолистная - калын яфраклы йолдызак .

Файдалы үзенчәлеге: авыртуны баса, тынычландыра,кан агуны туктата, ялкынсынуны бетерә, какырык кудыру,үт куыгының эшләвен җайлый.



Астрагал песчаный - комлык мәче борчагы

Файдалы үзенчәлеге: иммунитетны арттыра, инфекциягә , ялкынсынуга каршы көрәшә,йөрәк һәм бөерне саклый.

Горошек кашубский -кашуб борчагы

Файдалы үзенчәлеге: Кан агуны туктата, яра төзәтә, үлек кудыруны көчәйтә, көзән җыеруга каршы тора.


цикорий-һиндыба

Бүгенге көндә халык арасында цикорий эчемлеге бик популяр. Татарчасы –һиндыба. Бу үсемлекне чүп үләне итеп кабул итәләр. Канны, үпкәләрне чистарта. Хәзерге коронавирус чорында бу үләнне кулланырга тәкъдим итәләр. Аның тамыры да, чәчәкләре дә бавыр өчен файдалы. Ул инулин чыганагы. Шикәр чире белән авыручылар өчен монысы бик мөһим.

Йомгаклау

Проект эшемне йомгаклап, шуны әйтәсем килә, "Дарулар"ның аяк астында чырналып үсүен белдем. Элеккеге кебек урман-басуларда юа, кузгалак, әче какы ашап үсмәгән бүгенге яшь буынга үләннәрне танып белергә өйрәтү, аларны нинди очракта, нинди авыруларга каршы кулланырга кирәклеген аңлату - бик кирәкле эш икәнлеген аңладым. Үләннәрне үз кулларыбыз белән җыйганда гына өйрәнә алабыз. Республика Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпләргә дару үләннәре җыю турындагы боерыгы да әнә шул максатны күздә тотадыр. Республикабызның кайбер районнарында (Кукмара районы мәктәпләре) укучыларның дару үләннәрен җыеп тапшыру белән шөгыльләнгәннәрен белдем. Аларны Райпотребсоюзга, Мәскәү, Уфа шәһәрләрендәге дару үләннәре белән шөгыльләнүче фирмаларга тапшыралар икән. Киләчәктә безнең мәктәп укучыларының да мондый эшкә кушылуларын теләп калам.

Табигать безгә сәламәтлегебез өчен күп төрле хәзинә бүләк итә. Шул бүләкнең кыйммәтен аңлый һәм аларны файдалана белергә генә кирәк.

Сезгә миннән шул теләк:

   Беркайчан да рәнҗетмәгез,

   Табигать ул – Җир Ана.

   Табигатьнең якын дусты

   Булсын иде һәр бәндә!





























Кулланылган әдәбият

Насыйри Каюм. Шифалы үләннәр /текстны басмага әзерләүче Шәйхелисламов Заһир. Казан: Раннур, 1999. 192 б.

http://kukmor-rt.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/daru-ayak-astyinda-yiy-kipter-m-kullan

http://mamadysh-rt.ru/news/mgyyat/daru-lnnrene-tatarchadan-russchaga-tremse


https://intertat.tatar/news/health/11-05-2021/ayak-asty-tuly-daru-b-gen-irt-g-kaysy-l-n-tamyrlarny-yyarga-yaryy-5822513



























































































18



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!